Спорт
Яз җилләре белән килеп, йөрәкләргә дәрт өстәде!
04 мартаКичә Уфада “Сочи-2014” Паралимпия уты эстафетасы үтте
Мәгълүм булуынча, Сочи Олимпиадасы ватандашларыбызның тарихи җиңүе белән тәмамланды. 7-16 мартта Сочида XI кышкы Паралимпия уеннары үтәчәк.
Паралимпия уты “сәфәрен” 26 февральдә башлады. Эстафета ун көндә Русиянең сигез федераль округындагы 45 шәһәр аша үтәчәк һәм 7 мартта Сочида “Фишт” стадионында тәмамланачак. Тарихи вакыйгада 1500 факел йөртүче һәм 4 мең волонтер катнашуы көтелә. Ниһаять, эстафетаның бишенче көнендә, 3 мартта Паралимпия уты Башкортстан башкаласы Уфага килеп җитте.
Эстафета Пушкин, Ленин, Коммунистик, Цюрупа, Октябрь революциясе, Пушкин, Совет, Тукай, Карл Маркс һәм Зәки Вәлиди урамнары буйлап үтте. Маршрут Башкортстан дәүләт медицина университетын, Ленин, Маяковский исемендәге скверларны, “Буревестник” бассейнын, Уфа дәүләт сәнгать академиясе, Республика милли, Археология һәм этнография музейларын, “Динамо” стадионын һәм башка истәлекле урыннарны үз эченә алды. Аның озынлыгы — биш чакрым. Чарада 50 факел йөртүче катнашты. Алар арасында “Лондон-2012” җәйге Паралимпия уеннары чемпионы Михаил Зимин, җиңел атлетика буенча Русиянең атказанган тренеры Петр Буйлов, йөзү буенча Сурдолимпия уеннары чемпионы Вадим Боровик һәм башкалар бар иде. Эстафетада танылган спортчылар гына түгел, теләгән һәркем катнаша алды. Моның өчен оештыру комитетына анкета тутырып җибәрергә кирәк иде.
Сезнең белән ил горурлана!
26 февраляРусия Президенты Владимир Путин Сочи Олимпиадасында призлы урыннар яулаган ватандашларыбызга дәүләт бүләкләре тапшырды
Бүләкләү тантанасы Сочида Олимпия авылының Конгресс-үзәгендә үтте. Әйткәндәй, Русия җыелма командасы бәйгедә 13 – алтын, 11 – көмеш һәм 9 бронза медаль яулады. Команда беренчелегендә ватандашларыбызга тиңнәр булмады.
— Миллионлаган спорт сөючеләр исеменнән Олимпиадада зур көч салучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерәм! – диде Президент. — Авырлыкларга карамастан, максатыгызга ирештегез, үзегезне аямыйча, медальләр яуладыгыз. Нинди генә авыр хәлдә калсагыз да, уңышка өмет өзелсә дә, төшенкелеккә бирелмәдегез. Ташып торган энергиягез белән иптәшләрегезне, спорт сөючеләрне дәртләндереп, алга бардыгыз. Русиядә дәрәҗәле спортчылар әзерләнүен исбат иттегез. Сезнең белән бөтен Русия горурлана һәм горурланачак!
Алты спортчыга IV дәрәҗә “Ватан алдындагы хезмәтләре өчен” ордены тапшырылды. Мондый бүләккә Виктор Ан (шорт-трек), Вик Вайлд (сноуборд), Алексей Воевода һәм Александр Зубков (бобслей), Татьяна Волосожар һәм Максим Траньков (фигуралы шуу) лаек булды.
Максим Вылегжанин (чаңгы узышы), Альберт Демченко (чана узышы), Евгений Плющенко (фигуралы шуу) һәм Евгений Устюгов (биатлон) Президент кулыннан Почет ордены алды.
21 спортчы I һәм II дәрәҗә “Ватан алдындагы хезмәтләре өчен” орденының медальләренә лаек булды.
Лаеклы буын үссен!
26 февраляИлеш районының Иске Кыргыз авылында спорт бәйрәме үтте
Ике атна дәвам иткән XXII кышкы Олимпия уеннары беркемне дә битараф калдырмады. Иске Кыргыз авылында “Олимпиада олимпиячеләр өчен генә түгел!” девизы астында спорт бәйрәме үтте. Аны туган төбәгебезнең абруен күтәрүче Яңа Аю авылы егетләре, хоккей фанатлары, “Газпромгазораспределение Уфа” җәмгыятенең участок начальнигы Фәвәдис Фазуллин һәм аның балачак дуслары оештырды.
Унөч алтын медаль һәм беренче урын!
25 февраляСочи Олимпиадасында Русия җыелма командасына тиңнәр булмады
Соңгы елларда үткән Олимпиадаларда хуҗаларга тиңнәр булмады: Пекин Олимпиадасында Кытай командасы беренче урын яуласа, Ванкуверда Канада спортчылары иң югары күрсәткечләргә иреште. Русия командасы да бу традицияне дәвам итәргә тырышты. Ватандашларыбыз өчен бәйге уңышсыз башланды. Безнең команда баштагы мәлдә медальләр саны буенча команда беренчелегендә югары урынга күтәрелә алмады. Аның каравы, якташларыбыз Олимпиаданың соңгы көннәрендә сынатмады.
