Спорт

“Авыл егетләренә зур спортка ишекләр ачык”

20 ноября

Анапа шәһәрендә кикбоксинг буенча үткән дөнья кубогында Бүздәк районы егете Айвар Гафуров алтын медаль яулады

Авыл егетләре авызыннан еш кына “Мин Мәскәүдә тусам — футболчы, Санкт-Петербургта дөньяга килсәм — боксчы булыр идем” кебек сүзләрне ишетергә туры килә. Бу фикерләр белән килешергә дә, килешмәскә дә мөмкин. Авылда туып үссә дә, Уфа дәүләт авиация техник университетына укырга кергәч, язмышын кикбоксинг белән бәйләп, халыкара бәйгеләрдә җиңгән Айвар Гафуров күпләргә үрнәк була ала. Ул ничек спортка килгән? Максатына ирешкәндә нинди киртәләргә юлыккан? Кикбоксинг буенча спорт мастерына шушы һәм башка сораулар белән мөрәҗәгать иттек.

“ГТА”ны ГТО алыштыра алырмы?

20 ноября

Русия җыелма командасы Ванкувер, Пекин олимпиадаларында уңышка ирешә алмагач, тренерлар, спортчыларны әзерләү өчен җаваплы чиновниклар шелтә алды, кайберәүләр вазыйфаларыннан бушатылды. Ләкин йөзгә кызыллык килүдә аерым кешеләр генә гаепле түгел, спортчыларны әзерләү системасы да камилләштерүне таләп итә. Алдынгылыкны бирмәгән, икенче урын алырга оялган СССР спортчыларының уңыш сере нидән гыйбарәт иде? Ни өчен социализм төзүче халык спортны үз иткән? Заман үсмерләренең, яшьләренең спорттан читләшүенең сәбәбе нәрсәдә? Соңгы вакытларда бу мәсьәлә ил җитәкчелегенең аерым игътибарын да җәлеп итте. Тарихтан билгеле булуынча, 1931 елда Советлар Союзында гомуми белем бирү, һөнәри һәм спорт оешмаларында ГТО (“Хезмәткә һәм оборонага әзер”) физик культура әзерлек программасы гамәлгә ашырыла башлаган. Бу программага ярашлы, 6 яшьтән 60 яшькә кадәр спорт нормативлары тапшыручыларга төрле дәрәҗәдәге значоклар бирелгән. Иң җитезләр һәм көчлеләр биш значок иясе була алган. Әлбәттә, биредә сүз значоклар турында гына бармый. Статистика мәгълүматлары күрсәтүенчә, 1972-1975 елларда СССРда 58 миллион (!) кеше ГТО нормативын үтәгән. 1974 елда ГТО буенча бөтенсоюз бәйгесендә 37 миллион (!) кеше катнашкан. Күренүенчә, күпме халык савыккан, спорт белән шөгыльләнгән, сәламәт яшәү рәвеше алып барган. Кызганычка каршы, 1991 елда сәламәт буын тәрбияләгән күркәм традиция яшәүдән туктаган. Нәтиҗәдә, күпме яшьләр наркомания, эчкечелек сазлыгына чумды, тайгак юлга басты.

Милләтебезнең сөенеченә булсын!

20 ноября

Роттердамда спорт гимнастикасы буенча үткән дөнья чемпионатында татар кызы Алия Мостафина ике алтын, өч көмеш медаль яулады

