Спорт

Суперфинал Уфада үтәчәк

18 октября

Киләсе елның апрелендә Уфада 2011-2012 еллар сезонының “КЭС-Баскет” мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының супер финалы үтәчәк. Башкортстан Хөкүмәтендә чемпионатны оештыручылар белән очрашуда әлеге чарага әзерлек мәсьәләләре каралды. 14 октябрьдә Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Зөһрә Рәхмәтуллина Олимпия чемпионы, лиганың почетлы президенты Сергей Белов һәм генеральный директоры Алексей Фролов белән очрашты. — 2011-2012 еллар чемпионатында катнашу өчен республикабызда меңнән артык укучылар командасы теркәлгән, — диде Зөһрә Рәхмәтуллина. — Сайлап алу матчлары Башкортстанны Русия дәрәҗәсендә лаеклы тәкъдим итәчәк укучыларны ачыклар, дип ышанам. Очрашуда шулай ук апрельдә үтәчәк супер финалның төп мәсьәләләре тикшерелде. Лига җитәкчелегенә супер финал матчларын кабул итәргә әзер дүрт мәйданчык, спортчыларның яшәү һәм ял итү урыннарын күрсәттеләр.

“Уфа-Арена”да “гладиаторлар” алышы

18 октября

Башкортстанда халыкара дәрәҗәдә бәйгеләр оештыру күптән күркәм традициягә әверелде. Иртәгә “Уфа-Арена” спорт комплексында “М1 Challenge XXIX” бергә-бер сугыш буенча дөнья чемпионаты үтә. Бәйгенең үзенчәлеге нидән гыйбарәт? Башкортстанда әлегә кадәр дә андый турнир оештырылганы бар иде. Якташыбыз Венер Галиевның кагыйдәсез сугыш буенча дөнья чемпионы исемен яулавы да күпләргә мәгълүмдер. Шуңа күрә Санкт-Петербургның Микс-файт М1 компаниясе дәрәҗәле бәйгене оештыру урыны итеп Уфаны юкка гына сайламаган. Сер түгел, келәмдәге күренеш үсмерләр һәм йомшак күңеллеләр өчен түгел. Типсә тимер өзәрдәй баһадирлар бер-берсен кара канга туздыра. Әлбәттә, тамашачы мондый күренешне тыныч кына карый алмый. Кайвакыт җиңелүче алыш ахырында гына уңышка ирешә. Бер генә алышның язмышын да алдан белеп булмый. Турнирның әһәмияте чиксез зур. Күз төбенә бала башы кадәр йодрык эләгүдән аякларында чак басып торса да, ярышучы алышны дәвам итә. Самбо, каратэ, бокс, кикбоксинг, дзюдо һәм башка кырыс спорт алымнарын максатлы куллану өчен зур осталык кирәк. Көч сынашучыларның һәммәсенең мускулларына таң калырлык. Әлбәттә, гладиаторлардай көчле, алар сыман зирәк булу өчен сәламәт яшәү рәвешенә өстенлек бирергә, көн саен күнекмәләр үткәрергә кирәк. Оештыручылар турнирның төп максатларының берсе итеп шушындый карашлы яшьләрне арттыруны билгеләгән.

Ике матчта ике җиңелү

18 октября

“Салават Юлаев” үткән ялларда үз бозында ике матч үткәрде. СКА (Санкт-Петербург) белән очрашу 4:2 исәбе белән кунаклар файдасына тәмамланды. Юлаевчылар капкасына шайбаларның берсен Патрик Торесен кертте. Норвегия җыелма командасы уенчысы үткән сезонда гына “Салават Юлаев” өчен чыгыш ясый иде. Озак еллар СКАның лидеры булган, хәзер “Салават Юлаев” формасы кигән Сушинский да элекке командасына шайба кертте. Якшәмбе көнне уфалылар ЦСКА (Мәскәү) белән очрашты. “Салават Юлаев”ның уены соңгы вакытларда спорт сөючеләрдә генә түгел, тренерларда, белгечләрдә дә күп сораулар тудыра. Шул кадәр дәрәҗәле хоккейчылар тупланган, матди яктан тулысынча тәэмин ителгән команда нигә начар чыгыш ясый? Юлаевчылар бозга мондый фикерләрнең дөрес түгеллеген исбат итәргә чыкты. Чор башлану белән уфалылар һөҗүмгә күчте. Спорт сөючеләр янә Гагарин кубогын яулаган команда уенын күрде. Шулай да уңыш сакланучы командага елмайды. Быел гына ЦСКА данын яклый башлаган Яшин исәпне ачты. Юлаевчылар мондый нәтиҗә белән килешмәде һәм командалары белән каршы як капкага омтылды. Кунаклар мондый басымга озак түзмәде. “Салават Юлаев” уенчысы Александр Радулов исәпне 1:1 ясады. Нибары өч минуттан соң Прошкин уфалыларны алга чыгарды. ЦСКА тренеры капкачыны алыштырды. Станя урынына Гайдученко чыкты.

