Спорт

Һәр коллективта сәламәт рух

13 ноября

Федоровка районында хатын-кызлар арасында үткән спорт фестивалендә 13 команда катнашты

Районда спорт тормышы гөрләп тора. Моңа берничә ел элек кенә файдалануга тапшырылган физкультура-сәламәтләндерү комплексы да булышлык итә. Аннан ел әйләнәсенә кеше өзелми. Район һәм төбәк дәрәҗәсендә оештырылучы күпсанлы бәйгеләр, спорт ярышлары да, нигездә, нәкъ шушы базада үтә. Шушы көннәрдә генә исә биредә хатын-кызлар арасында спорт фестивале узды. Бәйгедә 13 команда составында 68 хатын-кыз катнашты. Аларны Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгыннан Ринат Даутов, Гүзәл Зәйнетдинова, Гөлсия Исмәгыйлева, район җитәкчеләре сәламләде.

Бер бәйгедә – дүрт алтын медаль!

06 ноября

Спортча атлау буенча тугыз тапкыр дөнья чемпионы Әгълә Кучумов Бразилиянең Порту-Алегри шәһәрендә ветеран спортчылар арасында үткән җиңел атлетика буенча XX дөнья чемпионатында шундый нәтиҗә күрсәткән

16-27 октябрьдә үткән бәйгедә 82 илдән дүрт меңгә якын спортчы катнашкан. Русия данын 35 спортчы яклаган. Башкортстаннан җиде спортчы барган. Шуларның берсе – легендар спортчы Әгълә Кучумов. Данлыклы якташыбыз бу чемпионатта да югары нәтиҗәләр күрсәткән. – Стартка дүрт тапкыр чыктым, – ди Әгълә Җәмгытдин улы. – Атлантик океан буенда көч сынашу аеруча истә калды. Ун, егерме чакрымлык дис­танцияләрдә – шәхси, биш, ун чакрымлык дистанцияләрдә команда берен­челегендә катнаштым. Ярышта дәрәҗәле спортчылар катнашса да, уңышка ирешү әллә ни авыр булмады. Украина данын яклаучы Микуло Панасейко гына миннән калышмаска тырышып карады. Әмма ул да максатына ирешә алмады. Уңыш нигезен күнекмәләрне дөрес ясауда күрәм. Көн аралаш күнекмә ясыйм. Һәр көнне 15-20 чакрым җәяү үтәм. Уфаның Гафури урамында яшим. Шуннан старт алып, Ленин мәйданына кадәр барам. Кайтканда да автобуста түгел, җәяү атлап кайтам. Билгеле, ярыш алдыннан күнекмәләрне ешрак үткәрәм. Шул ук вакытта, чаманы да беләм. Артык салкын көннәрдә, яңгыр яуганда күнекмәләрне кичектерәм. Үземә-үзем тренер да, табиб та мин. Алтмыш ел дәвамында спортча атлау белән шөгыльләнү дәверендә тупланган бай тәҗрибә ярдәм итәдер.

Аста упкын, аркан озын, чигенергә ярамый!

02 ноября

Спорт туризмы буенча Сочида үткән Бөтенрусия фестиваленнән Башкортстан спортчылары призлы урыннар яулап кайтты

Күптән түгел Сочида спорт туризмы буенча Бөтенрусия фестивале үтте. Бәйгедә ил төбәкләреннән бер меңнән артык спортчы катнашты. Ярышта республика данын Башкортстан дәүләт университетының Бөре филиалы студентлары Иван Пронькин, Дмитрий Калугин һәм Диана Аксенова да яклады. Якташларыбыз призлы урыннар яулап кайтты. Фестивальдә кайсы сынаулар аеруча зур көч таләп иткән? Безнекеләрнең уңыш сере нидә? Яшьләрдән шул хакта да сораштык.

Көмеш йодрык хуҗасы

02 ноября

Краснокама районының Шәрип авылы егете Максим Яндубаев армспорт буенча Европа чемпионы булды

Авылда үскән кеше физик яктан нык була. Аеруча ир-егетләр. Чөнки алар бәләкәйдән хуҗалыкта әти-әнисенә ярдәмләшә. Утын яра, кар көри, җир казый, печән чаба. Шул рәвешле организм да ныгый, чыдамлылык арта, мускуллар тимергә әйләнә. Максим да, барлык авыл малайлары кебек үк, кечкенәдән эштә чыныгып үсә. Нефтекама шәһәренең нефть колледжына укырга кергәч кенә, малайлар белән кул көрәштергәндә, үзенең көченә игътибар итә, — аның беләкләренә каршы торырдайлар табылмый диярлек. Дустының киңәше буенча Максим Николо-Березовка балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең кул көрәше түгәрәгенә языла. Аның белән тренер Рәсүл Мөхәммәтшин шөгыльләнә башлый.

