Спорт

Сәламәт тәндә — сәламәт рух!

15 августа

“Башинформ” мәгълүмат агентлыгында “Балаңны спортка алып кил” проектының исем туе үтте. Ул Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы башлангычы белән гамәлгә ашырыла. Анда балалар һәм яшьләр арасында популяр берничә спорт төре — футбол, хоккей, йөзү, көрәш вәкилләре катнашты.

Башкортстанда ирекле көрәш үстереләчәк

13 августа

Кичә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Русиянең спорт көрәше федерациясе вәкилләре — вице-президентлары Наталья Ярыгина һәм Омар Мортазалиев белән очрашты. Анда, шулай ук, яшьләр сәясәте һәм спорт министры Андрей Иванюта катнашты.

Биш – алтын, ике – көмеш һәм бер бронза медаль!

20 июля

Башкортстан спортчылары Казан универсиадасыннан призлы урыннар яулап кайтты

Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада тәмамланды. Ярышта 162 илдән унөч меңгә якын спортчы катнашты. 27 спорт төрендә көчен сынаучылар 350 медаль өчен көрәште. Русия җыелма командасы 292 медаль яулап (шуның – 155е алтын), гомум зачетта беренче урын алды. Ил командасының мондый уңышына Башкортстан спортчылары да үз өлешен кертте. Якташларыбыз Казаннан нинди уңышлар белән кайткан? Бәйге югары дәрәҗәдә үткәнме? Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгында үткән матбугат конференциясендә Универсиадада ил данын яклаган бер төркем республика спортчылары журналистлар сорауларына җавап бирде.

Универсиада көндәлеге

18 июля

Русия Универсиаданың гомум команда зачетында 285 медаль белән (151 алтын, 72 көмеш һәм 62 бронза) беренче урында бара. Икенче урында — Япония (24-28-32), өченче урында Кытай (24-27-22) җыелма командасы.

Универсиада көндәлеге

16 июля

Универсиаданың сигезенче көнендә Русия җыелма командасының алтын медальләре саны йөздән артты. Йөзенче алтын медальне Русия командасына 90 килограммга кадәр авырлык категориясендә чыгыш ясаучы самбочы Павел Румянцев китерде. 14 июльдә русиялеләр барлыгы 9 алтын, сигез көмеш һәм җиде бронза медаль яулады. Сигез ярыш көне нәтиҗәләре буенча безнең җыелма команда 205 медаль алды: 102 алтын, 55 көмеш һәм 48 бронза. Рәсми булмаган команда зачетында Русия медальләр саны буенча беренче урынны били. Икенче урында 62 медаль белән — Япония

“Ак яшен”нең серен ачкан егет

16 июля

“Связист” спорт клубы лидеры Андрей Байбулдин өстәл теннисы буенча Европа чемпионатында җиңү яулады

Ул көнне парлы уенда ничек тә җиңәргә кирәк иде, чөнки Русия командасының өстәл теннисы буенча Европа чемпионаты финалына чыгу-чыкмавы хәл ителә. Андрей Байбулдин үзе белән бер парда уйнаучы Тарас Мерзликинның сынатмаячагына ышана. Бу спорт мастеры белән ул өченче ел бергә чыгыш ясый: үткән сезонда континенталь чемпионатка тиңдәш ярышта – Европа универсиадасында җиңүгә ирештеләр. Аңа кадәр студентлар арасында үткән Русия чемпионатында беренче урын алдылар. Андрей көндәшләре – Ноттингем университетыннан (Англия) Крис Доран һәм Ерман Хуссейнга бәйле генә борчыла иде.

Риминидан – бронза медаль белән!

13 июля

Италиядә үткән кикбоксинг буенча дөнья кубогында Башкортстан егете Айвар Гафуров призлы урын яулады

Бәйгедә 25 илдән бер меңнән артык спортчы катнашкан. Русия данын кикбоксинг буенча халыкара класслы спорт мастеры, якташыбыз Айвар Гафуров яклаган. Айвар кемнәр белән көч сынашкан? Судьялар гадел булганмы? Спортчыдан шул хакта да сораштык.

Футбол күз яшьләренә ышанмый

13 июля

“Уфа”ны киләчәктә нинди сынаулар көтә?

Милли футбол лигасында мизгел тәмамланды. Лигада беренче ел гына чыгыш ясаучы “Уфа” футбол клубы алтынчы урын яулады. Хәтерегездә булса, мизгел старт алганчы клубның төп максаты лигада урынын саклап калу иде. Димәк, команда үз алдына куйган төп максатка иреште, дияргә мөмкин. “Уфа” киләсе елда премьер-лигага чыга алачакмы? Команданы алда нинди сынаулар көтә? Түбәндә сүз шул хакта.

Универсиада көндәлеге

11 июля

Казанда барган Универсиадада Русия җыелма командасы алдынгылар сафында. Ил командасы 39 алтын, 16 көмеш һәм 22 бронза медальгә лаек булды. 9 июльдә 30 медаль комплекты уйнатылды, алардан 20 алтынны русиялеләр яулады. Универсиаданың өченче көнендә ишкәкче ир-егетләр беренче алтын медаль яулады. Арытаба югары бүләккә 20 километрга йөреп Андрей Кривов лаек булды. Синхрон йөзү командасы кызлары рәттән ике көн — башта Светлана Ромашина, соңыннан команда ярышларында беренчелеккә чыкты.

Олимпия утын Башкортстаннан кемнәр йөртәчәк?

11 июля

Русиягә Олимпия уты килүгә өч ай кала “Сочи-2014” Олимпиадасын оештыру комитеты аны йөртүчеләр исемлеген игълан итте. 140 мең кандидат арасыннан 6 меңгә якын кеше сайлап алынган. Факелны алып баручылар исемлегенә Русиянең барлык 83 төбәгеннән дә вәкилләр кергән.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»