Спорт

Җитезләр! Тапкырлар! Мәргәннәр!

19 сентября

“Динамо” стадионында Башкортстан почта элемтәсе вәкилләре арасында XIV Җәйге спартакиаданың финалы үтте Мәртәбәле ярышта зона бәйгеләрендә җиңүгә ирешкән Уфа, Стәрлетамак, Кырмыскалы, Белорет, Бөре, Мәләвез, Иглин, Борай, Раевка һәм Дәүләкән почта бүлекчәләре командалары катнашты. Һәвәскәр спорт сөючеләр волейбол, почта эстафетасы бәйгеләрендә көч сынашты. Балалар баскетбол кәрзиненә туп ыргытып, дартста мәргәнлеген сынады. – Буш вакытта спорт белән шөгыль­ләнәбез, – ди Стәр­летамак почтамты җитәкчесе Илшат Абдуллин. – Аеруча мини-футбол, волейбол һәм баскетболны үз итәбез. Спартакиаданы түземсезлек белән көтеп алабыз. Финалга чыгу өчен сайлап алу бәйгесендә көч сынаштык. Ишембай, Талбазы һәм Күмертау почтамтлары командаларын отып, Уфага юллама яуладык. Йомгаклау бәйгесенә ныклы әзерләндек, ике атна дәвамында спорт залыннан чыкмадык. Һәркемнең дөнья, гаилә мәшәкатьләре баштан ашкан булса да, беркем дә зарланмады. Спорт белән даими шөгыль­ләнсәң, үзеңне яхшырак хис итә баш­лыйсың. Күңел дә һәрвакыт күтәренке. Ярыш тәмамлангач та спорт белән дус булачакбыз.

Җитезсеңме? “Кызыл таң” марафонына кил!

18 сентября

28 сентябрьдә Дүртөйле шәһәрендә “Кызыл таң” гәзите бүләгенә XXIV җиңел атлетика марафоны үтәчәк. Бәйге Башкортстан Республикасында Тирә-як мохитне саклау елына багышлана. Күркәм традициягә әверелгән ярышта кемнәр катнаша ала? Ел дәвамында көтеп алынган марафон кайчан һәм кайда старт алачак? Бәйгедә көчеңне сынау өчен нинди шартларны үтәргә кирәк? Бәйгедә катнашучыларның яше чикләнмәгән. Табиб рөхсәте булган, сәламәтлеге мөмкинлек биргән һәркем бәхетен сыный ала. 42 чакрым 195 метрга марафон бәйгесендә абсолют беренчелектә беренче, икенче, өченче, дүртенче, бишенче һәм алтынчы урын яулаучыларга дипломнар, кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак. Ярыммарафон да җитезләрне көтә. 21,1 чакрымга йөгерүдә абсолют беренчелектә иң җитез өч атлет бүләкләнәчәк. Бәйгенең төп максатларының берсе – яшьләрне спортка җәлеп итү. Спортка кечкенәдән сөю тәрбияләгәндә генә сәламәт алмаш үсәчәк. “Кызыл таң” марафоны тәҗрибәле атлетлар өчен генә оештырылмый, үсмерләргә дә спорт дөньясында үз сүзен әйтергә мөмкинлек бирелә. Мәктәп укучылары 10 һәм 5 чакрым дистанцияләрдә көчен сыный алачак.

Уфага “Молодежка” килде!

18 сентября

Мәгълүм булуынча, октябрьдә СТС телеканалында сезонның мөһим премьерасы көтелә – тамашачыларга “Молодежка” сериалы тәкъдим ителәчәк. Шушы уңайдан Уфага сериалның продюсеры Дмитрий Табарчук, актерлар Денис Никифоров, Влад Канопка һәм Иван Мулин килделәр. “Молодежка”ның үзенчәлеге, яңалыгы нидә? Русия дәүләт социаль университетында оештырылган матбугат конференция­сендә шул хакта да сүз булды. – Русиядә хоккей турында беренче тапкыр сериал төшерел­де, – диде Дмитрий Табарчук. – Вакыйганың мөһим өлеше бозда барганлыктан, җиңел булмады. Иң элек артистларны тимераякта басып торырга, ярыйсы гына шуарга, хоккей нечкә­лекләренә өйрәттек. Билгеле, матчларга Югары хоккей лигасыннан оста уенчылар да җәлеп ителде. Шуңа сериал һәр буын өчен кызыклы килеп чыкты. Мәхәббәт тә, нәфрәт тә җитәрлек. Иң мөһиме – “Молодежка” хоккей белән шөгыль­ләнергә теләүче үсмерләрне арттырырга булышлык итәчәк. Сериалда яшьләрнең “Медведи” хоккей командасының язмышы сурәтләнә. Команда, бик күп киртәләргә юлыкса да, җиңү яулап, максатына ирешә. Тормышта һәркем сынауларга биреш­мәсә, һичшиксез, уңышка ирешәчәк. Хезмәт җимешебезне карап, мондый фикергә килүчеләр артса, бик тә шат булачакбыз. – Өч ай дәвамында атнасына өчәр көн күнекмәләр үткәрдек, – диде сериалда һөҗүмче ролен башкаручы Влад Канопка. – Дөресен әйтим, кышкы спорт төрләрен җенем сөйми иде. Ни гаҗәп, хәзер карашым үзгәрде. Ярты ел чамасы бозда “яшәдем” бит. Чын хоккей матчларын да хәзер анализлап карыйм. Шул вакытта үземне дә бозда сыман хис итәм. Спорт сөючеләрнең шау-гөр килүе, боздагы киеренке алыш, кан тамырлары буенча йөгергән адреналин... Мондый мохит хәзер күңелемә якын.

