Спорт

“Уфа” футбол клубына нигез салынды

25 декабря

Әлегә кадәр Башкортстанның ил чемпионатында лаеклы чыгыш ясардай һөнәри футбол клубы юк иде. Президент Рөстәм Хәмитов яңа клуб оештыруны, стадион төзүне контрольгә алгач, “боз кузгалды”. 23 декабрьдә “Уфа” футбол клубына нигез салынды. Клубның баш тренеры — халыкара класслы спорт мастеры Андрей Канчельскис, аның ярдәмчесе — СССРның атказанган спорт мастеры һәм атказанган тренеры Анатолий Бышовец. Яңа клуб кайчан премьер-лигада, чемпионнар лигасында чыгыш ясый башлаячак? “Уфа” данын Башкортстанның ничә спортчысы яклаячак? “Башинформ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә сүз шул хакта барды. — Тәкъдимнәр күп булса да, Башкортстанны сайладым, — диде Андрей Канчельскис. — Ни өчен дисезме? Бәрәкәтле республикада эшне буш урыннан башлаячакбыз. Әлбәттә, ярыйсы гына акчага Бразилиядән, Аргентинадан, Африкадан легионерлар сатып алып, тиз арада югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Ләкин без башка юлдан барачакбыз. Клуб нигезендә академия дә төзеләчәк. Республиканың бөтен районнарында да аның филиаллары ачылачак. Шул рәвешле, “Уфа” Башкортстанда футболның киң танылу алуына, үсешенә булышлык итәчәк. Клуб данын туп белән оста эш итүче кимендә 6-7 якташыгыз яклаячак. Осталыкларын чарлаган Башкортстан футболчыларының илнең, Көнбатыш Европаның абруйлы клублары, Русия җыелма командасы өчен чыгыш ясаячагы да хыял гына түгел. Без бу максатларга бергәләп омтылачакбыз. Әйткәндәй, Андрей Канчельскис чит ил клублары данын уңышлы яклаган ил уенчыларының берсе санала. Ул “Манчестер Юнайтед”, “Манчестер Сити”, “Саутгемптон” (Бөек Британия), “Фиорентина” (Италия), “Рейнджерс” (Шотландия) клублары, Русия җыелма командасы өчен чыгыш ясаган. Андрейның Бөек Британия гражданлыгы да бар. Аңа бу илдән пенсия түләнә башлаган. Пенсиядәге милиция подполковнигы Анатолий Бышовец “Зенит” (Санкт-Петербург), “Шахтер” (Донецк), “Локомотив” (Мәскәү), “Маритиму” (Португалия) һәм Русия җыелма командасы тренеры булган. Аның файдалы киңәшләре “Уфа”га да югары үрләр яуларга ярдәм итәчәгенә өмет зур.

Ихтыяр көче җиңү китерде

14 декабря

“Салават Юлаев” “Сибирь” (Новосибирск) командасы белән агымдагы сезонда ике тапкыр очрашты. Ике уенда да уңыш безнекеләргә елмайды (5:1; 3:0). Соңгы вакытларда “Сибирь” тотрыклы уен күрсәткәнгә, өченче матчның нәтиҗәсен алдан фаразлау кыен иде. Үз бозында реванш алырга теләгән “Сибирь” беренче минутта ук һөҗүмгә күчте. Ара-тирә уфалылар да “теш” күрсәтте. Беренче чорда бер як та исәпне ача алмады. Соңгы секундларда хуҗаларны Стефан Ливның осталыгы гына коткарды. Икенче чорда хуҗалар, кунакларны зоналарына кысрыклап, туктаусыз һөҗүм итте. Юлаевчылар үз капкаларын саклаудан ары китә алмады. Мондый стратегияне сайлаган һәр команданы җиңелү көтә. “Салават Юлаев” капкачысы Эрик Эрсберг артында “кызыл ут” кабызган Игорь Мирнов бу хакыйкатьне кабат дәлилләде.

