Спорт

Салкында җылытты, урамнарны балкытты спорт, дуслык һәм өмет ялкыны!

21 декабря

Сочи Олимпиадасы уты эстафетасы Уфага килеп җитте

Мәгълүм булуынча, җиденче октябрьдә Мәскәүдә Сочи Олимпиадасы уты эстафетасы старт алды. Эстафета Ярославль, Чиләбе өлкәсендә, Санкт-Петербург шәһәрендә һәм илнең башка төбәкләрендә оештырылды. Олимпиада уты “Байконур” космодромыннан старт алып, галәмдә булып, янә Җиргә әйләнеп кайтты. Шулай ук, утны Эльбрус тавы түбәсенә алып менделәр, Байкал күле төбенә төшерделәр, котыпка алып бардылар. Ниһаять, озын юллар гизеп, Олимпиада уты эстафетасы Уфага да килеп җитте. Спорт һәм сәла­мәт­лек бәйрәменә әверелгән ут эстафетасы югары дәрә­җәдә оештырылды. Чарага һәр төбәк берәр үзенчәлек, яңалык өсти. Бу җәһәттән Башкортстан тәҗрибәсе эстафетаны кабул итәсе төбәкләр өчен үрнәк алырдай булды.

Шәйморатовчы истәлегенә

21 декабря

Миякә районының Сатый мәктәбендә өлкән сыйныф укучылары арасында беренче тапкыр авылның легендар шәхесе, шәйморатовчы, яуда батырларча һәлак булган кавалерия полкы командиры Асылгәрәй Нәфыйков истәлегенә багышланган баскетбол бәйгесе узды. Турнирны оештыручы — батыр якташыбызның якын туганы Вилсур Нәфыйков.

Мактанырга – казанышлар, баш ватарга “тар урыннар” бар

14 декабря

Башкортстанда быел яшьләр сәясәте һәм спорт өлкәсендә нинди вакыйгалар булды?

Мәгълүм булуынча, 2013 елда Уфада шайбалы хоккей буенча дөнья чемпионаты тәмамланды. Анда 350 волонтер да җәлеп ителде. Инглиз телен камил белүче яшьләр хоккей командаларын, дәрәҗәле кунакларны озатып йөрде. Волонтерларның хезмәте спортчыларның, ярышларны оештыручыларның мактау сүзләренә лаек булды. Һәр волонтер Халыкара хоккей федерациясе президенты Рене Фазель имзасы куелган сертификат белән бүләкләнде. Дәрәҗәле бәйгеләрдә сынатмаган Башкортстан яшьләре киләчәктә үзебездә үтәчәк халыкара ярышларны хезмәтләндерүдә дә ярдәмләшәчәк. Волонтерларны чит төбәкләрдән җәлеп итәргә туры килмәс.

Семен Елистратов Сочига әзерләнә

14 декабря

Күптән түгел Русия­нең шорт-трек буенча җы­елма коман­дасының тренерлары Сочида чыгыш ясаячак ун спорт­чының алтысын сайлап алды. Бә­хетле исемлектә якташыбыз Семен Елистратов та бар.

Нияз белән Егорга алмаш бармы?

11 декабря

Бокс буенча Башкортстан чемпионатында 300дән артык спортчы катнашты

“Динамо” спорт комплексында бокс буенча Башкортстан чемпионаты һәм беренчелеге тәмамланды. Рингка, тәҗрибәле боксчылардан тыш, кырыс спортта тәүге адымнарын гына ясаучылар да чыкты. Сер түгел, спорт лаеклы алмаш әзерләнгәндә генә үсешә. Ир-егетләр арасында Егор Хлынцев, Нияз Фәйзуллин кебек бик күп бәйгеләрдә сыналган тәҗрибәле спортчыларга тиңнәр булмады. Ә аларга алмаш бармы? Бу сорауга 1998-99 елгы үсмерләр арасында барган бәйге җавап бирде. Һәр алыш киеренке көрәштә үтте. Җиңүчеләрнең хакимнәр бәхәсе нәтиҗәсендә генә ачыклануы шул хакта сөйли. Ягъни, көндәшен зур өстенлек белән җиңүчеләр аз булды. Күп очракта гонг яңгырагач та кем җиңгәнен әйтү авыр иде. Димәк, бокс Уфада гына түгел, республиканың башка төбәкләрендә дә үсешкән.

Чемпион кайтты!

26 ноября

15 ноябрьдә Краснокама районы армспорт буенча Польшада узган Халыкара турнирда дөнья чемпионы исемен яулаган якташыбыз Максим Яндубаевны каршы алды. Очрашуга Максим тәрбияләнгән үсмерләр клубында шөгыльләнүчеләр, район спортчылары, тренерлар, яшьләр килгән иде. Очрашу бик җылы үтте. Шунда ук республиканың Армреслинг федерациясе президенты Айдар Салихов, Мак­симның остазы – Баш­корт­станның атказанган тренеры Рәсүл Мөхәммәтшин, район хакимия­тенең физик культура һәм спорт комитеты җитәкчесе Рәхимҗан Шәйхетдинов катнашлыгында матбугат конференциясе оештырылды. Аннан соң Максим әлеге чарада катнашучылар белән осталык дәресе үткәрде. Дөнья чемпионы белән кул көрәштереп карарга теләүчеләр шактый булып чыкты, әмма егетнең чыннан да тимер куллары аларны шундук ега салды.

