Спорт

Көярмәннәр иминлеге өчен

26 марта

Уфада хоккей матчларын үткәргәндә хокук тәртибен һәм көярмәннәрнең иминлеген тәэмин итү буенча беренче халыкара семинар-киңәшмә үтте. Анда Русия Федерациясе субъектларының һәм якын чит илләрнең эчке эшләр органнары җитәкчеләре, хоккей клублары, Континенталь хоккей лигасы вәкилләре катнашты. — Уфаның мондый дәрәҗәдәге беренче семинарны үткәрү урыны итеп сайлануы очраклы түгел. “Салават Юлаев” хоккей клубы көч структуралары вәкилләре белән берлектә халык күпләп катнашучы чараларны әзерләү һәм үткәрүнең җайлы ысулын әзерләде, — дип билгеләде Русия Эчке эшләр министрлыгының спорт чаралары бүлеге начальнигы, милиция полковнигы Валерий Ботвин. Континенталь хоккей лигасы җитәкчелеге республика Эчке эшләр министрлыгы һәм спорт аренасы иминлек хезмәтенең эшен спорт объектлары арасында иң нәтиҗәлеләрнең берсе буларак билгеләп үтте. Матчларны үткәрүне һәм гражданнарның иминлеген тәэмин итүне оештыру дәрәҗәсе Континенталь хоккей лигасы регламентына тәңгәл килә. Семинарның төп темасы — хоккей матчларын үткәргәндә иминлекне һәм халык күп катнашкан спорт чараларында хокук тәртибен тәэмин итү мәсьәләсе. Валерий Ботвин үзенең чыгышында төбәкләрдәге кайбер ареналарда һәм боз сарайларында көярмәннәрнең иминлеген тәэмин итү өчен тагын да нәтиҗәлерәк чаралар күрелергә тиешлеген билгеләп үтте. Хоккей матчларын оештыруга кагылышлы башка техник мәсьәләләр дә бар.

“Салават Юлаев” — ярымфиналда!

19 марта

Континенталь хоккей лигасында чирекфинал уеннары дәвам итә. “Салават Юлаев” белән “Ак Барс” (Казан) командаларына җиңүчене ачыклау өчен бишенче матч таләп ителде. Уфалылар көндәшләрен өч тапкыр отып, бер уенда отылды. Ә ярымфиналга дүрт тапкыр җиңү яулаучы чыга. Казанда үткән матч ике як өчен дә мөһим иде. Бу уенда “Ак Барс” җиңелсә, җәйге ялга чыкса, “Салават Юлаев” өчен ярымфиналга ишек ачылды. Шуңа күрә, ике як та баш бирергә теләмәде. Уен башлану белән “Ак Барс” һөҗүмгә күчте. Упкын читендә торган хуҗаларның башка чарасы юк иде. Безнең капкачы Эрсбергка чор башында ук осталыгын күрсәтергә туры килде. Юлаевчылар да җавапсыз калмады. Вячеслав Козлов “Ак Барс” капкачысы Веханен белән бергә бер чыкты. Бу очракта да капкачы сынатмады. Хуҗалар тагын куәтлерәк һөҗүм итте. Көндәшләре артыннан өлгерә алмаган юлаевчылар тәртип боза башлады. Твердовский штраф эскәмиясенә утыргач, уен тулысынча Эрсберг капкасы янына күчте. Исәпне ачарга ашыккан хуҗалар үзләре дә тәртип бозып, мөмкинлектән файдалана алмады. Юлаевчылар икенче чорны да үз капкаларын саклаудан башлады. Хуҗалар безнекеләргә һөҗүм итү түгел, шайбага кагылырга да мөмкинлек бирмәде. Шулай да, уфалылар “Ак Барс” “тырнагыннан” ычкынып, каршы як капкага омтылды. Юлаевчы Кондратьев суккан шайбаның юнәлешен Радулов үзгәртте. Нәтиҗәдә, шайба көтмәгәндә капкага килеп керде. Уен барышында сакланучы “Салават Юлаев” исәпне 1:0 ясады. Бу вакыйга безнекеләргә дәрт өстәсә, хуҗаларның күңелен төшерде. Туктаусыз һөҗүм итеп хәлдән тайган “Ак Барс” үз зонасына чигенде. Өченче чорда хуҗалар янә штурмга күчте. Мәйданчыкта көрәш кызганнан кызды. Хуҗалар соңгы көчләрен туплап исәпне тигезләргә тырышса, юлаевчылар җиңүне кулдан ычкындырырга теләмәде. “Ак Барс” Эрсберг капкасын чын мәгънәсендә “утка” тотты. Хуҗаларның уенчылары белән көрәшеп хәлдән тайган юлаевчылар шайба астына ташланды. Ниһаять, матч ахырына якынлашты. “Ак Барс” тренеры Зиннәтулла Биләлетдинов капкачыны алтынчы уенчыга алыштырды. Башка чара юк иде. “Салават Юлаев” сынатмады һәм 1:0 исәбе белән җиңеп, ярымфиналга чыкты. Ике ел рәттән Гагарин кубогын яулаган “Ак Барс” җәйге ялга китте.