Нәфис гимнастика дөньясын татар гүзәлләреннән башка күз алдына да китерергә мөмкин түгел. Галимә Шөгерова, Алина Кабаева, Яна Батыршина — бик күп халыкара бәйгеләрдә дан казанган спортчылар. Нәфис гимнастиканың тугандаш төре — спорт гимнастикасында да татар чибәрләре алдынгы урынны били. Күптән түгел Роттердамда (Нидерланды) үткән дөнья чемпионаты бу фикерне исбат итте: планетаның дәрәҗәле спортчылары җыелган бәйгедә 16 яшьлек татар чибәре Алия Мостафинага тиңнәр булмады. Алия Фәргать кызы Мостафина 1994 елда 30 сентябрьдә Мәскәү өлкәсе Егорьевск шәһәрендә спорт сөюче гаиләдә дөньяга килгән. Аның әтисе Фәргать Мостафин 1976 елда Монреаль олимпиадасында грек-рим көрәше буенча бронза медаль яулаган. Сеңлесе Наилә — спорт гимнастикасы буенча ил җыелма командасы әгъзасы. Алия алты яшьтә спорт белән шөгыльләнә башлый. Тырышлык үз нәтиҗәсен бирә. Укучыларның өченче спартакиадасында берьюлы биш алтын (!) медаль яулый ул. Бөек Британиядә хатын-кызлар клубларының XXVI ачык беренчелегендә татар кызы “ЦСКА” командасы сафында беренче урын ала. Алия 2008 елда Клермон Ферране шәһәрендә (Франция) үткән Европа беренчелегендә көмеш медаль иясе була. Былтыр ил чемпионатында милләттәшебезгә тиңнәр булмый. Быел Доха шәһәрендә (Катар) үткән бөтендөнья бәйгесендә татар гүзәле биш алтын, бер көмеш медаль ала.

“Чыңгыз” клубы ишекләрен ачты

20 ноября

Үзен хөрмәт итүче бер генә асыл егетнең дә йодрыгы “кычыткан” әтрәк-әләмнән нахакка рәнҗетеләсе килми. Намусын якларга һәрчак әзер торырга бурычлы малайлар өчен сугышчан спорт төрләрен яшьли үзләштерү файдага гына. Шул максаттан чыгыптыр инде, бокс секцияләре үсмерләр арасында аеруча популяр. Шундый түгәрәкнең Чакмагыштагы балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә оешуы да сөенечле вакыйга булды. Тренерлык эшенә бокс буенча спорт мастерлыгына кандидат Илгиз Ибраһимов алынды. Спорт клубына ул сөекле улы Чыңгыз исемен бирде. Илгиз Габделхәй улы яшьлектәге янә бер хыялын тормышка ашырды: ул туган районында бокс секциясе оештырды. Спортның бу төрен ул малай чагыннан үз иткән. Замандашлары, фикердәшләре белән берлектә бүлмә җиһазландырып, шунда бокс белән үзаллы шөгыльләнә башлаган, егетлек романтикасы белән сугарылган елларны ул сагынып искә ала. Ә инде Саратовта укыганда бокс секциясендә тренер кулы астында шөгыльләнә. Төрле шәһәрләрдә үткән мәртәбәле ярышларда призлы урыннар яулый.

Хуш, “Пауль”!

20 ноября

Сигезаякны футбол белән нәрсә бәйләргә мөмкин? Билгеле, диңгездә яшәүче җан иясе, сигез аягы булса да, туп тибә белми. Ләкин нәтиҗәләр ясарга ашыкмыйк. Быел Көньяк Африка Республикасында үткән дөнья чемпионаты вакытында Германиянең Оберхаузен шәһәрендәге “Диңгез тормышы үзәге”ндә яшәүче “Пауль” кушаматлы сигезаяк үзен футбол белгече итеп танытты. Ул сигез матчның (!) нәтиҗәсен алдан хәбәр итте.

Тәнәфестән соң беренче җиңү

19 ноября

Русиянең хоккей буенча җыелма командасы Финляндиядә үткән Карьяла кубогында катнашып, икенче урын алып кайткач, Континенталь хоккей лигасына янә җан керде. “Салават Юлаев” үз бозында “Динамо” (Рига) командасын кабул итте. Көндәшләр быел беренче тапкыр очрашты. Былтыр ике матчта да уфалылар отты (5:2; 6:3.). Беренче чорда бозда юлаевчылар өстенлек итте. Нәтиҗәдә, кунаклар тәртип бозгач, “Салават Юлаев” уенчысы Сергей Зиновьев Микаэль Телльквист капкасы артында “кызыл ут” кабызды.

Нина Хукман һаман алда

23 октября

Хатын-кызлар арасында халыкара шашка буенча дөнья чемпионатының яртысы тәмамланды. Бишенче турдан соң уеннарның беренче яртысына нәтиҗә ясалды.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»