Спорт

Гагарин кубогына беренче адым

26 февраля

Континенталь хоккей лигасында плей-офф уеннары старт алды. Иң күп очко җыйган 16 команда Гагарин кубогы өчен көрәш башлады. “Салават Юлаев” үз бозында “Сибирь” (Новосибирск) командасын кабул итте. Беренче чорда ике як та капкаларын саклауга зур игътибар бүлде. Билгеле, плей-офф хаталарны гафу итми. Ниһаять, җиденче минутта “Салават Юлаев” уенчысы Петр Счастливый исәпне ачты. Икенче чорда уфалылар ешрак һәм остарак һөҗүм итте. Кунаклар, мондый темпка өлгерә алмыйча, еш тәртип бозды. “Сибирь” уенчылары бозда дүртәү генә калгач, Григоренко исәпне 2:0 ясады. Нибары бер минуттан соң Антипов “Салават Юлаев” өстенлеген өч шайбага җиткерде. “Сибирь”нең янә кагыйдә бозуы нәтиҗәдә чагылыш тапты: Григоренко уңышыннан соң исәп 4:0гә әйләнде. Өченче чор башында Петр Счастливый, “Сибирь” капкачысы Стефан Лив капкасы артында “кызыл ут” кабызып, исәпне 5:0 ясады. Ниһаять бу шайба кунакларның гарьлегенә тиде, ахры, уен “Салават Юлаев” капкасы ягына күчте. Моңарчы тик торган Эрик Эрсбергка хәзер инде үз осталыгын күрсәтергә чират җитте.

“Салават Юлаев” чемпион булырмы?

24 февраля

“Салават Юлаев” даими чемпионатның соңгы уенын Мәскәүдә үткәрде. Безнекеләр агымдагы сезонда плей-оффка эләгә алмаган ЦСКА (Мәскәү) белән очрашты. Уен нәтиҗәсе бер як өчен дә зур әһәмияткә ия түгел иде. Шулай да бер як та җиңелергә теләмәде, чөнки һәр команда чемпионатның соңгы уенын матур итеп тәмамларга тырыша. Юлаевчылар беренче чорда ук җиңүгә дәгъва белдерде. Счастливый унынчы минутта исәпне ачты. Дүрт минуттан соң Нильссон исәпне 2:0 ясады. Икенче чорда мәскәүлеләр уен дилбегәсен үз кулларына төшерергә тырышты. “Салават Юлаев” капкачысы Виталий Колесникка берничә тапкыр осталыгын күрсәтергә туры килде. Аның ышанычлы уены башкаларны да дәртләндерде. Чор ахырында Калинин ЦСКА капкасына өченче шайбаны кертте. Өченче чор башында ук Торесен “Салават Юлаев” өстенлеген дүрт шайбага җиткерде. Хуҗалар җавап кайтарырга көч тапты. Суглобов уңышыннан соң исәп 1:4кә әйләнде. ЦСКАның башкага көче җитмәде. Патрик Торесен җәйге ялга китүче мәскәүлеләргә бишенче шайбаны кертеп, “Салават Юлаев”ка 5:1 исәбе белән җиңү китерде.

Юллар плей-оффка илтә

18 февраля

Латвиянең хоккей буенча җыелма командасы тулысынча диярлек “Динамо” (Рига) командасыннан туплана. Ригалыларның тотрыклы уен, һәр матчта ихтыяр көче күрсәтүе шушы үзенчәлеккә дә бәйледер. “Салават Юлаев” та агымдагы сезонда латышларны 5:4 исәбе белән җиңү өчен зур көч түккән иде. Ригада үткән матч башыннан ахырына кадәр киеренке көрәштә үтте. Беренче чорда ике як та үз капкасын саклауга зур игътибар бирде. Шулай да, арытаба уен җанланды. Дүртенче минутта ук “Динамо” уенчысы Мартиныш Карсумс исәпне ачуга иреште. Бу шайба безнекеләрне сискәндерде. Юлаевчылар бер-бер артлы һөҗүм итте. Уфалы Александр Панков ике тапкыр исәпне тигезләү мөмкинлегеннән файдаланмады. Икенче чорда бозда уен кызды. Ике як капкачысы да җиде кат тир түкте. Дүртенче минутта юлаевчы Александр Радулов Кирилл Кольцовка төгәл пас бирде. Кирилл капкага эләктерә алмады. Хуҗалар да җавапсыз калмады. Башта Мартиныш Карсумска, арытаба Юрис Шталска “Динамо”ның өстенлеген арттырырга чак кына мәргәнлек җитмәде. Безнең капкачы Эрик Эрсбергның да осталыгын билгеләү мөһим. Аның каравы, “Салават Юлаев” бәхетен кулыннан ычкындырмады. Патрик Торесен пас биргәч, Игорь Григоренко исәпне 1:1 ясады. Кызганычка каршы, уфалыларның тәртип бозуы нәтиҗәдә чагылыш тапты. Озак вакыт океан артында уйнап кайткан Сандис Озолинш ригалыларны янә алга чыгарды.

