18.01.2014 - Тормыш

Балаларым - байлыгым

Илебез өчен хәлиткеч булган елларның барлык авырлыкларын үз иңнәрендә үткәргән кеше ул. Нәҗибә апа 1923 елның 23 ноябрендә гади колхозчылар гаиләсендә якты дөньяга аваз салган. Әтисе Фәтхелбаян ага 1901 елгы булган. Унҗиде яше тулыр-тулмас ук яшь егетне аклар Гражданнар сугышына мобилизацияләгән. Әмма шул вакытта ук аның дөньяга үз карашы булган, беренче уңайлы мәлдә үк кызыллар ягына күчкән һәм, җиңү яулап, туган авылына кайткан. Сөеклесе Фатыйма белән матур итеп дөнья корганнар, биш балага гомер биргәннәр. Әмма бәхетле гаилә тормышы озакка бармаган, Бөек Ватан сугышы башланган. Кызыл солдатны тагын илен якларга чакырганнар һәм аңа башкача кадерлеләрен күрү насыйп булмаган, 1942 елда Горький шәһәрендә госпитальдә вафат булды, дигән хәбәре килгән.

— Әни кулында биш бала калдык, мин — иң өлкәне. Барлык авылдашларыбыз кебек ачлы-туклы булсак та, бөгелеп төшмәдек, бер караңгыдан икенчесенә кадәр билебез тураймады. Үзебезне генә түгел, фронтны, завод-фабрикаларда эшләүчеләр-не да икмәк, ит, сөт, йомырка һәм башка азык-төлек, җылы кием белән тәэмин итәргә кирәк иде, — дип хәтерли ул чакларны хөрмәтле хезмәт ветераны.

Сугыш елларында уңган кызны колхоз фермасына эшкә кушалар. Авылның эш көчендәге ирләр фронтка, хезмәт армиясенә алынган, колхоз картлар, хатын-кыз һәм үсмерләр тырышлыгы исәбенә яши, планнарын да үти. Нәҗибәгә дә күптөрле эшләр башкарырга туры килә. Аны хәтта ферма мөдире итеп тә куялар. Нәҗибә апаның илгә авыр еллардагы тырыш хезмәте югары бәяләнгән: 1946 елның мартында “Сугыш елларында фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнә.

Гомерлек ярын, гаилә бәхетен дә туган авылында тапкан ул. 1946 елда, сөеклесе Якуп Хәмәдиев армиядә хезмәт итеп кайткач, гаилә коралар. Ире бик уңган кеше була. Сугыш елларында ук егет тимерче була һәм гомере буе шушы һөнәргә тугры кала. Якыннары хәтерләвенчә, урамда яткан бер тимерне дә атлап чыкмаган ул. Авылдашлары кешегә игелекле, ярдәмчел булган бу оста кулны әле дә сагынып искә ала. Якуп аганың кулыннан килмәгән эш булмаган. Узган гасырның 60нчы еллары башында икмәкне калай калыпта пешерә башлагач, авылдашларын тулысы белән диярлек анысы белән дә тәэмин иткән. Якуп ага хәтта пима да баскан. Дөрес, бу эш белән ул үз гаиләсе өчен генә шөгыльләнгән. Балалары, оныклары хәтерләвенчә, ул баскан пималар җылы, йомшак булган.

“Хәзер базардан алган каталарның кунычы һәм табаны бер калынлыкта, үзләре каты, шакылдап тора. Әтиебез балык тотарга да ярата иде. Безнең авыл янында күлләр бар, Кизгән, Танып елгалары ага. Әти үзе ясаган көймәсендә үзе үргән аулары белән балык тотып кайта, әни аларны бик тәмле итеп пешереп, яки кыздырып, безне сыйлыйлар”, — дип искә ала балалары.

— Бер-бер артлы унбер бала: дүрт кыз, җиде малай туып үстеләр, — дип дәвам итте сүзен Нәҗибә апа. — Баштагыларына кием-салым да юк иде. Аларны укытырга да кирәк, тәртипле, тәрбияле дә булсыннар. Җитеш тормышта яшәү өчен күпләп мал асрадык, кош-корт карадык, бакчабыз тулы җиләк-җимеш, яшелчә үстердек. Аллаһка шөкер, балаларыбыз хезмәт сөючән булды, олылары кечеләрен карашты. Барлык балаларым да гаилә корып яшәде, үзләре ба­ла­лар үстерде, оныклары бар. Картым белән һәрберсенә кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырыштык.

