Спорт

Тырышлык нәтиҗәсе — өч миллион сум!

28 января

Күптән түгел Мәскәүдә, Русия Федерациясенең Спорт, туризм һәм һәм яшьләр сәясәте министрлыгында ил төбәкләре арасында физик культураны һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау эшен оештыру буенча бөтенрусия конкурсына йомгак ясалды. Чарада Башкортстан Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгының мәгълүмат үзәге җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Елена Ледяйкина белән үзәк белгече Ләйсән Сәлимова да катнаштылар. Якташларыбыз илнең тармак министры урынбасары Павел Колобков, Беренче каналның генеральный директоры советнигы Александр Ильин, спорт журналисты, Беренче канал телекомментаторы Виктор Гусев та кергән жюри каршында проект яклады. — Без беренче булып чыгыш ясадык, — дип фикерләре белән уртаклашты Елена Ледяйкина. — Мөгаен, сынауны нәкъ беренче булып үтүебез хәерлегә булгандыр. Ни өчен дигәндә, көндәшләребезнең дулкынлануын күреп, чиратыбызны көтеп, кыюлыгыбызны югалтыр идек. Әлбәттә, җиңел булмады. Икенче һәм өченче урын алучыларны игълан иткәч, күңелем төшкән иде, безнең эш “Мәгълүмат картасы” номинациясендә җиңү яулавын ишеткәч, башым күккә тиде. Бу зур җиңү — безнең үзәкнең, министрлыкның, республиканың спорт федерацияләренең, спорт мәктәпләренең, мәгълүмат чараларының һәм башкаларның уртак тырышлыгы нәтиҗәсе.

“Салават Юлаев” — лига лидеры

28 января

“Салават Юлаев” елны җиңелүләр белән башлаган иде. Ниһаять, уфалылар янә тотрыклы уен күрсәтә. Соңгы җиде матчта юлаевчылар 17 очко җыйды. Ә соңгы ике уенда безнекеләр җиде шайба кертсә, көндәшләр ике тапкыр гына уңышка иреште. Агымдагы сезонда бик зур үзгәрешләр кичергән “Северсталь” (Череповец) үз бозында юлаевчыларны отарга тырышты. Хуҗалар уен башлану белән һөҗүмгә күчте. “Салават Юлаев” капкачысы Виталий Колесник “Северсталь” һөҗүмчеләренә уңышка ирешергә мөмкинлек бирмәде. Безнекеләр дә җавапсыз калмады. Унберенче минутта Зиновьев уфалыларны алга чыгарды. Икенче чорда юлаевчылар ешрак һәм остарак һөҗүм итте. “Салават Юлаев” уенчылары Панков, Счастливый, Клепиш һәм Свитов “Северсталь” капкачысы Ростислав Станя белән бергә-бер чыкты. Станя сынатмады. Шулай да хуҗаларның сүлпәнлеге нәтиҗәдә чагылыш тапты. Сирена яңгырарга егерме секунд калганда Григоренко исәпне 2:0 ясады.

Спорт мәктәпләренең киләчәге яктымы?

