Спорт

Уфада шашка буенча дөнья чемпионаты үтә

16 июля

15 июльдә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Уфага халыкара шашка буенча ярышларны ачу тантанасына килгән Бөтендөнья шашка федерациясе президенты Гарри Оттен белән очрашты. — Бөтендөнья шашка федерациясе оештырган ярышларны үзебездә үткәрү безнең өчен зур әһәмияткә ия, — диде Рөстәм Хәмитов. — Без бу ярышлар югары дәрәҗәдә үтсен өчен барысын да эшләячәкбез. Гарри Оттен әйтүенчә, турнирда дөньяның дүрт кыйтгасыннан килгән спортчылар катнашачак, ә партияләр барышын Интернет челтәре буенча дөньяның меңләгән тамашачысы күзәтә алачак. Очрашуда шулай ук Гарри Оттенның 2013 елда Уфада ирләр арасында шашка буенча дөнья чемпионаты үткәрү турында тәкъдиме дә тикшерелде.

Җиңел авиация буенча Русия чемпионаты ачылды

05 июля

2 июльдә Кушнаренко районындагы “Первушино” аэродромында үтә җиңел авиация буенча “СЛА- мото” ачык Русия чемпионатын тантаналы ачу чарасында мәртәбәле кунаклар — Башкортстан Президенты Хакимияте җитәкчесе Әнвәр Мәхмүтов, яшьләр сәясәте һәм спорт министры Александр Никерин, Җәмәгать иминлеге ведомствоара советы секретаре Марат Мәһәдиев, Кушнаренко районы хакимияте башлыгы Алмаз Йосыпов, Русиянең Үтә җиңел авиация федерациясе президенты Владимир Забава, күп тапкыр Русия чемпионы исеме алган Владимир Мысенко, Татарстанның Үтә җиңел авиация федерациясе рәисе Владимир Чупарков катнашты. Александр Никерин кунакларны һәм ярышта катнашучыларны сәламләп, чемпионатны үткәрүне һәм оештыруны ышанып тапшырган өчен рәхмәт белдерде. Атап әйткәндә, бу чемпионатны оештыруга һәм үткәрүгә этәргеч биргән республиканың Үтә җиңел авиация федерациясе рәисе Сергей Миңнегуловка рәхмәт сүзләре әйтте. — Республикада беренче тапкыр мондый мәртәбәле чемпионат үтә. Сезнең игътибарыгызга үтә җиңел авиациянең барлык арсеналы да тәкъдим ителәчәк. Сез ярышта катнашучылар күрсәткән тамаша белән хозурлана аласыз. Мин “Первушино” аэродромы республикада үтә җиңел авиацияне үстерүгә булышлык итәр, дип ышанам, — дип билгеләде министр. Тантанада Алмаз Йосыпов, Владимир Мысенко, Владимир Чупарков та чыгыш ясады. Владимир Забава “Первушино” үтә җиңел һәм җиңел авиация аэродромы реестрга кертелүен һәм Бөтенрусия тәгаенләнешендә булачагын билгеләп үтте.

Волейбол “гулливеры”

02 июля

Дөньяда чамадан тыш озын кешеләр бар. Аларның кайберләре белән очрашырга туры килгәләде. Русиянең волейбол буенча җыелма командасы әгъзасы, 217 сантиметрлы Алексей Казаков белән әңгәмә оештырган идем. Күптән түгел Уфада дөнья лигасы кысаларында волейбол буенча Русия җыелма командасы японнар белән көч сынашты. Бәйгедә 1988 елның 29 октябрендә Украинаның Макеевка шәһәрендә дөньяга килгән 218 сантиметрлы Дмитрий Мусэрский да катнашты. Аңа күнекмәләр вакытында берничә сорау белән мөрәҗәгать иттем.

“Старт”ка старт бирелде

28 июня

Хөкүмәт йортында Русия Велосипед спорты федерациясе президиумының киңәшмәсе үтте. Анда федерацияне борчыган мәсьәләләр, якын киләчәктә гамәлгә ашачак планнар каралды. Велосипед спорты буенча “Старт” спорт мәктәпләренә матди-техник ярдәм күрсәтү программасына аеруча зур игътибар бүленде. — Төбәкләрдә велосипед спортын үстерү максаты белән без кыска вакытлы программаны гамәлгә ашырачакбыз, — диде Велосипед спорты федерациясе генеральный директоры Владимир Вагенлейтнер. — “Старт”ның асылы бик гади. Аның кысасында спорт мәктәпләренә 1200 велосипед һәм спорт формасы, 50 автомобиль тапшырылачак. Бу максатка 50 миллион сум акча тотынылачак. Мондый хөрмәткә лаек булу өчен төбәкләр конкурста катнашачак. Программа 2011 елның июленнән 2012 елның июленә кадәр гамәлгә ашырылачак. Максатыбыз — ил, дөнья күләмендә чыгыш ясардай спортчыларны арттыру. Кайбер төбәкләр бүген ил бәйгесендә дә катнаша алмый. Алай гына түгел, өлкә, район ярышлары да үткәрелмәгән урыннар бар. “Старт” шушы мәсьәләләрне хәл итәргә тиеш.

