21.01.2014 - Тормыш

Сезнең белән горурланабыз, Зөһрә апа!

Сабай авылының Бакча урамындагы җыйнаклыгы һәм матурлыгы белән үзенә тартып торучы бу йорттан язлы-көзле кеше өзелми. Биредә авылдагы берничә буын вәкилләренең яраткан укытучысы Зөһрә Хәсән кызы Әмирова яши. Күпләр аны Шәрипова буларак  белә, ә Әмирова — яшь чагындагы фамилиясе.

Зөһрә апабыз тумышы белән Курган якларыннан. Әмировлар гаиләсендә салкын кышның 21 гыйнварында беренче бала булып дөньяга килә ул. Әти-әнисе заманы өчен алдынгы карашлы кешеләр була, шуңа да кыз сабый чагыннан ук өйдә латинча, урысча һәм гарәп графикасы белән татарча язылган китапларны күреп, аннары аларны укып үсә. Зыялы затлар буларак, әти-әнисе балаларында киң күңеллелек, намуслылык һәм шәфкатьлелек кебек сыйфатлар тәрбияли. Гаиләдә өлкән бала булгач, Зөһрәнең иңнәренә туганнарын карашу бурычы да ята. Биш туганын да бертигез якын күреп, тормышта аларга терәк һәм таяныч була ул. Ни аяныч, бүген аларның күбесе бакыйлыкка күчкән, сеңлесе Дарига апа Чиләбе өлкәсендә гомер кичерә.

1935 елда Әмировлар гаиләсе, байтак ил гизгәннән соң, Башкортстанда төпләнә. Бөек Ватан сугышы чыккан елны Зөһрә бишенче сыйныфны тәмамлый. Хәсән Әмировны фронтка озаталар. Кызганычка каршы, аңа сабыйларын да, хатыны Мәрьямне дә башкача күрү насыйп булмый, ул илебез азатлыгы өчен көрәштә башын сала.

1943 елда гаилә Дәүләкән районына күченә. Җидеелык мәктәпне уңышлы тәмамлаган Зөһрә биредәге педагогия училищесына укырга керә. 1948 елда дипломлы укытучыны юллама буенча Бүздәк районына эшкә җибәрәләр. Шушы чордан башлап ул районыбызга хезмәт итә башлый.

Тугай җидееллык мәктәбендә ике ел урыс теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгәннән соң, Зөһрә Хәсән кызын авыл Советы үзәге булган Сабай  мәктәбенә шушы ук эшкә күчерәләр. Өлкән буын коллегалары хәтерләвенчә, Зөһрә апа эшне һәрвакыт бар булмышын һәм осталыгын салып, күңел җылысын биреп башкарган. Киң карашлы һәм таләпчән сыйныф җитәкчесе була ул, ялкынлы агитатор, пропагандист сыйфатында да таныла.

Хезмәттә актив, итагатьле һәм тәрбияле яшь укытучыга авыл егетләренең күбесе күз ата, әлбәттә. Аның күңелен исә Сабайның иң булдыклы һәм уңган, чибәр егете Әмир яулый. Яшьләр гаилә кора, мәхәббәт җимешләре булып, дүрт балалары — өч кызлары һәм бер уллары дөньяга килә. Әти-әниләре үрнәгендә алар да белемгә омтыла, эшчән, тәртипле булып үсә. Шулай матур гына гомер иткәндә Шәриповлар йортына кайгы килә — 1985 елда гаилә башлыгы вафат була.

