22.01.2014 - Тормыш

Агач өйдә яшәүгә ни җитә!

Стәрлебаш районында яшәүче билгеле эшкуар Филүс Галиев —  күпләргә үрнәк булырлык тәвәккәл һәм тырыш замандашыбыз. Нинди генә эшкә тотынса да, кулында ут уйната,  диләр андый асыл ир-атлар турында. Максатка ирешер өчен һөнәр алыштырудан, җайга салынган тормышын кискен үзгәртүдән дә курыкмый торган кыю  кеше ул.

Филүс Галиев —  Стәрле­баш районының Бузат авылы егете.  Рәшит абый белән Флү­­рә апаның дүрт балалы тату, тырыш гаиләсендә кече яшь­тән эшкә өйрәнеп үсә ул. Умартачы булып эшләгән әтисеннән өйрәнгән һөнәр­ләре дә, укытучы әнисе биргән белем һәм тәрбия дә егетнең алдагы тормышының  нигезе­нә ныклы ята. Яшьлек хыялы аны Башкортстан медицина институтына алып килә.  Студент елларында ук Филүс үзенә ныклы терәк булырдай Венерасын очрата. Язмышларын бергә бәйләгән ике яшь белгеч Стәрлебашка кайтып урнаша.

 Филүс Рәшит улы район дәваханәсендә ике ел хирург булып эшли. Ир-ат булдырыр­дай күп эшләргә кулы яткан гаи­лә башлыгы үзен башка өл­кә­ләрдә дә сынап карарга уйлый. Заман үзе дә Филүс ке­бек тырышларга, тәвәк­кәл­ләргә юл ача. Халыктан ит җыеп сатудан башланган эш  шактый тәҗрибә һәм акча тупларга мөмкинлек бирә. Галиевлар район үзәгендә өч кибет, кафе ачып җибәрә. Һөнәре буенча бухгалтер  Венера Тимергали кызы исәп-хисап эшләрен төгәл һәм җен­текле алып бара.

Эшләр җайга салынгач, гаилә тагын яңалыкка омтыла. Базарны, халыкның ихтыяҗын ныклап өйрәнеп алгач, алар җитештерү белән шөгыль­ләнергә карар итә. Ул вакытта районда бер генә пилорама да булмый. Галиевлар бер ел эчендә үз көчләре белән җитештерү биналары төзи, ленталы пилорама, махсус станоклар сатып ала. Күп тә үтми, алар йорт салыр өчен кирәк булган барлык төзелеш материалларын җитештерә башлый. Авыл җирендә төзелеш бервакытта да тукталып тормый, шуңа да алар җи­тештергән төзелеш кирәк-яракларына ихтыяҗ баштан ук зур була.

Филүс Рәшит улы —  алдан күрә белүчән, заман белән бергә атлаучы эшкуар. Станоклар сатып алып, металл эшкәртү эшләренә дә районда иң беренчеләрдән булып ул тотына. Токарь, фрезеровщик һөнәрләрен дә ярыйсы белүен исбатлый булдыклы ир. Мондый эшләрдән тыш, Галиевлар халыкка транспорт хезмәте дә күрсәтә.

 — Өйләрне берара Канада технологиясе белән төзеп саттык. Шулай да агачтан салынган йортка берни җитми.  Аларны  үзебезнең Стәрле­баш, Бөрҗән урманнарыннан алып кайтып  эшкәр­тәбез. Төзелеш авыл җирендә бер дә тукталып тормый бит. Якын авылларда гына түгел, Ырынбур  өлкәсендә, Федоровка, Стәрлетамак һәм башка районнарда да без күтәргән йортлар арта. Бездә эшкәртелгән такталарны сорап килүчеләр күп. Әлеге вакытта бу хезмәтләрне ун кеше башкара. Җәйге айларда эшчеләр күбрәк кирәк була. Авыл җи­рендә кадрлар мәсьә­ләсен хәл итү җиңел түгел, әлбәттә. Шулай да тырышабыз, — ди Фи­лүс Рәшит улы.

Кечкенә цехмы ул, зур предприятие булсынмы — эшләр­нең көйле, уңышлы баруы, иң беренче чиратта, җитәкчедән тора. Филүс Рәшит улының  кеше­ләргә ихтирамлы, шәф­катьле, ачык күңелле булуын аның белән якыннан танышкан­чы ук ишеткән   идек. Эшкуар туган авылы Бузат халкына, райондагы мәктәпләргә, ветераннарга, күп балалы гаилә­ләргә ярдәмен әледән-әле күрсәтә. Ә яхшылык бервакытта да онытылмый, хуҗасына ике­ләтә игелек булып артып кайта.

 Шунысы куанычлы:  күп­ләргә үрнәк итеп куярлык Галиевлар гаиләсендә бүген ике кыз бала тәрбияләнә. Өлкән кызлары Алина Уфада нефть университетында белем ала, ә кечеләре Розалина —  8нче сыйныф укучысы. Әнә шундый күркәм, тырыш гаиләләр бүгенге авылларның йөзен билгели дә инде. Ә Галиевлар салган йортлар аларга тагын да ямь һәм матурлык өсти.

Зөлфия Фәтхетдинова.

Стәрлебаш районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»