Спорт

Уфага “комбат” осталары җыелды

29 ноября

Узган атна ахырында Уфада Бөтенрусия спорт алышы төрләре форумы ачылды. Ил төбәкләреннән, чит илләрдән 900дән артык спортчы җыелган бәйгегә “Динамо” спорт комплексында старт бирелде. Бәйгене ачу тантанасында Русиянең Үз-үзеңне яклау комбат федерациясе президенты Рәфкать Алтынбаев, Русия сугыш төрләре берлегенең Башкортстан филиалы президенты генерал-майор Марат Мәһәдиев, республиканың яшьләр сәясәте һәм спорт министры Александр Никерин һәм башкалар катнашты. — Татарстанда туып, озак еллар Яр Чаллыда яшәдем һәм эшләдем, — диде Рәфкать Зәки улы. — Башкортстан дәүләт университетында докторлык диссертациясе якладым. Күңелем бу якларга һәрчак тартып тора. Комбат федерациясен Башкортстанда оештырдык, чөнки биредә, ярдәмгә килүче актив егетләр күп булудан тыш, урындагы җитәкчелек тә спортны үстерүгә зур игътибар бүлә. Башкортстан — Русия Федерациясендәге бергә-бер сугыш төрләре үзәге. Ярышның югары дәрәҗәдә оештырылуы күп нәрсә турында сөйли. Уфада бергә-бер сугыш төрләре үзәге ачуны планлаштырабыз. Бу фикерне хуплаучылар күп.

Краснокама тхэквондочыларына Русиядә тиңнәр бармы?

23 ноября

Бу районда спортның үзенчәлекле, “экзотик” төрләре дә үсештә. Куян авылы мәктәбендә укучылар милли көрәш, баскетбол, волейбол, футбол белән генә чикләнми, биредә тхэквондо түгәрәге дә эшли. Кырыс һәм, шул ук вакытта, үзенчәлекле бу спорт төрен авыл балалары үз итәме? Яшь спортчылар нинди уңышларга ирешкән? — Бүген түгәрәккә 40 бала йөри, — диде “Сплав” үсмерләр клубы директоры Сәят Вердян. — Тхэквондода күнекмәләр ике кешенең бергә-бер алышлары белән тыгыз үрелеп бара. Спортчыларга кул, аяк белән дә селтәнергә туры килә. Күз төбе күгәрү, авыз-борын бераз имгәнү дә бу спортта гадәти күренеш. Моңа карамастан, кимоно киюче гүзәл затлар да шактый күп. Без һәркемгә шатбыз. Иң мөһиме — үсмер буш вакытында яман гадәтләр колына әверелми. Күнекмәгә йөрүчеләрнең сәламәтлеге ныгый, тәртибе яхшыра. Бу хакта саннар да сөйли.

Македониядән - медаль белән!

23 ноября

Татар егете Айвар Гафуров кикбоксинг буенча дөнья чемпионатыннан буш кул белән кайтмады Күптән түгел Скопье (Македония) шәһәрендә кикбоксинг буенча дөнья чемпионаты үтте. Бәйгедә 61 илдән меңнән артык спортчы катнашкан. Анда Русия җыелма командасы сафында Башкортстаннан бердәнбер спортчы Айвар Гафуров матур гына уңышларга ирешкән. — Скопьеда рингка өч тапкыр чыктым, — ди ул. — Венгриядән Денияс Золтан зур каршылык күрсәтә алмады. Аны әлләни зур көч түкмичә генә оттым. Аның каравы буйга миннән тәбәшәгрәк француз Низа Галас белән байтак тир түктем. Йөз-кыяфәтенә караганда, чыгышы белән Африканыкы иде ул. Алымнарны белеп бетермәсә дә, физик яктан нык егет булып чыкты. Һөҗүм иткәндә аягымны имгәттем. Шулай да очрашу минем файдага тәмамланды.

“Уфа-Арена”: камиллекнең чиге юк

22 ноября

Узган шимбәдә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов “Уфа-Арена” универсаль спорт сараеның икенче чиратын ачуда катнашты, почетлы беренче шайбаны ташлады һәм “Салават Юлаев” хоккей клубының үсмерләр командалары арасында матчны карады. Рөстәм Хәмитов республикабызда заманча спорт объектлары төзелү белән горурлануын белдерде. — Якын киләчәктә Уфада яшьләр арасында хоккей буенча Дөнья чемпионаты, Бөтендөнья балалар уеннары кебек зур спорт ярышлары үтәчәк. Бу залның, бозның, һичшиксез, файдасы тиячәк. Монда безнең шәһәр, илебез көярмәннәре генә түгел, бөтен дөнья халкы күзәтәчәк кызыклы ярышлар үтәчәк, — диде Рөстәм Хәмитов. Ул төзүчеләргә, бу матур боз сараен эшләүгә барлык күңелен салган кешеләргә рәхмәт белдерде. Яшь хоккейчыларга, фигуралы шуучыларга яңа нәтиҗәләргә ирешүләрен теләде.

