01.02.2014 - Тормыш

Күңелләрдә яши сагышлы моң булып

Марис Нәзировның арабыздан китүенә бер ел тулды. “Үлүенә” дип әйтергә тел бармый. Булдыклы журналист, талантлы шагыйрь, кешелекле һәм кечелекле шәхес иде ул һәм шундый булып күңелләребездә яшәвен дәвам итә.

Без аның белән 1980 елның җәен­дә таныштык. Мин ул чакта Күмер­тауда РОНО мөдире идем. Уфада министрлыкта киңәшмәдә булып, кайтырга чыктым. Бөтен теләгем — автобуста урын алу да татлы йокыга талу иде. Урыным минем яшьләрдәге бер чибәр ир янына туры килде. Көньякта үскән урыс кешесеме, Кавказ чыгышлымы, молдованнар затыннанмы, тик мин аңа нишләптер татарча дәштем: “Закир атлы дәдәң булам”. “Кем дәдәйдер, кем малайдыр, ә мин — Марис Нәзиров”, — диде күршем, ягымлы елмаеп, шаяртыбрак дәшкәнемне шаяртыбрак кабул итеп. “Кызыл таң”да еш чыгып торган мәкаләләре аша исеме таныш иде, шуңа да журналистның үзе белән танышуыма ихлас шатландым. Йокы кайгысы качты, ул чакта яшәгән Мәләвезендә төшеп калганга кадәр Марис белән сөйләшеп кайттык. Нәрсәләр турында. Утызны яңарак тутырган ике яшь ир, филологик белемле ике татар нәрсә турында гәпләшсен инде. Дөнья, сәясәт, милләт язмышы, мәгариф, әдәбият, мәдәният турында, билгеле…

Марис Нәзиров “Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе булып безнең төбәктә унсигез ел эшләде. Мәләвез белән Күмертау шәһәрләрен, Күмертау, Мәләвез, Федоровка, Күгәрчен, Зианчура районнарын аркылы-буй гизде, меңнәрчә кешеләр белән танышты, үзенә йөзләрчә дуслар тапты. Безнең танышлыгыбыз да озакламый дуслыкка әверелде, мин әнә шул йөзләрчәләрнең берсе булуым белән шатлана, хәтта бераз горурлана да идем. Чибәр  йөзе, мөлаем кыяфәте, аралашучан холкы, акыллы фикер йөртә белүе белән ул кешеләрне үзенә тартып торды. Бу сыйфатны “магнетизм” дип атыйлар булса кирәк. Күмертауга килсә, мин район Советы башкарма комитетында, аннары КПССның шәһәр комитетында эшлә­гән чагымда да сугылмый китмәде. Кайларга барып, кемнәр белән очрашасын да бергәләп хәл итә идек.

Һаман да аптырыйм — битарафлыгыммы, әллә аның тыйнаклыгы һәм үз-үзенә таләпчәнлегеме — тәүге мәлләрдә шигырь язуын белмәдем. Ә бит ул шигырь язучы күпләрнең берсе генә түгел, шагыйрь булып туган чын Шагыйрь иде. Шулай булмаса, унбер яшьлек малай чагында менә бу юлларны яза алыр идеме:

Су өстендә таң чалымы,

Эри томан зәңгәр нур сибеп.

Бавын өзгән шар шикелле

Чыкты кояш күлдән сикереп.

“Эри томан зәңгәр нур сибеп” дигән юлы ирексездән мәшһүр урыс әдибе Константин Симоновның “Жди, когда пройдут желтые дожди”сын искә төшерә түгелме? Я булмаса, унсигез яшьлек студент кәгазьгә төшергән менә бу фәлсәфи шигырь:

Яман әйткән:

— Мин көчлерәк:

Ялган әйткән:

— Мин тешлерәк.

Яман әйткән:

— Акка кара басамын.

Ялган әйткән:

— Караны ак ясыймын.

Эндәшмәгән изгелек.

Төбәп аткан ике ук.

Бушлык калган яманнан.

Бушлык калган ялганнан.

Бу мәңге кабатланган.

Бу юллар, бәлки, тормышка яңа аяк баскан яшь студентның  яшәү программасы да булгандыр. Әйе, яманлыкка, явызлыкка каршы көрәшеп, изгелеккә омтылып яшәде ул.

Туксанынчы еллар реформалары җәмгыятебезне дер селкетте, байтак язмышларны җимерде. Без дә аяныч хәлләрдә торып калгаладык, көлкеле вакыйгаларга да тарыдык. Марис Уфага күченде. Мин борма-борма юллар үтеп, журналистикага килдем,  аның урынын биләдем. Соңыннан Күмертау гәзитенең мөхәррире булдым. Марис та туган Чакмагышына кайтып, “Игенче” гәзите коллективын җитәкләде. Аның белән киңәшмәләр­дә очрашулар, Мәскәүгә командировкага бергә барып, бергә кайтулар, гомум табыннарда бергә күңел ачулар онытылмый.

