Спорт

Нияз Фәйзуллин көмеш медаль яулады

04 мая

Республика данын яклаучы Ханты-Манси егете Максим Коптяков финалда Дмитрий Бивол (Санкт-Петербург) белән очрашты һәм көндәшенең таркаулыгыннан оста файдаланып, алтын медаль яулады. Иң югары авырлык категориясендә Нияз Фәйзуллин 191 сантиметр буйлы 120 килограммлы Санкт-Петербург гиганты Сергей Кузьмин белән очрашты. Рингта үзен ышанычлы хис иткән Кузьмин бик сирәк һөҗүм итте, әмма күбрәк очко җыйды. Икенче раундта Нияз бөтен осталыгын эшкә җикте. Нәтиҗәдә исәп тигезләнде. Өченче раундта ике боксчы да актив һөҗүм итте. Көчләр тигез булса да, Сергей Кузьмин җиңүгә иреште. Нияз Фәйзуллин икенче урын белән канәгатьләнде. Шулай ук Давид Айрапетян, Сергей Водопьянов, Егор Мехонцев, Андрей Замковой (Мәскәү өлкәсе), Михаил Алоян (Новосибирск өлкәсе), Альберт Селимов (Дагыстан Республикасы), Александр Соляников (Чиләбе өлкәсе) һәм Артур Бетербиев (Чечен Республикасы) җиңү пьедесталының беренче баскычына менде.

Нияз Фәйзуллин — финалда!

30 апреля

Бокс буенча Русия чемпионатының ярымфинал алышлары үтте. Бердәнбер өметебез булып калган Нияз Фәйзуллин финалга чыгу өчен Мәскәү егете Виталий Кудухов белән көч сынашты. Әйтергә кирәк, бу алыш Нияз өчен зур әһәмияткә ия иде. Биредә сүз медаль алу турында гына бармый. Узган елда Санкт-Петербургта үткән ил чемпионатында Виталий Ниязны җиңгән иде. Хәзер якташыбыз реванш алырга теләде. Беренче раундта рингта Нияз өстенлек итте. Ул ешрак һөҗүм итеп, күбрәк очко җыйды. Икенче раундта Виталий зур каршылык күрсәтте. Алыш югары темпта барганлыктан, очрашу ахырына ике боксчының да хәле бетте. Алар, һөҗүм итү урынына, “көрәшкә” зуррак игътибар бүлде. Алышта Нияз Фәйзуллин, җиңү яулап, финалга үтте. Алтын медаль һәм Лондон олимпиадасына юллама язмышы Санкт-Петербург гиганты Сергей Кузьмин белән очрашуда хәл ителәчәк.

Журналистлар туп чөйде

30 апреля

Уфа районының Шамонино авылында мәктәп спорт залында республиканың киңкүләм мәгълүмат чаралары командалары арасында волейбол турниры үтте. Журналистлар берлеге, Элемтә һәм киңкүләм коммуникацияләр министрлыгы, “Яшьлек” гәзите һәм башкалар тырышлыгы белән оештырылган бәйге шактый мавыктыргыч булды. — Журналистлар еш аралашып, күрешеп яшәргә тиеш, — диде элемтә һәм киңкүләм коммуникацияләр министры урынбасары Марат Газизов. — Шушындый бәйге каләм осталарын берләштерүнең иң отышлы чарасыдыр. Беренчедән, ярышта катнашучылар осталыкларын сыный, икенчедән, яңа дуслар таба. Спорт һәм дуслык бәйрәмнәрен арытаба да оештырачакбыз.

