16.01.2014 - Тормыш

Сынауларны җиңәр көч бар!

Язмыш кешеләрне төрлечә сыный. Адәм балалары бу сынауларны төрлечә үтә, берәүләре, авырлыкларны күтәрә алмыйча, бөгелә, сына, икенчеләре аны хәмер белән “юа”, шул рәвешле упкынга тәгәри. Шундый көчле рухлы кешеләр дә була: алар нинди генә авыр хәлгә тарымасын, нинди генә кайгылар кичермәсен, дөрес юлдан тайпылмый, максаттан чигенми, алга атлый.

Нефтекама шәһәре хакимияте башлыгының беренче урынбасары Шамил Шакир улы Халитовны да мин соңгылар исәбенә кертер идем. Язмыш аңа сынауларны күп яудырган. Күрәсең, бу кешене ахыргача, ныклап сыныйсы килгәндер...

Беренче, иң авыр сынауны ул үсмер чорында ала. Мәктәпне тәмамлаган көн, соңгы кыңгырау, ак алъяпкычлы кызлар, сөлектәй егетләр, алда – мең төрле планнар, ак хыяллар! Мәктәптә авиамоделистлар түгәрәгенә йөреп, самолет модель­ләре белән “чирләгән” Шамил очучы булырга хыяллана. Тик язмыш аның тормышына үз төзәтмәләрен кертә: нәкъ шушы тантаналы мәлдә аңа әтисенең вафат булуын хәбәр итәләр. Ямьле Иек буенда таң аттырыр урында Шамилгә һәм аның кайгысын үзенекедәй кабул иткән сыйныфташларына мәрхүмне соңгы юлга озату мәшәкатьләренә чумарга туры килә. Эченнән никадәр әрнесә дә, күз яшьләрен башкалар алдында күрсәтми Шамил, туганнарына, әнисенә шушы авыр минутларда терәк булырга тырыша. Олы кайгы кичергән әнисе дә, сәламәтлеге какшап, берничә ай дәваханәдә ята.

Туганнары алдындагы җаваплылык тойгысы аны, укуын калдырып торып, эшкә урнашырга мәҗбүр итә. Шамил үзе укыган мәктәп җитәкчелеге тәкъдиме белән Дәүләткол авылы мәктәбендә эшли башлый, беренче хезмәт хакын алып, әнисе Хәсбикамал ханымны сөендерә. Аннан соң – армия, хезмәтне Шамил ерак Венгриядә үтә. Анда ул хәрби булырга карар итә. Туган ил алдындагы бурычын үтәп кайтуга, егет, комсомол путевкасы нигезендә, район эчке эшләр бүлегендә хезмәт итә башлый. Читтән торып Эчке эшләр министрлыгы училищесын, Башкортстан дәүләт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый.

Шамил мәктәп елларыннан ук күз атып йөргән Резида исемле кыз белән гаилә кора. Тормышның җитешеп бетмә­гән яклары күп булса да, җир йөзендәге иң бәхетле пар итеп тоя алар үзләрен, бер-берсен яратып һәм хөрмәт итеп яшиләр. Бәхетле гаиләнең бишеге буш тормый, дигәндәй, бер-бер артлы балалары Зөлфия, Руслан туа. 27 яшендә Шамил Халитовны Мәләвез минераль ашламалар предприятиесенең янгын сүндерү оешмасына җитәкче итеп чакыралар. Бу  тәкъдимне ул зур җаваплылык белән кабул итә. Шамил Шакир улы яңа вазыйфада үзен оста җитәкче, сәләтле белгеч итеп таныта. Унбиш елга якын җитәкче булып эшләү дәверендә күп тапкырлар гомерен куркыныч астына куярга, авырлыклар белән көрәшергә туры килә аңа.

1998 елның марты аның хәтерендә аеруча уелып калган. Буран атна буе котыра. Төннәрнең берсендә Шамил Халитов Ира — Морак юлында, таулар арасында берничә машинаның буранда торып калуы турында хәбәр ала, коткару эше аның төркеменә йөкләтелә. Өч кешене ярдәмгә алып, тиешле урынга барып җиткәндә машиналарны кар күмеп киткән була. Ачы җилдә биш сәгать буе кар астында калган машиналарны эзлиләр, табып шул рәвешле алты кешенең гомерен коткарып калалар. Шул вакытта, кар ишелеп, Шамил үзе дә кар өеме астында кала. Үлем белән күзгә-күз очрашып, Шамил ул вакытта аны чын мәгънәсендә җиңеп чыга: өч метрлы кар катламын тишеп чыгуга ирешә. Бу көнне ул үзенең икенче туган көне дип саный.

Гаилә Мәләвездә ике катлы йорт төзеп керә, шатлыкларын арттырып, өченче балалары – Земфира туа. Кинәнеп яшә генә! Тик ишекне янә кайгы җиле шакый. Язмыш, әйтерсең лә, аның белән алышка чыга, тагын да ачырак сынаулар әзерли. Шамилнең хатыны, сөекле Резидасы каты авыруга тарый. Чир белән алышып, берничә ел үтә. Бу вакытта Шамилне берничә тапкыр Уфага эшкә чакыралар, әмма ул ашыкмый. Ә менә Нефтекама шәһәренә эшкә чакыргач, киң карашлы Резидасы: “Балаларны укытырга кирәк, барыйк, булмаса”, — дип үз тәкъдимен әйтә.

