23.01.2014 - Тормыш

Яман шешне җиңгән Аксакал

Яңа Кабан авылында яшәүче хезмәт ветераны, заманында җаваплы вазыйфалар башкарган Мөхәммәтсафый Шакирҗанов белән очрашып сөйләшкән саен аның изге күңеллелегенә, инсафлылыгына, фикер тирәнлегенә, туган илне, туган якны яратуына, аның тарихын тирәнтен белүенә, милләтпәрвәр кеше булуына сокланам. Өлкән яшьтә булганы өчен генә түгел, нәкъ менә югарыда телгә алынган матур сыйфатлары өчен Аксакал дип атыйсым килә аны. Мөхәммәтсафый ага фәнни эзләнүләр нигезендә туган як тарихы буенча төпле язмалар әзерләп, дәрәҗәле гәзит һәм журнал битләрендә чыгыш ясаган кеше буларак та киң билгеле.

...Балачак һәм үсмер еллары авыр сугыш чорына туры килгән аның. Учак казаны төбеннән кырып җыелган корымнан ясалган язу карасы, дәфтәр урынына гәзит-журнал читендәге буш урыннарны файдаланып язарга өйрәнү, аякка күтәрмәле чабата киеп, кар ярып, утын ташу, йортта гына түгел, колхоз басуларында да әниләргә авыр эштә булышу...

6нчы сыйныфта укыганда грипптан соң аяктан егыла Мөхәммәтсафый. Тамак, борын куышлыгы, яңагы зарарлана, үтереп сызлый. Түшәк өстендәге малайга остабикә ясин дә чыга. Әмма Ходай биргән ризыгы бетмәгәндер, күрәсең, ул терелә, ләкин гомере буе чир белән көрәшә. Мәктәптә укыган елларда да, институтта да кат-кат авырый.

Бәхеткә, Уфада язмыш аны профессор В. Смирнова белән очраштыра. Беренче очрашу балачакта була. Табиблар аңа яман шеш диагнозы куя. Борын эченә, тамакка, яңакка бер-бер артлы операцияләр ясала, әмма алга китеш булмый. Биш-алты ел дәвамында нур белән дәвалыйлар. Нурланыштан йөзе, тамак төпләре кара яна, чәчләре коела.

— Язмышның шушы сынаулары мине, бер яклап, тормыш ямен, табигать гүзәллеген ныграк тоемларга өйрәтсә, кешеләргә, җәмгыятькә күбрәк яхшылык кылырга өндәсә, икенче яктан, кайбер максатларга ирешүгә киртә булды, — ди ул.

Шулай да, 9нчы сыйныфны, аннары читтән торып урта мәктәпне тәмамлый. Китапханәдә мөдир, колхозда бригадир, хисапчы булып эшли, җәмәгать эшләрендә катнаша.

Чир үзен даими сиздереп торса да, фикерле егет белемгә омтыла. Казан, Уфа шәһәрләрен аркылы-буй йөреп, истәлекле урыннарда булып, институтка укырга керү теләген үстереп кайта егет.

Булачак халык шагыйре Равил Бикбаев, танылган журналист Октябрь Вәлитов белән бергә 1957 елның җәендә тулай торакта яшәп, имтиханнарга әзерләнә, әмма чир аны янә аяктан ега һәм Мөхәммәтсафыйны дәваханәгә салалар. Авыру бераз чигенгәч, 1960 елда гына университетның читтән торып уку бүлегенә керү бәхетенә ирешә ул. Анда укыган елларда район партия комитетында инструктор, өч ел район гәзитендә хәбәрче, тәрҗемәче булып эшли. Калтасы районында — мәдәният бүлеге мөдире, Яңа Кабанда — укытучы, 7 ел мәктәп директоры йөген тарта, партия укулары оештыра...

1977 елда Мөхәммәтсафый Таһир улы Яңа Кабан авыл Советы рәисе итеп сайлана. 1980 елда авыл Советы территориясендә Башкортстан атом электр станциясе төзелешенә беренче казык кагыла. Энергетикларның үз поселок Советлары оештырылганчы, ике елдан артык Яңа Кабан авыл Советы поселок Советы бурычларын да үти. Мөхәммәтсафый Таһир улы аеруча күпсанлы эш-мәшәкатьләр уртасында кайный бу елларда. Үзен, гаиләсен, балаларын кайгыртырга гына вакыт тапмый. Аның сүзләренә караганда, Кабан, Такталачык авылларын күчерүгә бәйле социаль-көнкүреш объектлары төзү өчен ул чакта 3 миллион 343 мең сум акча юнәлтү каралган була. Шуңа да Мөхәммәтсафый Таһир улы бу чорда туган авылында мәдәният йорты төзү, урамнарны асфальтлау, күл аша күпер салдыру, башка планнар белән янып эшли. Бу хакта райкомның чираттагы пленумында чыгыш та ясый. Әлеге фикерләр район гәзите битләрендә дә чагылыш таба, әмма партия комитеты аның башлангычын хупламый. Киресенчә, инициатива күрсәтеп, үз фикерен кычкырып әйткән җитәкчедән котылу әмәлен эзли башлыйлар. Шул рәвешле Мөхәммәтсафый Таһир улын авыл Советы рәисе вазыйфасыннан бушаталар.

Закон буенча Мөхәммәтсафый Таһир улы авыл Советына сайланганчы биләгән вазыйфасына эшкә кайтырга тиеш булса да, мәктәпкә директор булып түгел, гади укытучы сыйфатында килү өчен дә аңа райкомнан рөхсәт кәгазе алып кайтырга кушалар...

Шушы киеренкелек, дуслар дип йөргән кешеләрнең хыянәте чирен тагын көчәйтеп җибәрә, ул аяктан егыла. Уфа табиблары янә яман шеш диагнозы куялар, кичекмәстән операция өстәленә ятарга кушалар. Ә ул риза булмый. Кайтып китә һәм үләргә әзерләнә башлый. Башта төргәк-төргәк көндәлекләрен, тарихи язмаларын яндыра. Ә көннәрнең берсендә ул табигатьтән дә ныклырак терәк юклыгына ышана, аның кодрәтенә таяна, табына башлый. Чиренә дәваны да табигатьтә таба.

— Аллаһка шөкер, бүгенге көнгәчә исәнмен әле. Гарәп алфавитын өйрәнеп, Коръәнне, тарихи китаплар, кулъязмалар укыдым. Халкыма изге динебез йолаларын дөрес һәм төгәл үтәүдә ярдәм итәм. Әйткәндәй, тарихи әйберләр язуымны да дәвам итәм, — ди ул, үзеннән соң матур мирас калдыруына сөенеп. Хөрмәтле Аксакалның язмаларын, мирасын туплауга һәм саклауга да тиешле игътибар бирелсен иде. 

Мөхәммәтсафый абый белән тормыш иптәше Рәйфә апа үрнәкле гаиләдә ике кыз, бер ул тәрбияләп үстер-гәннәр. Олы кызлары Гөлнара, фармацевтика институтын тәмамлаганнан соң, Калтасыда аптека мөдире урынбасары булып эшли. Икенче кызлары Динара — биолог, Казан медицина институтында укыта. Лондон университетында докторлык диссертациясе яклаган. Уллары Айдар — эретеп ябыштыручы.

Алар балаларында да кешелеклелек, рухи ныклык сыйфатлары тәрбияли алулары белән үзләрен бәхетле тоя.

Рәфыйга Усманова.

Краснокама районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»