21 февральдә ватандашларыбыз ике – алтын һәм бер көмеш медаль яулады. Биатлон буенча хатын-кызлар командасы эстафетада көмеш медальгә лаек булды. Шорт-тректа 500 метрга узышта Русия вәкиле Виктор Ан Олимпия чемпионы булды. Шушы ук спорт төрендә эстафета узышында да безнекеләр җиңде. Бу уңыш Башкортстан спорт сөючеләре өчен икеләтә куанычлы, чөнки Русия данын ике якташыбыз — Семен Елистратов белән Руслан Захаров та яклады.
22 февральдә биатлон буенча ир-атлар командалары арасында эстафета бәйгесе оештырылды. Җиңү пьедесталының беренче баскычына Русия вәкилләре күтәрелде. Хатын-кызлар командалары арасында тимераякта узышу бәйгесендә ватандашларыбыз өченче нәтиҗә күрсәтте.
Олимпиаданың соңгы көнендә Русия спортчылары тарихи җиңүгә иреште. Чаңгы узышында ир-атлар арасында марафон бәйгесендә өч призлы урынны да ватандашларыбыз яулады. Александр Легков Олимпия чемпионы булды, Максим Вылегжанин – көмеш, Илья Черноусов бронза медаль алды. Бобслейда да җиңү пьедесталының беренче баскычына Русия вәкилләре күтәрелде — Александр Зубков экипажы иң югары нәтиҗә күрсәтте.
Кандра егетенә тиңнәр юк
25 февраляЗаман студенты ничек яши? Сессия чорында төн йокламый имтиханга әзерләнәме? Буш вакытын ничек үткәрә? Кандра егете, Уфа дәүләт нефть техник университетының Октябрьский филиалы студенты Максим Галяшкиннан шул хакта да сораштым.
Хоккейчылардан аермалы, Аделина сынатмады!
22 февраляСочи Олимпиадасы тәмамланырга санаулы көннәр калды. Шуңа күрә бәйгенең ундүртенче-унбишенче көннәрендә һәр ярышта көрәш киеренке барды. Призлы урыннар өчен ватандашларыбыз да көрәште. Кайберләре максатына иреште.
Русия – янә бишенче
20 февраляБәйгенең унөченче көне дә тарихи вакыйгаларга бай булды, Олимпия уеннары тарихына бер Русия спортчысы үз исемен язды. Безнең команда гомум исәптә икенчедән бишенче урынга төште.
Русия – икенче!
19 февраляСочи Олимпиадасының уникенче көне тарихи вакыйгаларга бай булды. Бәйгедә катнашучылар Олимпия уеннары тарихында күрелмәгән күрсәткечләргә иреште, яңа традицияләргә нигез салды. Шундый атлетлар арасында ватандашыбызның да булуы икеләтә куанычлы. Олимпия уеннарында юраулар күп. Шуларның берсе — бәйгене ачу тантанасында әләм тотып чыгучы спортчының уңышка ирешмәячәге. Шуңа күрә спортчылар мондый “хөрмәттән” баш тартырга тырыша. Мәгълүм булуынча, “Фишт” стадионында Сочи Олимпиадасын ачу тантанасында Русия командасының әләмен бобслейчы Александр Зубков тотып чыкты. Әмма, юк-бар имеш-мимешләргә карамастан, Александр Зубков белән Алексей Воевода бобслейда алтын медаль яулады. Икенче-өченче урыннарны Швейцария һәм АКШ вәкилләре бүлеште.
Паралимпия уты эстафетасы көтелә
19 февраля3 мартта Уфа XI Кышкы Паралимпия уеннары уты эстафетасын кабул итәчәк. Башкортстан башкаласының үзәк урамнарыннан бу факелны бер-берсенә тапшыра-тапшыра иллегә якын кеше йөртәчәк. Алар арасында спортчылар Андрей Коптев белән Дарья Кан да бар.
Өченче, дүртенче, бишенче...
18 февраляСочи Олимпиадасы тәмамланырга бер генә атна калды. Шуңа күрә, призлы урыннар өчен көрәш тагын да авырлашачак. Әйткәндәй, үткән ялларда Русия спортчылары сынатмады. Скелетонда Елена Никитина – бронза, Александр Третьяков алтын медальләр яулады. Мондый уңышлар Русия җыелма командасына медальләр саны буенча команда беренчелегендә җиденче урыннан өченче урынга күтәрелергә мөмкинлек бирде. Кызганычка каршы, өстенлекне саклап кала алмадык. Бәйгенең унберенче көне ватандашларыбыз өчен уңышлы булмады.
-
-
30.09.2014
Авыллар элеккедән дә матуррак булачак
-
-
30.09.2014
Картлар йортларын – бизнес карамагына
-
-
30.09.2014
Торналардай күккә аштылар
-
-
30.09.2014
“Бер кулымның юклыгын сизмим дә”