Спорт

Хәсәновның хоккей командасы

18 февраля

Миякә районы Качаган авылының яшь спортчылары сынатмый

Качаган авылы егете Зөфәр Хәсәновның, Күмертау физик культура техникумын тәмамлап кайтып, туган авылында шайбалы хоккей командасы оештыруына 30 ел тула.

Спорт җанлы җитәкче

18 февраля

Черниковка бистәсендә урнашкан 74нче мәктәп Советлар Союзы Герое, очучы-штурмовик Г. И. Мушников исемен йөртә. Узган ел көз аенда Геройның 90 еллыгына багышлап мәктәп беренчелеге өчен ярышлар үткәрелгән иде. 6-11нче сыйныфлар арасында оештырылган бәйгедә укучылар зур теләк белән катнашты. Биредә белем алучы балаларның спорт белән ныклап дуслашуы мәктәп директоры Рөстәм Мансуровка бәйле. Җитәкче үзе дә спорт җанлы, Урал физик культура академиясен тәмамлаган белгеч. Шуңа да мәктәпкә килү белән эшен укучыларны төрле спорт түгәрәкләренә җәлеп итүдән башлады. Волейбол, баскетбол секцияләренә йөрүчеләр саны көннән-көн арта бара. Рөстәм Риф улы укучыларны хоккей, көрәш, бейсбол кебек спорт төрләренә өйрәтүне дә үз өстенә ала һәм мәктәптә секцияләр оештыра. Дәрестән соң көн дә спорт залы яңгырап тора. Балалары файдалы һәм кызыклы шөгыль белән мәшгуль булгач, әти-әниләрнең дә күңеле тыныч.

Сигезенче көнне дә җиденче урындабыз

15 февраля

Олимпиада экваторына якынлашты. Бәйгенең җиденче көнендә фигуралы шуучыларыбыз шатландырды. Татьяна Волосожар белән Максим Траньков Олимпия чемпионы булдылар. Икенче урынны да ватандашларыбыз Федор Климов белән Ксения Столбова яулады. Бәйгенең сигезенче көне дә вакыйгаларга бай булды.

Норвегия – беренче, Русия – җиденче

13 февраля

Сочи Олимпиадасының алтынчы көне Русия спортчылары өчен уңыш­лы булмады. Ватандашларыбыз, нибары бер медаль яулап, команда беренче­ле­гендә янә түбән тәгәрәде. Шул ук вакытта, беренче урынга Норвегия командасы күтәрелде.

Ике медаль һәм ике адым артка

12 февраля

Сочида XXII кышкы Олимпия уеннары дәвам итә. Бәйгенең бишенче көне дә вакыйгаларга ифрат бай булды. Ватандашларыбыз ике тапкыр җиңү пьедесталына күтәрелде. Шуңа карамастан, команда беренчелегендә Русия дүртенче урыннан алтынчы баскычка тәгәрәде.

“Елый-елый уйнаган чаклар да булды”

12 февраля

Халыкара шашка буенча дөнья чемпионы, Башкортстан дәүләт университеты талибәсе Айгөл Идрисова шулай ди

Айгөл Идрисова — Ишембай гүзәле. Алты яшеннән шашка түгәрәгенә йөри. Әлеге вакытта БДУның физика факультетында белем ала. Ул бүген Башкортстанның, Русиянең иң өметле шашка осталарының берсе санала. Яшь булуына карамастан, Көнбатыш Европаның, Азиянең унөч илен гизгән. Юниорлар арасында дөнья чемпионы булган. Шулай ук, блиц-шашка буенча хатын-кызлар арасында дөнья чемпионатында да җиңгән. Айгөл ни өчен язмышын шашка белән бәйләгән? Кайчан беренче тапкыр халыкара ярышта уңышка ирешкән? Ил данын халыкара бәйгеләрдә уңышлы яклаучы якташыбызга берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

Күмертау ансамбле Олимпиадада катнашачак

05 февраля

Сочида үтәчәк XXII Кышкы Олимпия уеннарында Русиянең йөзгә якын әйдәүче иҗат коллективы, шул исәптән Күмертаудан “Контраст” бию ансамбле чыгыш ясаячак. Бу ансамбльнең Русиянең һәм Олимпиадада катнашучы илләрнең иҗади коллективларының ачык конкурсында катнашуы белән бәйле. Белгечләр советы 22 финалист арасыннан өч коллективны сайлап алды, алар арасында “Контраст” ансамбле дә булды.

Паралимпия уты эстафетасы Уфа аша үтәчәк

04 февраля

“Сочи-2014” Паралимпия уты эстафетасы 3 мартта Башкортстан башкаласы аша үтәчәк. Аның озынлыгы 4 чакрым 290 метр тәшкил итәчәк. Адаптив спортны үстерүгә зур өлеш керткән спортчылар, тренерлар, спорт ветераннары, җәмәгать эшлеклеләре һәм башкалар Уфаның үзәк урамнарыннан факел тотып узачак.

Шахматта да алар алдынгы

04 февраля

Киләчәккә йөз тотып эшләү ничек була? Бу хакта Туймазыда яхшы беләләр. Район җитәкчелеге яшь буын белән эшкә зур игътибар бирә. 59 спорт төре буенча шөгыльләнү мөмкинлеге тудырылган.

Русия хоккейчылары реванш алырмы?

30 января

Сочи Олимпиадасында берничә бәйге “зур кызыксыну тудыручы ярыш” төркеменә керә. Мондый төркемдә шайбалы хоккейга тиңнәр юк. Гомумән, кышкы Олимпия уеннарын хоккейдан башка күз алдына да китерергә мөмкин түгел. Сочида бу бәйге 8-23 февральдә “Большой” һәм “Шайба” боз сарайларында оештырылачак. Анда кайсы ил командалары көч сынаша? Русия җыелма командасы Олимпиадаларда ничек чыгыш ясый? Ни өчен безнекеләр Канада командасын зур исәп белән отарга тырышачак? Ил данын кемнәр яклаячак? Түбәндә шушы сорауларга тукталыйк. Бәйгедә унике – ир-атлар һәм сигез – хатын-кызлар командалары көч сынаячак. Хатын-кызлар хоккее соңгы елларда үсеш кичерсә дә, спорт сөючеләр игътибары, нигездә, ир-атлар командалары бәйге­сенә юнәлтеләчәк. Русия командасы үз төркемендә Словакия, АКШ, Словения коман­далары белән очрашачак. Финляндия, Канада, Норвегия, Австрия командалары – В төркемендә. Чехия, Швеция, Швейцария, Латвия коман­далары – С төркемендә. Русия җыелма командасы Милли һәм Континенталь хоккей лигаларыннан иң оста уенчыларны җәлеп итәчәк. Команда капкасында Сергей Бобровский (“Коламбус Блю Джекетс”), Семен Варламов (“Колорадо Эвеланш”) һәм Александр Еременко (“Динамо” (Мәскәү)) торачак. Сигез һөҗүмче океан артыннан җәлеп ителгән. Менә алар: Александр Овечкин, Александр Семин, Владимир Тарасенко, Артем Анисимов, Павел Дацюк, Николай Кулемин, Валерий Ничушкин, Евгений Малкин. Һөҗүмчеләр Александр Попов, Александр Радулов, Александр Свитов, Алексей Терещенко, Виктор Тихонов һәм Илья Ковальчук КХЛ командаларында уйный. Ил данын тәҗрибәле сакчылар яклаячак. Баш тренер – Зиннәтулла Биләлетдинов.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»