Спорт

Ура! Гагарин кубогы бездә!

19 апреля

Континенталь хоккей лигасының финалы тәмамланды. “Салават Юлаев” Уфада “Атлант” (Мытищи) белән бишенче тапкыр очрашты. Өч тапкыр җиңүгә ирешкән юлаевчыларга Гагарин кубогын яулау өчен көндәшен бер тапкыр гына отарга кирәк иде. Мөшкел хәлдәге “Атлант” та бозга бары тик җиңәр өчен генә чыкты. Шуңа күрә бишенче матч башыннан азагына кадәр киеренке көрәштә үтте. Беренче чор башлану белән уфалылар һөҗүмгә күчте. Кунаклар мондый басымга әзер булса да, безнең һөҗүмчеләр артыннан өлгерә алмады. Уен тулысынча “Атлант” зонасына күчте. “Атлант” капкачысы Барулинга күп тапкыр осталыгын күрсәтергә туры килде. Аның берүзенең тырышлыгы гына җитми иде шул. Нәтиҗәдә “Салават Юлаев” уенчысы Таратухин исәпне 1:0 ясады. Җиңү тәмен тойган юлаевчылар бу шайбадан соң тагын да ешрак һөҗүм итте. Кунаклар үз капкаларын саклаудан ары китә алмады. Икенче чорда “Салават Юлаев” тагын да ешрак һөҗүм итте. Мөгаен, безнекеләр өстенлеген арттыра алган булыр иде. Уфалылар еш тәртип бозганга гына бу максатына ирешә алмады. Хәзер инде безнең капкачы Эрик Эрсберг “утлы таба”да биеде. “Атлант” күпме тырышса да, исәпне тигезли алмады. Өченче чорда кунаклар максатына иреште. Безнекеләр янә кагыйдә бозгач, Ян Марек исәпне 1:1 ясады. Бу шайбадан соң юлаевчылар һөҗүмгә күчте. Эшне озакка сузарга ярамый иде. Мөгаен, тәнәфес вакытында хоккейчыларга Вячеслав Быков та бу сүзләрне җиткергәндер. Уфалылар кунакларны янә зоналарына кысрыклады. “Атлант” басымга түзә алмады. Башта “Салават Юлаев” уенчысы Кутейкин исәпне 2:1 ясады. Күп тә үтмәде, юлаевчы Свитов тырышлыгы белән исәп 3:1гә әйләнде. Уфалыларны бу исәп янә тынычландырды. Һәм кунаклар тагын сакчыларыбызның игътибарсызлыгыннан файдаланды. Очрашу тәмамланырга санаулы минутлар калганда “Атлант” уенчысы Глухов исәпне 2:3 ясады. Уенны коткарырга өмет иткән кунаклар, капкачыны алтынчы уенчыга алыштырып, һөҗүмгә күчте. Юлаевчылар җиңүне кулдан ычкындырмады. Безнекеләр теш-тырнаклары белән “Атлант” һөҗүмчеләренә каршы торды. Ниһаять, сирена яңгырады. “Салават Юлаев” уенчыларының, “Уфа-Арена” тулы спорт сөючеләрнең шатлыгы эченә сыймады. Мөгаен, бу мизгелдә республиканың төрле почмакларында зәңгәр экран алдында утыручылар да чиксез сөенгәндер. Хоккейчыларны җиңү белән Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов та котлады. Ниһаять, өч ел көтеп алган тарихи вакыйгага да вакыт җитте. РФ Федерация Советының Физик культура, спорт һәм Олимпия хәрәкәтен үстерү буенча комиссиясе рәисе Вячеслав Фетисов белән Континенталь хоккей лигасы президенты Александр Медведев юлаевчыларга Гагарин кубогы тапшырды.

“Безнең егетләргә диварлар ярдәм итәчәк!”