“Салават Юлаев”та — яңа тренер

01 июня

“Салават Юлаев” хоккей клубы идарәсенең ачык утырышы үтте. Анда берничә мөһим карар кабул ителде. “Салават Юлаев”ның баш тренеры итеп Сергей Михалев тәгаенләнде. Шуны искәртеп үтәбез, бу тренер Уфадагы клубны беренче тапкыр 2008 елда Русия суперлигасы чемпионатында алтын медальгә китерде. Әлеге килешү Сергей Михалев белән бер елга төзелгән. Сакчы Максим Кондратьев һәм капкачы Эрик Эрсберг белән төзелгән контрактлардан тыш, тагын ике яңа килешүгә кул куелган. Уфа командасыннан киткән Дмитрий Калинин урынына Магнитогорскийдан Виталий Атюшовны, шулай ук “Салават Юлаев”ның капитаны Владимир Антиповка алмашка Новосибирскиның “Сибирь” командасыннан Игорь Мироновны алганнар. Аларның икесе белән дә ике елга контракт төзелгән. Моннан тыш, Александр Рязанцев, Вячеслав Козлов, Александр Еременко, Патрик Торесенның командадан китүе расланды. Русия клубларының берсеннән тагын да файдалырак контракт турында тәкъдим алган Кирилл Кольцов та командадан китәчәк. Олег Твердовский, Виталий Прошкин һәм Олег Сапрыкин командада калачак, шулай ук капкачы Виталий Колесник белән контракт тагын бер ел гамәлдә булачак. Киләсе сезонда тренерлар штабы — Сергей Михалев, Венер Сафин һәм Сергей Герсонский җитәкчелегендәге “Салават Юлаев”ка аз дигәндә — призлы урыннарның берсенә чыгу, күп дигәндә — яңа чемпионлык яулау бурычы куела.

Батырлар шулай тәрбияләнә

31 мая

Илеш районында үсмерләр арасында ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев исемендәге призга милли көрәш буенча ачык турнир үтте. Башкортстан элек-электән көрәшчеләре белән дан тоткан. Сабантуйларда, милли бәйрәмнәрдә мәйданга бил бирмәс көрәшчеләр чыккан. Җиңүчеләргә чигелгән сөлге һәм тәкә бүләк иткәннәр. Соңгы елларда бу спорт төре күп кенә район-шәһәрләрдә популярлашып китте. Республикада билбау белән көрәш буенча Европа һәм дөнья чемпионатлары даими уздырыла. Илеш районында милли көрәшкә зур игътибар бирелә. Туган төбәген данлаган, республикада, илдә төрле елларда танылу алган батырларыбыз белән горурланабыз. Шулар арасыннан Александр Ким, Радик Фикиев, Әнәс Баев, Ләбиб Фатыйхов, Фәнзил Шәйхетдинов — Русия, Ринат Шәяхмәтов, Ришат Кәбиров, Фәвәдис Гаязов, Муса Галиев, Альберт Әхияруллин, Илвир Исламов, Азамат Хәйбрахманов һәм башкалар Башкортстан чемпионы булды. Республика җыелма командасының Илеш көрәшчеләреннән генә торган вакытлары да бар иде. Яшь буын да алар үрнәгендә тәрбияләнә. Районда спортны үстерү, халыкны сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү максатында район хакимияте башлыгы карары нигезендә Спорт федерациясе оештырылды, аның каршында аерым спорт төрләре буенча попечительлек советлары эшли башлады. Милли көрәш буенча район попечительлек советы рәисе итеп “Сөн” кооперативы рәисе Фәгыйтьҗан Зарипов билгеләнде. Милли традицияне дәвам итүче бил бирмәс егетләрнең осталыгы елдан-ел камилләшә. Монда милли көрәш буенча даими уздырылучы ярышларның да йогынтысы зур.