Бөтен өмет Ниязда

29 апреля

Уфада барган чемпионат ахырына якынлаша. Нияз Фәйзуллин ярымфиналга чыкты. Тагын бер якташыбыз Леонид Костылев ярымфиналга чыгу өчен Вячеслав Шипунов (Алтай крае) белән көч сынашты. Үсмерләр арасында Европа һәм дөнья чемпионы булган Вячеслав Шипунов очрашуны активрак башлады. Европа, ил чемпионы Леонид Костылев сүлпәнлеге өчен беренче минутта ук зур хак түләргә мөмкин иде. Көндәше аны кысрыклап, очрашуны вакытыннан алда тәмамларга теләде. Нык дулкынланган якташыбыз, ниһаять, Алтай егетенә җавап кайтара башлады. Икенче раундта Леонид ышанычлырак һәм остарак һөҗүм итте. Мөгаен, тамашачылар бу мизгелдә нәкъ аның җиңүенә ышангандыр. Рингта ике көчле боксчы очрашканда уңыш активрак спортчыга елмая. Кызганычка каршы, бу юлы судьялар җиңүче дип Шипуновны таныды. Әлбәттә, Башкортстанның бокс федерациясе моның белән килешмәде һәм протест белдерде. Судьялар коллегиясе җыелып, алышны янә караса да, нәтиҗә үзгәрмәде. Леонид Костылев туган ягында үткән бәйгедә медальсез калды. Аның өчен Лондон Олимпиадасына да ишекләр ябылды. Шулай да бер шатлыклы хәбәр бар. Ханты-Манси егете Максим Коптяков хәзер Башкортстан данын да яклаячак. Боксчының мондый адымга баруының үз сере бардыр. Монысы мөһим түгел. Максим киеренке көрәштә Мәскәү егете Хәйбулла Мусаловны җиңеп, ярымфиналга үтте. Ул финалга чыгу өчен Максим Газизов (Мәскәү өлкәсе) белән көч сынашачак.

Нияз Фәйзуллин —ярымфиналда

28 апреля

Уфаның спорт сараенда бокс буенча Русия чемпионатының чирекфинал алышлары үтте. Кызганычка каршы, Башкортстан егетләре Нияз Фәйзуллин белән Данис Латыйпов үзара көч сынашты. Әлбәттә, уңыш аларның берсенә генә елмайды. Рингта тәҗрибә белән яшьлек очрашты. Гонг яңгырау белән җиңелрәк Данис Ниязга һөҗүм итте. Авыррак, әкренрәк хәрәкәт итүче Нияз да җавапсыз калмады. Данис мондый алышка әзер түгел иде. Берничә тапкыр көндәшенең көч-куәтен яңагында татыган яшь боксчы каушап калды. Нияз исә үз эшен оста башкарды. Нәтиҗәдә, ышанычлы җиңү яулады. Әйткәндәй, Ниязга ярымфиналда Европа, дөнья беренчелеге җиңүчесе, 2010 елда Русия чемпионатында көмеш медаль яулаган Мәскәү егете Виталий Кудухов каршы торачак. Уфада җиңүчеләр Бакуда үтәчәк дөнья чемпионатына барачак. Анда да сынатмаучылар Лондон олимпиадасына сайлап алыначак.

Бер якташыбыз өчен бәйге тәмамланды

27 апреля

Спорт сараенда барган бәйгедә безнең Нияз Фәйзуллин, Леонид Костылев һәм Данис Латыйпов беренче алышларда җиңгән иде. Тагын бер якташыбыз Тимур Худоян да рингта тәүге сынау үтте. Спорт мастерлыгына кандидат булудан тыш, Тимурның Европа, дөнья беренчелегендә чыгыш ясаганы юк. Башкортстанның бокс буенча җыелма командасы тренеры Рим Башаров болай дигән иде: — Тимурның төп максаты җиңү түгел, тәҗрибә туплау. Алышларны Русиянең бокс буенча тренерлары да карый. Мөгаен, безнең сәләтле егеткә дә игътибар итүче булыр. Ул Лондон Олимпиадасына бара алмаса да, арытаба ил җыелма командасына эләгергә тиеш. Тимур Русия, Европа беренчелегендә җиңгән Мәскәү егете Роман Усиков белән көч сынашты. Якташыбыз гонг яңгырау белән һөҗүмгә күчте. Роман очко җыйды. Худоян һөҗүм белән мавыгып, еш кына сакланырга онытты. Тәҗрибәле көндәше аның хаталарыннан оста файдаланып, җиңүгә иреште. Тимур Худоян өчен Русия чемпионаты бик иртә тәмамланды. Шулай да күңелен төшермәсен. Рингта алган тәҗрибә аңа киләчәктә яңа җиңүләр яулаганда ярдәм итәчәк.