Олимпия уты Русиягә кайтты

08 октября

29 сентябрьдә Борынгы Олимпиядә кабызылган Олимпия уты Афина халыкара аэропортыннан Мәскәүгә махсус рейс белән кайтарылды. Сочи-2014 эстафетасы Русиянең 83 субъекты аша үтәчәк, 2900 торак пунктында булачак. Эстафета барышында факел йөртүче 14 мең кеше 65 мең чакрым юл үтәчәк, чарада 3 мең волонтер катнашачак.

“Салават Юлаев” отылды

05 октября

Рәттән өч тапкыр җиңү яулаган “Салават Юлаев” хоккей командасы Түбән Камада урындагы “Нефтехимик” белән очрашты. Әйткәндәй, уфалылар Татарстанның бу командасы белән элек-электән авыр уйный. Күршеләр арасындагы матч бу юлы да киеренке үтте.

Күктә - болыт, Дүртөйледә - марафон кояшы!

02 октября

“Кызыл таң” призына үткән ХХIV бәйгедә илнең төрле төбәкләреннән килгән йөгерешчеләр катнашты

Өченче көн тоташ кар ява, дигән шагыйрь бер җырында. Аңа охша­тыбрак әйткәндә, 27 сентябрьдә төне-көне тоташ яңгыр сибәләде. Радио алдагы көнгә тагын да күңелсезрәк хәбәр әйтте: төнлә температура нольгә кадәр төшәргә мөмкин, көн явым-төшемле булачак, аерым төбәкләрдә коеп яңгыр явачак. Әлбәттә, мондый “душ” астында ачык һавада ярыш үткәрү анда катнашучыларның кәефендә дә чагылачак иде. Ләкин, һәммәбезнең зур куанычына, 28 сентябрьдә, күк йөзе болытлы булуга карамастан, өстән явып тормады. Алай гына да түгел, төштән соң күпмедер вакытка кояш балкып алды. Табигать “Кызыл таң” гәзите призына ел саен үткәрелә торган марафонның ХХIVсен оештыручыларына да, анда катнашучыларга да менә шулай шәфкать күрсәтеп, аларның кәефен күтәреп җибәрде. Табигый, спортчының күңел күтәренкелеге ярышның ничек оештырылуына да бик бәйле. Бу җәһәттән дүртөйлелеләрнең йөзе кызарырлык булмады. Район хакимияте һәм аның физкультура, спорт һәм туризм комитеты марафонга әзерлекне һәрьяклап алып барганнар. Комитетның шушы көннәрдә генә билгеләнгән яңа рәисе Альберт Гыйлемҗанов өчен бу көн зур сынау булды һәм ул сынатмады. Шәһәрнең үзәк мәйданындагы старт, финиш урыннары төсле тасма белән әйләндереп алынган, марафончыларны дистанциядә өстәмә тукландыру өстәле җиһазландырылган, ихтимал очракка беренче медицина ярдәме күрсәтү өчен шәфкать туташы чакырылган, судьялар билгеләнгән.

Туриннан алтын медаль белән

24 сентября

Тамырлары Илеш районының Тыпый авылыннан булып, бүген Красноярск краеның Норильск шәһәрендә яшәүче Илүсә Хөснетдинова Италиянең Турин шәһәрендә спорт ветераннары арасында уздырылган Бөтендөнья уеннарыннан алтын медаль алып кайтты. Masters Бөтендөнья уеннары, Олимпия уеннары кебек үк, дүрт елга бер тапкыр уздырыла. Агымдагы елда Туринга 28 төр спорт уеннарында ярышу өчен 30 меңнән артык атлет килгән (чагыштыру өчен: Лондонда узган Олимпиадада барлыгы 11 мең спортчы катнашкан). Алар арасында тамырлары Илеш районының Тыпый авылыннан булып, бүген Красноярск краеның Норильск шәһәрендә яшәүче Илүсә Хөснетдинова да бар иде. Илүсә Шәрифҗан кызы иң югары бүләккә — бәйгенең алтын медаленә лаек булды. Туриннан кайтышлый ул берничә көнгә Югары Яркәйдә тукталды. Нәкъ шул чакта аның белән әңгәмәләшеп алырга җай чыкты. Татар кызы Илүсә ни өчен Красноярск крае исеменнән чыгыш ясый? Спорт белән кайчан шөгыльләнә башлаган? Уңышка ирешүенең сере нидә? Соңгы елларда дөнья, Европа күләмендә уңышлы чыгыш ясаучы милләттәшебез турында мәкалә гәзит укучыларны да битараф калдырмас, дип уйлыйм. Илүсә Шәрифҗан кызы Илеш районының Тыпый авылында җиде балалы гаиләдә туа. Аңа 40 көн булганда әнисе мәңгелеккә күзләрен йома. Бераз вакыт үтүгә, йортка үги әни килә һәм сабыйларның өчесе балалар йортына озатыла. Балалар йортында бераз тәрбия­ләнгәч, аларны Октябрьский шәһәрендәге мәктәп-интернатка җибәрә­ләр. 8нче сыйныфны тә­мамлауга, кызны Норильск шә­һәрендә яшәүче Дәнә апасы үз янына чакыртып ала. Ләкин Илүсә ул якларны үз итми: кире туган ягына кайтып китә һәм Яңавыл шәһәрендә яшәүче Ләлә апасы янында төпләнә. Дүрт елдан кабат Норильскига юллана. Шунда гомерлек мәхәббәтен — авылдашы Вәсилне очрата. Яшьләр матур гаилә корып җибәрә, “Норильский никель” төзелеш компаниясендә эшлиләр.

