Спорт

Ямакай футбол белән таныла

01 сентября

Авыл командалары арасында ярыш ике ай барды

Илебез футбол буенча дөнья чемпионатын кабул итәргә әзерләнә. Уеннар Русиянең дистәләгән стадионында бер айга якын барачак. Ә менә Благовар районының Ямакай авылында футбол буенча җиде ел рәттән үткәрелүче турнир мондый төр ярышлар арасында иң озак дәвам итүче булып тора. Гадәттә, ул майда башлана, ә турнирда җиңүче команда июль ахырында гына билгеле була. Атап әйткәндә, быел ярышларга старт 21 майда бирелде, турнирның финалы исә 23 июльдә үтте. Авыл спорты үсештә, дисәк тә, аңа игътибарның кимүен һәр төбәктә күзәтергә мөмкин. Туп чөеп уйнаучылар күп булса да, футбол мәйданчыклары авылларда хәзер сирәк күренеш. Урыны уңайлы булганга, һич югында, берәр замана баена кибет яисә йорт салырга бирәләр аны. Ямакай авылындагы футбол мәйданчыгын исә өлкән буын да яхшы хәтерли, балачакта биредә күпләр туп типкән. Ир уртасы Айдар Карачурин да яшьлегендә футбол белән нык мавыга. Әмма яман чир бу шөгыленә киртә куя аның. Чир китсә дә, гадәт кала бит ул. Футболга тартылу авыл китапханәчесе Айдар Карачуринны бу юнәлештә гадәти булмаган адымга этәрә. Туган авылында футбол ярышлары оештыру башлангычы белән чыга ул. Әйтергә кирәк, мондый омтылыш мәктәп җитәкчелегендә, урындагы властьта яклау таба. Футбол буенча турнир рәсмиләштерелеп, Ямакай авылы хакимияте призына ярышлар статусы ала.

Спортлы ил - көчле ил!

24 августа

Кичә Уфада Башкортстан дәүләт педагогия университетының олимпия, паралимпия һәм сурдлимпия чемпионнары хөрмәтенә “Йолдызлы олимпиячеләр аллеясе” ачылды. “Буревестник” бассейны бинасы каршында үткән тантанада атказанган спорт мастеры, йөзү буенча халыкара класслы спорт мастеры, дөнья чемпионы, Барселонадагы җәйге Олимпия уеннары чемпионы Вениамин Таянович, университетның чыгарылыш укучысы, паралимпия уеннарында йөзү буенча биш тапкыр чемпион, Русиянең Паралимпия комитетының вице-президенты Андрей Строкин, бишенче курс студенты, Сурдлимпия уеннары чемпионы, саңгырау инвалидлар арасында Европа чемпионы Вадим Боровик, Паралимпия уеннарының өч тапкыр чемпионы, дүрт тапкыр дөнья чемпионы Оксана Савченко катнаштылар. Бу күренекле спортчыларның исемнәре язылган йолдызлар башкаланың Маяковский исемендәге бакчасын бизәячәк. — Шәһәребез өчен бүген — онытылмас көн. Бу чара үсеп килүче буын өчен матур үрнәк булыр дип уйлыйм. Оештыручыларга зур рәхмәтемне белдерәсем килә, — диде Вениамин Таянович үзенең йолдызы янында. Андрей Строкин тантана вакытында сибәләп торучы яңгырны яхшыга юрады: — Һава торышы нәкъ йөзүчеләр өчен, су күп, — дип елмайды ул. — Күрәсезме, йолдызлар ничек урнашкан — монда башкалар өчен дә урын бик күп. Тиздән сәләтле яшьләр арасындагы иң лаеклылар йолдызлы сукмакны тулыландырыр, дип ышанам. Оксана Савченко белән Вадим Боровик, шулай ук зур дулкынлану белән үз йолдызларына кагылды, аларның җиңүенә ышанган һәммәсенә рәхмәт белдерделәр.

