23.01.2014 - Тормыш

“Кызыл таң”га тугры пар

Безнең авылда зур хезмәт юлы үткән, абруйлы, мактауга лаек кешеләр байтак. Гыйнвар аенда 80 яшен билгеләгән Рифкать абый Абдуллин да нәкъ шундыйлардан. Ул озак еллар “Кызыл таң” гәзитеннән аерылмый, атнасына биш тапкыр килә торганын алдырып укый. Моннан берничә ел элек “Кызыл таң”чылар авылга концерт белән килгәч тә, актив абунәче буларак, Рифкать абыйны бүләкләп киткәннәр иде. Яраткан гәзите аша аның үзе һәм күркәм гаиләсе  белән якыннан таныштырмакчыбыз.

Рифкать Низаметдин улы­ның бала чагы авыр елларга туры килә. Үсмер генә килеш ачлык-ялангачлыкны да, хез­мәт авырлыкларын да татый ул . Өстәвенә, әтисе сугышта үлеп кала. Малай тормыш чыныгуы алып, зирәк, көчле ихтыярлы булып үсә. Мәктәп­тән соң Бәләбәй педагогия училищесына укырга керә һәм диплом алгач, аны туган ягына эшкә кайтаралар. Шул елларда аның булачак тормыш иптәше — Сәрия Гариф кызы, фатир эзләп, Рифкать абый туып-үскән йортка килеп керә. Егетнең әнисе Хөршидә апа бу ягымлы, йомшак телле, хезмәт сөючән кызны бик ошата. Рифкатьнең дә Сәриягә күзе төшә. Әнә шулай яңа гаилә туа. Абдулиннарның бер-бер артлы өч балалары дөньяга килә. Гаилә башлыгы читтән торып югары белем ала.

Бу парның хезмәт һәм тормыш юлы гаҗәеп якты һәм бай. Рифкать Низаметдин улы озак еллар җаваплы вазыйфалар биләде: мәктәп директоры, партком секретаре булды. Гадел, кешелекле, үзенә дә, башкаларга карата да таләпчән булганы өчен хөрмәт иттеләр, яраттылар аны.  Уку­чылары ихтирамын яулаган, хезмәттәшләре арасында абруй казанган педагог берничә тапкыр республика, Русия дәрәҗәсендәге Мактау грамоталары белән бүләк­ләнде. “Русия Федерациясенең мәгариф отличнигы”  исеменә лаек булды.

Сәрия апа гомеренең 43 елын фельдшер-акушерлык хезмәтенә багышлады. Яраткан эшен күңел биреп башкарды ул. Яңа туган сабый­ларның өйләренә йөреп, патронаж хезмәте күрсәтү, яшь әниләргә киңәшләр бирү, авыруларны кабул итү, төненә өчәр тапкыр чакыруларга бару — Сәрия Гариф кызы бо­ларның барысын да һич авырсынмый башкарды. Ул озак еллар авылның хатын-кызлар Советы рәисе дә булды. Сизгер күңелле ханым ярдәмчел, кешелекле булуы белән аерылып тора. Сәрия апаның тырыш хезмәте дә күп­ тап­кыр­лар Мактау грамоталары белән билгеләнде, фотосы районның Почет тактасыннан төшмәде.

Рифкать абый белән Сәрия апа төп эшәреннән тыш, җә­мәгать тормышында, мәдә­ни чараларда да актив катнаштылар, спектакльләрдә уйнадылар. Әйткәндәй, моннан биш ел элек авыл мәдәният йортында Абдуллиннарның алтын туйларын үткәрдек. Хөкү­мәтнең “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медален алучылар да — алар.

Абдуллиннарның шәхси хуҗалыклары да авылда иң үрнәклеләрдән. Йорт-курада тәртип, пөхтәлек. Күңелләре һәркемгә ачык, изгелекле булгангадыр,  мөгаен,  Абдул­ли­н­­нарның өенә килеп керүгә, җиңеллек, тынычлык тоясың. Аларның әле дә җитез, чәмле һәм көр күңелле булулары соклану уята. Киләчәктә дә балалар, оныклар шатлыгына кинә­неп, сәламәтлектә, җан тынычлыгында гомер итсен иде  хөрмәтле авылдашларыбыз!

Зөлфирә Фәйзуллина,

Рәтамак авылы китапханәчесе.

Ярмәкәй районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»