19 апреля

22-30 апрельдә Уфада бокс буенча Русия чемпионаты үтәчәк. Безгә ил төбәкләреннән 160 спортчы киләчәк. Башкортстан мәртәбәле ярышны оештырырга әзерме? Республика данын кемнәр яклаячак? Безнең батырларга зур өметләр багланамы? Шушы һәм башка сораулар белән Башкортстанның бокс буенча җыелма командасы баш тренеры Рим Башаровка мөрәҗәгать иттек. — Бәйгенең бездә үтүе куанычлы күренеш, — дип башлады ул сүзен. — Уфа Казан, Новосибирск һәм башка зур шәһәрләр арасыннан сайлап алынды. Республикага Русия боксының йөзек кашлары, олимпиада җиңүчеләре, Европа, дөнья чемпионнары килүе боксның абруен күтәрәчәк. Ә бит чемпионат Мәскәү өлкәсенең Чехов шәһәрендә үтәргә тиеш иде. Ни сәбәпледер, Уфа сайланды. Бу хакта ишеткәч, каушап калдым. Әзерләнергә нибары бер ай вакыт. Җиңел булмаса да, чемпионатны югары дәрәҗәдә оештырырга тиешбез. Максатыбызга ирешү өчен зур көч салабыз. Республика Хөкүмәте, Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы да зур ярдәм күрсәтә.

Тигез урында абыну

16 апреля

Континенталь хоккей лигасында финал дәвам итә. “Салават Юлаев” белән “Атлант” (Мытищи) өч тапкыр очрашканнан соң, өчесендә дә уңыш уфалыларга елмайган иде. Безнекеләргә Гагарин кубогын алу өчен нибары бер матчта гына отасы калды, шуңа упкын читенә килеп җиткән “Атлант”ка җәйге ялга китү куркынычы янады. Чираттагы очрашу аеруча мавыктыргыч булды. Очрашу башлану белән юлаевчылар һөҗүмгә күчте. “Атлант” капкачысы Барулинга берничә тапкыр осталыгын күрсәтергә туры килде. Чор уртасында хуҗалар да “уянды”. Хәзер инде “Салават Юлаев” капкачысы Эрсберг җиде кат тир түкте. Өстәвенә, безнекеләр бозда дүртәү генә калгач, уен тулысынча юлаевчылар зонасына күчте. Икенче чорда ике як та еш һөҗүм итте. “Салават Юлаев” уенчысы Кирилл Кольцовның кәшәкәсе сынгач, шайба “Атлант” һөҗүмчесе Мусатовның табышына әверелде. Ул суккан шайба, Эрсбергка бәрелеп, капка сызыгына якынлашканда, юлаевчы Кутейкин аны ялгыш эчкә үк бәреп кертте — 1:0. Нибары 30 секундтан соң “Атлант” уенчысы Марек уңышка ирешкәч, исәп 2:0гә әйләнде.

Гагарин кубогына ике адым калды

12 апреля

Континенталь хоккей лигасының финалы старт алды. “Салават Юлаев” Уфада “Атлант”(Мытищи) командасы белән ике тапкыр очрашты. Әйткәндәй, Гагарин кубогына дәгъва итүчеләр билгеле булгач та үзәк каналларда, үзәк матбугатта “Атлант”ны күккә чөеп мактый башладылар: Милош Ржиганы һәркем хөрмәтләде, “Атлант”ның һәр уенчысы “йолдыз”га әверелде. Юлаевчылар, мондый, басымга игътибар итмичә, хәлиткеч матчка әзерләнде. Һәм бик уңышлы дияргә кирәк. Уфада үткән беренче матчта “Салават Юлаев” көндәшен 2:1 исәбе белән отты. Бер көннән соң командалар янә “Уфа-Арена”да көч сынашты. Беренче чор башында “Атлант” һөҗүмгә күчте. Мәскәү өлкәсе командасы беренче секундларда ук исәпне ачарга омтылды. Бу очракта “Салават Юлаев” капкачысы Эрсбергка осталыгын күрсәтергә туры килде. Юлаевчылар да җавапсыз калмады. Шулай да уңыш кунакларга елмайды. Сакчыларыбызның игътибарсызлыгыннан Ян Марек файдалангач, Эрсберг капкасы артында “кызыл ут” янды. Икенче чорда уфалылар исәпне тигезләргә тырышты, көндәшләр шәбәйгән уфалылар артыннан өлгерә алмый башлады. “Атлант” уенчылары еш кагыйдә бозды. Федор Федоров “Салават Юлаев”ны финалга алып чыккан Антиповны тыелган алым ярдәмендә генә туктата алды. Нәтиҗәдә, “Атлант” биш минутка бозда дүртәү генә калды, каты имгәнгән Федоров “ялга” җибәрелде. Юлаевчылар мондый мөмкинлектән оста файдаланды. Нибары унике секундтан соң Григоренко исәпне 1:1 ясады. Тагын ике минут үткәч, Григоренко “Салават Юлаев”ны алга чыгарды. Чор ахырында кунаклар янә тәртип бозды. Бу очракта юлаевчы Зиновьев мәргәнлек күрсәткәч, исәп 3:1гә әйләнде.