Уфага теннис “йолдызлары” җыелды

10 ноября

Уфада 19 яшькәчә булган теннисчылар арасында Русиянең команда беренчелеге старт алды. Илнең унбер төбәгеннән алтмышка якын спортчы җыелды. Бәйгене ачу тантанасы республиканың балалар һәм үсмерләрнең теннис буенча Олимпия резервы мәктәбендә үтте. — Бу ярышны оештыру күркәм традициягә әверелде, — диде чыгышында республиканың яшьләр сәясәте һәм спорт министры Александр Никерин. — Сезне янә Башкортстан җирендә күрүебезгә чиксез шатбыз. Теннис — мавыктыргыч һәм үзенчәлекле уен. Бу спортта да җиңүчене алдан белеп булмый. Очрашу нәтиҗәсе яшен тизлегендә үзгәрергә мөмкин. Шул ягы белән теннис бик күпләрнең игътибарын җәлеп итә. Уфада сынатмаган яшь спортчылар ил данын Дэвис кубокларында, олимпиадаларда һәм башка бәйгеләрдә яклый. Чираттагы бәйге дә сәләтлеләрне ачыкласын. Башкортстанның Теннис федерациясе президенты Рәшит Саттаров, бәйгенең баш судьясы Андрей Зимин һәм башкаларның чыгышы да яңгырады. Бәйгенең үзенчәлеге нидән гыйбарәт? Бу хакта Башкортстан җыелма командасы тренеры Светлана Дорофеева болай диде: — Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе җыелма командалары килә алмады. Моңа кадәр күпчелек призлы урыннарны шушы командалар бүлешә иде. Димәк, безнең спортчыларга җиңү пьедесталына менү өчен мөмкинлекләр артты. Шулай да шатланырга иртәрәк. Санкт-Петербург шәһәре, Краснодар крае шактый көчле команда туплап килгән. Республика данын яклаучы теннисчылар Андрей Савельев, Федор Червяков, Сергей Кудряшов, Полина Монова, София Сәлимова һәм Алла Гладских зур көч түксә генә максатына ирешә алачак. Аларны дәртләндерергә уфалылар килсә, туган як диварлары да ярдәм итәчәк, — диде ул.

Хикмәт тренерда гына түгел, күрәсең

08 ноября

“Салават Юлаев” хоккей командасы тагын җиңелде. Ул “Уфа-Арена”да Казахстанның “Барыс” командасы белән очрашты һәм быелгы сезонда унөченче тапкыр җиңелде. Александр Радулов матчның дүртенче минутында исәпне ачкан иде. Виктор Козлов җәрәхәтләнгәч, уен кызулыгын югалтты. Икенче чор кунаклар файдасына 1:2 исәбенә тәмамланды. Өченче чор башлану белән уфалылар капкасына тагын бер шайба керттеләр. Олег Сапрыкин исәпне 2:3кә үзгәрткәч, җиңүгә өмет туды, ләкин капканы начар саклау нәтиҗәсендә матч 2:4 исәбе белән тәмамланды.

Уфага яшь спортчылар җыелачак

02 ноября

Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов “Уфа шәһәрендә 2013 елгы VI Кышкы халыкара балалар уеннарына әзерлек һәм аны үткәрү турында” указга кул куйды. Аңа ярашлы, чара Башкортстан башкаласында 2013 елның февраль-мартында үтәчәк. Республика Хөкүмәтенә оештыру комитеты белән берлектә 2011 елның 20 декабренә кадәр уеннарга әзерлек һәм аларны үткәрү буенча чаралар планын әзерләргә һәм расларга, шулай ук указны гамәлгә ашыру белән бәйле чыгымнарны финанслау чыганагын билгеләргә кушыла.

Тагын җиңелү

28 октября

Континенталь хоккей лигасында чыгыш ясаучы һәр команданың үзенчәлеге бар. “Витязь”(Чехов) командасы, мәсәлән, йодрык төйнәп оста сугышучылары белән билгеле. “Салават Юлаев” моңа кадәр бу команданы әллә ни зур көч түкмичә генә ота иде. Кызганычка каршы, ул Чеховта үткән чираттагы матчта җиңү традициясен дәвам итә алмады. Матч уфалылар өчен янә уңышлы башланды. Беренче һөҗүмдә үк уңышка ирештеләр. Өченче минутта “Салават Юлаев” уенчысы Гуркин исәпне 1:0 ясады. Ике минуттан безнекеләр кагыйдә бозып, бозда дүртәү генә калды. Нәтиҗәдә “Витязь” уенчысы Панарин шайба керткәч, исәп 1:1гә әйләнде. Икенче чорда кунаклар алга чыгарга тырышты. Юлаевчы Александр Радулов ике тапкыр исәпне арттыру мөмкинлегеннән файдаланмады. “Салават Юлаев” данын яклаучы Козловка да чак кына мәргәнлек җитмәде. “Витязь” капкачысы Далтон зур осталык күрсәтте. Чор ахырында безнекеләр ике тапкыр кагыйдә бозды. Эрсберг та оста капкачы икәнен исбат итте.