Уфа — паралимпия хәрәкәте башкаласы

24 мая

Ванкувер паралимпиадасында Русия җыелма командасына тиңнәр булмады. Мондый уңышка ирешү өчен Башкортстан спортчылары да зур өлеш кертте. Ирек Зарипов белән Кирилл Михайлов бәйге геройларына әверелде. Әлбәттә, якташларыбызның мондый казанышлары ил җитәкчелеге игътибарыннан читтә калмады. Ванкуверда җиңү пьедесталына менүчеләр югары дәүләт бүләкләренә лаек булды. Узган атнада Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Республика йортында бер төркем паралимпиячеләр белән очрашты. — 2011 елда республика паралимпиячеләре дөнья чемпионатында 33 — алтын, 17 — көмеш һәм 3 бронза медаль яулаган, — диде Рөстәм Зәки улы. — Мондый уңышка кайбер ил җыелма командалары да ирешә алмый. Сезнең тырышлык, сынмас рух белән һәммәбез дә горурланабыз. Республикада паралимпия спортын үстерүгә зур игътибар бүленә. Мишкә районында 90 миллион сумлык паралимпия спорты үзәге төзелә. Бәләбәйдә дә бу юнәлештә эш бара. Инвалид коляскасыннан, култык таягыннан башка хәрәкәт итә алмаучыларны хәстәрләячәкбез. Подъездларга, кибетләргә, автобусларга, күңел ачу үзәкләренә, даруханәләргә һәм башка урыннарга физик мөмкинлекләре чикле кешеләр керә алсын өчен кулдан килгәнне эшләячәкбез. Очрашуда катнашкан Русия Паралимпия комитетының беренче вице-президенты Павел Рожков та тәэссоратлары белән уртаклашты. — Уфа — паралимпия хәрәкәтенең башкаласы. Бу сүзләрне горурланып әйтә алам. Күп кенә илләр Кирилл Михайлов, Ирек Зарипов кебек йолдызлары белән мактана алмый. Башкортстанда паралимпия үзәге төзелүен тулысынча хуплыйм. Дөньяның бер генә илендә дә мондый үзәк юк. Сезнең республика саваплы һәм җаваплы эшкә Җир шарында беренче булып тотынды. Сер түгел, нәкъ сезнең бәрәкәтле җирдә ил данын уңышлы яклаган спортчылар әзерләнә. Күптән түгел Ханты-Мансида үткән дөнья чемпионатында олимпиячеләр бер медаль дә яуламады. Аның каравы, паралимпиячеләр егерме тапкыр җиңү пьедесталына күтәрелде. Шулар арасында якташларыгыз да бар. Арытаба да шушы рухта дәвам итегез, — диде ул. Тантаналы чыгышыннан соң Павел Алексеевич Рөстәм Хәмитовка Русия Паралимпия комитетының Почет билгесен тапшырды. Башкортстан Президенты Мәскәү кунагына истәлекле сувенир бүләк итте. Арытаба сүзне Ванкувер паралимпиадасы герое, спорт легендасы Ирек Зарипов алды.

“Салават Юлаев” — Башкортстан горурлыгы!

20 мая

Уфада “Салават Юлаев” хоккей командасын Русия чемпионатында икенче тапкыр җиңүе уңаеннан тәбрикләү тантанасы үтте. Чарада Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов, Русия Хоккей федерациясе президенты Владислав Третьяк, Хоккей федерациясенең Попечительләр советы рәисе Павел Крашенинников, Президент Хакимияте җитәкчесе, “Салават Юлаев” хоккей клубы президенты Әнвәр Мәхмүтов, клубның элекке президенты Николай Курапов, КХЛның вице-президенты Владимир Шалаев, яшьләр сәясәте һәм спорт министры Александр Никерин һәм СССРның атказанган очучы-сынаучысы Урал Солтанов катнашты. Кунакларны Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов сәламләде: — Кадерле дуслар! Бүген Уфада, Башкортстанда зур бәйрәм. Без Гагарин кубогына ярышларда җиңүче команданы, танылган клубыбыз — “Салават Юлаев”ны тәбриклибез. Хоккей һәрчак республика халкының горурлыгы булып кала. “Салават Юлаев” хоккей клубына җиңү китергән фидакарь, кызыклы, мавыктыргыч уеннары өчен зур рәхмәт белдерәм. Команда белән көн-төн эшләгән, аларга көч-дәрт биреп торган тренерларга да, “Салават Юлаев” клубына ярдәм иткән иганәчеләргә, көярмәннәргә һәм спортның бу төре белән кызыксынучы барлык кешеләргә рәхмәт әйтәсем килә! Безнең хоккей командасы Русиядәге иң яхшы команда. Безнең хоккейчылар Русиянең һәм дөньяның иң яхшы хоккейчылары! Мин барыгызны да зур җиңү белән котлыйм! Башкортстан хоккей командасы Русия Федерациясенең иң алдынгы хоккей командасы исемен горурлык белән йөртәчәк һәм бу шулай булып калачак!