Старт канәгатьләнерлек түгел

15 октября

“Салават Юлаев” хоккей клубы идарәсенең чираттагы утырышы үтте. Анда команданың баш тренеры Сергей Михалевның отчеты тыңланды. “Юлаевчы”ларның остазы үзенең чыгышында үткән уеннарга күзәтү ясады һәм чемпионатның уңышсыз стартының төп сәбәпләрен атады. Алар — уен көннәренең уңайсыз булуы, тактик кимчелекләр, команда уены булмау, күпләп җәрәхәтләнү, беренче бишлекне тиешенчә оештыра алмау, капкачыларның йомшак уены һәм штраф минутларының күп булуы. Шулай да Сергей Михалев командада уенчыларның эшләү һәм нәтиҗәләрне яхшырту теләге булуын әйтте. Клубның генеральный менеджеры Олег Гросс командага яңа уенчылар килү сәбәпле, психологик проблемалар булуын таныды. Ул быел командага җиде яңа уенчы килүен билгеләп үтте. Аларга төп состав белән бергәләп уйнарга өйрәнергә кирәк.

Милли спорт фестивале

08 октября

Октябрьскийда милли спорт төрләре буенча республика фестивале үтте. Ул Республика көненә багышланды һәм өч спорт төрендә үтте: көрәш, армспорт һәм гер күтәрү. Бәйрәмгә Башкортстанның төрле район һәм шәһәрләреннән 22 команда, барлыгы 199 спортчы килде. Көрәш карау һәрчак сабантуй бәйрәме белән күзаллана, бәйрәм рухы, спорт дәрте арта. Бу бәйгенең баш судьясы Башкортстанның көрәш буенча федерациясе вице-президенты Вәкил Ильясов булды. — Ярыш югары дәрәҗәдә оештырылган: каршы алу, урнаштырудан алып спорт залының бизәлешенә кадәр үрнәкле. Көрәш шундый спорт төре, монда кемнең җиңеп чыгасын алдан белеп булмый. Бүген ярышка республиканың көчле спортчылары җыелды, бәйге матур булыр! — диде Вәкил Искәндәр улы. Иң көчлеләр арасында Чакмагыш, Стәрлетамак, Уфа командаларын атады ул. Октябрьскийның да республикада, дөнья күләмендә билгеле спортчылар тәрбияләвен танымый мөмкин түгел: Ринат Еникиев, Хәлил Гарифуллин яхшы көрәшә. Көрәш барышын игътибар белән карап утыручыларның берсе белән танышам. Сибай шәһәреннән көрәшчеләр алып килгән, милли көрәш темасына республикада бердәнбер диссертация яклаган Геннадий Полька булып чыкты ул. БДУның Сибай филиалында спорт кафедрасы мөдире, профессор Геннадий Михайлович үзләрендә быел беренче тапкыр “Ирәндек батыры” республика чемпионаты үткәрелүен сөйләде. Анда спортчылар, көрәшүдән тыш, йөгерү, ату буенча да көч сынашачак. Ә бүгенге бәйгегә биш көрәшче алып килгән.