Канада тренерлары тәҗрибә уртаклашты

17 февраля

Канададан бер төркем тренерлар эш сәфре белән Салават шәһәрендә булды. “Чаган яфрагы” иленнән килүчеләр өч көн дәвамында урындагы “Юрматы” балалар хоккей клубы шөгыльләнүчеләре белән күнекмәләр үткәрде. Кунаклар Салават боз сараенда яшь спортчыларга хоккей серләре өйрәтте. Бу уенның туган иленнән килгән белгечләр Башкортстанда, Русиядә хоккей үсеше турында нинди фикердә? Аларның нинди киңәшләре бар? “Башинформ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә сүз шул хакта барды. — Миңа туган ягымда Даиниус Зубрус, Әнвәр Лисин һәм башка Русия хоккейчылары белән эш итәргә туры килде, — диде тренер Грег Айрленд. — Һәммәсе турында да яхшы фикер калды. Курку белмәс, оста хоккейчыларны нинди шартларда һәм кемнәр әзерли микән, дип кызыксына идем. Ниһаять, бу максатыма ирештем. Салаватта кече һәм өлкән яшьтәге хоккейчылар белән осталык дәресләре үткәрдем. Аларның осталыгына, тырышлыгына хәйран калдым. Тренерлар да — үз эшләренә гашыйк кешеләр. Башкортстан җитәкчелегенең хоккейга мөнәсәбәте дә мактауга лаек. Бу безнең беренче сәфәр генә. Киләчәктә бәйләнешләрне тагын да ныгытыйк, аралашып яшик. Башкортстанның хоккей командалары, тренерлары Канадага рәхим итсен! Грег Айрленд 13 ел тәҗрибәсе булган һөнәри хоккей тренеры. Ул “Финикс Койотс” клубының тренеры вазыйфасын биләгән чакта байтак рекордлар куйган. Мәсәлән, Грег җитәкчелек иткән чорда “Финикс”ның 36 уенчысы НХЛда (Милли хоккей лигасында) үз урынын тапкан. 2005 елда Айрленд “Гранд-Рапидс Гриффинс” клубы тренеры итеп тәгаенләнгән һәм 12 тапкыр плей-оффка чыккан. Грег, шулай ук, “Гамильтон”, “Дейтон Бомберс”, “Оуквил Блейдс”, “Каледон Канадиенс”, “Мильтон Мерчантс” командалары белән призлы урыннар яулаган.

Баскетболга игътибар арта

16 февраля

14 февральдә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Олимпия чемпионы, Русия “КЭС-Баскет” мәктәп баскетбол лигасының почетлы президенты, Русия Студентлар баскетболы ассоциациясе вице-президенты Сергей Белов белән республикада баскетболны үстерү мәсьәләләрен тикшерде. Очрашуда шулай ук Русия “КЭС-Баскет”ның генеральный директоры Алексей Фролов һәм Башкортстан Баскетбол федерациясе директоры, Студентлар баскетболы һәм “КЭС-Баскет” мәктәп баскетбол лигасы ассоциация рәисе Сергей Медведев катнашты. Очрашуда республикада мәктәп студент баскетболы хәрәкәте турында сүз барды. Моннан тыш, баскетболны үстерүнең төбәк программасын булдыру зарурлыгы да билгеләнде. Башкортстан Президенты төбәктә баскетболның киң таралуын әйтеп үтте. — Бездә һөнәри командалар юк, ләкин бу спорт белән кызыксынучылар күп. Без республикада квалификацияле уенчылар шөгыльләнүен телибез, — диде Рөстәм Хәмитов. Сергей Белов, Башкортстанда хоккейны гына түгел, башка спорт төрләрен дә үстерергә кирәк, төбәк җитәкчеләре бу мәсьәләне яхшы аңлый, дип ассызыклады.