Сочи Олимпиадасына1000 көн калды

17 мая

Мәгълүм булуынча, 2010 елда ил төбәкләре арасында волонтерлар әзерләү буенча конкурс игълан ителгән иде. Әлеге бәйгедә Башкортстан дәүләт медицина университеты “Медицина” юнәлешендә җиңүгә иреште. Шушы вакыйгадан соң Башкортстан Сочи олимпиадасын оештыручылар исемлегенә керде. Шуңа да, 14 майда Сочи Олимпиадасы старт алуга мең көн калу уңаеннан оештырылган бәйрәм Уфада да киң билгеләнде. Бу көнне шәһәрнең сәламәтлек үзәкләрендә, поликлиникаларында теләгән һәр кеше сәламәтлеген тикшертә алды. “1000 тормыш тамчысы” акциясе аерым игътибарга лаек. Билгеле, күп кенә авырулар, донор каны җитешмәү сәбәпле, операция өстәленә ята алмый. Әлеге мәсьәләне хәл итүдә һәркем катнаша алды. БДМУның унынчы корпусы каршында донор каны тапшыручылар байтак җыелды. “1000 велосипедчы”, “1000 яхшы эш” чаралары да тәэссоратларга бай булды.

“Связист” суперлигага чыкты!

05 мая

Башкортстан теннисчыларының уңышы зур резонанс тудырды

“Связист” өстәл теннисы командасы, Русия чемпионатында югары лиганың “А” төркемендә ирләр арасында дүрт турда җиңеп, беренче тапкыр суперлигага чыкты. — Безнең команда һәр елны үз лигасыннан югарырак күтәрелә һәм, җиңүләргә ирешеп, алдынгылыкны яулый. Анда спортчылар да күпкә көчлерәк, — ди “Связист” командасы тренеры Владислав Николаев. — Тәүге өч турда җиңгәннән соң, соңгысы, Коломнада үткәне хәлиткеч булды. Русиянең иң көчле 12 командасының иң көчле теннисчылары өч көн дәвамында очколар өчен көрәште. Ярышлар бик яхшы оештырылган иде. Коломнада өстәл теннисы буенча ярышлар үткәрүдә зур тәҗрибә тупланган, нәтиҗәдә алар югары дәрәҗәдә үтте. Ярышлар шулай иде: һәр команда көн дә ике уенда катнаша. Оештыручылар, мөгаен, акчаны янга калдырырга теләп, катгый график тәкъдим итте. Беренче көнне — өч, икенче көнне — ике, соңгы көндә бер уен үткәрү каралган иде. Без тәүдә ризалык бирә яздык. Теннисчыларның юлдан соң арыганлыгын күргәч, графикка үзгәреш кертүдән баш тарттым, чөнки бу аларга да, уенга да тәэсир итәр дип уйладым. Спортчылар алдагы өч турда җиңгәннән соң тынычланырга мөмкин иде. Ләкин уфалылар тагын да өстенлекләрен күрсәтергә карар итте. Алар, туп белән оста уйнап, мавыктыргыч, матур уен күрсәтте. Шунлыктан уенда кискен, үзенчәлекле мизгелләр күп булды. “А” югары лигасындагы командаларда тәҗрибәле уенчылар уйный. Гомумән, очрашулар кызык та, киеренке дә үтте. Спортчылар югары әзерлек һәм техник осталык күрсәтте. Башкортстан теннисчылары аларның кайберләре белән очрашкан иде инде, шуңа күрә бу спортчыларның алымнары белән танышлар. Краснодар шәһәренең Олимпия резервы балалар-үсмерләр спорт мәктәбен тәмамлаучылар һәм анда тәрбияләнүчеләр, мәсәлән, шундыйлардан. Алар максатчанлык белән аерылып тора, уенда да төрле ысулларны яхшы куллана. Шунысы кызыклы: аларның командаларында үз спортчылары гына уйный. Шул ук вакытта, күп кенә клублар уенчыларны читтән чакыра. Чит спортчылар арасында Азия илләреннән килгәннәр күп. Анда спортның бу төре нык үсешкән һәм дөнья күләмендә танылган иң көчле уенчылар уйный. Русия командаларында Корея, Кытай, Вьетнамнан килгәннәр бар.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»