Спорт
Максим Чудов Олимпиадага бара!
29 январяБу хакта танылган спортчы Башкортстан дәүләт педагогия университеты студентлары белән очрашуда хәбәр итте
Олимпия уеннарында, дөнья күләмендә җиңү яулаган спортчылар – яшьләр өчен үрнәк. Танылган спортчылардан үрнәк алып, аларның киңәшләренә колак салучылар байтак. Шуңа күрә, балаларның, яшьләрнең, студентларның данлыклы спортчылар белән очрашуларын оештыру мөһим әһәмияткә ия. Бу очракта язмышын спорт белән бәйләргә теләүчеләр дә, сәламәт яшәү рәвешен сайлаучылар саны да артачак.
М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетында старт алган “Олимпия очрашулары” проекты нәкъ шушы максатка хезмәт итә. Күптән түгел студентлар Ванкувер Олимпиадасында бронза медаль яулаган якташыбыз Максим Чудов белән очрашты. Узган елда спорттан киткән якташыбыз киләчәккә нинди планнар белән яши? Сочи Олимпиадасында көчен сынаячак Русиянең биатлон буенча җыелма командасына ул нинди өметләр баглый?
– Очрашуга чакыруыгыз өчен рәхмәт! – диде Максим Чудов. – Бер ай элек спорттан киткәнлектән, кайбер серләремне чишә алам. Биатлон турында ишетеп кенә белмисездер. Мавыктыргыч спортта уңыш нигезе төз атуга кайтып кала. Физик яктан никадәр чыдам булсаң да, ата белмәсәң, җиңә алмыйсың. Мишеньгә иңгә-иң терәшеп атасың. Биатлончылар көндәшенә комачаулау, аны каушату алымнарын оста файдалана. Әйтик, дистанцияне үтеп, ату урынына килү белән тамак кырып, ютәлләп алалар. Көндәшеңнең игътибарын җәлеп итү максатында чаңгы таякларын бер-берсенә сугып алырга да мөмкин. Билгеле, мондый алымнар гадел түгел. Әмма биатлонда да спортчылар җиңү өчен төрле адымнарга бара.
Алтын медальгә – бер ярым, көмешенә – бер миллион сум!
28 январяБашкортстан спортчыларына Сочи Олимпиадасында призлы урыннар өчен көрәшергә сәбәп тә, максат та бар. Тиздән Сочи Олимпиадасы старт алачак. Арытаба Паралимпия уеннары оештырылачак. Бәйгедә Башкортстаннан кемнәр катнаша? Республика җитәкчелеге дәрәҗәле бәйгедә призлы урын яулаучыларны ничек бүләкләячәк? Башкортстанның Милли музеенда үткән матбугат конференциясендә сүз шул хакта да барды. Журналистлар сорауларына яшьләр сәясәте һәм спорт министры Андрей Иванюта, Русиянең шорт-трек буенча өлкән тренеры Андрей Максимов, Югары спорт осталыгы әзерләү үзәге мөдире Евгений Емельянов һәм шорт-трек буенча ил җыелма командасы әгъзасы Руслан Захаров җавап бирде.
Дөньякүләм бәйгедә сынатмабыз!
25 январяБеренче кышкы Олимпиада 1924 елда Франциянең Шамони шәһәрендә оештырылган
Мәгълүм булуынча, Сочида кышкы Олимпиада 22нче тапкыр оештырылачак. Ә беренче кышкы Олимпиада кайчан һәм кайда оештырылган? Анда кайсы илләрдән ничә спортчы көч сынашкан? Олимпиада тарихы битләренә сәяхәт кылыйк.
Кышкы спорт төрләре Скандинавиядә, Русиядә, Төньяк Америкада электән ныклы үсеш алган. Шулай да, иң беренче кышкы Олимпиада Франциянең Шамони шәһәрендә оештырылган. Әйткәндәй, Шамони (тулы исеме — Шамони-Монблан) — Франциянең көнчыгышындагы шәһәр-коммуна. 1999 елдагы халык исәбен алу мәгълүматлары буенча, анда ун меңгә якын кеше яши. Шәһәр Альп тауларында һәм Монблан тавы итәгендә урнашкан. Табигать шартлары биредә тау чаңгысын үстерү өчен бик уңайлы.
Күбрәк! Көчлерәк! Биегрәк!
25 январяКүптән түгел Чишмә районының Әмин авылында гер күтәрү буенча турнир оештырылды. Тарих һәм физкультура укытучысы Рәүф Сәйфуллин истәлегенә багышланган бәйгедә көрәш киеренке барды. Ярышны югары дәрәҗәдә үткәрү өчен “Яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү фонды” президенты Борис Николаев белән “Русия офицерлары” Бөтенрусия иҗтимагый оешмасы вәкиле Рөстәм Курмаев зур көч салдылар.
“Салават Юлаев”: янә отылу
22 январяМәгълүм булуынча, “Салават Юлаев” күптән түгел Магнитогорскида урындагы “Металлург”ны җиңгән иде. Көндәшләр “Уфа-Арена”да янә көч сынашты. Бу юлы уңыш реванш алырга омтылган кунакларга елмайды.