27 января

Башкортстанның балалар һәм үсмерләр спорт мәктәпләре быел Мәгариф министрлыгы карамагыннан алынып, Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгына биреләчәк. Мондый үзгәреш яшь спортчыларны әзерләү дәрәҗәсендә уңай чагылыш табачакмы? Хәл итәсе нинди мәсьәләләр бар? Профсоюзлар йортында үткән киңәшмәдә сүз шул хакта барды. — Сер түгел, Мәгариф министрлыгы иңенә бик зур бурычлар йөкләтелгән, — дип билгеләде чыгышында Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, мәгариф министры вазыйфасын башкаручы Зөһрә Рәхмәтуллина. — Хәтта яшь спортчыларны тәрбияләү дә алар иңендә. Булачак чемпионнарны укытучылар түгел, ә тәҗрибәле спортчылар әзерләсә отышлырак бит? Бу мәсьәлә ил күләмендә каралды. Ничек кенә булса да, спортчыларны спортчылар күнектерергә тиеш. Үзгәрешнең нәтиҗәләрдә дә уңай чагылыш табачагына өмет зур. Ә максат шул килеш кала. Мөмкин кадәр күбрәк яшьләрне спорт түгәрәкләренә җәлеп итәргә, бәйгеләрдә катнаштырырга кирәк. Андыйлар тайгак юлга басмый. Әйткәндәй, республикада балалар һәм үсмерләр спортын үстерүгә зур игътибар бүленә. Бүген 129 спорт мәктәбе эшли. Аларда 88 759 бала белән 2500 тренер шөгыльләнә. Әлеге вакытта республика спорт мәктәпләренең гомум бюджеты — 494 миллион 175 мең сум. 2010 елда Башкортстанның биш спорт мәктәбе “Русия олимпиячеләренә ярдәм итү фонды” хәйрия оешмасының 750 меңнән өч миллион сумга кадәр грантларына лаек булган. 51 районда 47 олимпия спорт төре үстерелә. Өметле саннарга карамастан, проблемалар да байтак икән. Аларның кайберләренә яшьләр сәясәте һәм спорт министры Александр Никерин тукталды. — Акча бүленә, тренерлар эш хакы ала, сарай кадәрле спорт заллары да бар. Моңа карамастан, ил күләмендә чыгыш ясардай спортчылар әзерләү дәрәҗәсе шактый түбән. Бу сүзләр кайбер спорт төрләренә кагылмый. Ләкин гомум нәтиҗә шатланырлык түгел. Нәрсә эшләргә? Нинди чаралар күрергә?

Шашкачы һәрвакыт сәламәт булырга тиеш

26 января

чөнки дүрт-биш сәгать такта артында утыру һәркемнең дә кулыннан килми

Шашка, футбол һәм хоккей кебек үк, иң халыкчан спорт төрләренең берсе санала. Шашканы футбол, хоккей белән тиңләргә мөмкинме? Шушы һәм башка сораулар белән халыкара шашка буенча дүрт тапкыр дөнья чемпионы (Русиядә — бердәнбер), Русия гроссмейстеры Тамара Тансыккуҗинага мөрәҗәгать иттек.

Бозлы суны кайнар сөткә тиңлиләр

26 января

Уфа “моржлары” яңа сезонны бәйге белән ачты

Күптән түгел Якутов исемендәге паркның Солдат күлендә үзенчәлекле бәйге үтте — тышта май ае булмаса да, салкын суны үз итүчеләр ярыш оештырды. Туннар, бүрекләр кигән халык бозлы суны бар дип тә белмәүчеләргә сокланып һәм көнләшеп карады. Чара тәэссоратларга бай булды. “Моржлар” иң элек күл тирәли йөгереп килде. Ниһаять, 25 метрлы бәкедә 300 метрга йөзү башланды. Ирек Мослыхов (6 минут 24 секунд), Салават Асылбаев (7 минут 9 секунд) һәм Владимир Фролов (7 минут 45 секунд) иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. 50 метрга йөзүдә Евгений Скорняков — беренче, Александр Акимов — икенче, Володя Акимов өченче урын яуладылар. Төрле яшь категорияләрендә Рафаил Наруллин, Григорий Сапун, Юлия Фаткуллина, Альмира Хәсәнова һәм Тамара Филиппенковалар җиңде. Призлы урын яулаучылар мактау грамоталары, кубоклар һәм истәлекле бүләкләр белән тәбрикләнде.

Нева ярындагы җиңү

25 января

“Салават Юлаев” Нева ярында СКА (Санкт-Петербург) белән очрашты. Петр Чаянек, Максим Афиногенов, Владимир Набоков һәм башка хоккей “йолдызлар”ын җәлеп иткән төньяк башкала командасы тотрыклы уен күрсәтә. Дәрәҗәле уенчылардан торган СКАның күптән түген коры исәп белән “Металлург“ (Магнитогорск) командасын отуы да күп нәрсә турында сөйли. Ләкин юлаевчылар сынатырга теләмәде. Хуҗалар уен башлану белән һөҗүмгә күчте. Өстәвенә, безнекеләр бозда дүртәү генә калды. СКА һөҗүмчеләренә исәпне ачарга “Салават Юлаев” капкачысы Виталий Колесник мөмкинлек бирмәде. Арытаба хуҗалар кагыйдә бозды. Якуб Штепанек та үзенең оста капкачы икәнен күрсәтте. Шулай да тырышлык нәтиҗә китерде. Ундүртенче минутта Кирилл Кольцов “Салават Юлаев”ны алга чыгарды. Икенче чор башында хуҗалар исәпне тигезләргә омтылды. Капкачыбыз бу юлы да сынатмады. Уфалылар чор уртасында уен дилбегәсен янә кулларына төшерде. Бу юлы СКАның тәртип бозуы нәтиҗәдә чагылыш тапты. Мирослав Блатяк “Салават Юлаев” өстенлеген ике шайбага җиткерде.

