09.01.2014 - Тормыш

Биш балам - биш шатлыгым

Тирә-як аклыкка, сафлыкка күмелгәндә миңа үтә дә шатлыклы вакыйга кичерергә туры килде. Елның соңгы көннәренең берсендә Уфага чакырып “Ана даны” медале тапшырдылар.

Сакмар елгасы буенда урнашкан Түбән Җаекбай авылында күп балалы гаиләдә унынчы бала булып дөньяга килгәнмен. Әтием белән әнием безне, унбер баласын да, җыр-моңга гашыйк итеп үстер­деләр. Урта мәктәптән соң Стәр­ле­тамак дәүләт педагогия институтын тәмамладым һәм Таулыкай авылында башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли башладым. Шушы авыл егете Камил Яхин белән гаилә кордык.

Еллар үтә торды, бер-бер артлы балаларыбыз Гөлли, Ильяс, Шәүрә, Мәдинә һәм Иршат дөньяга килде. Балаларга өйдә үзебез алган тәрбияне бирергә тырышабыз. Әти-әни безне тормышта гадел булырга, изге эшләргә өйрәтте. Шө­кер, тормыш иптәшем Камил дә шундый ук тәрбия алган. Аның буй-сыны гына түгел, акылы, тәүфыйгы да камил дип әйтер идем.

Каенатам Әкрам Хәйрет­дин улы озак еллар Таулыкай авыл хакимияте башлыгы булып эшләде, каенанам Мөнә­вәрә Дус­гали кызы балалар тәр­бия­ли. Әле ул безнең белән яши, Алла боерса аның 80 яшен үткәрергә җыенабыз.

Әнием өйрәткәнчә, ирем­нең әти-әнисенә кадер-хөрмәт күрсәтергә тырыштым. Балаларыбызга алар биргән барлык яхшы сыйфатларны сеңдерер­гә тырышабыз. Чөнки барлык яхшы сыйфатлар — алар мәң­гелек кыйммәтләр, яшәү­нең асылы.

Бүген өлкән кызыбыз Гөл­ли, улыбыз Ильяс Башкортстан дәүләт универ­ситетының Сибай институтында белем алалар. Шәүрә һәм Мәдинә Таулыкай урта мәк­тәбендә укыйлар.

Балалар дәү әтиләрен, дәү әниләрен бик яраталар. Без­нең йортта төп бәйрәм — ул әтиләр бәйрәме. Гомумән, әтигә, иргә бездә аерым мөнәсәбәт. Камил өебезнең төп терәге. Үзенең берничә сәүдә ноктасы бар, ә мин ул тапканны дөрес бүлеп, гаилә учагын сүндермичә сакларга тырышам, шуның белән бәхетлебез.

Миңнинур Яхина.

Баймак районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»