Үзебездә әзерләнәчәк

18 марта

Башкортстанда тау чаңгысы спорты һәм сноуборд буенча үзәк клуб оештырылачак. Рөстәм Хәмитов Башкортстан Хөкүмәтенең спортчыларны әзерләү буенча махсуслашкан үзәк булдыру турындагы 2011 елның 15 мартындагы 224-р санлы карарын раслады. Тау чаңгысы һәм сноуборд буенча үзәк клуб спорт юнәлешендә өстәмә белем бирү программаларын нәтиҗәле гамәлгә ашыру һәм балаларны спортка әзерләү, аларның сәләтен үстерү, спортта югары нәтиҗәләргә ирешү максатында төзелә. Үзәкләрдә, моннан тыш, һөнәри спортчылар һәм һәвәскәрләр физик культура һәм спорт белән тулы күләмле шөгыльләнү өчен хезмәтләр күрсәтеләчәк, киңкүләм спорт һәм мәдәни чаралар үткәреләчәк. Үзәк клуб составына республиканың тау чаңгысы үзәкләрендә урнашкан җиде филиал керәчәк. Болар — “Мраткино” (Белорет шәһәре), “Кандракүл” (Туймазы районы), “Өязетау” (Октябрьский шәһәре), “Куштау” (Стәрлетамак шәһәре), “Ассытау” (Белорет районы), “Павловка паркы” (Нуриман районы) һәм “Җиргәнтау” (Мәләвез районы). Әлеге көндә республикада тау чаңгысы спорты һәм сноуборд буенча ике бүлекчә эшли, анда 226 кеше даими шөгыльләнә. 2011-2012 елларда 630 кешегә исәпләнгән тагын берничә бүлекчә ачу планлаштырыла.

Яңа чемпионнар тәрбияләнәчәк

18 марта

Мишкә районында Паралимпия спорты үзәге ачылды

Ванкувер паралимпиадасында Русия җыелма командасы гомум зачет буенча икенче урын яулады. Бу максатка ирешүгә Башкортстан егетләре Кирилл Михайлов белән Ирек Зарипов та зур өлеш кертте. Кириллның туган ягы Мишкә авылында Паралимпия спорты үзәге ачылу авыл спортын үстерүдә мөһим вакыйга булып тора. Объектның әһәмияте, үзенчәлеге нидән гыйбарәт? Биредә осталыгын чарлаучыларга нинди шартлар тудырылачак? — Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Мишкә районына эш сәфәренә килгәч спортка игътибар белән дә кызыксынды, — дип башлады сүзен районның спорт комитеты рәисе Иван Русинов. — Аңа Кирилл Михайловның, марафончы Григорий Андреевның уңышлары турында сөйләдек, чаңгы трассаларын күрсәттек һәм планнарыбыз белән уртаклаштык. Максатыбыз — районда ил данын дөнья күләмендәге бәйгеләрдә яклардай спорт үзәге төзү иде. “Паралимпиада чемпионын әзерли алгансыз икән, димәк, сезнең кулдан килә. Тиешенчә ярдәм итәчәкмен”, — диде Рөстәм Зәки улы. Без мондый сүзләргә аеруча сөендек. Чөнки Кириллга киемнәрне, тиешле җиһазларны Мишкә халкы акча җыеп алып бирде. Аны Ванкуверга бергә озаттык, уңышлары өчен бергә сөендек. Аңа арытаба җитәкчелек тарафыннан ярдәм күрсәтеләчәгенә чиксез шатбыз. Иң мөһиме — Мишкәдә чаңгычылар, биатлончылар өчен тиешле шартлар тудырылды. Күптән түгел Мишкә районында истәлекле вакыйга булды. Паралимпия спорты үзәге ачылды. Тантаналы чарада Башкортстан Президенты советнигы Николай Курапов, Мишкә районы хакимияте башлыгы Виталий Андреев, Русия Паралимпия комитеты вице-президенты Андрей Строкин һәм башкалар катнашты. Бу көнне үзәктә Башкортстан инвалид-спортчыларының өченче спартакиадасы кысаларында чаңгы ярышы үтте. Анда 124 спортчы, шул исәптән Ирек Зарипов белән Кирилл Михайлов та көчен сынады. — Бүгенге вакыйга минем өчен дә, мишкәлеләр өчен дә зур бәйрәм, — диде Кирилл Михайлов. — Безнең төбәктә киләчәктә яңа чемпионнар тәрбияләргә тиешле шартлар тудырылды. Сәламәт яшәү рәвешен сайлаучылар да артачак. Мин исә хәзер бәйгеләргә туган ягымда әзерләнәчәкмен.