Яңа исемнәр, яңа легендалар кирәк!

23 ноября

Уфаның “Химиклар” Мәдәният сараенда Башкортстан Респуб-ликасының физик культура һәм спорт буенча башкарма власте оештырылуга 90 ел тулу уңаеннан тантаналы чара үтте. Анда Президент Рөстәм Хәмитов та катнашты. — Бүген Башкортстан спорт югары дәрәҗәдә үсешкән төбәкләрнең берсе санала, — диде Рөстәм Хәмитов. — 1970-80 елларда республика спортчылары Советлар Союзында гына түгел, дөньяда да иң яхшылардан саналды. Мехико Олимпиадасы призеры Ренарт Сөләйманов, штангачы Михаил Шабаев, авыр атлетлар Бронислав Куклин белән Евгений Гирко республика спорты елъязмасында аерым урын билиләр. Илнең һәм дөньяның иң җитез мотоциклда узышучылары Габдрахман Кадыйров, Игорь Плеханов, Борис Самородовны да белмәгән кеше юктыр.

Аңа Гиннесс рекорды да чик түгел!

21 ноября

Тәтешле районыннан Тимерхан ага Камилҗановның олы яшьтәге гер күтәрүчеләр арасында дөнья чемпионы исеменә лаек булуы турында язган идек инде. Сигезенче дистәне ваклаучы хезмәт һәм спорт ветераны күптән түгел яңа рекорд куеп, Гиннессның рекордлар китабына керү мөмкинлегенә ия булды.

Сочи Олимпиадага әзер!

20 ноября

“Кызыл таң” журналисты бәйге үтәчәк объектларда булды

7-10 ноябрьдә Сочида спорт темасын яктыртучы журналистларның дүртенче Бөтенрусия форум-семинары үтте. “РИА Новости” агентлыгы оештырган чарада Русия Олимпия комитетының почетлы вице-президенты Владимир Васин, халыкара категорияле судья Леонид Вайсфельд, легендар хоккейчы Александр Якушев һәм башкалар катнашты. Ил төбәкләреннән җыелган 200дән артык журналист өчен мастер-класслар, фәһемле лекцияләр оештырылды. Олимпиада объектлары, “Олимпия авылы” белән таныштыру булды. Объектлар әзерме? Ярыш тәмам­лангач, Кара диңгез буенда төзелгән боз сарай­ларын нәрсә көтә? — Сочи Олимпиадасын югары дәрәҗәдә оештыру өчен зур көч салына, – диде чараны ачу тантанасында Русия Олимпия комитетының почетлы вице-президенты Владимир Васин. — Сер түгел, 90нчы елларда илдә спортка да игътибар кимегән иде. Бик күп объектлар ташландык хәлгә килде. Байтак спортчылар, тренерлар чит илләргә чыгып китте. Соңгы елларда уңай якка үзгәрешләр сизелә. Ил җитәк-челегенең тырышлыгы белән югалткан позицияләребезне янә кайтара башладык. Бу юнәлештәге иң зур уңышыбыз — 2014 елда кышкы Олимпиаданы үзебездә үткәрү хокукын яулау. Катнашучылар саны, дәрәҗәсе буенча тарихта аңа тиң бәйге булмаячак. Әзерлек эшләренә 1,3 миллиард сумнан артык инвестицияләр җәлеп ителде. Кыскасы — әзерлек йөз процент. Бәйгене дөньяга танытуда, тарих битләренә “алтын хәрефләр” белән язуда журналистлар да зур өлеш кертә. Ярышта төрле хәлләр була. Спортчылар, ныклы рухлы булса да, сынатырга, өметләрне акламаска мөмкин. Мондый хәлдә калучыларны тәнкыйтьләргә ашыкмагыз, күңелен күтәреп, ярдәм кулы сузыгыз. Гомумән, бәйгенең яхшы яклары хакында бәян итегез. Күпчелек халык бәйге белән сез әзерләгән тапшырулар, язмалар аша танышачак. Шул хакта онытмагыз.

Илне данлый, җиңү яулый Башкортстан батырлары

19 ноября

Билбау көрәше буенча Салават шәһәрендә үткән дөнья чемпионатында якташларыбыз ике алтын медаль яулады

Салават шәһәренең “Нефтехимик” спорт сараенда билбау көрәше буенча дөнья чемпионаты тәмамланды. Утызга якын илдән ике йөздән артык спортчы катнашкан бәйгедә һәр алыш киеренке үтте. Ярышның ике көне дә вакыйгаларга ифрат бай булды. Дәрәҗәле кайбер спортчыларның билбау көрәшендә тәүге адымнарын гына ясаучы көндәшләренә отылуы бәйге белән кызыксынучыларны тагын да арттырды.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»