18.01.2014 - Тормыш

Яхшылыкка һәрчак урын бар

Фәзит Арсланов.Кешелек кая бара? Ни өчен арабызда авыр минутта кул сузарга әзерләр азайганнан-азая? Мондый сораулар мине генә түгел, күпләрне борчыйдыр. Ә инде кеше кайгысын үзенеке кебек кабул итә алганнарны күрсәк, хәтта аптырап калабыз, ышанмыйчарак, шикләнеп карап куябыз. Ә бит, уйлап карасак, кешеләр бер-берсенә ярдәмләшеп, тату яшәргә тиеш! Соңгы вакыйга мине, кулга каләм алып, күңел түреннән ташып чыккан рәхмәт сүзләрен язарга, гәзит укучыларда алдагы көнгә ышаныч булсын өчен, арабызда мәрхәмәтле, изге күңелле кешеләр барлыгы турында сөйләргә этәрде.

Улым быел беренче сыйныфка укырга барды. Малайлар алар кайда да малайлар инде: шунда ук бер-берсе белән дуслашып, шаяра да башлый. Улым көн саен мәктәптән кайткач, Эмиль исемле бер малай турында сөй­ләргә күнегеп китте: “И, әнием, белсәң иде, ул шундый акыллы, дәресләрдә гел дөрес җавап бирә. Тәнәфестә гел бергә уйныйбыз. Ул хәзер минем дустым булачак. Тик нигәдер ул акрын йөгерә, кайчагында абынып та егыла...”

Баксаң, Эмильнең аягы бала табу йортында ук зәгыйфьләнгән икән. Табиблар, ни өчендер, аңа “ДЦП” дигән диагноз куйган. Арытаба әни-әтисе дәвалый да башлаган. Еллар буе табиблардан табибларга йөри торгач (хәтта Германия, Нью-Йорк табиблары белән дә киңәшләшкәннәр), балада бернинди дә ДЦП түгел, а бары тик ортопедик чир булуын ачыклаганнар. “Эмильгә ярдәм итеп була”, — дип ышандыра табиблар. Бары тик ортопедик операция ясарга кирәк. Мондый операцияләрне Америкада, Германиядә уңышлы эшлиләр.

Безнең Русиядә дә каршы килмә­гәннәр. Тик операция уңышлы тәмам­ланмаса, бала гарип булып калса, “ДЦП” дип язарбыз да куярбыз, дип тәкъдим иткәннәр. Тик нинди ана: “Бәлки, әйбәт булыр әле”, — дип кенә күрәләтә үз баласын пычак астына сала ала икән?! Эмильнең әнисе дә: “Операция уңышлы үтәчәк, бер авырлыгы да юк”, дип әйткән табибларга ышанган.

Америкада андый операция 5 миллион сумга баса, ә Германиядә миллионнан артык. Шуңа гаилә Германиягә барырга карар итә. Эмильне Германия табиблары көтә. Тик гаиләнең финанс хәле бик яхшыдан түгел. Бу кадәр акчаны алар күтәрә алмый. Эмильнең әнисенә һәрчак улы янында булырга кирәк бит, беркайда да эшләми, гаиләдә Эмильдән тыш, укучы апасы да бар. Гаилә башлыгы тапкан акчага көн күрә алар. Шуңа күрә гаилә, ярдәм сорап, төрле оешма-предприятиеләргә, шәһәр Советы депутатларына, хәтта Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатларына да мөрәҗәгать итте. Безнең сыйныф­ның ата-аналар комитеты да читтә кала алмады. Шәһәрдә ноябрь азагында Корылтай депутаты Фәзит Арсланов кабул итәчәген белгәч, күңелдә ниндидер шик, ышанмаучылык булса да, алдан ук язылып куеп, барырга булдык. Безне җылы кабул иттеләр, һәр сүзебезне игътибар белән тыңлап, барлык кәгазьләребез белән танышып чыктылар. “Ярдәм итәрбез, әлбәттә, без хәйрия фондларына хатлар язарбыз. Ышаныгыз, барысы да әйбәт булачак”, дип ышандырды безне Фәзит Арсланов.

Кабул итү бүлмәсеннән чыкканда күңелдә ниндидер өмет уты кабынган иде, ә күңелнең иң төпкелендәге шик тынгы бирмәде. “Ышандырып кына чыгардымы, әллә чынлап ярдәм итәрме?” дигән уйлар уралды башта.

Декабрьдә безгә шатлыклы хәбәр килеп иреште: депутат ярдәм сорап мөрә­җәгать иткән барлык билгеле фондлар да Эмильнең язмышына битараф калмаган. Нинди сөенеч! Эмильнең әти-әнисенең, туганнарының ниләр кичер­гәнен язып бетергесез. Андый изге күңелле кешеләр күбрәк булса иде! Сайлау алдыннан без депутат­ларның матур вәгъдәләрен еш ишетә­без, тик ул сүзләр артында яхшы гамәл­ләр, күренеп торган эшләр булса, тормышыбыз, чыннан да, яхшырыр иде, яшәү дә күпкә күңеллерәк булыр иде.

Эмильнең савыгуын бөтен сыйныф белән көтеп калабыз. Илебезнең иң кадерле байлыгы — балаларга битараф булмаганнары өчен депутатларга һәм хәйрия фондларына зур рәхмәт!

Фирүзә Нигъмәтуллина.

Нефтекама шәһәре.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»