Коры исәп белән отылу

17 марта

Континенталь хоккей лигасында плей-офф кызганнан-кыза. Көнбатыш конференциядә “СКА” (Санкт-Петербург) белән “Локомотив” (Ярославль) көндәшләрен тагын берәр тапкыр җиңсә, ярымфиналга чыгачак. Көнчыгышта “Металлург” (Магнитогорск) белән “Авангард” (Омск) арасында үткәч матчлар сериясендә исәп 2:2. “Салават Юлаев” ике ел рәттән Гагарин кубогын яулаган “Ак Барс” (Казан) командасын өч матчта отты. Безнекеләргә ярымфиналга чыгу өчен дүртенче уенда да отарга кирәк иде. Юлаевчылар матчны көтелмәгәнчә сүлпән башлады. Һөҗүмчеләр каршы як капкага ашкынып бармады. Сакчылар тыл турында еш оныта башлады. “Ак Барс” игътибарсызлыкны гафу итмәде. Дүртенче минутта ук Капанен “Салават Юлаев” капкачысы Эрсбергның күңелен төшерде. Кызганычка каршы, уфалыларны бу шайба да сискәндермәде. Уен икенче чорда да үзгәрмәде. “Ак Барс” ешрак һәм остарак һөҗүм итте. Юлаевчылар исәпне тигезләргә теләмәде. Өстәвенә, безнең сакчылар һөҗүмдә катнашып, тыл турында бөтенләй онытты. Нәтиҗәдә “Ак Барс” уенчысы Морозов Эрсберг белән бергә бер чыгып, исәпне 2:0 ясады. Безнең сакчылар бу шайбадан соң да “уянмады”. Казанлылар мондый хөррияттән оста файдаланды, чор ахырында Хосса Эрсберг капкасы артында өченче тапкыр “кызыл ут” кабызды.

Кубок Балтачта калды

17 марта

Балтач районы үзәге боз мәйданчыгында хоккей турнирлары әледән-әле үткәрелеп тора. Күптән түгел кече яшьтәге хоккейчылар арасында “Алтын алка” турниры үткән иде. 12 март көнне “Танып” хоккей клубының төп командасы “Сәйтәк кирпеч заводы” — “Стройкерамика” җәмгыяте призы өчен зур алышка чыкты. — Районда спортны үстерү юнәлешендә күп эш башкарыла. Эшкуарлар арасында спортның һәр төре өчен янып йөргән шәхесләр бар. Алар спортны үстерүгә зур ярдәм күрсәтә, спортның теге яки бу төре буенча бәйгеләр үткәрүдә катнаша, — диде район хакимияте башлыгы Рәфил Галләмов, хоккейчыларга уңышлы уен, көярмәннәргә гаҗәеп тамаша теләп. Район хакимияте башлыгы билгеләвенчә, Балтач районы хоккейчылары әледән-әле уңышлы чыгышлары белән сөендерә. Былтыр республика чемпионатында балтачлылар илле дүрт команда арасында җиденче урынга чыкса, быел бер баскычка югарырак күтәрелделәр. Ярышларның иганәчесе — “Сәйтәк кирпеч заводы” — “Стройкерамика” җәмгыяте директоры Радим Әхкәмов та командаларга изге теләкләрен юллады. Хоккейны үстерүгә район бюджетыннан 500 мең сум акча бүленүе бу өлкәнең никадәр яклануын ачык күрсәтә. “Танып” хоккейчылар клубы әгъзалары территориаль финанс идарәсе начальнигы Шамил Әхмәдуллинга рәхмәтле. Сәйтәк кирпеч заводы менә икенче ел инде, егерме мең сум күләмендә приз фонды белән, шушындый бәйге үткәрә.