Мотоспортны үстерү программасы төзеләчәк

11 декабря

10 декабрьдә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Русиянең Мотоцикл спорты федерациясе рәисе Александр Лункин белән очрашты һәм анда 2011 елда Башкортстанда мотоспортны үстерү программасы булдыру турында килешенде. Спортчыларга ярдәм күрсәтүдән тыш, проектта клубларны яңа техника белән тәэмин итү, аларны үстерү өчен акча бүлү, шулай ук спидвей өчен объектларны реконструкцияләү каралган. Рөстәм Хәмитов Уфага мотоспорт башкаласы исемен кайтарырга теләге булуын белдерде. “Уфа — мотоспортның тарихи башкаласы, Русиягә бу төр спорт нәкъ моннан тарала башлаган. Без бу данны кире кайтарырга ниятлибез. Иң мөһиме: бүгенге көндә авыр шартларда булган спортчыларга һәм тренерларга ярдәм күрсәтү. Шуңа күрә мотоцикл спортын үстерү буенча аерым программа булдырырга кирәк”, — диде Президент. Рөстәм Хәмитов кушуы буенча Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы программаны әзерләү белән шөгыльләнәчәк. Проект өстендә эш 2011 елда башланачак. Александр Лункин Президентка, федерация төбәктә спидвейны үстерү өчен мөмкин булган кадәр ярдәм күрсәтәчәк, диде.

Яшь спортчыларга яшел юл

11 декабря

Башкортстанда яшь спортчыларны, чемпионнар әзерләүче тренерларны дәртләндерүгә зур игътибар бүленә. Агымдагы елның июленнән ил күләмендәге һәм халыкара ярышларда уңышка ирешүче 300 спортчыга һәм аларның остазларына республика Президенты стипендияләре түләнә башлады. Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгының югары казанышлар яулаган спортчыларны ел саен мактау грамоталары белән бүләкләве дә игътибарга лаек. Фәйзи Гаскәров исемендәге бию ансамбленең концерт залында “Башкортстанның спорт йолдызлары” дигән тантаналы чарасы оештырылды. — Хөрмәтле спортчылар, тренерлар, кунаклар! — дип башлады чыгышын Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Зөһрә Рәхмәтуллина. — Борынгы галимнәр, җәмгыять киләчәге булырдай буыны үсеп килгән дәүләтнең иртәгәсе көне якты, дип санаган. Бу уңайдан Башкортстан мисалы игътибарга лаек. Чөнки безнең яшьләр спортта да, сәнгатьтә, белем дөньясында да казанышлары белән шатландырып тора. Аларга, чемпионнарны әзерләүче педагогларга, тренерларга, укытучыларга яңа уңышлар телим. Халкыбыз сезнең белән горурлана. Башкортстан җитәкчелеге сезгә киләчәктә дә ярдәм кулы сузачак. Арытаба да шулай дәвам итегез! Күркәм традициягә әверелгән бүгенге чара сезнең хөрмәткә оештырылды. Сәхнәгә тренерлары белән казанышларга ирешүче спортчылар күтәрелде. Аларның берсе, спорт ориентирлашуы буенча Русиянең спорт мастерлыгына кандидат, ил күләмендәге бәйгедә бронза медаль яулаган, Башкортстан кубогы иясе, республика җыелма командасы әгъзасы, Уфа гүзәле Анастасия Алексеева тәэссоратлары белән уртаклашты.

Никита Головин — дөнья чемпионы

04 декабря

Салават шәһәренең унынчы сыйныф укучысы җәйге полиатлон буенча шушы көннәрдә генә Төркиядә үткән дөнья беренчелегендә зур җиңү яулады. Чемпионат Төркиянең Анталия шәһәрендә үтте. 16 яшьлек Никита — Салаватның 8нче лицее укучысы. ул дәрәҗәле бу ярышларда Башкортстан исеменнән берүзе чыгыш ясады. Җәйге полиатлонның биш төре — 100 метрга йөзү, шул дистанциядә һәм өч мең метр араны йөгереп үтү, 700 грамм авырлыгындагы спорт снарядын ераклыкка ыргыту һәм басып торган килеш мишеньгә ату буенча да ул иң яхшы күрсәткечләргә иреште. Нәтиҗәдә — беренче урын, чемпион исеме, алтын медаль. — Җиңү — һәрчак шатлык. Тик ул җиңел генә бирелми. Аның өчен еллар буе өзлексез шөгыльләнергә, тырышырга кирәк. Спортчының физик әзерлеге генә түгел, аның нияте, ихтыяр көче дә зур булырга тиеш. Миндә тәрбияләнүче Никита Головин — нәкъ шундый тырыш егет, ул республикабызның горурлыгы, — ди чемпионның тренеры Рәис Бикмөхәммәтов.

