21.01.2014 - Тормыш

Даниярның даны еракларга таралган

Кыргыз-Миякәнең Советлар Союзы Герое Мансур Абдуллин исемендәге 1нче санлы мәктәбен быел тәмам­лаячак Данияр Хәбиров чын-чыннан “авылда беренче егет”.

Менә аңа сыйныф җитәкчесе биргән бәһа:

— Данияр бик тыйнак егет. Укуда ул уртача уңышларга ирешә, әмма математика һәм физиканы бик тырышып өйрәнә. Безнең Даниярыбыз сыйныфның һәм мәктәпнең генә түгел, районыбыз горурлыгы. Спортта да, үзешчән сәнгатьтә дә беренче сафта. Милли көрәш буенча үз авырлыгында берничә тапкыр район чемпионы, районара һәм республика турнирлары җиңүчесе булды. Данияр — “Гөлдәр” халык биюләре ансамбле солисты. Берничә тапкыр республика фестиваль­ләрендә җиңде. Данияр, шулай ук, хәрби әзерлек буенча да үрнәк күрсәтә — сафта йөрү буенча аның отряды мәктәптә гел беренче урында. Аның активлыгы, 2013 ел азагында сыйныфны КВН уенында беренче урынга чыгарды, — диде ул.

Данияр 2013 ел башында Уфа “Нур” татар театрында “Кызыл таң”ның җырлы кичләре” проекты кысаларында оештырылган миякәлеләр концертында да чыгыш ясады. Ул анда “Гөлдәр” бию ансамбле составында оста биюе, сөйкемлелеге белән тамашачыларны сокландырды.

Даниярның төрле ярышларда, фести­вальләрдә катнашып алган Мактау грамоталары, дипломнары арасында күрше Әлшәй, Дәүләкән, Стәрлебаш районна­рының спорт комитетлары биргәннәре дә бар. Ул әлеге районнарның күренекле шәхесләре, спортчылары исемендәге турнирларда җиңүгә иреште. Дистәләгән грамоталары арасында Данияр хәрби комиссариат биргәннәрен аеруча кадерләп саклый. Чөнки аның хыялы — хәрби офицер булу. Данияр бу максатына да, һичшик­сез, ирешер, районыбызның күренекле шәхесләренең берсенә әверелер, дигән теләктә калыйк.

 Салават Хафизов,

район татарлары конгрессы рәисе.

Миякә районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»