09.01.2014 - Тормыш

Гомергә аттан аерылмаган

Яңавыл районында ата-бабаларыбызның гасырлар аша сакланган гореф-гадәтләрен киләчәк буыннарга тапшыруга игътибар зур. Бу төрле бәйрәмнәрдә ачык күренә. Иң күркәм йолаларыбызның берсе булган сабантуй да монда гөрләп уза. Олы чараның иң югары ноктасы булган ат чабышлары бәйрәмгә килүчеләрнең берсен дә битараф калдырмый.

Ярышка чыгучы җайдаклар һәм атлар саны да елдан-ел ишәя бара. Соңгы елларда күп кенә урыннарда халык читтән килгән чаптарларга сокланырга мәҗбүр булды. Бу җәһәттән Яңавылда хәлләр башкачарак. Авыллары данын якларлык атлар үстерүче кооперативлар, фермер һәм шәхси хуҗалыклар байтак. Шундыйларның берсе — “Дружба” кооперативы. Хуҗалык рәисе Рәлиф Шәйдуллин “ат җанлы” кеше. Кечкенә чагыннан ук гел алар янында кайнашып үскән ул. Өченче сыйныфта укыганда беренче тапкыр сабантуйда ат чабышында катнаша һәм иң югары баскычка күтәрелә. “Шуннан бирле атлардан аерылганым юк. Алар кешенең иң якын һәм иң ышанычлы дуслары. Бала чагымда колхозның “Сокол” кушаматлы аты бар иде. Мин аны сыйларга кесәмә икмәк кыерчыгы тыгып бара идем. Кайчагында икәүләп бүлешеп ашап куя идек. Шушы мәһабәт гәүдәле айгыр дәрестән кайтуымны капка төбенә килеп көтеп тора иде. Аннан икәүләп чабышабыз. Ир-егетләр атта йөри белергә тиеш, гомергә атта йөрдем. Яшь чагымда кызлар янына да ат атланып бара идем, “техникада түгелсең” дип беркайчан да кире бормадылар, хәер, техника бик юк та иде инде”, — ди ул.

Ата кешенең атларга  булган карашы улларына да күчкән. Ферма мөдире булып эшләүче олы улы Родион һәм сигезенче сыйныфта укучы Раил дә даими чабышларда катнашалар, призлы урыннар яулыйлар. Раил Нефтекамадагы былтыргы “сабантуйга “Грация” кушаматлы атында Башкортстаннан килгән, Краснодар һәм Пермь крайларыннан кайтартылган токымлы чаптарларны узып, беренче урынны яулаган. 

Рәлиф Пайретдин улы рәис булып монда килгәнче “Победа” кооперативында белгеч булып эшләгән. Андагы җитәкче  дә атлар үрчетү белән даими шөгыльләнгән. “Будённый” токымлы чабыш атларын үрчетүне Пермь краендагы ат заводыннан инде картаюы сәбәпле иткә җибәрелергә тиешле бия алудан башлаганнар. Рәлиф Шәйдуллин бу кооперативка килгәндә монда нибары 17 эш аты калган булган, хәзер алар саны кырыкка якынлашкан. Рәис бер үк вакытта токымлы атлар үрчетүне дә тергезгән, теге бияне монда алып килгән. Узган елгы район сабантуена хуҗалык алты ат җибәргән. Аларның өчесе токымлы спорт атлары чабышында, юртаклары көпчәкле арба белән, ике эш аты бригадирлар ярышларында катнашканнар, призлы урыннар яулаганнар. Мондый уңышлар, әлбәттә, үзаллы гына килми. Соңгы елларда мал караучылар да бу шөгыль белән мавыгалар. Алексей Васильев, Юрис Шакиров, Вадим Шәңгәрәев  нәкъ шундыйлардан. Авылда атлар ишәюе халык өчен дә отышлы — бакчада бәрәңге күмү һәм техника  куллану уңайсыз башка эшләрне башкаруда аларга тиңнәр юклыгы бә-хәссез.

Токымлы атлар асрау хуҗалык өчен икътисади яктан отышлы эш түгел. Әмма тәҗрибәле җитәкче башкача фикердә: “Барлык эшне дә акча бизмәненә генә салу дөрес булмый, ата-бабаларыбыз мирасын югалтырга хакыбыз юк. Киләчәктә бу юнәлешне дә отышлы итү мөмкинлегебез бар. Хәзер республикада һәм күрше төбәкләрдә токымлы атлар үрчетү яңа сулыш алды. Ярышларга чыкканда бер-беребезгә көндәш булсак та, тыгыз бәйләнештә булып, дусларча мөнәсәбәттә калып аралашып эшлибез”, — дип исәпли. Һәм аның белән килешмәү мөмкин түгел.

Кооператив үз аягында ныклы торучы хуҗалыкларның берсе. Монда терлекчелек үсеш юлында, сөт җитештереп сатуга аеруча өстенлек бирәләр. 2013 елда 6200 центнер сөт җитештереп кулланучыларга озаттылар, киләчәккә планнары тагын да зуррак. Безгә исә Ат елында “ат җанлы” кешеләргә уңышлар телисе генә кала.

Марат Зыятдинов,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Яңавыл районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»