Тормыш

Сагындыра шул ул туган як!

10 сентября

Гомерләрне әйтәм, күз ачып йомган арада үтә дә китә икән. Әле кайчан гына 17 яшьлек үсмергә хәерле юл теләп, бөтен авыл белән үзен Мәскәү тарафларына озатып калган идек. Һәм менә 48 елдан соң аны — 66нчы яшен куучы ап-ак чәчле картны бергәләшеп каршы алдык.

Без — бербөтен, бер йодрык...

12 августа

Марс Мөхәммәт улы Хәйруллин — Гафури районының Яугир-интернационалистлар советы җитәкчесе. Сигезенче сыйныфтан соң Стәрлетамак шәһәренең 25нче училищесында белем ала. Аннары военкомат аша ДОСААФта йөк машиналары йөртергә өйрәнә. 1983 елның 29 сентябрендә армиягә чакырыла. Төньяк Кавказ хәрби округында Ставрополь краенда ике ай хәрби әзерлек үтә.

Саф һавада эшләү яшәртә

06 августа

Фәрдүнә Баляева менә инде дистә ел дәвамында башкаладагы иң олы йорт ихаталарының берсенең чисталыгы сагында тора.

Эшеңне тәмен белеп башкарсаң, ул һәрвакыт матур нәтиҗәләре белән сөендерә. Уфа шәһәренең Сипайлово бистәсендә урам себерүче булып эшләүче Фәрдүнә Баляева моңа ачык мисал. Үзенең хезмәтенә ул унынчы ел тугры кала.

Ишле гаиләләр – хөрмәттә!

31 июля

Айгөл һәм Зөфәр Вәлишиннар тормышында да бу ачык чагыла.
иякә районының Җилдәр авылында яшәүче Айгөл һәм Зөфәр Вәлишиннар гаиләсендә биш бала үсә. Быелгы сабантуйда авыл хакимияте һәм урындагы хуҗалык алар гаиләсен кыйммәтле бүләк биреп куандырды. Мондый хөрмәткә гаилә күп балалы булган өчен генә түгел, ә Зөфәрнең алдынгы шофер булуы өчен дә лаек.

Авыл матур Рамил-Чулпаннар белән

24 июля

Уңган, тормышта үз урынын тапкан, уңышка ирешкән кешеләр белән аралашу һәрчак күңелле. Аска карап шөкер ит, өскә карап фикер йөрт, дигән бит ата-баба. Аннан, булдыклы шәхесләр белән аралашу уңай энергетика бирә, күңелдә омтылыш тудыра, куелган максатыңа бары тик тырыш хезмәт нәтиҗәсендә генә ирешеп булганлыгына тагын бер тапкыр инандыра.

Бер гаиләдән – ике яугир

23 июля

Быел беренче Бөтендөнья сугышы башлануга йөз ел тула. Хаксыз рәвештә тарих төпкелендә онытыла барган бу вакыйга бик күп илләр өчен зур әһәмияткә ия. Шушы зур юбилей уңаеннан анда катнашкан якташларымның язмышын ачыклау максатында үзем яшәгән төбәктә якын-тирә авыллардагы кешеләр белән аралашуым еш кына мавыктыргыч эзләнүләргә әверелде. Бу сугыш турында аз беләләр, кемнәрдер хәтта ХIХ гасыр ахырында туган бабаларын 1812 елгы Ватан сугышында катнашкан, дип белдерделәр. Ә бит бу сугышта зур батырлыклар күрсәтелгән. Авылыбыздан бертуган Әхмәдиевлар аннан исән-сау әйләнеп кайткан.

Рәхмәт сезгә, авылдашларым!

17 июля

Аскын районының Карткисәк авылында мәктәпнең 90 еллыгын зурлап бәйрәм иттеләр.
Туган авылымдагы мәктәпнең юбилей тантанасына чакыру алгач бик куандым. “Рәхмәт сезгә, авылдашлар, онытмавыгыз өчен”, — дип күңелемнән ихлас канәгатьләнү кичердем. Аннары утырып тормыш юлымны күз алдымнан үткәрдем. Туган төягем — Аскын районының Карткисәк авылы. Мин анда 1934 елда әти-әниемнең беренче баласы булып туганмын. Әтием колхоз идарәсендә хисапчы булып эшләгән, әнием бригадада төрле эш башкарган. Тик пар канатлы булып яшәргә язмаган икән. Миңа өч яшь тулганда әтиебез фаҗигале вафат булган. Ә сеңлем Галиягә ул вакытта нибары сигез ай булган. Болар хакында без, әлбәттә, әнием сөйләгәннәр буенча гына беләбез.

Батыр йөрәкле малай

12 июля

Никитадан әлеге вакыйга турында сорый башласаң, ул кызарып чыга: үзенең батырлыгы турында сөйләргә яратмый. Хәер, ул аны батырлык дип санамый да, бары тик ярдәм итү дип аңлата.

Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, Башкортстан татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе Римма Үтәшева: “Безнең көч — бердәмлектә!”

10 июля

Соңгы ике елда Башкортстан татарларының милли-мәдәни тормышы күзгә күренеп җанлану кичерә. Әледән-әле яңадан-яңа конкурс-бәйгеләр оештырыла, Уфада татар якшәмбе мәктәбе эшли башлады, милләтне рухи-мәдәни савыктыруга, аның телен, гореф-гадәтләрен саклауга, үстерүгә юнәлтелгән мөһим проектлар тормышка ашырыла. Һәм әлеге күркәм башлангычларның барысы да, тәү чиратта, Башкортстан татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе эшчәнлеге белән бәйле. Бу җәһәттән ул Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Римма Үтәшева җитәкчелегендә соңгы ике елда чын мәгънәсендә Башкортстан татарларының милли-мәдәни тормышын әйдәп баручы оешмага әверелде. Автономия җитәкчелеге алдагы чорга нинди бурыч-максатлар куеп эшли? Шушы чорда Башкортстан татарлары үсешендә нинди мәсьәләләр нәтиҗәле хәл ителгән, ә кайсылары бүген дә көнүзәк булып кала? Алар буенча республикада дәүләт дәрәҗәсендә нинди эш алып барыла? Римма Әмир кызы белән шушы һәм милләт үсешендәге башка мәсьәләләр турында сөйләштек. — Римма Әмировна, без бүген Сезнең белән Башкортстан татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе рәисе сыйфатында гына түгел, Башкортстан татарлары оешмасы җитәкчесе буларак та очрашабыз. Идарәне бер үзәккә берләштерү нәрсә белән бәйле һәм ул Башкортстан татарларының милли-мәдәни тормышында нинди чагылыш табачак?

Ике авылга бер бәйрәм

10 июля

Благовар районының Яңа Абзан һәм Чулпан авылларында “Саумысыз, авылдашлар!” дип аталган зур бәйрәм үтте. Бу ике авыл элекке “Октябрь” колхозының бишенче бригадасы буларак билгеле. Ул көнне урман буендагы акланда яше-карты җыелган иде.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»