28.01.2014 - Тормыш

Булдыклы җитәкче, үрнәкле гаилә башлыгы

Ат елы башланды. Билгеле булуынча, ат — кешенең иң якын, тугры  дусларының берсе. Атлар җилдәй җитез булырга да, төпкә җигелеп тартырга да өйрәнгән, алар ярты юлда туктап кала торганнардан түгел. Бүгенге язмам шушы сыйфатларга ия булган, Ат елында туган кеше турында.

“Кызыл таң”ның якын дусы, даими укучысы, Югары Тәтешледә яшәүче Дамир Әхмәтов 1954 елның 28 гыйнварында Иске Күрдем авылында якты дөньяга килгән. Әтисе Хуҗи ага Бөек Ватан сугышында илебез бәйсезлеген яклаган, тыныч тормышта бар булмышын балалар тәрбияләүгә багышлаган. Аңа сугыштан соңгы авыр елларда укытучы, завуч, мәктәп директоры, парторг вазыйфаларын башкарырга туры килгән. Кызганычка каршы, утны-суны кичкән, гаделлекне алга куеп яшәгән ветеран арабызда юк инде. Әнисе Динә апа да вакыт белән исәпләшмичә эшләп, хаклы ялга чыккан. Ул да быел олы юбилеен каршылая­чак, Ходай насыйп итсә, августта югары дәүләт бүләкләренә лаек булган хезмәт ветеранына 90 яшь тула.

Матур, тату гаиләдә биш бала үскән. Алма агачыннан ерак төшми, диләр, бу гаиләнең балалары да үз көчләренә, тырыш хезмәтләренә таянып, алга карап яшәргә өйрәнеп үскән. Ата-ана аларга бе­­лем алырга, тормышта үз юлларын та­­барга ярдәм иткән. Биш баланың дүртесе — югары белемле физика-математика укытучысы. Дамир да Бөре дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетын тәмам­лаган.

Дамир Хуҗи улының хезмәт юлы туган мәктәбендә башлана. Урта мәктәпне “яхшы” билгеләренә генә тәмамлаган егет­не физика һәм рәсем укытучысы итеп тәгаенлиләр. Бер елдан соң ул югары уку йортына укырга керә һәм аны уңышлы тәмамлый. Институт елларында гомерлек юлдашы Рәүмәнәне очрата һәм яшьләр матур гаилә кора. Читтән бәхет эзләргә җыенмый алар, 1977 елда, кулларына диплом тотып, Дамирның туган районына кайталар. Ул вакытта югары белемле укытучыларны һәр мәктәп тыны белән тартып алырдай булып көтә иде. Әхмәтов­ларны да зурлыгы буенча район үзәге Тәтешледән генә калышучы Шулган авылындагы урта мәктәпкә физика-математика укытучысы итеп җибәрәләр. Уңган егетне районда бик тиз күрәләр һәм 1978 елда мәктәп директоры итеп үрләтәләр. Шуннан башлап хаклы ялга чыкканчы Дамир Хуҗи улы һәрвакыт җаваплы вазыйфалар башкарды.

Биш ел тарта ул бу йөкне. Шул арада белем учагында башлангыч мәктәп, интернат, ашханә биналары, тир һәм спорт мәйданчыклары төзелә. Ул елларда төзелеш алып бару өчен бер килограмм кадагына кадәр өстән бүленә иде. Мондый күләмле эшләрне башкарып чыгарга рөхсәт алу өчен яшь җитәкчегә күпме чабарга, нинди кабинетлар тупсаларын таптарга туры килгәнен үзе генә белә. Бер үк вакытта ул мәктәпнең матди-техник базасын көчәйтү юнәлешендә дә эш алып бара. Бу чорда укучыларның производство бригадалары уңышлы эшли иде. Алар өчен җәйге айларга культстаннар төзелде. Анда балалар ял да итә, эшкә дә өйрәнә иде. Шулган мәктәбенә дә ике комбайн, “ДТ” һәм “МТЗ” тракторлары, чәчкечләр алына. Югары сыйныф укучыларына кышын алган теоретик белемнәрен язгы-җәйге айларда  басуларда практика үтеп ныгыту, олы тормыш юлына һөнәр алып чыгу мөмкинлеге ачыла.

Халык белән аралашуда, коллективка идарә итүдә, уку-укыту, тәрбия, хуҗалык эшләрен оештыруда шактый тәҗрибә туплаган директорны 1983 елда район мәгариф бүлеге мөдире итеп тәгаенлиләр. Дамир Әхмәтов эшкә башлаганда районда типовой өч урта мәктәп була. Партия райкомы, район Советы башкарма комитеты яңа җитәкче алдына типовой мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзү бурычы куя. Хәзер районда заман таләп­ләренә җавап бирүче 14 урта һәм 7 төп мәктәп бар. Аларның күпчелеге шул елларда төзелгән, соңыннан яңа материаллар кулланып ремонт һәм реконструкция генә үткәрелгән.