Тагын шунысы куанычлы: безнең балаларыбызда аерылышу, гаилә таркату дигән нәрсә булмады. Килен-кияүләре-бездән дә уңдык, хәзер оныкларыбызның яхшы хәбәрләренә сөенеп яшибез.Үзем дә бианам белән 30 ел бергә яшәдем. Кәримә әниебез авылның кендек әбисе иде, барлык балаларымны да өйдә тудырдым. Без бик тату яшәдек, бианам оныклары өчен җан атып торды, балалар үстергәндә олы терәк булды, чөнки ул заманда безгә өйдә утыру эләкмәде.

Иремнең Габидә исемле сеңлесе Ташкентта яшәде. Гомере кыска булды аның, 7 яшьлек Сәлимә исемле кызы калды. Баланы чит җирләрдә ятим итеп үстерәсебез килмәде, сеңлесен җирләргә баргач, Якуп үзе белән алып кайтты. Аны да үз балабыз кебек бертигез күреп тәрбияләдек...

Былтыр 23 ноябрьдә, Бөтендөнья аналар көнендә, Нәҗибә апа 90 яшен билге­ләде. Балалары, оныклары, туганнары, якыннары, газиз кешеләре аның юбилеен олылап үткәрде. Бәйрәм оештырылган кафеда алма төшәргә дә урын юк иде, чөнки Нәҗибә апаның хәзер 23 оныгы, 26 туруны бар. Ноябрьдә турунының баласы туган. Герой-ананы котларга Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Илдар Гарифуллин, район хакимияте башлыгы урынбасары Рифат Шәфыйков та килделәр.

Өлкән яшьтә булса да, Нәҗибә апа түр башында кул кушырып утыручылардан түгел. Әле дә үзе йон эрләп, балаларына, оныкларына оекбашлар, бияләйләр бәйләп кидерә. Киленнәр эштә, җитешә алмыйлар, шулай кулымнан килгән эштән ямь табып яшим, дип көлә ул.

Без очрашканда Нәҗибә апа Яңа Тазлар авылында яшәүче улы Разатларга кышкылыкка  килгән иде. Башка балаларына да барып тора ул, һәр өйдә кадерле кунак. Тик Нәҗибә апа үзе генә авылын, төп йортын ташлап китәргә җыенмый. Разатның хәләл җефете Гүзәлия әйтүенчә, февраль җитү белән әниләре: “Балалар, помидор уҗым­натыр вакыт җитә,” — дип сөйләнә башлый икән. Бу сүзләр балалар өчен сигнал була, җыйнаулашып кайтып, ихатаны көрәп, өйне юып-җылытып, әниләрен кайтарып куялар. Олы кешегә анда тормыш шартларын да җиңеләйткәннәр: өй табигый газ белән җылытыла, башка уңайлыклар да булдырылган. Апаның ихатасы, бакчасы да буш тормый, анда ул җиләк-җимеш, яшелчәләр үстерә, түтәлләрен балалары, оныклары казып бирә. Язын тавык чебиләре алып, җәй буена алар белән дә мәш килә. Моннан ярты гасыр элек Якубы белән бал кортлары да үрчетеп җибәргән булганнар. Нәҗибә апа әле аларны да корытмаган. Ел саен тәмле балын балаларына өләшү — аның өчен олы бәхет. “Бу көннәрне Якубым гына күрә алмады, 1997 елда бакыйлыкка күчте”, — дип көрсенеп куйды ул.

Нәҗибә апа авылында да ялгыз түгел. “Күршеләрем Зөфәр һәм Фәһимә якын туганнарым кебек, һәрчак хәлемне белеп торалар”, — ди ул. 

Бар булмышын колхоз эшенә һәм балаларына багышлаган гади авыл хатыны-ның тырыш хезмәте һәм ана батырлыгы югары бәяләнгән: 1965 елда ук Нәҗибә Фәтхелбаян кызы Герой-ана медале белән бүләкләнгән.

Марат Зыятдинов,

“Кызыл таң” ның үз хәбәрчесе.

Борай районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»