“Танып”ның таянычы бармы?

11 марта

Әлегә кадәр төпкел районнардагы сәләтле үсмерләр олимпиада түгел, ил чемпионаты турында да хыяллана алмый иде. Ярышларда илне данлардай спортчыларның ярты юлда туктап калуында Русиянең чемпионнарны әзерләү системасы сәбәпче. Байтак ярышларда республика данын башлыча Уфада яшәүче спортчылар яклавы дөресме? Күпчелек спорт корылмалары, спорт базалары Уфада урнашканга, моңа аптырарга кирәкми. Ниһаять, бу мәсьәлә дә хәл ителә башлады. Республикада спортның бик күп төрләре буенча клублар оештырыла башлады. Түбәндә сүз шуларның берсе турында. — “Танып” балалар һәм үсмерләр спорт клубы 2009 елда Краснокама районы Яңа Каенлык мәктәбе нигезендә оештырылды, — дип башлады сүзен клуб җитәкчесе Булат Гыйльмуллин. — Бездә баскетбол, милли көрәш һәм волейбол үстерелә. Шөгыльләнергә теләүчеләр күп, телгә алырдай нәтиҗәләр дә бар. Югарырак уңышларга ирешү өчен матди базаны ныгыту, төзекләндерү таләп ителә. Әйтик, спорт залына яңа баскетбол кәрзиннәре урнаштырырга кирәк. Күнекмәләр вакытында балалар манма тир була. Шуңа күрә душ бүлмәләре кирәк. Бу юнәлештә “боз кузгалды”. Без әлегә үзебезне республика күләмендә таныттык. Киләчәктә Русия, Европа һәм дөнья күләмендә дә үз сүзебезне әйтергә җыенабыз. Клубта баскетбол түгәрәген тренер Резеда Әмирова оештырган. Күнекмәгә 25 бала йөри. Беренче уңышлар да бар. Яңа Каенлык мәктәбенең кызлар баскетбол командасы районда беренчелекне яулаган һәм зона ярышында икенче урын алган. Алмаз Хөсәеновның район җыелма командасына алынуы да уңай күренеш. Волейбол буенча тренер Илсур Галимҗановның эшчәнлеге дә нәтиҗәләрдә ачык күренә. “Танып”ның егетләр командасы районда — өченче, кызлар икенче урын алган. Клубта милли көрәш аеруча югары үсешкән.