Бишектән үк тимераякталар!
21 января“Туймазы-Арена” боз сараенда бүген 200дән артык бала шайбалы хоккей белән шөгыльләнә
Туймазыда заманча җиһазландырылган универсаль боз сарае былтыр көз файдалануга тапшырылды. Гомум мәйданы 5,5 мең квадрат метрлы мәһабәт корылманың ачылуын аеруча шайба сугарга, тимераякта шуарга яратучы яшь спортчылар көтеп алды. Бу җәһәттән боз өслеге халыкара стандартларга җавап биргән “Туймазы-Арена”да күнегүләр үткәрү, дәрәҗәле хоккей ярышлары оештыру өчен бөтен шартлар тудырылган.
Кайчан янә беренче булырбыз?
15 января“Строитель” стадионында үткән бозда мотоциклда узышу буенча Русия чемпионаты финалында якташыбыз Дмитрий Колтаков көмеш медаль яулады
11-12 гыйнварда Уфаның “Строитель” стадионында бозда мотоциклда узышу буенча Русия чемпионаты финалы үтте. Бәйгедә илнең иң җитез уналты спортчысы көч сынашты. Ярышта Башкортстан данын Дмитрий Колтаков, Егор Мышковец (Уфа), Игорь Кононов, Андрей Шишегов һәм Евгений Шаров (Стәрлетамак) якладылар.
“Миякә” спорт комплексы чакыра
09 январяБезнең комплекс — авыл районнары арасында иң зур, иң заманча җиһазландырылган, иң сыйфатлы башкарылган һәм, шул ук вакытта, иң арзанга төшкән спорт объекты. Бассейнында 25 метр арага өч йөзү юлы булган комплексыбызны төзеп сафка кертү нибары 91 миллион сумга басты. Халык сәламәтлеген ныгытуга хезмәт итәчәк бу комплексның 31 эш урыны бирүе дә бик куанычлы күренеш. Өстәвенә, савыктыру үзәге, нигездә, үзен-үзе финанслаячак. Утызлап түләүле хезмәтләр күрсәтү мөмкинлеге бар. Мисал өчен, өлкәннәр бассейны сәгатенә — 80, балаларныкы 40 сум тора. Абонемент алганнарга, билгеле, азрак түләргә була. Йөзәргә өйрәтүнең бер сәгате 200 сум. Балалар өчен бу хак 50 сумга кимрәк. Тренажерлар залында бер сәгать шөгыльләнү өлкәннәргә — 60, балаларга 30 сум. Шулай ук, өстәл теннисы, бильярд, фитнес, мини-футбол, кикбоксинг, бокс, милли көрәш, самбо, баскетбол, волейбол, җиңел атлетика, пневматик мылтыктан ату, шашка-шахмат белән шөгыльләнүләр дә түләүле. Банкет залын арендага бирү, реклама, терминаллар урнаштыру, спорт чараларын үткәрү өчен комплекс мөмкинлекләрен файдалану да шактый зур керем бирәчәк. Сауна һәм бассейн белән файдаланырга теләүчеләр дә күп. Балалар һәм сәламәтлеге төрле хәлдә булган өлкән яшьтәгеләр күп булачагын күз уңында тотып, хәвефсезлеккә зур игътибар бирәбез. Бу җитди бурыч безнең спорт инструкторлары һәм медицина хезмәткәрләре өстендә. Шунысы игътибарга лаек, бездә инвалидлар өчен дә бөтен шартлар тудырылган. Бассейнда аларны суга төшерү һәм чыгару өчен махсус җайланма бар. Баскычлар, шулай ук, инвалидлар өчен җайлаштырылган.
Дөнья кубогы – бездә
26 декабряКүптән түгел Ханты-Мансийск шәһәрендә нефть запасларына бай илләрнең бокс буенча Социалистик Хезмәт Герое Фәрман Корбан улы Сәлманов истәлегенә багышланган дөнья кубогы оештырылды. Анда Русия спортчыларыннан тыш, Латвия, Литва, Әрмәнстан, Әзербайҗан, Кытай, Монголия, Беларусь, Чехия, Молдова, Кыргызстан, Таҗикстан, Казахстан һәм Украина спортчылары да катнашты.
“Илнең җыелма командасына эләгергә телим”
24 декабряТуймазының талантлы яшь спортчысы, дзюдо буенча федераль округ чемпионы Олег Танцарин шундый максат куйган
— 11нче сыйныфта Президент стипендиаты Олег Танцарин укый. Ул әле тарих фәне буенча район олимпиадасында катнаша. Көннең икенче яртысында инде аны балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә тренеры Марсель Хәбиров көтеп алачак, — диделәр безгә Туймазы шәһәрендәге 1нче мәктәп-интернатында.
-
-
30.09.2014
Авыллар элеккедән дә матуррак булачак
-
-
30.09.2014
Картлар йортларын – бизнес карамагына
-
-
30.09.2014
Торналардай күккә аштылар
-
-
30.09.2014
“Бер кулымның юклыгын сизмим дә”