Гаилә ерак юлга әзерләнә башлый. Әмма, кызганычка каршы, Резиданың юлы башкача була: ул, Шамилен һәм йөрәк парәләрен калдырып, бакыйлыкка күчә. Бөтен халык Бөек Җиңүне бәйрәм иткән көнне  күзләре мәңгелеккә йомыла аның. Мондый коточкыч югалтудан балалары күзләренә сагыш оялый, алар сулганнан-сула. Сабыйларының күңелен суытмас өчен, җир тырнап елар урында, Шамилгә елмаерга, балаларының йөзен­дә шатлык күрер өчен күз яшьләре аша көләргә-шаярырга туры килә. Ә үз күңелен өткән сагыш чит-ят җирләрдә көчәя, арта гына бара. Тик Шамил  ныклы токымнан, алга куйган максаттан чигенә торганнардан түгел. Хатынының: “Сиңа ышанам, берүк балаларны үстер, кеше ит!” — ди­гән сүзләре колагында һәрвакыт яңгырап тора. Бәхеткә, өйләренә, йөрәкләренә якты нур бөркерлек кеше табыла. Альбина Шамилләрнең йортына үги ана булып түгел, ә  өч сабыйга һәм үзенең улы Вилданга йөрәк җылысын тигез өләшүче ана булып килә. Йортта янә шат тавышлар яңгырый башлый, тәмле бәлеш исләре чыга, сабыйларның йөзенә елмаю куна.

Шамил Шакир улы  озак еллар Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Нефтекама гарнизонын җитәкли. Үз-үзенә һәм хезмәттәшләренә карата таләпчән, тирән белемле, сәләтле булганы өчен хөрмәт итәләр аны коллективта. Бу елларда аның җитәкчелегендә йөзләгән янгын сүндерелә, дистәләгән гомер коткарыла. Тырышлыгын күрәләр — Шамил Халитовның бүләкләре бихисап.

Беренче карашка, корырак холыклы, кырыс күренүче полковникның күңеле үтә дә нечкә һәм юмарт. Аны кешелеклек, кечелеклек сыйфатлары бизи. Авыр эштән соң гаиләсе белән табигать кочагында ял итәргә ярата Шамил, искиткеч оста итеп баянда уйный. Куллары эшкә оста булгангадыр, дөньялары, йортлары да гөлдәй балкып тора. Ландшафт дизай­ны белән мавыга ул, ихатада һәр нәрсә аның оста куллары белән эшләнгән: үрел­гән читәннәр, балалар өчен атынгычлар, чәчәк түтәлләре, хәтта кечкенә ясалма күл дә бар. Туган җанлы булганы өчен кардәшләре дә хөрмәт итә аны, туган ягы – Күгәрчен районына юлы төшсә, һәр­кемне күреп, хәл-әхвәлләр белешеп китәргә тырыша.

Балалар инде  үзаллы, өлкән кызлары Зөлфия ире Руслан белән Уфада яшиләр, бер кыз үстерәләр. Зөлфиясе әтисе эзеннән киткән, хәзер ул да подполковник дәрәҗәсендә. Уллары Руслан, юридик факультетны тәмамлап, Нефтекамада эшли, яңарак кына гаилә корган. Земфира быел мәктәп тәмамлый, һөнәр сайлау алдында тора. Альбина белән икесенең уртак мәхәббәт җимешләре – игезәкләр Алина белән Элина икенче сыйныфта укыйлар. Балалар, әти-әнисенә охшап, акыллы, тәүфыйклы, сәләтле булып үсә.

Соңгы ике елда Шамил Шакир улы шәһәр хакимияте башлыгының беренче урынбасары вазыйфасында эшли. Бу вазыйфада да ул сынатмый, шәһәр  һәм аның халкы өчен мөһим булган күп мәсьәләләрне хәл итә. Хакимият башлыгы Илүс Гарифуллин һәм башка урынбасарлар, бүлек җитәкчеләре белән бер фикердә булып, чын мәгънәсендә халык өчен эшлиләр.

Күренекле герой-шагыйребез Муса Җәлилнең:

“Мин күп күрдем филдәй кешеләрне:

Киң күкрәкле, тимер бәдәнле.

Тик күрәсе иде эше белән

Кеше булган иң чын адәмне...” —

дигән шигырь юллары күпләрегезгә яхшы таныштыр. Бу юллар Шамил Шакир улына да бик туры килә: нәкъ шундый — эше белән хөрмәт казанган, ныклы бәдәнле кеше ул. Күптән түгел аңа илле биш яшь тулды. Шөкер, узган еллар авырлыкларга тез чүкмичә, яхшылык белән матур үтелгән. Алдагылары тагын да күркәмрәк булсын дигән теләктә калабыз.

Гөлнара Гыйлемханова,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Нефтекама шәһәре.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»