Шулай ул мине бер табынга чакырды. Кунаклар —  берсеннән-берсе күренекле шәхесләр — академик та бар, тере классик та, хәтта халык депутаты да… Бер мин генә гади гәзитче. Танышу-таныштыру чираты миңа килеп җитте. Марис: “Ә бу иптәш Закир  Әкбәров була, — диде дә, ни әйтергә белми, тотлыгыбрак калды. Аннары: — Борынгы татар морзалары нәселеннән”, — дип өстәде. Минем бик көләсем килсә дә, көлмәдем, йөземә җитди төс чыгарып, билгеле әдәби герой Киса Воробьянинов кебек калын итеп тамагымны гына кырдым. Соңыннан сыным катып, аның фантазиясе байлыгына гаҗәпләнүемне белдергән идем. “Бик масаеп утырмасыннар әле, кемнең кемлеген белсеннәр”, — диде Марис эре генә. Бу көлкеле эпизод минем “Затлы тамыр” дигән юмористик хикәям нигезенә ятты. Көлке, әмма шушы мәрәкәдә дә Марисның кешелеклелек сыйфаты ярылып ята. Аның дуслары арасында күренекле галимнәр дә, дәүләт эшлеклеләре дә, хәрбиләр дә, язучылар-журналистлар да, гади механизатор белән гади көтүчеләр дә бихисап иде.

Мәләвездә эшче-шагыйрь, минем авылдашым Сабир Әбсәләмов яшәде. Марис аның белән дә дус булды, шигырьләрен төзәткәләп, үзнәшер юлы белән китапларын чыгарышты. Авылда зур итеп шагыйрьнең 65 яшен үткәрү идеясе дә беренче булып аның башына килде: район, хуҗалык җитәкчеләре белән сөйләште, кичәнең сценариен төзеде, Уфадан бер төркем иҗатташ дусларын алып килде. Бу —  мәрхүм Сабир ага өчен дә, барлык авылдашларым өчен дә зур бәйрәм булды. Әйе, әдәбият, мәдәният, милләт, телебез дип ничек янып эшләде дә, күпме  чараларны оештырды ул.

Марис Нәзировның 50 яшенә Чакмагышка бардык. Башкортстаннан да, чит төбәкләрдән дә бик күп дуслары килүен күреп шатландык. Аның студент еллары дусты Әнвәр Халиков белән 60 яшенә дә бардык. Озын-озак котлаулар һаман да хәтердән чыкмый, аның тормыш иптәше, талантлы композитор һәм җырчы Фәүзә ханымның җыры һаман да колакларда чыңлап торган кебек. Фәүзә вафат булгач, Әнвәр белән ша-гыйрьнең кайгысын уртаклашырга килдек. Стенада мәрхүмәнең зур портреты, өй эчен тутырып аның моңы яңгырый иде. Төн буе йокламый  сөйләшеп чыктык. Кызганычка каршы, озакламый ул үзе дә китеп барды. “Нур” театры фойесында мәрхүм белән хушлашуга да ел үтеп китте...

Мин шагыйрь түгел. Ләкин шагы­йрь­нең  60 яшьлек юбилееннан кайтып килгәндә иләсләнгән күңелемдә кинәт кенә шигъри юллар чагылып киткән иде.

Чакмагыш — чатнар чакматаш.

Чакмагыш — көмеш быргы.

Шагыйрь хөрмәтенә монда

Йолдызлар табын корды*.

 

Шагыйрьгә дип шул табында

Көмеш быргы җыр сузды.

Моңы шул аһәңле җырның

Йөрәкне телеп узды.

 

Калмады йөрәктә яра,

Калды тик татлы сагыш.

Күңелдән китми шушы моң,

Истән чыкмый Чакмагыш…

Бу юлларның шигърилеге ни дәрәҗәдәдер, шагыйрьне “чатнар чакматаш”, аның тормыш иптәше Фәүзә Гасакированы “көмеш быргы” дип атавым күпме урынлыдыр.  Бүген дә аның  култамгасы салынган дистәләгән шигъри җыентыклары эш өстәлемдә. Кесә телефонымнан әле һаман аның номеры җуелмаган. Ул кинәт кенә шалтырар да, аннан Марисның гадәти “Сәлам, дус”ы яңгырар кебек. Әйе,  күпләребезнең дусты, талантлы шагыйрь Марис Нәзиров күңелләрдә сагышлы моң булып яшәвен дәвам итә.

Закир Әкбәров.

 

*“Йолдызлар табын корды” — М. Нәзировның шигъри җыентыгы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»