Спартакиада тәмамланды

27 апреля

Башкортстан Президенты Хакимияте, Дәүләт җыелышы-Корылтай Секретариаты, республика Хөкүмәте һәм Уфа шәһәре хакимияте үзара ел әйләнәсенә тугыз спорт төре буенча көч сынаша. Узган елда дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасында Уфа шәһәре хакимияте җиңгән иде. Быел спартакиаданың соңгы бәйгесе Уфа сәнгать училищесының спорт залында үтте. Волейбол ярышы шактый мавыктыргыч булды. — Барыбызның да эше баштан ашкан, — диде Президент Хакимиятенең бүлек җитәкчесе Игорь Панкевич. — Эш хәтта өйгә дә кайта. Гаилә мәшәкатьләре дә җитәрлек. Шуңа карамастан, спорт белән шөгыльләнергә вакыт табабыз. Атнасына ике тапкыр җыелышып, күнекмә үткәрәбез. Безнең арада, яшьләрдән тыш, иллене кырлаучылар да булуы куанычлы. Бүген биредә волейбол уйнап, күпләргә үрнәк күрсәттек. Предприятиеләрдә, оешмаларда хезмәт салучы башкалар да буш вакытларын спорт залында уздырсын иде. Президент Хакимияте командасы хөкүмәт командасын киеренке көрәштә 2:1 исәбе белән отты. Арытаба алар, шундый ук исәп белән, Уфа шәһәре хакимияте командасын да җиңде. Ике тапкыр җиңү тәмен тойган уенчыларга “корылтайлылар” да каршы тора алмады. Нәтиҗәдә, волейбол турнирында Президент Хакимияте — беренче, шәһәр хакимияте — икенче, Хөкүмәт командасы өченче урын яулады. Дәүләт җыелышы дүртенче урын белән канәгатьләнде.

Бәйге якташларыбызның җиңүе белән башланды

26 апреля

Уфаның Спорт сараенда бокс буенча Русия чемпионаты старт алды. Бәйгене ачу тантанасында Русия Бокс федерациясенең беренче вице-президенты Андрей Данько, бәйгене оештыру комитеты рәисе, Башкортстан Бокс федерациясенең попечительләр советы рәисе Марат Мәһәдиев, илнең Бокс федерациясе вице-президенты Дмитрий Лунев, директоры Евгений Судаков һәм башкалар катнашты. — Хөрмәтле кунаклар! Спортчылар! Тамашачылар! — диде чыгышында яшьләр сәясәте һәм спорт министры Александр Никерин. — Һәммәгезне дә шушы истәлекле вакыйга белән ихлас тәбриклим. Без, Башкортстан җитәкчелеге һәм халкы, бу истәлекле көнне 19 ел көттек. Һәм, ниһаять, Уфа янә бокс үзәгенә әверелде. Хәтерегездә булса, 1992 елда Русиянең бокс буенча беренче чемпионаты бездә үткән иде. Быелгы бәйгене югары дәрәҗәдә оештыру өчен дә зур көч салынды. Чемпионат, көчлеләрне ачыклаудан тыш, спорт елъязмасына алтын хәрефләр белән язылсын. Уңыш көчлеләргә елмайсын! Ниһаять, рингка боксчылар чыкты. Якташларыбыз да тәүге алышларын үткәрде. Иң югары авырлык категориясендә Нияз Фәйзуллин Омск өлкәсеннән килгән боксчы Сәйрән Смаилов белән көч сынашты. Нияз гонг яңгырау белән һөҗүмгә күчте. Буйга тәбәшәгрәк Сәйрән Ниязга ташланып караса да, уңышсызлыкка тарыды. Якташыбыз өстенлеген раунд саен арттыра барды. Нәтиҗәдә, Нияз Фәйзуллин ышанычлы җиңү яулады. Шушы ук авырлык категориясендә Ишембай егете Данис Латыйпов та тәүге сынау үтте. Ул Асланбәк Мәхмүдов (Мәскәү) белән көч сынашты. Тамашачылар ярдәмен тойган Данис гонг яңгырау белән көндәшен почмакка кысты. Югалып калган Асланбәк, перчаткалары белән капланып, якташыбыздан качып йөрүдән ары китә алмады. Икенче раундта үз көченә артык ышанган Данис зур хата җибәрде: һөҗүм белән мавыгып, Асланбәккә зур “бүләк” ясады. Мәскәү егете һөҗүменнән соң якташыбыз, чайкалып китеп, аягында чак басып калды. Алыш язмышы соңгы раундта гына хәл ителде. Тренерлар киңәшенә колак салып, арытаба сак эш иткән Данис җиңде.