“Салават Юлаев” — финалда!

07 апреля

Күптән түгел “Атлант”(Мытищи) җиденче матчта “Локомотив”(Ярославль) командасын 8:2 белән отып, Континенталь хоккей лигасының финалына чыккан иде. Икенче финалист Уфада үткән җиденче уенда ачыкланды. “Салават Юлаев” белән “Металлург” (Магнитогорск) Гагарин кубогы өчен көрәшергә мөмкинлек бирүче соңгы юлламаны алды. Беренче чор башлану белән юлаевчылар һөҗүмгә күчте. Соңгы ике уенда отылган уфалылар уен дилбегәсен тизрәк үз кулына төшерергә тырышты. Һәм максатына иреште. Магнитка үз зонасыннан чыга алмый азапланды. “Металлург” капкачысы Гелашвилига осталыгын күрсәтергә туры килде. “Салават Юлаев” уенчысы Зиновьев исәпне ачу мөмкинлегеннән файдаланмады. Ниһаять, кунаклар да һушына килде. Безнең капкачы Эрсберг та сынатмады. Чор ахырында ике як та еш тәртип бозды. Тәнәфесләр ешайгач, уен темпы сүлпәнәйде. Нәтиҗәдә бер як та исәпне ача алмады. Икенче чор башында юлаевчылар янә каршы як капкага омтылды. Мөгаен, безнекеләргә уңыш елмаер иде. Кызганычка каршы, Григоренко юк кына урында кагыйдә бозды. Гомумән, икенче чорда ике як та еш кына тулы булмаган составта уйнады. Нәтиҗәдә уенның бөтен авырлыгы капкачылар иңенә төште. Иң элек “Металлург” уенчысы Кваша юлаевчыларның капкачысы Эрсберг белән бергә-бер чыкты. Швед сынатмады. Арытаба “Салават Юлаев” уенчысы Григоренко Гелашвилиның күңелен төшерә алмады. Өченче чорда ике як та игътибарлы уйнады. Мондый матч язмышын нибары бер шайба хәл итәчәге ачык билгеле иде. Кем ялгышыр? Кемгә уңыш елмаер? Бу хакта онытмаган ике як та капкаларын саклауга зур көч салды. Матч ахырына якынлашты. Ниһаять, юлаевчылар янә һөҗүмгә күчте.