Җитезләр һәм чыдамнар спорты

27 сентября

“Кызыл таң” гәзите призына оештырылган XXII Дүртөйле марафоныннан репортаж

Марафон йөгерүчеләр яңгыр түгел, кар, хәтта таш яуса да бәйгедә катнашачагына ышансак та, һава торышының яхшыруына өмет иттек. Безгә үч иткәндәй, Уфада эч пошырып пыскаклап вак кына яңгыр сибәләде. Дүртөйлегә юл алдык. Бөре юл чатын үткәндә көн җылына, күк йөзен каплап алган кара болытлар бераз тарала башлады. Ни гаҗәп, Дүртөйлегә кергәч болытлар таралып, кояш чыкты. Район хакимияте каршындагы мәйдан тулы спортчыларның да күңеле күтәрелде. Ниһаять, ел буе көтеп алган дәрәҗәле бәйгене ачу тантанасына да вакыт җитте. Бу уңайдан сүзне кунаклар, җитәкчелек алды. — Бездә егерме икенче тапкыр мәртәбәле бәйге оештырыла, — диде чыгышында Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Ринат Хәйруллин. — Барыгызны да бәрәкәтле, ачык йөзле, хезмәт сөючән халык яшәүче җирдә кайнар сәламлим! 22 елда күпме спортчылар җиңү тәмен, җиңелү ачысы татыды, көчен сынады, спорт белән язмышын бәйләде. Әйтергә кирәк, марафон — ул югары нәтиҗәләр, кыйммәтле бүләкләр, киеренке көрәш кенә түгел. Монда иске дуслар очраша, яңалары табыла. Трассага чыгу үзеңне тагын бер тапкыр сынау, үз көчеңә ышану дигән сүз бит. Уңышлы стартлар сезгә! — Һәр елны бәйгене үзенчәлекле итеп оештырырга тырышабыз, — диде “Кызыл таң”ның баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов. — Ярышны үткәрүгә иҗади карап, географияне киңәйтүгә, катнашучылар санын арттырырга омтылабыз. Быелгы марафонны Башкортстанда Милләтара татулыкны ныгыту елына багышларга булдык. Ни өчен дисезме? Дүртөйле марафонында татар, башкорт, урыс, удмурт һәм башка милләт вәкилләре көч сынаша. Аларны бары тик бер максат, бер яшәү рәвеше берләштерә. Һәммәсе дә югары нәтиҗәгә, осталыгын чарларга омтыла. Бәйгедән соң призлы урын яулаучылар да, трассаны иң соңгы булып үтүчеләр дә җылы аралаша, истәлеккә фотога төшә, чын дусларга әверелә. Димәк, Дүртөйле марафоны сәламәт яшәү рәвешен сайлаучыларны арттырудан тыш, милләтара дуслыкны ныгытуга да зур өлеш кертә. Бәйгедә җитезләр җиңсен!

Рәттән икенче җиңелү

23 сентября

Континенталь хоккей лигасында “Салават Юлаев” Новосибирскида урындагы “Сибирь” командасы белән очрашты. Узган елда плей-офта юлаевчылар иң элек шушы команданы откан иде. Хуҗалар уен башлану белән һөҗүмгә күчте. “Салават Юлаев” уенчылары бозда дүртәү генә калгач, “Сибирь” исәпне 1:0 ясады. Тугызынчы минутта уфалылар да хуҗаларның кагыйдә бозуыннан оста файдаланды һәм исәп 1:1гә әйләнде. Икенче чор башында “Сибирь” янә алга чыкты. Юлаевчылар мондый нәтиҗә белән килешергә теләмәде һәм каршы як капкага омтылды. Алар матчта беренче тапкыр алга чыкса да, өстенлеген тагын да ныгыта алмады. Өченче чор 4:3 исәбе белән тәмамланды. Җиңүче өстәмә вакытта да ачыкланмады. Буллитлар сериясе “Сибирь”гә 5:4 исәбе белән җиңү китерде.

Дүртөйле марафонында кем җиңәр?