Тәгәрмәчле чаңгы җитезләрне сынады

27 октября

Октябрьский шәһәрендә үткәрелүче спорт бәйгеләре арасында роллерлы чаңгыда ярышлар аерым урын тота. Башкортстанның ачык чемпионаты статусына ия бәйге Республика көне бәйрәмен дә бизәде. “Альтернатива” пластмасса әйберләре заводы призларына алтынчы тапкыр үткәрелгән спорт чарасы быел да предприятиенең элекке җитәкчесе, шәһәрдә чаңгы спортын үстерүгә зур өлеш керткән Айрат Нурлыгаян улы Камаевның якты истәлегенә багышланды. Башкортстанның Чаңгы спорты федерациясе җитәкчесе Марат Гайнетдинов билгеләвенчә, якынлашучы кышкы чор алдыннан мондый ярышлар аерым әһәмияткә ия, һәр күнекмә осталыкны арттыра. Аннары, “Альтернатива” призына ярышлар яшь спортчыларның матди хәленә дә саллы гына йогынты ясый. Шуңа да Октябрьскийдагы турнирда катнашырга теләүчеләр байтак булды. Ярышлар географиясе Учалы, Уфа, Стәрлетамак, Бәләбәй һәм Туймазы белән генә чикләнеп калмыйча, Татарстанга да барып тоташа. Күршеләрнең Ютазы районы командасы, мәсәлән, иң күпсанлыларның берсе иде. Ярышларда йөздән артык спортчы катнашты. Алар арасында республика, Русия күләмендәге ярышларда җиңү яулаганнар да байтак. Русия беренчелеге призерлары, спорт мастерлары Алексей Хаванский, Игорь Пачинның катнашуы да турнирга мәртәбә өстәде.

Авыл “колгасыннан” чемпион чыгамы?

19 октября

“Динамо-БДАУ” волейбол командасы төпкелдә яшәүче сәләтле үсмерләргә зур спортка юл ача

Башкортстанның төпкел авылында, районында туып-үскән үсмер берәр спорт командасы данын яклый аламы? Мөгаен, дөньяга килү белән шәһәргә күченеп китүчеләргә мондый бәхет тәтидер. Ә менә авылда үсүчеләр һөнәри спортчы дәрәҗәсенә күтәрелә аламы? Әлегә кадәр мондый бәхет бик сирәкләргә генә тәти иде. Билгеле, спорт командалары авыллардан сәләтле үсмерләрне эзләп, вакытын да, акчасын дә әрәм итми. Шәһәрдә дә шөгыльләнергә теләүчеләр буа буарлык. Шулай да авыл яшьләре дә игътибардан читтә калырга тиеш түгел. Бу мөкатдәс эшкә республикада беренчеләрдән булып Башкортстан дәүләт аграр университетының ил чемпионатының югары лигасында чыгыш ясаучы “Динамо-БДАУ” волейбол командасы тотынды. Биредә төпкел районнардан сәләтле спортчыларны ачыклау эше ничек алып барыла? Нинди таләпләргә җавап бирүчеләргә зур спортка юл ачыла? — Авылдан укырга килүче егетләр арасында ике метр буйлылар да очрый, — дип башлады сүзен “Динамо-БДАУ” волейбол командасы баш тренеры Валерий Багметов. — Әлбәттә, мондый студентлар минем игътибардан читтә калмый. Ни гаҗәп, күпчелеге 17 яшькә җитеп тә бер спорт түгәрәгендә дә шөгыльләнмәгән. Мондый егетләр шәһәрдә туса, ким дигәндә спорт мастерына кандидат дәрәҗәсен алыр иде инде. Бу хакта озак уйланып йөргәч, БДАУ ректоры Илдар Габитовка уку йорты каршында интернат оештырып, авыллардан сәләтле үсмерләрне тупларга тәкъдим иттем. Тәкъдимем хупланды. Һәр команданың резервы, үз тәрбияләнүчеләре булырга тиеш. Чит төбәкләрдән килгән уенчыларны беренче чиратта Башкортстан, уку йорты абруе түгел, акча кызыксындыра. Ә безнең уку йортының күпчелек студентлары районнардан килә. Үзебездә сәләтле егетләр булганда ни өчен без чит төбәкләрдән уенчылар чакырырга тиеш? Безнең тәҗрибәгә көнләшеп, шул ук вакытта сынаулы караш ташлаучылар да бардыр. Ничек кенә булса да, башлаган эшебезне ахырына җиткерергә, гади авыл егетеннән спорт мастеры тәрбияләргә тырышачакбыз.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»