Эрсберг башлангычын Колесник дәвам итте

02 декабря

Соңгы ике уенда үз капкасына бер шайба да керттермәгән “Салават Юлаев” Чиләбедә “Трактор” белән очрашты. Әлбәттә, уфалылар бу юлы да күркәм традицияне дәвам итәргә тырышты. Әйткәндәй, безнекеләр агымдагы сезонда “тракторчы”ларны Уфада 7:2 исәбе белән откан иде инде. Шуңа күрә хуҗаларның кунаклардан реванш алырга омтылачагы алдан ук билгеле иде. “Салават Юлаев”ның быел гына җәлеп ителгән капкачысы Эрик Эрсберг ике уенда көндәшләргә уңышка ирешергә мөмкинлек бирмәде. Чиләбедә үткән матчта швед урынына Виталий Колесник чыкты. Матч башлану белән хуҗалар һөҗүмгә күчте. Юлаевчылар каршы як капкага бик сирәк якын килә алса да, исәпне ачуга иреште. Клепиш көтмәгәндә һөҗүм итеп “Трактор” капкачысы Соколовның күңелен төшерде. Исәп кунаклар файдасына 1:0гә әйләнгәч тә, уен сурәте үзгәрмәде. Хуҗалар туктаусыз һөҗүм итсә, юлаевчылар ара-тирә “теш күрсәтү” белән чикләнде.

Исемнәре онытылмасын өчен

02 декабря

Әлшәй районында спортны үстерүгә зур игътибар бирелә. Шул ук вакытта төрле елларда район данын яклаган, республика, ил күләмендәге бәйгеләрдә чемпион булган, призлы урыннар яулаган күренекле спортчыларның исемен мәңгеләштерү, район спорты легендасына әверелгән шәхесләр үрнәгендә яшь буынны тәрбияләү, аларның физик культурага тартылуына ирешү максатында да күп эшләр башкарыла. “Лачын” спорт сарае каршында оештырылган Спорт даны музее республикада да үрнәк булырлык. Арабыздан бик иртә киткән элекке көчле спортчылар истәлегенә багышланган дистәләгән турнир республиканың еллык спорт календарена кертелгән. Бу турнирларда, гадәттә, дистәләгән шәһәр һәм район командалары чыгыш ясый. Әйтик, элекке хоккейчылар Евгений Горбунов һәм Райман Усманов истәлегенә ел саен хоккей ярышлары, Чечен Республикасында хезмәт бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган якташыбыз, разрядлы атлет Баян Нәфыйковның якты истәлегенә багышланган җәйге кросс, Советлар Союзы Герое Солтан Бикеев исемендәге призларга гер спорты ярышлары һәм башка турнирлар бүгенге спортчыларда зур кызыксыну тудыра.