Ул елларда районда мондый күләмле эшләрне күпләп алып барырлык төзелеш оешмалары да юк иде. Дамир Хуҗи улы әйтүенчә, район партия комитетының беренче секретаре Рәдил Мөхәммәтдинов инициативасы белән мәктәпләрне “халык төзелеше” ысулы белән күтәргәннәр. Көн саен бер мәктәп коллективы эшкә бара. Укытучылар, тәрбиячеләр, техник персонал ташчы, балта остасы, штукатур-ма­ляр һөнәрләре серләренә бик тиз тө­шенгән. Бер үк вакытта мәктәпләрне, балалар бакчаларын яңа уку елына әзерләүгә дә зур игътибар бирелә. Бу эшкә шефлар җәлеп ителә, ата-аналар һәм укучыларның производство бригадалары ярдәме дә тоемлы була.

Хуҗалык эшләре белән беррәттән, мәктәпләрдә уку-укыту сыйфатын күтәрү дә күз уңыннан читтә калмый. Район тарихында беренче тапкыр ике сменада уку бетерелә, төп фәннәрне югары белемле укытучылар алып бара башлый. Бер үк вакытта физкультура-спорт көчәя, район баскетболчылары республика чемпионы исемен яулый. Мәгариф системасында туган якны, ата-бабаларыбыз мирасын өйрәнү үсеш ала. Тырышлык эзсез үтми: 1985 елда район мәгариф бүлеге, республика буенча беренче урын яулап, партия Өлкә комитетының, Министрлар советының, Профсоюз өлкә комитетының Күчмә Кызыл Байрагы белән бүләкләнә.

Илдә башланган үзгәрешләр Дамир Хуҗи улы биографиясендә дә эзсез үтми. Берничә ел эчендә ул район Советы башкарма комитеты рәисе урынбасары, халык контроле комитеты рәисе, партия райкомы секретаре булырга өлгерә. Әмма район җитәкчеләре Дамир Әхмәтовның тәҗрибәсен районга файда китерерлек куллануга өстенлек бирә һәм ул район Советы рәисе урынбасары итеп сайлана. Соңрак Дамир Хуҗи улын район хакимияте башлыгы урынбасары итеп тәгаенләделәр.

Төрле вакыйгаларга бай вакыт булды ул — кешеләргә хезмәт хакын да түли алмаган чорларда аңа югары власть органнарына карата нәфрәт сүзләрен дә ишетергә, халык иңенә төшкән авырлыкларны йөрәге аша үткәрергә дә туры килде. Ләкин Тәтешле районы  кризис давылында югалмады, киресенчә, хуҗа­лыкларны саклап кала алдылар. Районда бер генә басу да ташландыкка әверел­мәде, фермалар таралмады, ә малчылык тармагы үсеш алды. Бер үк вакытта районда социаль мәсьәләләр дә уңайлы хәл ителде. Мәгариф, сәламәтлек, хокук саклау, мәдәният, халыкны социаль яклау өлкәләре эшчәнлеген тәэмин итү Дамир Әхмәтов җаваплылыгында булды. Хәтта кризис елларында да районда төрле чаралар даими оештырылып торды. Акча юк дип тормадылар, спорт ярышлары да, фестиваль-конкурслар да үткәрделәр. Авылларны, район үзәген төзекләндерү, тирә-як мохитне саклау,  чишмәләрне тергезү буенча  күләмле эш башкарылды.  Хәзер шул чакта оештырылган чаралар­ның район халкын дәртләндерүен, киләчәккә ышанычын югалтуга юл куймаганлыгын яхшы аң­лыйбыз.

Район республика күләмендәге чараларга да һәрвакыт “бай” булды. Районда сәламәтлек саклау, мәгариф, сәүдә, урман һәм авыл хуҗалыгы буенча оештырылган күпсанлы семинарлар, төрле фестиваль­ләр югары дәрәҗәдә үткәрелде. Әлбәттә, мондый күләмле эшләрне берүзең башкару мөмкин түгел. Дамир Хуҗи улы да  хуҗалыклар, оешма-предприятиеләр җитәкчеләренә, авыл Советлары хакимияте башлыкларына һәм башка коллегаларына, гомумән, район халкына чиксез рәхмәтле. “Һәрвакыт бер-беребезне аңлашып эшләдек, кыенлыкларда терәк идек, шатлыкларыбыз да уртак булды”, — ди ул.

Дамир Әхмәтов матур, үрнәкле гаилә башлыгы да. Хәләле Рәүмәнә белән өч сабыйга гомер бүләк иттеләр. Балалары Гөлнар, Нияз, Элина да әти-әниләре үрнәгендә тырыш, уңган булып үстеләр. Өчесе дә урта мәктәпне медаль белән тәмамлап, югары уку йортлары тәмам­ладылар, матур гаилә корып, тормышта үз юлларын таптылар. Бүген Дамир белән Рәүмәнә — алты оныкка бәхетле дәү әти һәм дәү әни. Гаилә башлыгы республикада үткән “Безнең әти — иң яхшысы” конкурсында җиңү яулады.

Дамир Хуҗи улы әле дә спорттан читләшми, аеруча волейбол, футболны, кышын чаңгыда йөрүне, шахматны үз итә. Соңгысы буенча ул — күптапкырлар район чемпионы, зона, республика ярышларында да призлы урыннар иясе.

Дамир Әхмәтовның тырыш хезмәте югары бәяләнде. Ул Башкортстан Республикасының Мактау грамотасы белән бүләкләнде, “Русия Федерациясе мәгарифенең мактаулы хезмәткәре”.

Марат Зыятдинов,

“Кызыл таң” ның үз хәбәрчесе.

Тәтешле районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»