28.01.2014 - Тормыш

Парлы гомер – нурлы гомер

Районыбызда кулга-кул тотынышып, тормыш авырлыкларын бергәләп җиңеп, пар күгәрчендәй гөрләшеп яшәүче гаиләләр шактый. Әйткәндәй, матур итеп дөнья көткән, балаларына яхшы тәрбия биреп, картайган көннәрендә дә бер-берсенә таяныч, рухи терәк булып яшәүчеләр күңелдә һәр­вакыт соклану хисе уята. Илеш районының Сеңрән авылында яшәүче Вәсилә белән Гыйльмегаян Мөхәммәтҗановлар 64 ел иңгә-иң терәшеп, бәхетле гомер кичерә.

Гыйльмегаян Миргалим улы Сеңрән авылында гаиләдә унынчы бала булып дөньяга килә. Аңа тормышның ачысын-төчесен иртә татырга туры  килә. 1933 елда әткәсенә “кулак” мөһере тагып, төрмәгә ябалар. Өстәвенә, барлык мөлкәтен тартып алып, кыш өстендә якын кешеләрен урамда калдыралар. Гаиләсе авылның бер очындагы ташландык өйдә урнаша: идән-тәрәзә тузган, ишекләр череп беткән. Балалар утыртма читән үреп, йортны рәткә китерәләр. Әмма ул гына ярдәм итми – суыктан, ачлыктан  Гыйльмегаянның өч ир туганы үлә. Калганнар, “бирешмәскә, ничек тә түзәргә” дигән максат куеп, көн күрә башлый.

“Без бергәләп көн саен ике пар чабата үрә, йөз кирпеч суга идек. Шул эш үтәлсә генә уйнарга чыгарга рөхсәт бирелде”, — дип искә ала Гыйльмегаян бабай. Бәхетләренә, сәламәтлеге бик нык какшаса да, өч елдан соң әтиләре төрмәдән кайта. Сугыш алды елларында Гыйльмегаян авылда хат ташучы булып эшли. Билгеле, 14 яшьлек малайга бик җиңел булмый, чөнки почтаны Исәмәт авылыннан алып кайтырга кирәк. Ләкин ул барысына да түзә.

Сугыш башланып, ир-егетләр азайгач, Гыйльмегаянга тагын да җаваплырак бурыч йөкләтелә — бригадир итеп куялар. Төп эшче көчләрнең булмавы, техниканың сирәгәюе һәр адымда үзен сиздерә. Яшь кенә булуына карамастан, бригадир һәр участокта эшне яхшы оештыра.

1943 елда 18 яше тулган егеткә армиягә китәргә вакыт җитә. Солдат хезмәте Алкинода әзерлек үтүдән башланып, күп тә үтми фронт юлына барып тоташа. Автоматчы райондашыбыз 1нче Украина фронты составында Киев, Львов шәһәрләрен, Польша җирләрен немец илбасарларыннан азат итүдә катнаша. Сугышның коточкыч хәл-вакыйгалары белән очрашырга туры килә аңа. Әнә шуларның берсендә 1945 елның салкын гыйнварында снаряд  ярчыгы тиеп, каты яралана. Ике ай госпитальдә дәваланганнан соң, апрельдә авылга кайта. II дәрәҗә “Бөек Ватан сугышы” ордены һәм күпсанлы медальләр белән бүләкләнгән батыр яугир Җиңү шатлыгын авылдашлары белән бергә кичерә. Тик ике абыйсы сугыш яланында ятып кала.

Озаклап ял да итмәстән, Гыйльмегаян Мөхәммәтҗанов М. Горький исемендәге колхозга эшкә чыга. Техникага утырырга егетләр кирәк булганлыктан, Бакалы МТСына укырга китә һәм механизатор белгечлеге ала. Арытаба, нигездә, комбайнчы булып эшли. Фронтта алган яралары ныклап сиздерә башлагач, гомерен урман хуҗалыгы белән бәйли һәм пенсиягә чыкканчы шушы тармакка хезмәт итә.

Илеш районының Бишкурай авылы кызы Вәсилә Кадыйрова белән 1947 елдан бирле тату гомер кичерә. Гомеренең утыз җиде елын Сеңрән төп мәктәбендә яшь буынга белем, тәрбия бирүгә багышлаган Вәсилә апа сугыш ветеранына гомер буе ныклы терәк булды һәм булып тора. Татулыкларының ачык мисалы – үзләре кебек үк акыллы ул һәм кыз үстерделәр. Хәзер өлкәннәр оныклар шатлыгын тоеп яши.

Өлкән яшьтә булуларына карамастан, телевизордан, гәзитләрдән, радиодан ил, республика, район яңалыклары белән һәрвакыт танышып, дөнья хәлләре белән даими кызыксынып яши үрнәкле ветераннарыбыз.

Гомер дәрьяларын бергә кичүләрен иң зур бәхет дип саный Мө­хәммәтҗановлар. Балаларының исән-сау булып, шатландырып яшәве аларга яшәүгә дәрт бирә.

Лира Гәрәева.

Илеш районы,

Сеңрән авылы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»