Коры исәп белән икенче җиңү

30 ноября

“Салават Юлаев” Континенталь хоккей лигасының иң күп шайба кертүче командасы санала. Шул ук вакытта безнең сакчылар көндәшләрнең һөҗүмчеләренә уңышка ирешергә бик сирәк комачаулый. Капкачыларыбыз да тотрыклы уен күрсәтми. Бу күрсәткечләрне яхшырту максатында безнең команда капкачы Эрик Эрсбергны җәлеп иткән иде. Соңгы ике уенда тәҗрибәле швед үзенең икмәген эшләп ашавын исбат итте. “Салават Юлаев” кунакта 3:0 исәбе белән “Сибирь” (Новосибирск) командасын откач, үз бозында “Металлург“ (Новокузнецк) командасын кабул итте. Чор башында кунаклар “теш күрсәтсә” дә, уңышка ирешә алмады. Аның каравы, юлаевчылар җиденче минутта ук исәпне ачты. Һөҗүмчебез Александр Радулов үз сүзен әйткәннән соң җиде минут үтүгә Владимир Антипов “Салават Юлаев” өстенлеген ике шайбага җиткерде. Чор ахырында Роберт Нильссон исәпне 3:0 ясады. Кунаклар өчен икенче чор да уңышсыз башланды. Бишенче минутта Патрик Торесен “Металлург“ капкасына дүртенче шайбаны кертте. Юлаевчылар кунакларның бозда дүртәү генә калуыннан да оста файдаланды. Нәтиҗәдә, Мирослав Блатяк уңышыннан соң исәп 5:0гә әйләнде. “Металлург“ тренеры уенчыларын сискәндерү өчен бу матчта бишенче шайбаны керттергән капкачы Александр Вьюхин урынына Вадим Тарасовны чыгарды. Кайчан гына “Салават Юлаев” данын яклаган Вадим Тарасов та “судан коры чыга алмады”. Чор ахырында Михаил Григорьев бозга яңа гына чыккан капкачының күңелен төшерүгә иреште. Өченче чорда да бозда хуҗалар өстенлек итте. Кунаклар кагыйдә бозгач, Игорь Григоренко исәпне 7:0 ясады. Матч ахырына якынлашканда Якуб Клепиш “Салават Юлаев”ка 8:0 исәбе белән җиңү китерде.

Исеме мәңгелеккә юл алды

24 ноября

Бүздәк районының Каран авылында 15нче ел рәттән Рамил Мансуровның якты истәлегенә волейбол турниры үтте

Рамил Мансуров кечкенәдән спортны үз итеп үсә. Район, республика күләмендә байтак бәйгеләрдә көчен сыный яшь волейболчы. Аның үрнәгендә яшь буын тәрбияләнә, Каран егетенең туп белән оста эш итүенә һөнәри спортчылар да югары бәһа бирә. Кем белсен, бәлки Бүздәк горурлыгы ил күләмендәге спорт “йолдызы”на әверелә алган булыр иде? Кызганычка каршы, язмыш мондый хыялларны челпәрәмә китерә: 1995 елда Рамил Мансуровның гомере юл фаҗигасендә өзелә. Шул елдан бирле Каранда спортчының якты истәлегенә волейбол турниры оештырыла. Күптән түгел 94нче Каран һөнәрчелек училищесында спортчы истәлегенә 15нче тапкыр бәйге үтте. — Хөрмәтле кунаклар, спортчылар, дуслар! — дип билгеләде ярышны ачу тантанасында Рамилнең энесе Равил Мансуров. — Абыемның изге рухын хөрмәт итеп килүегез өчен барыгызга да чиксез рәхмәт сүзләре җиткерәм. Унбишенче ел рәттән бергә җыелып көч сынашабыз, яңа дуслар табабыз. Елдан-ел танылу алучы, югары дәрәҗәдә үтүче турнирда яңа “йолдызлар” ачыла. Бертуганымның исеме дә шул рәвешле киләчәккә таба ышанычлы адымнар ясый. Бу күркәм традицияне арытаба дәвам итик! Командаларга уңышлар телим!

Тигез урында абыну

23 ноября

“Салават Юлаев” үз бозында 6:5 исәбе белән “Динамо”ны (Минск) откач, ЦСКА (Мәскәү) командасын кабул итте. Былтыр ике уенда да безнекеләр җиңде (3:1; 3:0). Агымдагы сезонда көндәшләр беренче тапкыр көч сынашты. Ике як та чор башында һөҗүм итәргә ашыкмады. Ниһаять, хуҗалар уен дилбегәсен үз кулына төшерде. Нәтиҗәдә, “Салават Юлаев” уенчысы Петр Счастливый Сергей Гайдученко капкасы артында “кызыл ут” кабызды. Уфалылар бу уңышка шатланып та өлгерә алмады. Нибары ике минуттан соң Алексей Бадюков исәпне 1:1 ясады. Бу шайбадан соң хуҗалар ешрак һөҗүм итте. ЦСКА уенчылары бозда дүртәү генә калгач, Сергей Зиновьев үз сүзен әйтте. Арытаба Игорь Григоренко “Салават Юлаев” өстенлеген ике шайбага җиткерде. Кунаклар да җавапсыз калмады. Сергей Андронов исәпне 3:2гә әйләндерде


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»