“Уфимочка” призлы урын өчен көрәшәчәк

21 сентября

Уфаның “Уфимочка-УДНТУ” волейбол клубы Суперлиганың хатын-кызлар арасында Русия чемпионатында чыгыш ясый. Үткән сезонда команда лигада үз урынын саклап кала алды. Тиздән старт алачак яңа сезонда клуб җитәкчелеге нинди максатлар куя? Хәл итәсе нинди мәсьәләләр бар? “Башинформ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә сүз шул хакта барды. – Бүгенге көндә команданың резервы канәгатьләнерлек түгел, – диде “Уфимочка-УДНТУ” волейбол клубының генеральный директоры Владимир Самородов. – Әйтик, үткән елда нибары унике уенчы булды. Нәтиҗәдә, лидерлар сафтан чыгу белән, уен сыйфаты сизелерлек төште. Мәсьәләне легионерлар җәлеп итеп чишә алмыйбыз. Яңа таләп буенча, безгә нибары өч легионер гына килә ала. Уенда берьюлы ике чит ил уенчысына гына катнашырга рөхсәт ителә. Бу кысага сыешу җиңел түгел. Шул ук вакытта, үзебездә тәрбияләнгән спортчылар өчен мөмкинлекләр арта. Без бу юнәлештә эшлибез. Әйтик, яңа сезонда дәрәҗәле спорт “йолдызлары” белән бергә “Уфимочка-УДНТУ” данын Нефтекама гүзәле Юлианна Квон да яклаячак. Волейболчыларны үзебездә тәрбияләү отышлы. Әмма, моның өчен, тәү чиратта, база кирәк. Русиядә якын киләчәктә волейбол спортын үстерү максатында бөтен уңайлыклары булган дүрт спорт комплексы төзеләчәк. Шуларның берсен Уфада сафка кертү планлаштырыла. Әлегә “Уфимочка” катнашлыгында уеннар “Динамо” стадионында үтәчәк. Күнекмәләр Уфа дәүләт нефть техник университетында оештырыла. Шуңа күрә волейбол серләренә төшенергә теләгән бөтен үсмерләрне дә түгәрәккә ала алмыйбыз.

Уфа Олимпиада утын көтә

19 сентября

Быел 20-21 декабрьдә Уфада Сочи Олимпиадасы уты эстафетасы үтәчәк. Чара уфалыларга һәм килгән кунакларга уңайсызлыклар тудырмасмы? Факел йөртүгә ничә кеше дәгъва иткән? Аларның ничәсе бәхетле исемлеккә кергән? Бер төркем эстафетада катнашу хокукын яулаучылар, яшьләр сәясәте һәм спорт министры урынбасары Павел Мөслимов катнашлыгында үткән матбугат конференциясендә сүз шул хакта барды. – Казан универсиадасы уты эстафетасы оештырылган иде, – диде республиканың яшьләр сәясәте һәм спорт министры урынбасары Павел Мөслимов. – Чара вакытында кайбер урамнарда вакытлыча юл хәрәкәте туктатылды. Бөкеләр барлыкка килде. Нәтиҗәдә канәгатьсезлек белдерүчеләр дә булды. Сочи Олимпиадасы уты эстафетасын оештырганда хаталарны күздә тотып эш итәчәкбез. Чара уфалылар, Башкортстан халкы күңелендә бары тик якты хатирәләр белән генә истә калачак. – Тормыш иптәшем интернет челтәрендә Сочи Олимпиадасы уты эстафетасы турында мәгълүматка тап булып, кандидатурамны оештыру комитетына тәкъдим итәргә киңәш бирде, – диде Федераль суд приставлары хезмәтендә эшләүче, бокс буенча спорт мастеры Анжела Гайфуллина. – Уңышка өмет зур булмаса да, тиешле документларымны тапшырдым. Бәхетле исемлеккә кергәч, чиксез шатландым. Чөнки чарада катнашу – зур мәртәбә. Әйткәндәй, спорт белән даими шөгыльләнәм, фитнес үзәккә йөрим. Шуңа күрә эстафетада сынатмая­чакмын.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»