Сәламәт тәндә —сәламәт рух

16 февраля

Кандра поселогындагы Ә. Мирзаһитов исемендәге 2нче урта мәктәптә балаларның сәламәтлеген саклауны тәэмин итү, физкультура һәм савыктыру эшен камилләштерү педагогик коллективның эшчәнлегендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе итеп алынган. Агымдагы уку елында биредә “Безнең яңа мәктәп” федераль инициативасы кысаларында сау-сәламәт шәхес формалаштыруны күз уңында тоткан махсус программа кабул ителгән. — Хәзерге вакытта мәгариф учреждениеләрендә 3нче физкультура дәресе кертү турында сүз кузгатылганын без дә ишетеп торабыз, — ди мәктәп директоры Альберт Җиһаншин. — 1 сентябрьдән яңа белем бирү стандартларына күчәргә тиешбез. Анда класстан тыш чараларга атнасына 10 сәгать бүлү каралган. Физкультура буенча өстәмә дәресләрне шуның исәбенә кертергә уйлыйбыз. Безнең коллектив яңа уку планнары буенча эшләргә әзер, дип ныклы ышаныч белән әйтә алам. Мәктәптә әле үк шул юнәлештә зур эш алып барыла. Бүген укучы балаларның 65 проценты спорт секцияләренә һәм түгәрәкләргә йөри. Биредә махсус белемле һәм тәҗрибәле физкультура укытучылары эшли. Без алар арасыннан аеруча Сергей Ануфриев хакында күп җылы сүзләр ишеттек. Ул үзе 70-80нче елларда спорт белән актив шөгыльләнгән. Мәскәү өлкә физкультура институтын тәмамлаганнан соң Кандра мәктәбен сайлый. Уку йортындагы чаңгы базасы да аның тырышлыгы белән булдырылган. Сергей Викторович күп еллар инде туризм буенча секцияне дә җитәкли. — Туймазыда 10 ел элек балалар һәм үсмерләр туризмы үзәге ачылган иде. Безнең Кандрада аның филиалы эшли, — ди тренер-педагог. — Туристик клубта шөгыльләнгән балалар физик яктан яхшы тәрбия ала. Кышын чаңгы туризмы буенча район һәм республика күләмендәге төрле ярышларда катнашабыз. Спорт разрядына ия чаңгычыларыбыз да байтак. Алар арасыннан Светлана һәм Рөстәм Еникеевлар, Арсен Садриев, Тимурлан Абдукәримов, Айнур Исхаковлар республика ярышларында Туймазы районының спорт данын яклыйлар.

“Русиянең чаңгы юлы-2011” стартка чыкты

15 февраля

Үткән якшәмбедә Уфа шәһәре районнарында “Русиянең чаңгы юлы-2011” бәйгеләре старт алды. 1982 елдан үткәрелүче “Русиянең чаңгы юлы” бәйгеләре быел илебезнең 70 төбәгендә оештырылган. Республикабызның спорт сөючеләрен алда тагын бер бәйрәм көтә: тиздән Башкортстан Президенты призына XVIII чаңгы фестивале үтәчәк.

Көчлеләр бозда очрашты

10 февраля

Раевкада Башкортстанның кышкы авыл уеннары программасына ярашлы шайбалы хоккей буенча зона ярышлары узды

Зона турнирында 12 җыелма команда катнашты. Өч көн дәвамында барган бәйгедә иң көчле уенны Әбҗәлил, Әлшәй һәм Миякә районнары хоккейчылары күрсәтте. Һәр елдагыча, Миякә районының Качаган авылы базасында танылган тренер Зөфәр Хәсәнов җитәкчелегендә эшләп килүче команда зур осталык һәм җиңүгә омтылыш белән аерылып торды. Раевкалылар бу юлы үзләре күптән яратып өлгергән Артур Хәсәновны да бозда күреп сөенде. Ул армия сафларында хезмәт иткән арада миякәлеләрнең уены сизелеп сүлпәнләнгән иде. — Ватан алдындагы изге бурычны Мәскәү янындагы хәрби частьта — Һава десанты гаскәрләрендә үтәдем, хәзер Татарстанда яшим, андагы нефть химиясе предприятиесендә эшлим. Элеккечә туган районым командасы составында уйнарга һәм мөһим турнирларда ничек тә катнашырга тырышам. Әле дә үз исәбемә ял алып кайттым, — ди Артур.

Ун кешегә — унике медаль!