Бәйге югары дәрәҗәдә оештырылачак

23 апреля

Бүген Уфада Спорт сараенда бокс буенча Русия чемпионаты старт алды. Бәйгенең үзенчәлеге нидән гыйбарәт? Хәл итәсе нинди мәсьәләләр бар? Кичә «Башинформ» мәгъүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә сүз шул хакта барды. — Мавыктыргыч алышларны карый алучыларны арттыру максатында, бәйге Спорт сараенда үтәчәк. — дип башлады сүзен республиканың яшьләр сәясәте һәм спорт министры Александр Никерин. — Әлбәттә, «Динамо» стадионы уңайлырак урын иде. Шулай да, борчылырга урын юк. Тамашачыларга уңайлы булсын өчен, спорт сараена ике зур экран урнаштырылды. Иң мөһиме — балалар билетны нибары 20 сумга гына (!) сатып ала алачак. Өлкәннәр өчен билет 50 сум тора. Ярымфинал һәм финал алышларына билетлар чак кына кыйммәтрәк торачак. Гомумән, без ярышны югары дәрәҗәдә үткәрергә әзербез. Һәр бәйгедә судья карары зур әһәмиятә ия. Уфадагы чемпионатның баш судьясы якташыбыз, әлеге вакытта Мәскәүдә гомер итүче Станислав Кирсанов булуы аеруча куанычлы. — Уфада үтәчәк бәйгедә җиңүчене яңача ачыклаячакбыз, — дип башлады ул сүзен. — Моңа кадәр биш судьяның спортчыга куйган очкосының дөреслеген компьютер тикшерә иде. Судьяларга да кнопкага басу өчен бер секунд кына вакыт бирелдә. Яңа система гаделрәк булырына өметләник. Лидерларның алышлары Казахстан, Төркия, Болгария, Греция, Франция һәм Модова судьяларына ышанып тапшырылачак. Мәгълүм булуынча, чемпионатта Башкортстан данын Нияз Фәйзуллин, Леонид Костылев, Тимур Худоян һәм Данис Латыйпов яклаячак. Очрашуда Данис та катнашты.

Безнең егетләр чемпион була алырмы?

22 апреля

Уфада үтүче бокс буенча Русия чемпионатында республика данын лаеклылар яклаячак

Башкортстан янә спорт үзәгенә әверелде — 22-30 апрельдә Уфаның Спорт сараенда илнең иң көчле боксчылары ачыкланачак. Анда җиңүче Русия данын дөнья чемпионатында, Лондон олимпиадасында яклау хокукы ала. Русиядән иң көчлеләр җыелачак, мәртәбәле бәйгедә Башкортстан данын дүрт боксчы яклаячак. Кемнәр алар? Башкортстан данын яклаучы боксчыларны барлауны Татарстанның Азнакай районында туган Нияз Фәйзуллиннан башлау урынлы булыр. Ниязның Президент кубогында ВАЗ-2107 автомобиленә лаек булганы, “Кызыл таң” гәзите коллективы белән очрашканы өчен генә түгел. Халыкара класслы спорт мастеры, бокс буенча Русия җыелма командасы әгъзасы, күпләр үрнәк алырлык сәләтле, тырыш спортчы булган өчен. Татар егетенең яулаган җиңүләре күп, шуңа иң мөһимнәренә генә тукталыйк. Нияз 2009 елда Русия чемпионы булды. Былтыр ил чемпионатында бронза медаль белән генә канәгатьләнде. Әйткәндәй, аның хыялларын челпәрәмә китергән 191 сантиметр буйлы Санкт-Петербург гиганты, 2010 елда Русия, Европа чемпионы булган Сергей Кузьмин да Уфага киләчәк. Мөгаен, без реванш шаһиты булырбыз. Иң югары авырлык категориясендә Мәскәү баһадиры Виталий Кудухов та Уфада көчен сынаячак. Күренүенчә, Ниязга ил чемпионы булу өчен җиде кат тир түгәргә туры киләчәк. Октябрьский егете, халыкара класслы спорт мастеры Леонид Костылев та Русия җыелма командасы әгъзасы. Леонид 2008 елда ил һәм Европа чемпионы булды. Егетнең мондый уңышлары игътибардан читтә калмады — аңа затлы иномарка тапшырылды. 13 ел элек якташыбыз Валерий Лимасов Европа чемпионы булган иде. Ниһаять, Ливерпульда аның батырлыгын Леонид Костылев кабатлады. Леонидка Уфада җиңел булмаячак. 2010 елда Русия чемпионы булган Илдар Ваганов, тәҗрибәле боксчы Максим Дадашев та җитди көндәшләр. Бу авырлык категориясендә лидер булып Пекин олимпиадасында бәхетен сынаган, дүрт тапкыр Русия, ике тапкыр Европа чемпионы Альберт Селимов санала. Леонид Дагстан баһадирын җиңә алырмы? Бу максатка ирешүдә, якташыбызның осталыгыннан тыш, туган як диварлары, спорт сөючеләр дәртләндерүе дә үзенекен итәргә тиеш.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»