Чит илдә солтан бул...

17 сентября

Көнбатыш Европада “Уфа” футбол клубы уенчыларын ничек бәялиләр? Бүгенге көндә Көнбатыш Европаның, Русиянең футбол клублары яңа уенчылар җәлеп итү белән мәшгуль. Әйтик, “Реал” (Мадрид) клубы “Тоттенхэм” (Лондон) клубыннан йөз миллион еврога Гарет Бэйлны сатып алды. Бу безнең өчен бик зур акча саналса да, футбол дөньясында гәдәти күренеш икән. Чит ил уенчылары турында киң мәгълүмат чаралары күп яза, тапшырулар әзерли. Ә милли футбол лигасында чыгыш ясаучы “Уфа” футбол клубы уенчылары Көнбатыш Европада ни хакка бәяләнә икән? Мөгаен, бу хакта республикада яшәүче бер генә футбол сөюче дә төгәл белмидер. Без дә “Transfermarkt” сайтындагы мәгълүматларга очраклы гына тап булдык. Интернеттагы чыганакта һәр илнең футбол чемпионатында чыгыш ясаучы уенчыларның хакы, алар турында мөһим мәгълүматлар китерелгән. Әлбәттә, сайт футболчыларны алу-сату белән шөгыльләнүчеләр өчен эшләнгән. Әйтик, “Челси” (Лондон), “Барселона” (Испания) һәм башка клублар “Уфа” уенчылары турында ярыйсы мәгълүматны шушы сайттан алырга мөмкин. “Transfermarkt” сайтындагы мәгълүматлар безнең өчен дә зур яңалык булды. Баксаң, “Уфа” данын 30 миллион сумга бәяләнүче уенчы да яклый икән.

“Шәһри Казан безне чакырып калды!”

12 сентября

Казан Универсиадасында “Ак Барс” матбугат үзәгендә хезмәт салган якташларыбыз, Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгының матбугат хезмәте вәкилләре Елена Ледяйкина белән Эльвера Хәйбуллина шулай ди Мәгълүм булуынча, быел Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада үтте. Ярышта 162 илдән 13 меңгә якын спортчы катнашты. 27 спорт төрендә көч сынаучылар 350 медаль комплекты өчен көрәште. Русия җыелма командасы 292 медаль яулап (шуның 155е — алтын), гомум зачетта беренче урын алды. Универсиадада Башкортстаннан да унөч спортчы катнашты. Якташларыбыз 5 — алтын, 2 — көмеш һәм 1 бронза медаль яулады. Алар ярышны югары дәрәҗәдә оештыруга да үз өлешен кертте. Мәсәлән, Елена Ледяйкина белән Эльвера Хәйбуллина грек-рим, ирекле, спорт һәм билбау көрәше буенча ярышлар үткән объектта матбугат үзәгенең эшен оештырганнар. Шушы уңайдан бай тәэссоратлар, тәҗрибә туплап кайткан кызларга берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

Чыңгыз, хук! Рөстәм, апперкот!