08 февраля

Гыйнвар ахырында Яңа Зеландиядә паралимпиячеләр арасында җиңел атлетика буенча дөнья чемпионаты үткән иде. Русия җыелма командасы барлыгы 35 медаль яулап (шуның унсигезе — алтын), гомум зачетта икенче урын алган. 79 илдән меңнән артык спортчы катнашкан бәйгегә Башкортстаннан да ун кеше барган иде. Якташларыбыз нинди уңышларга ирешкән? Республикада паралимпиячеләргә күнекмәләр үткәрү өчен тиешле шартлар тудырылганмы? Хәл итәсе нинди мәсьәләләр бар? “Башинформ” агентлыгында үткән матбугат конференциясендә сүз шул хакта барды. — Әлеге вакытта бездә чатнама суыклар булса, Яңа Зеландиядә җәйге челлә, — диде республика җыелма командасы тренеры Петр Буйлов. — Карлы Русиядән кояш кыздырган мәңгелек җәй иленә барып көч сынашу бер спортчыга да җиңел бирелми. Өстәвенә, Яңа Зеландиядәге вакыт безнекеннән тугыз сәгатькә аерыла. Спортчыларга шундый шартларда ярышка чыгарга туры килде. Башкалар кебек, якташларыбыз да 2012 елда Лондонда үтәчәк паралимпиядада катнашу хокукы өчен көрәште. Һәм бик уңышлы дияргә кирәк. Башкортстан спортчылары 12 медаль яулаган. Атап әйткәндә, атказанган спорт мастеры Алексей Лабзин өч алтын медаль алган. Елена Паутова да бер тапкыр җиңү пьедесталының иң югары баскычына күтәрелгән. Андрей Коптев, Андрей Жирнов, Анастасия Овсянникова, Рима Баталова һәм Айгөл Сәхибзадаева да призлы урыннар алган. Журналистлар белән очрашуга килгән Алексей Лабзин белән Андрей Коптев та тәэссоратлары белән уртаклашты. — Миннән еш кына: “Кайсы медалең кадерлерәк?” — дип сорыйлар. Мөгаен, уйлап та тормыйча: “Алтын медаль!” дип җавап кайтарырга тиешмендер. Һәр җиңү авыр бирелә. Шуңа күрә бөтен медальләрем дә бердәй кадерле, — диде Алексей Лабзин.

Куркаклар гына хоккей уйнамый!

08 февраля

Кушнаренко районында берничә айда 19 яңа хоккей мәйданчыгы файдалануга тапшырылган

Элегрәк елга-күлләрне боз каплау белән олысы-кечесе тимераякка баса иде. Соңрак күп кенә мәктәпләр янында хоккей мәйданчыклары барлыкка килде. Әмма, соңгы елларда балалар күбрәк телевизор, компьютер янында көн үткәреп, ачык һавада уйнаучылар елдан-ел сирәгәю сәбәпле, алар юкка чыкты. Бу мәсьәләне Кушнаренко районында үзләренчә хәл иткәннәр. Хакимият башлыгы әле җәй айларында ук мәктәп директорлары, авыл хакимиятләре башлыклары алдында хоккей мәйданчыклары төзү бурычы куйган. — Бу эшкә авырсынып кына тотынучылар күп булды, — ди бу хакта хакимият башлыгының спорт һәм туризм буенча урынбасары Вадим Костромин. — Имеш, болай да кризис заманы, акчасызлык, җәй түзеп тора алмаслык эссе һәм тагын әллә ничә сәбәп... Әмма зур тырышлык салгач, боз барыбер кузгалды. — Эссе җәйдә кузгалган боз ноябрь айларында хоккей мәйданчыкларына ятты, — дип шаярта Талбазы мәктәбе директоры Гөлчәчәк Ахунова. — Без аны районда иң беренчеләрдән булып төзедек булса кирәк. Зурлыгы да ярыйсы — 35кә 40 метр. Төзелештә үзебезнең мәктәптә белем алган Рамил Ганиев, Кәүсәр Баһаветдиновлар ярдәм итте. Күрше Карача-Елга мәктәбендә дә Рамилгә ярдәме өчен рәхмәтлеләр. Биредә физкультура укытучысы Тәлгать Гыйниятуллин шатлыгын яшермәде: — Үзебез дә чормадан тимераякларны эзләп таптык, балалар белән рәхәтләнеп шуабыз, авыл яшьләре дә безгә кушыла, — ди ул.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»