21 сентября

24 сентябрьдә “Кызыл таң” гәзите призына XXII Дүртөйле җиңел атлетика марафоны оештырылачак. Башкортстан Республикасында милләтара татулыкны ныгыту елына багышланган бәйгедә кемнәр көчен сыный ала? Ярышта катнашу өчен нинди шартларны үтәргә кирәк? Марафон йөгерүе төрле яшь төркемнәрендә үтә. 19-65 яшьләрдәге һәм аннан да өлкәнрәк спортчылар көчен сыный алачак. Ярыммарафонда 18-60 яшьлекләр һәм аннан да өлкәнрәкләр стартка чыгар. Мәктәп укучылары 5-10 чакрымда ярышачак. Маршрут Дүртөйле урамнары буенча үтәчәк. Җиңүчеләрне бүләкләр көтә. 42 чакрым 195 метр дистанциядә абсолют беренчелектә 1-6нчы урыннар алучылар “Кызыл таң” гәзитенең һәм бәйге спонсорларының кыйммәтле призларына, дипломнарына лаек булачак. 21,1 чакрым дистанциядә абсолют беренчелектә 1-3нче урыннар яулаучылар билгеләнәчәк. Һәр яшь төркемендә җиңүчеләр ачыкланыр. “Иң яшь катнашучы”, “Иң өлкән катнашучы”, “Җиңүгә ихтыяр көче өчен” номинацияләрендә билгеләнүчеләргә дә истәлекле призлар тапшырылачак. Команда беренчелегендә дә иң яхшылар ачыкланачак. Игътибар! 42 чакрым 195 метр дистанциясендә бары тик 21 яше тулганнар һәм аннан да өлкәнрәкләр катнаша ала.

Эстафетаны Уфа кабул итте

07 сентября

31 августта Казаннан Халыкара студентлар спорты федерациясе һәм 2013 елда үтәчәк XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасының флагы Русия шәһәрләре буйлап эстафетага чыкты. 5 сентябрьдә “Универсиада синең шәһәреңдә!” дигән поезд Уфага килде. Салават Юлаев мәйданында бу уңайдан “Тынычлык өчен тавыш бирәбез!” һәм “Ачык хат-2013” яшьләр акцияләре үтте. Анда Русиянең 2013 елда универсиадада катнашачак яшьләр җыелма командасына мөрәҗәгатьнамә әзерләделәр. Теләге булган һәркем стендка үз теләкләрен һәм “тынычлык өчен” дигән сүзләрне яза алды. Бу мәйданда шулай ук универсиада логотипына охшатып эшләнгән чәчәкләр түтәле дә булдырылды. Уфага универсиада флагы эстафетасын тапшыру кысаларында Башкортстан дәүләт университеты һәм “Казан-2013” башкарма дирекциясе арасында хезмәттәшлек турында килешүгә универсиада дирекциясенең генеральный директоры урынбасары Игорь Сивов һәм БДУ ректоры Әхәт Мостафин кул куйдылар. Бу чарада шулай ук “Казан-2013” башкарма дирекциясе җитәкчесе Лариса Сулима, Башкортстанның яшьләр сәясәте һәм спорт министры Александр Никерин, Мәгариф хезмәткәрләре профсоюзының Башкортстан оешмасы рәисе Светлана Пронина, студентлар арасында бокс буенча дөнья һәм Европа чемпионы, Татарстанның Азнакай районында туып үскән Нияз Фәйзуллин, йөзү буенча дөнья чемпионы Жанна Зеркина, парашют спорты буенча дөнья чемпионы Алексей Буренин катнашты.

Bravo, Вальтер! Алга, Рәмзил!

06 сентября

“Акбузат” ипподромында оештырылган яшь җайдакларның XXVI Европа чемпионатында Италия спортчысына тиңнәр булмады Башкортстанда халыкара дәрәҗәдәге бәйгеләр оештыру күркәм традициягә әверелде. Билбау көрәше буенча дөнья чемпионаты, биатлон буенча Европаның ачык чемпионаты, волейбол буенча дөнья кубогы, хоккей буенча Русия һәм Канада үсмерләре арасындагы матчлар сериясе һәм башка ярышлар Башкортстанның спорт елъязмасына алтын хәрефләр белән язылды. Үткән ялларда республикада тагын бер халыкара бәйге оештырылды: “Акбузат” ипподромында яшь җайдакларның XXVI Европа чемпионаты үтте. Уфага бәйгедә катнашу өчен 12 илдән 25 яшькәчә спортчылар җыелды.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»