Башкортстанда спорт клублары оештырылачак

20 января

Башкортстанда спортның берничә төре буенча спорт клублары оештырылачак. Республика Президенты Рөстәм Хәмитов Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгына шуңа ярашлы күрсәтмә бирде. Бу күрсәтмәгә ярашлы, быел республикада тау чаңгысы һәм сноуборд (шәһәрләрдә һәм районнарда 7 филиалы булачак), бокс (шулай ук 7 филиалы белән), спортның техник төрләре буенча Габдрахман Кадыйров исемендәге (мотоцикл спорты — Уфа, Учалы, Салават, Октябрьский, Стәрлетамак шәһәрләрендәге филиаллары), авыр атлетика (Уфа, Белорет, Нефтекама, Күмертау, Ишембай, Стәрлетамак), җиңел атлетика (Уфа, Стәрлетамак, Белорет, Бөре, Нефтекама, Мәләвез, Туймазы), спорт һәм нәфис гимнастика (Уфа, Нефтекама, Стәрлетамак, Салават), шорт-трек, чаңгы буенча һәм футбол академиясе (Уфа, Учалы, Стәрлетамак, Салават, Ишембай, Октябрьский) буенча спорт клублары оештырылырга тиеш. Бу спорт клубларының эшчәнлеге республика бюджеты исәбенә финансланачак. Юридик яктан үзаллы оешма буларак, спорт клублары Башкортстанда бер айдан барлыкка килер, дип көтелә.

Рөстәм Хәмитов: “Һәр тау чаңгысы курортында балалар-үсмерләр спорт мәктәбе булырга тиеш”

13 января

Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов республикада тау чаңгысы буенча балалар-үсмерләр спорт мәктәпләре булдыру инициативасы белән чыкты. Бу мәктәпләрне эшләп килүче “Абзак”, “Яктыкүл”, “Кандракүл” һәм “Өязетау” (Октябрьский шәһәре) тау чаңгысы курортлары базасында ачу планлаштырыла. — Башкортстанның барлык тау чаңгысы курортларында тау чаңгысы мәктәпләре эшләргә тиеш, — диде Рөстәм Хәмитов. — Бөтен дөньяда кабул ителгәнчә, бу — чемпионнарны тәрбияләүнең нигезе. Район җитәкчеләре бу максатларга чишенү-киенү өчен тәгаенләнгән биналар бүләргә вәгъдә бирде. Ә безнең бурыч — мондый мәктәпләрне оештыру, чаңгы, кирәк-яраклар сатып алу өчен акча табу. Рөстәм Хәмитов билгеләвенчә, Башкортстанның яхшы җиһазландырылган тау чаңгысы курортларына туристлар илебезнең барлык почмакларыннан килә, ә республикада яшәүче балалар анда бара алмый. Мәсәлән, “Абзак”та 150гә якын үсмер шөгыльләнә, ләкин күрше авыллардагы 250гә якын баланың мондый мөмкинлеге юк.

