22.01.2014 - Тормыш

Капка төбендә... бәйрәм шәһәрчеге!

Балачакта Яңа елны көтү мизгелләре шулкадәр татлы, могҗизага шулкадәр ышанып яшисең, ә бәйрәм көннәре күз ачып йомганчы үтә дә китә. Аннары киләсе Яңа елны көтә башлыйсың... Ә менә Туймазы районы Түбән Сәрдек авылының бер урамында бәйрәм рухы кар эреп беткәнче сакланачак. Анда Лилия Нәбиуллина үзләренең йорт турына көнчыгыш календаре буенча 12 җәнлек һәм Кыш бабай белән Карсылу сыннарын ясап куйган. Ел хуҗасы Атка аерым урын бирелгән, әлбәттә.

Хуҗабикә Лилия Айрат кызы ел саен капка төбенә кардан нинди дә булса сын ясый икән. Декабрь урталарында карга бераз кытлык булса да, ул әлеге традициягә тугры калган. Карны бөтен гаиләләре белән махсус җыйганнар хәтта. Кар җепшекләнгәч, сыннарны берничә тапкыр яңартырга туры килгән. Гаилә башлыгы Марат, 5 яшьлек уллары Радмир белән кечкенә Радик та ярдәмләшкән.

Ниһаять, эшләр декабрь ахырына төгәлләнгән. Чыршы куеп, төсле утлар белән бизәгәч, шәһәрдәгедән һич тә калышмаучы шәһәрчек килеп чыккан. Балаларга да, өлкәннәргә дә яхшы кәеф бүләк итүче сыннарны узып баручылар, хәтта машиналарын туктатып, фотога төшерергә ашыккан. Без дә шулай иттек, сез дә күрегез!

Резеда Нуртдинова.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»