Ил чемпионаты Уфада үтәчәк

01 апреля

22-30 апрельдә Уфаның “Динамо” стадионында бокс буенча Русия чемпионаты үткәреләчәк. Ярышта ничә спортчы катнашып, Башкортстан данын кемнәр яклаячак? “Башинформ” агентлыгында үткән матбугат конференциясендә сүз шул хакта барды. — Бокс буенча беренче чемпионат 1992 елда Башкортстанда үткән иде, — диде Русиянең бокс федерациясе вице-президенты Дмитрий Лунев. — Уфа янә бокс үзәгенә әвереләчәк. Мондый хөрмәткә Казан, Красноярск, Нижневартовск шәһәрләре дә дәгъва итте. Озак сайланмадык. Чөнки сездә үткән һәр бәйге тарихка алтын хәрефләр белән языла, халык күңелендә озак еллар саклана. Оештыручыларның осталыгын, урындагы халыкның кунакчыллыгын да билгеләү мөһим. Русиядә Пермь краенда, Чиләбе, Новосибирск, Мәскәү өлкәсендә һәм Башкортстанда ил данын яклардай боксчылар әзерләнә. Бу исемлектә сезнең республика мөһим урынны били. Рингта Башкортстан боксчылары осталыклары, тренер киңәшләренә колак салулары белән көндәшләреннән аерылып тора. Уфада үтәчәк чемпионат яңа “йолдызлар” ачсын. Чемпионнар арасында якташларыгыз да булсын. Уфага 160 спортчы киләчәк. Башкортстан данын Леонид Костылев, Нияз Фәйзуллин, Данис Латыйпов һәм Тимур Худоян яклаячак. Башкортстанның бокс буенча җыелма командасы баш тренеры Рим Башаров түбәндәгеләрне бәян итте: — 1992 елда Башкортстан командасы шактый уңышлы чыгыш ясаган иде. Бу юлы да туган як диварлары, дәртләндерергә килгән спорт сөючеләр ярдәменә өмет итәбез. Шулай да уңыш нигезе боксчыларга, аларны әзерләгән тренерларга кайтып кала. Якташларыбызга җиңел булмаячак.

Финалга бер адым калды

01 апреля

Континенталь хоккей лигасында ярымфинал уеннары дәвам итә. “Салават Юлаев” чит бозда “Металлург“ (Магнитогорск) белән дүртенче тапкыр очрашты. Әлегә кадәр безнекеләр көндәшен ике тапкыр отты. Бер тапкыр уңыш магниткага елмайды. Магнитогорск бозында үткән дүртенче матчның беренче чоры башлану белән хуҗалар һөҗүмгә күчте. Безнекеләр дә җавапсыз калмады. Унберенче минутта “Салават Юлаев” уенчысы Торесен исәпне 1:0 ясады. Нибары ике минуттан соң уңыш хуҗаларга елмайды. Ролинек исәпне 1:1гә әйләндерде. Шулай да, юлаевчылар тәнәфескә җиңүче команда булып китте. Блатяк “Салават Юлаев”ны янә алга чыгарды. Икенче чорда матч югары темпта үтте. Уфалылар хуҗаларны зоналарына бикләп, туктаусыз һөҗүм итте. “Металлург” капкачысы Гелашвилига җиңел булмады. Безнең сакчыларыбыз да һөҗүмдә актив катнашты. Хуҗалар моңардан оста файдаланды. Чистов “Салават Юлаев” капкачысы Эрсбергның күңелен төшереп, исәпне 2:2 ясады. Бу исәп тә озак сакланмады. Нибары өч минуттан соң Вячеслав Козлов “Салават Юлаев”ны тагын алга чыгарды.

Безнең “моржлар” сынатмады

30 марта

Күптән түгел Әлмәт шәһәрендә “моржлар”лар арасында Татарстанның ачык чемпионаты үтте. Бәйгедә хуҗалардан тыш Мәскәү, Төмән, Самара өлкәләреннән, Удмуртиядән, Башкортстаннан һәм башка төбәкләрдән 300гә якын спортчы катнашты. Ярышта дәрәҗәле спортчылар катнашса да, тугыз якташыбыз сынатмады. Салават Асылбаев алтын һәм көмеш медаль яулады. Александр Акимов — көмеш, Юрий Дмитриев ике бронза медаль алды. Тамара Филипенкова белән Альмира Хәсәнова җиңү пьедесталының беренче баскычына менде. Башкортстанда “моржлар” хәрәкәтенең киләчәге якты дияргә нигез бар. 15 яшьлек Саша Акимов белән аның 11 яшьлек энесе Вовага яшьтәшләре арасында 50 метрга йөзүдә тиңнәр булмады. Якташларыбыз алты алтын, ике көмеш һәм ике бронза медаль яулады. Димәк, Башкортстанда “моржлар” хәрәкәте үсештә. Бозлы суны үз итүчеләргә республика дәрәҗәсендә ярдәм булса, безнекеләр тагын югарырак казанышларга ирешә алыр иде