Йөрәкләрне җылытучы боз

08 января

Әлшәй районында бүген 14 хоккей тартмасы эшли

Яңа ел бәйрәмнәренә санаулы гына көннәр калганда шайбалы хоккей стандартларына ярашлы төзелгән өр-яңа боз мәйданнары районның Мәндән, Кыпчак-Әскар, Трунтаиш, Гайниямак, Никифар авылларында тантаналы рәвештә файдалануга тапшырылды. — Проект хакы 30 мең сумга барып баскан әлеге спорт объектлары, башлыча, спонсорлар ярдәмендә төзелә. Бу җәһәттән районыбызның икътисади яктан уңышлы эшләгән предприятиеләренә, булдыклы малтабарларыбызга, шулай ук, районыбыздан читтә яшәүче һәм авылдашлары турында даими хәстәрлек күрүче әлшәйлеләргә чын күңелдән зур рәхмәтемне белдерәсем килә! — ди Әлшәй районы хакимияте башлыгы Дамир Мостафин. Әйткәндәй, Дамир Радик улы үзе дә районның “Дим” хоккей командасы составында уңышлы уйный һәм шәхси үрнәгендә районда физик культура һәм спортны үстерүгә, аек тормыш рәвешен пропагандалауга зур өлеш кертә. Югарыда телгә алынган авылларда төзелгән боз тартмаларын ачуда да хакимият башлыгы үзе катнашты һәм, яңа спорт объектларын котлап, унар пар тимераяк белән бергә яшь хоккейчылар өчен терсәк һәм тезләрне имгәнүдән саклагычлар бүләк итте. — Традицион “Алтын шайба” турнирыннан тыш, шайбалы хоккей буенча район чемпионаты үткәрәчәкбез. Анда үзләренең боз тартмалары булган авыл хоккейчылары катнашачак. Җиңүче команда кубок белән бергә өр-яңа хоккей формалары белән дә бүләкләнәчәк, — дип, зур планнары белән уртаклашты Дамир Радик улы. — Кичләрен бозда шуар өчен гаиләләре белән хәтта күршеләребез — дәүләкәнлеләр безгә килә. Раевкадагы ике боз тартмасында һәм Шафранда тимераякларны прокатка бирү оештырылды. Боз тартмаларыбызның барысы да яктыртыла һәм алардан халык ярты төнгә кадәр өзелми! Шулай итеп салкын боз ялкынлы йөрәкле яшьләрне таныштыра-кавыштыра, гаиләләрне татулаштыра! — дип үз куанычлары белән уртаклаша район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләр буенча урынбасары Закуан Әхмәтов.

Уфа зур футболдан читтә калмасмы?

29 декабря

Декабрь башында Цюрихта (Швейцария) Халыкара футбол федерациясе штаб-фатирында 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты үтәчәк ил игълан ителде. Бельгия, Нидерланды, Испания, Португалия, Бөек Британия һәм Русия дәгъва итте. Сер түгел, югарыда телгә алынган Европа илләрендә бүгеннән үк дөнья чемпионаты оештырырга мөмкин. Халыкара таләпләргә җавап бирүче, иллешәр мең кеше сыешлы, сыйфатлы газон үләне чәчелгән футбол мәйданчыклары үз вакытын көтә. Шул ук вакытта Русиядә бу юнәлештә хәлләр шәптән түгел. Мөгаен, шуңа бик сирәкләр генә уңышка өмет итте. Ләкин бу юлы Русия 2018 елда дөнья чемпионатын үткәрү хокукын яулады. Футбол буенча дөнья чемпионаты матчлары Мәскәү шәһәрендә һәм янында, Калининград, Санкт-Петербург, Волгоград, Казан, Түбән Новгород, Самара, Саранск, Ярославль, Краснодар, Дондагы Ростов, Сочи, Екатеринбург шәһәрләрендә үтәчәк. Бүген илнең мәртәбәле бәйгегә әзерлек дәрәҗәсен ничек бәяләргә мөмкин? Екатеринбургтагы 27 мең кеше сыешлы үзәк стадионны үзгәртеп корып, 40 мең кеше сыешлы ясарга ниятлиләр. 2013 елда үтәчәк универсиадага әзерләнүче Казанда да яңа стадион калкып килә. Сочи, Санкт-Петербург, Мәс-кәү дә стадион төзегәндә әллә ни авырлык кичермәс. Ә менә төпкелдәге шәһәрләр нишләр? Бөтен стадионнар да 2017 елда әзер булырга тиеш. Объектлар бюджет исәбенә генә төзелмәячәк. Бу эшкә инвесторлар да җәлеп ителәчәк. Русиянең җиңүе мәгълүм булу белән Цюрихка килеп җиткән Владимир Путин бу хакта: “Инвесторларга да таяначакбыз. Абрамович әфәнде дә кулыннан килгәнчә ярдәм итәр. Аңарда акча күп. Жәлләмәсен”, диде.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»