Яшь спортчылар сынатмый

12 августа

Шотландиянең Ланаркшир графлыгында Халыкара балалар спорт уеннары үтте. Республика исеменнән анда 17 кеше чыгыш ясады. Алар спортның дүрт төре — җиңел атлетика, йөзү, дзюдо һәм бадминтон буенча ярышларда өч алтын, ике көмеш, алты бронза медаль яулады. Бу чарада 35 илнең 76 шәһәреннән 1 мең 500 спортчы катнашты. Оештыру комитетының Ланаркширда үткән утырышында мәктәп укучыларының 2013 елгы кышкы уеннарын Уфада үткәрү турында карар кабул ителү бик әһәмиятле булды.

“Шанс”лы Рәдиф

09 августа

Уфаның “Динамо” стадионында Башкортстан Президенты кубогына көрәш буенча турнир үтте

Бәйгедә республикадан, күрше төбәкләрдән 160тан артык спортчы катнашты. Турнирда күп тапкыр ил, Европа, дөнья чемпионы булган тәҗрибәле көрәшчеләр Наил Мөхәммәтьяров, Альберт Рәхмәтуллин, Рәдиф Акчурин, Юрий Сабанов һәм Рөстәм Арсланов та көчен сынады. Турнир берьюлы ике келәмдә үтте. Берсендә — ветераннар, икенчесендә 19 яшьтән өлкәннәр көч сынашты. Тамашачылар һәр алышта спортчыларны дәртләндерергә, аларга көч бирергә тырышты. Бәйгенең абсолют җиңүчесе язмышын Рәдиф Акчурин (Уфа шәһәре) белән Мансур Юлтимеров (Мәләвез районы) хәл итте. Алышны Президент Рөстәм Хәмитов та карады. Әйтергә кирәк, бу алышта тәҗрибә белән яшьлек очрашты. Киң җилкәсенә берничә дистә тәкәне салган дөнья чемпионы Рәдифне ил төбәкләрендә, күп кенә чит илләрдә дә яхшы беләләр. Ә менә аның 20 яшьлек көндәше Мансур зур спортта тәүге адымнарын гына ясый. Мөгаен шуңа Мәләвез батыры алышның беренче минутында тиз генә җиңү яуларга омтылгандыр. Рәдиф исә үз вакытын көтте һәм әллә ни зур көч түкмичә 3:1 исәбе белән җиңде. Рәдиф Акчурин абсолют чемпион исемен яулаудан тыш, турнирның төп призы — “Шанс” (ZAZ Chance) автомобиленә лаек булды. Билбирмәс батырны Рөстәм Хәмитов тәбрикләде. — Һәммәгезне дә милли көрәш бәйрәме белән ихлас тәбриклим! — диде ул чыгышында. — Шушындый егетләр булганда җәмгыять киләчәге өчен борчылырга урын юк. Безгә, гомумән, үзләренең көчен, характерын, осталыгын гадел спорт көрәшендә күрсәтә алырдай кешеләр күбрәк кирәк. Халкыбызның мәдәниятен, тарихын үз эченә алган бу спорт төрен үстерергә ярдәм итәчәкбез. Бүген республикада 20 меңгә якын үсмер милли көрәш белән шөгыльләнә. Һәр районда балаларны һөнәри тренерлар күнектерсен иде. Милли спорт төрен яңа дәрәҗәгә күтәрү өчен кулдан килгәнне эшләячәкбез.

Пас! Штанга! Го-о-ол!

02 августа

Уфаның “Нефтьчеләр” стадионында Башкортстан Президенты Кубогына беренче тапкыр футбол буенча турнир үтте