12 сентября

Башкортстанның бокс буенча үсмерләр җыелма командасы Нуриман районында Павловка сусаклагычы ярында күнекмәләр үткәрде Җәйге чорда да спортчылар күнекмә-ләрен туктатмый. Әйтик, Башкортстанның бокс буенча үсмерләр җыелма командасы Павловка сусаклагычы ярында урнашкан “Самурай” спорт-күнекмә базасында җыенда булды. Спортчылар үз алдына нинди максатлар куйган? Бик күп көч һәм рух ныклыгы таләп итүче сынауларны һәммәсе дә үти аламы? Яшь боксчылар янына командировкага баргач, шул хакта да кызыксындык. — Биредә Башкортстанның төрле төбәк-ләреннән 16-17 яшьләрдәге сәләтле боксчылар тупланды, — диде үсмерләр җыелма коман-даның өлкән тренеры Альберт Вилданов. — Күнекмәләр иртә таңнан башлана. Физзарядка эшләгәч, кросс йөгерәбез. Гадәттә, һөнәри спортчылар хәлиткеч алыш алдыннан күнекмә үткәрергә таулы урынга бара, чөнки тауга каршы йөгерү физик әзерлек өчен бик тә нәтиҗәле. Без дә таулардан тулысынча файдаланабыз. Егетләр күн “груша”ларда шөгыльләнә. Әлбәттә, рингта бер көндәш тә груша сыман тормаячак, җавап кайтарачак. Шуңа күрә, боксчылар көн саен бергә-бер алыша. Өчәр минутлык сигез раундта һәркем осталыгын күрсәтә ала. Шул ук вакытта, хаталар да ачыклана. Тәрбияләнүчеләрем бокс белән генә чиклән-ми, пляж футболы, пляж волейболы уйный. Турниклар, тренажерлар да буш тормый. Иң мөһиме — янәшәдә генә сусаклагыч. Мәгълүм булуынча, суда коену бөтен мускулларны да чыныктыра. Егетләр мондый форсаттан тулысынча файдалана. Кыскасы, җыен нәтиҗәле үтә.

“Илеш” командасы — Русиядә беренче!

04 сентября

Дөньяда иң популяр, киң таралган футбол уены Илеш районында да елдан-ел үсеш ала, чөнки моның өчен барлык шартлар да бар: ике балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, үзәк стадион эшли, күптән түгел физкультура-сәламәтләндерү комплексы ачылды. Нәтиҗәләр дә куандыра. 17-24 августта Стәрлетамак физик культура техникумы базасында авыл җирлегендә урнашкан белем бирү учрежде­ниеләренең балалар командалары арасында футбол буенча “Колосок” Бөтенрусия ярышларының финалы үтте. Анда Русиянең 16 төбәгеннән командалар катнашты. Башкортстан данын “Илеш” командасы яклады һәм көндәшләреннән бер тапкыр да җиңелмичә, беренче урын яулады. Менә алар, районның гына түгел, республика данын яклаучылар: команда капитаны Рушан Ибрашов, Альмир Нәдершин, Ленар Сәлманов, Альмир Хәертдинов, Руслан Зарипов, Эльвин Бәдертдинов, Илмир Газетдинов (капкачы), Эмиль Әюпов, Денис Закиров, Александр Пилипко, Арсений Харисов, Фәдис Моратов, Данил Романов.

Республика кубогына ярышлар башланды

27 августа

Кичә Уфада шайбалы хоккей буенча “Башкортстан Республикасы кубогы” халыкара турниры башланды. Ул быел 15нче тапкыр үткәрелә.

Сез булдырасыз!

24 августа

Кичә Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Марат Мәһәдиев төрле дәрәҗә ярышларда республика данын яклаган сурдлимпиячеләр белән очрашты. — Республикада соңгы елларда спортны үстерү җәһәтеннән күп эш башкарыла, барлык катлам гражданнар спорт белән шөгыльләнсен өчен шартлар тудырыла. Күптән түгел генә Илеш районында Физкультура-сәламәтләндерү комплексы ачылды, тиздән Күмертау шәһәрендә бассейнлы зур комплекс сафка басачак. Уфаның Затон бистәсендә паралимпия үзәге төзелә. Башкортстан физик культура һәм спорт институтын федераль институт дәрәҗәсенә күтәрү өчен әзерлек бара. Сезнең уңышларыгыз турында ишетеп торабыз. Авырлыклар алдында баш ими, спорт белән һөнәри дәрәҗәдә шөгыльләнеп, республика данын еракларга таратканыгыз өчен республика Президенты исеменнән рәхмәт белдерәм. Сез барыгыз да зур хөрмәткә лаек, — диде Марат Шәриф улы.

Олимпия утын кемнәр йөртер?

20 августа

“Сочи-2014” оештыру комитеты Олимпия уты эстафетасында фа­кел йөртәчәк кеше­ләрнең исемнәрен атый. Алар Русиянең барлык 83 төбәгеннән дә Халыкара Олимпия комитеты таләпләре ниге­зендә сайлап алынган. Бу таләпләр түбәндәгеләрдән гыйбарәт: сәламәт яшәү рәвеше, дуслык, хөрмәт тойгыларын алга әйдәү, камиллеккә омтылу.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»