Николай Красников — чемпион

29 марта

Германиянең Инцел шәһәрендә үткән боздагы мотоузышлар буенча 46нчы шәхси дөнья чемпионаты Башкортстан спортчыларына ике җиңү китерде. Уфалы Николай Красников (Г. Кадыйров исемендәге техник спорт төрләре үзәге) җиденче тапкыр рәттән дөнья чемпионы булды. Стәрлетамак “Каустик” мотоклубыннан Игорь Кононов беренче тапкыр көмеш медаль яулады. Шулай итеп, Башкортстан узышчылары Инцелда 1973 елда Габдрахман Кадыйров белән Борис Самородов күрсәткән нәтиҗәне кабатлады. 26 яшьлек Николай Красников Габдрахман Кадыйров рекордын яңартты, дөнья чемпионы медальләре санын исә 15кә җиткерде. Николай Красников соңгы этаптагы өченче узыштан соң ук 2011 елның дөнья чемпионы булган иде инде. Ул анда тугыз очко җыйды һәм үзенә финалда урын тәэмин итте. Әмма җиңүне ул чемпионнарча яулады, калган узышларда, шул исәптән, А финалында да җиңде. Дөнья чемпионатында көмеш медаль яулау — 23 яшьлек Игорь Кононовның әлегә иң зур уңышы. Европа чемпионатында ул ике тапкыр “көмеш” яулаган иде инде, Русия чемпионатында күп тапкырлар призер булганы бар.

Рәттән икенче җиңү

29 марта

Континенталь хоккей лигасында ярымфинал уеннары дәвам итә. Көнбатыш конференциядә “Атлант” (Мытищи) үз бозында “Локомотив” (Ярославль) командасын өченче тапкыр отты. Биредә финалга кем чыгачагы билгеле инде. Аның каравы, көнчыгышта финал өчен көрәшнең кызган мәле генә. “Салават Юлаев” үз бозында “Металлург” (Магнитогорск) белән икенче тапкыр очрашты. Беренчесендә уңыш юлаевчыларга елмайган иде. Икенче матчта кунаклар сериядә исәпне тигезләргә тырышты. Беренче чор башында “Металлург“ ешрак һәм остарак һөҗүм итте. Кунаклар беренче булып исәпне ачарга теләде. Юлаевчылар мондый басымга әзер иде. Сакчыларыбыз магнитка һөҗүмчеләренә Эрсбергны борчырга мөмкинлек бирмәде. Ниһаять, уфалылар каршы як капкага омтылды. “Металлург” кагыйдә бозып, бозда дүртәү генә калды. Уфалылар мондый мөмкинлектән оста файдаланды. Кирилл Кольцов исәпне 1:0 ясады. Күп тә үтмәде, Сапрыкин хуҗалар өстенлеген ике шайбага җиткерде. Икенче чор беренчесен хәтерләтте. Уен башлану белән “Металлург“ туктаусыз һөҗүм итте. Юлаевчылар башта янә үз зоналарына чигенергә мәҗбүр булды. Сакчыларыбыз бу юлы да сынатмады. Бишенче минутта “Салават Юлаев” уенчысы Зиновьев “Металлург“ка өченче шайба кертте. Бу шайба кунакларның күңелен төшерде. Матчны коткару өчен дүрт шайба кертергә кирәк иде. Моны яхшы аңлаган магнитка чор ахырында янә алга омтылды. Уңыш янә сакланучы командага елмайды. Чор тәмамланырга өч минут калганда Кутейкин исәпне 4:0 ясады.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»