Казан бозында җиңү

11 марта

Континенталь хоккей лигасында чирекфинал уеннары дәвам итә. Гагарин кубогы өчен “Салават Юлаев” та көрәшә. Уфалылар чит бозда “Ак Барс”(Казан) белән беренче уен үткәрде. Әйткәндәй, плей-оффта бу көндәшләрнең юллары еш кисешә. Юлаевчылар чемпион булган елны казанлыларны откан иде. Былтыр исә, ярымфиналда “Ак Барс” бездән көчлерәк булып чыкты. Агымдагы елда матчлар сериясендә кем җиңәр? Уңыш кемгә елмаер? Казандагы беренче очрашу ике якның да баш бирмәячәген ачык күрсәтте. “Салават Юлаев” КХЛның иң оста һөҗүм итүче командасы саналса, “Ак Барс” көндәшләренең кагыйдә бозуларыннан йөз процент файдалана. Мөгаен, дулкынланган уфалылар бу хакта онытканнардыр. Беренче чор башында ук безнекеләр тәртип бозды. Хуҗалар шунда ук үзләренең осталыгын күрсәтте. Данис Зарипов дүртенче минутта “Ак Барс”ны алга чыгарды. Арытаба хуҗалар тәртип бозды. Кызганычка каршы, безнекеләр бу мөмкинлектән файдалана алмады. Икенче чорда юлаевчылар исәпне тигезләргә теләсә, хуҗалар уен темпын сүлпәнәйтергә тырышты. Хуҗаларның сакчылары безнең һөҗүмчеләргә баш күтәрергә дә мөмкинлек бирмәде. Шулай да, уфалылар төшенкелеккә бирелмәде. Унөченче минутта “Салават Юлаев” уенчысы Григоренко исәпне 1:1 ясады. Арытаба хуҗалар бозда дүртәү генә калгач, Блатяк юлаевчыларны алга чыгарды. 2:1 исәбе белән җиңеп килгән юлаевчылар дәртләнеп, ешрак һөҗүм итә башлады. “Ак Барс” плей-оффларда, хәлиткеч алышларда чыныккан команда буларак, өченче чорда уен дилбегәсен тулысынча үз кулына алды. Юлаевчылар һөҗүм итү түгел, үз зоналарыннан да чыга алмады. Мондый басым үз нәтиҗәсен китерде. Уфалылар кагыйдә бозып, бозда дүртәү генә калды. Уенны коткару өчен бозга “Ак Барс” лидерлары чыкты. Һәм үз максатына иреште. Морозов исәпне 2:2 ясады.

“Салават Юлаев” — чирекфиналда!

02 марта

Континенталь хоккей лигасында берничә команда чирекфиналга чыкты. “Ак Барс” (Казан), “СКА” (Санкт-Петербург) командаларыннан тыш бу максатка юлаевчылар да иреште. Безнекеләр “Сибирь” (Новосибирск) командасы белән хәлиткеч дүртенче уенда да сынатмады. Чор башлану белән юлаевчылар, хуҗаларны зоналарына кысрыклап, һөҗүмгә күчте. “Сибирь” капкачысы Ключников “утлы таба”да биеде. Ләкин хуҗаларга аның осталыгы да ярдәм итмәде. Өченче минутта “Салават Юлаев” һөҗүмчесе Свитов исәпне ачты. Унынчы минутта Виктор Козлов исәпне 2:0гә җиткерде. Икенче чорда хуҗалар исәпне тигезләргә теләде. “Сибирь”нең рәттән дүртенче тапкыр җиңелгәне һәм Гагарин кубогы өчен көрәштән төшеп калганы һәр уенчыга мәгълүм иде. Шуңа күрә алар бу уенны булса да лаеклы үткәрергә тырышты, чор башында “Салават Юлаев” капкачысы Колесникка бераз тир түгәргә туры килде. Уфалылар да җавапсыз калмады. Башта Радулов исәпне 3:0 ясаса, арытаба Ключников капкасы артында Свитов янә “кызыл ут” кабызды. Өченче чорда Вячеслав Козлов уңышка ирешеп, “Салават Юлаев”ка 5:0 исәбе белән җиңү китерде. Безнекеләр “Сибирь”не дүрт матчта да отып, чирекфиналга чыкты.

Николай Красников — ундүртенче тапкыр дөнья чемпионы

01 марта

Бозда мотоциклда узышу буенча Русиянең җыелма командасы Берлинда үткән дөнья чемпионатында җиңү яулады. Ярышның икенче көнендә безнең узышчылар ике тапкыр җиңеп, 17нче тапкыр алтын медальгә лаек булды. Австриялеләр — икенче урында, ә Чехия командасы бронза яулады. Уфаның Г. Кадыйров исемендәге спорт клубыннан Николай Красников командалар ярышында рәттән сигезенче, ә барлыгы ундүртенче тапкыр дөнья чемпионы титулына лаек булды. Бу күрсәткеч буенча хәзер дөньяда аңа тиңнәр юк. Тольяттиның “Мега-Лада” клубыннан Даниил Иванов һәм Дмитрий Хомицевич икенче тапкыр дөнья чемпионы исемен алдылар.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»