Әйе, тормыш юлында байтак кайгы-хәсрәтләр күрергә туры килә Зөһрә апага. Әмма ул язмышка зарланучы кешеләрдән түгел. Ялгызлыкка уфтанмыйча, балаларын илебезнең лаеклы гражданнары итеп тәрбияләү өчен бөтен көчен сала. Балаларының һәммәсе дә югары белем алып чыга. Өлкән кызы Римма Үтәшева — республикада киң билгеле табиб, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты. Лилия Әмир кызы Мәскәүдә яши, укытучы. Рида апа гаиләсе белән районыбызның Сарайгыр авылында гомер кичерә. Ни аяныч, Ренат Шәрипов кына арабызда юк инде. Әмма яшьли вафат булса да, данлыклы якташы-бызның рухы безнең белән, исеме халык күңелендә. Сабай авылы мәктәбе менә берничә ел инде Бүздәк районының шәрәфле шәхесе һәм элекке хакимият башлыгы Ренат Шәрипов исемен йөртә. Педагогик коллектив, укучылар бу мәртәбәле исем белән чиксез горурлана, матур эшләре белән аны һәрдаим акларга тырыша.

Яраткан укытучыбыз Зөһрә Хәсән кызы белән дә горурланабыз. Үрнәкле һөнәри эшчәнлегеннән тыш, авылдашлар аны халык мәнфәгатен армый-талмый яклаучы җәмәгать эшлеклесе буларак та белә. Дистә еллап авыл Советы депутаты була ул, үзешчән сәнгатьтә дә актив катнаша, шигырьләр-бәетләр яза, аларны сәхнәдән укыганда зал аягүрә торып кул чаба.

Зөһрә апаны без тормышта да көр күңелле, киләчәккә матур өметләр баглап яшәүче кеше итеп беләбез. Уен-көлкенең дә кадерен белә, үзе дә җор телле, бер сүз белән әйткәндә, тормыштан ямь табып яши. Аралашканда зарланырга яратмавын, чирләре турында искә алмавын исә аның яшендәге башкаларга да үрнәк итеп куярлык.

Зөһрә апабызның фидакарь хезмәте лаеклы бәһаләнгән. Ул Мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән, халык мәгарифе отличнигы, хезмәт ветераны исемнәрен йөртә. Ә иң югары бүләк — укучыларының мәхәббәте, авыл-дашларының ихтирамы.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нәсимә Сәетова әлеге фикерне хуплап болай диде: “Күңелендәге яхшылыкны Зөһрә апа һич кызганмый укучыларына да өләште. Еллар үткәч, моңа ныклап төшенәсең. Дәресләре җанлы, бер тында үтә иде. Безгә Зөһрә ападан өйрәнергә дә, өйрәнергә әле”.

Мансур Насыйбуллин, 1978 елгы чыгарылыш укучысы: “Зөһрә апа сабыр, балаларның күңелен тирәнтен аңлаучы укытучы булып хәтердә калган”.

Күршесе Нәсимә Гыйниятуллина исә: “Зөһрә апа безнең иң кадерле күршебез. Киңәшләрен дә бирә, кулыннан килгәнчә ярдәм дә итә. Озын гомер телим аңа”, — диде.

Хезмәттәше Гөлниса Шәрипова да Зөһрә апага ихтирамын белдерде: “Без бер чорда эшләдек, урыс теле һәм әдәбияты дәресләрен алып бардык. Зөһрә апа дәрестә күргәзмә материалдан бик оста файдалана иде. Тормыш юлымда аның кебек изге күңелле кеше очраганына бик шатмын”, — диде ул.

­Шушы көннәрдә Шәриповларның зур һәм тату гаиләсендә Зөһрә Хәсән кызының 85 яшьлек юбилеен билгеләячәкләр. Бу безнең авыл халкы өчен дә зур бәйрәм. Яраткан Зөһрә апабызны олуг гомер бәйрәме белән тәбрикләп, хөрмәтле ветераныбызга сәламәтлекнең корычтаен, гомернең озынын, бәхетнең, шатлыкларның иң зурысын телибез. Киләчәктә дә бәхеттә, шатлык-куанычларда яшәргә язсын Сезгә!

Зенфира Сәетова,

Ренат Шәрипов исемендәге Сабай урта мәктәбенең

урыс теле һәм әдәбияты укытучысы.

Бүздәк районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»