Узган атнада Башкортстан тарихында истәлекле вакыйга булды. 30-31 июльдә Уфаның “Нефтьчеләр” стадионында беренче тапкыр Башкортстан Республикасы Президенты Кубогына футбол буенча турнир оештырылды. Бәйгегә чит төбәкләрдән ике футбол клубы, беренче дивизион лидеры “Түбән Новгород” белән Милли футбол лигасында чыгыш ясаучы “Торпедо” (Мәскәү) килде. Башкортстан данын “Уфа” белән “Горняк” (Учалы) яклады. Мәйданга иң беренче булып “Торпедо” белән “Горняк” чыкты. Узган елда “Локомотив” (Мәскәү) командасын откан учалылар дәрәҗәле көндәшләре каршында каушап калмады. Шуңа күрә беренче таймда мәйданда көчләр тигез булды. Тәнәфестән соң тәҗрибә үзенекен итте. Уен башланып ике минут үткәч, “Торпедо” уенчысы Денис Большаков исәпне 1:0 ясады. 15 минуттан соң якташларыбыз мәйданда унау гына калды. Ике тапкыр кагыйдә бозган Анатолий Семенов запас уенчылар эскәмиясенә утырды. Моннан соң “Горняк” үз капкасына чигенсә, кунаклар тагын да куәтлерәк һөҗүм итте. Нәтиҗәдә, очрашу тәмамланырга биш минут калганда Денис Большаков исәпне 2:0 ясады. Уен ахырында шул ук уенчы учалыларга өченче голны кертте. “Торпедо” “Горняк”ны 3:0 исәбе белән отып, финалга чыкты.

Балаларга - спорт комплексы

02 августа

Узган җомгада Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов спорт юнәлешендәге 5нче республика интернат-мәктәбендә спорт комплексы төзелеше белән танышты. Объект 30 августта ачылырга тиеш. Президент комплексның биналарын һәм бокс, дзюдо, волейбол, фехтование, баскетбол, мини-футбол белән шөгыльләнү өчен тәгаенләнгән спорт, тренажер залларын карады. Алар барысы да заманча корылмалар һәм һөнәри кирәк-яраклар белән җиһазландырылган. Интернат-мәктәп директоры Рөстәм Хәмитовка укучылар өчен урын җитмәве һәм яшәү өчен ике корпус төзергә кирәклеге турында хәбәр итте. Президент бу башлангычны хуплады һәм республиканың 2012 елгы бюджетына бу максатларга акча салу мөмкинлекләре каралачак, дип билгеләде. — Төзелешне җиренә җиткереп тәмамларга кирәк. Техник нигезләрне, күпме чыгымнар таләп ителәчәген күзаллагыз, ә без мөмкинлекләрне карарбыз. Мин бу компекс тулысынча төзелеп бетү, төзелештә өзеклекләр булмау яклы, — диде Рөстәм Хәмитов. Республика башлыгы спорт комплексының стадионын да карады. Монда футбол кыры, йөгерү өчен юллар, җиңел атлетика белән шөгыльләнү өчен махсус урыннар бар. Рөстәм Хәмитов тамашачылар өчен урын булмауга игътибар итте һәм трибуна төзергә, автомобиль юлы ягыннан койма коярга кушты.

Президент кубогына ярышлар башлана

29 июля

30-31 июльдә Башкортстан Президенты кубогына футбол буенча ярышлар үтәчәк. Беренче турнирда “Торпедо” (Мәскәү) һәм “Түбән Новгород”, Башкортстанның “Уфа” һәм “Горняк” (Учалы) футбол командалары катнашачак. — Безнең командалар югары дәрәҗәдә уйнауны телибез, шуңа күрә югары класслы “Торпедо” һәм “Түбән Новгород” командаларын чакырдык. Моннан тыш, теләге булган һәркемнең совет футболы йолдызларын күрү, алар белән фотога төшү, автограф алу мөмкинлеге булачак. Башкортстан, Русия һәм чит ил йолдызлары катнашлыгындагы музыкаль программа бу чарага ямь өстәячәк, — диде Башкортстанның Футбол һәм мини-футбол федерациясе рәисе Шамил Газизов “Башинформ” агентлыгында үткән матбугат конференциясендә. Футбол агентлыгының генеральный директоры Семен Стрельчик әйтүенчә, Русия футболы ветераннарының интернациональ командасында Ринат Дасаев, Юрий Гаврилов, Федор Черенков, Игорь Колыванов, Дмитрий Кузнецов, Вәгыйзь Һидиятуллин, Александр Панов, Ахрик Цвейба, Андрей Канчельскис чыгыш ясаячак.

Дөнья чемпионы - Русиядән

26 июля

Уфада халыкара шашка буенча Дөнья кубогына ярышлар тәмамланды. Русияле Александр Гетманский ирләр арасында чемпион исемен яулады, голландияле Рул Бумстр көмеш медальгә лаек булды. Ә латвияле Робертс Мисанс бронза медаль алды. Хатын-кызлар арасында якташыбыз, Ишембай кызы Елена Мильшина — бронза, голландияле Нина Хукман — көмеш, ә латвияле Зоя Голубева алтын медальләргә ия булдылар.

Ни өчен безнең уенчылар чит командалар данын күтәрә?

20 июля

Чөнки әлегәчә үзебездә дәрәҗәле баскетбол командасы юк

Искә алсагыз, соңгы вакытта “баскетбол” сүзе еш телгә алына башлады. Ә бит кайчан гына бу инглиз сүзенең мәгънәсен дә (basket — кәрзин, ball — туп) бик сирәкләр генә белә иде. Бүген исә Башкортстан яшьләрен баскетболдан башка күз алдына китерү кыен. Мавыктыргыч уен яшь буынның яшәү рәвешенә әверелде. Безнең студентлар, мәктәп укучылары командалары ил күләмендәге бәйгеләрдә призлы урыннар яулый башлады. Башкортстан дәүләт университетының егетләр командасы Идел буе федераль округында икенче урын яуласа, Башкортстан дәүләт аграр университеты кызлары ил чемпионатыннан көмеш медаль белән кайтты. Шулай да, уңышлардан тыш, хәл итәсе мәсьәләләр дә юк түгел. Республикада баскетбол үсешенә нәрсә комачаулый? — Төп максатыбыз — яшьләрне спортка җәлеп итү, — диде Башкортстанның Баскетбол федерациясе директоры Сергей Медведев. — Бу юнәлештә ил төбәкләре арасында беренче урынга чыктык. 2010-2011 елгы сезон нәтиҗәләре буенча республика мәктәп лигасында 906 мәктәптән 1565 (!) команда катнашты. Һәр мәктәпкә алтышар туп бүләк иттек. Гомумән, барлыгы биш мең туп, 420 кубок, 720 баскетбол формасы тараттык. Яшьләр даирәсендә баскетболның абруе артты. Димәк, киләчәктә спорт мәктәпләрендә баскетбол түгәрәгенә язылучылар да ишәячәк. Кызганычка каршы, әлеге вакытта безнең йолдызлар Краснодар, Сургут, Саратов, Мәскәү, Самара шәһәрләре командалары өчен чыгыш ясый. Үзебездә команда оешканчы шулай дәвам итәчәк. Сер түгел, “Салават Юлаев”, “Урал” данын башлыча легионерлар яклый. Без башка юлдан барырга омтылабыз. Башкортстанның баскетбол командасында башлыча үзебезнең егетләр, кызлар уйнаячак. Алар акча, дан өчен түгел, беренче чиратта, туган як өчен чыгыш ясаячак.

Финалга русиялеләр дә чыкты

19 июля

Шимбә Уфада халыкара шашка буенча дөнья чемпионаты старт алды. Ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасыннан 16шар кеше финалга чыкты. Чит ил вәкилләре белән беррәттән финалда русиялеләр Александр Георгиев, Муродулло Амриллаев, Василий Чижов, Александр Шварцман, Владимир Мильшин, Айнур Шәйбәков, Александр Гетманский һәм Гаврил Колесов уйнады. Хатын-кызлар арасыннан Русия исеменнән Тамара Тансыккуҗина, Матрена Ноговицына, Нона Савина, Олеся Абдуллина, Алия Әминева, Айына Собакина, Ирина Платонова, Наталья Шестакова, Регина Әюпова чыгыш ясады.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»