Спорт

Рәттән өченче җиңү

29 декабря

“Салават Юлаев” үз бозында “Амур” (Хабаровск) белән икенче тапкыр очрашты. Беренче матчта 4:2 исәбе белән уфалылар откан иде. Икенче уенда кунакларның аеруча зур каршылык күрсәтәчәге көн кебек ачык иде. Җиде мең чакрым ара үтеп килгән команданы да аңларга мөмкин, алар туган ягына буш кул белән кайтырга теләми. Сезонны сүлпән башлаган юлаевчыларга да һәр очко кадерле. Шуңа күрә бозда беркем дә баш бирергә теләмәде. Командалар чор башында үз капкаларын саклауга күбрәк игътибар бүлде. Уен кызгач, хоккейчылар акрынлап тренер киңәшләрен оныта башлады. Иң элек “Салават Юлаев” капкачысы Эрсбергка осталыгын күрсәтергә туры килде. Боз хуҗалары да җавапсыз калмады, әмма Счастливый белән Платоновка мәргәнлек җитмәде. Александр Радулов биргән пастан Григоренко да файдалана алмады.

Туган як бозы ярдәм итмәде

21 декабря

Уфаның “Строитель” стадионында бозда мотоциклда узышу буенча Русия чемпионатының ярымфиналы үтте Бәйгедә илнең унөч төбәгеннән 72 спортчы катнашты. Башкортстан данын Г. Кадыйров исемендәге Спортның техник төрләре үзәге (Уфа), “Каустик” мотоклубы (Стәрлетамак), “Горняк” (Учалы) һәм “Сапсан” (Күмертау) спорт-техник клубы узышчылары яклады. Әйткәндәй, бәйгедә, яшьләрдән тыш, дөньяга танылган мотоузышчылар да катнашты. Дөнья чемпионы һәм дүрт тапкыр Европа чемпионы Дмитрий Буланкин, Европа чемпионы Андрей Шишегов (Башкортстан), дөнья чемпионы Виталий Хомицевич, Европа чемпионы Дмитрий Хомицевич (Тольятти), Русия чемпионы Александр Родин (Шадринск), ил чемпионы Наил Галиәкбәров (Күмертау) зур осталык күрсәттеләр. Яшь спортчылар Алексей Витрик белән Егор Мышковец та бәхетен сынады. Ике көн дәвам иткән бәйге киеренке барды. Финалга үтүчеләр икенче көнне ачыкланды. Бәйге лидеры Дмитрий Хомицевич ал бирмәде. Якташларыбыз Дмитрий Буланкин белән Андрей Шишегов аны узарга тырышса да, кызганычка каршы, бу максатка ирешә алмадылар. Нәтиҗәдә, беренче-икенче урыннарны Дмитрий белән Виталий Хомицевичлар бүлеште. Дмитрий Буланкин өченче урын яулады.

“Салават Юлаев”ка - 50 яшь!

20 декабря

Башкортстан Русиядә хоккей югары дәрәҗәдә үсешкән төбәкләрнең берсе санала. Әлбәттә, республиканың мондый абруй казануында 1961 елның 25 ноябрендә оештырылган “Салават Юлаев” хоккей клубының өлеше чиксез зур. “Салават Юлаев” ил чемпионы булды, Гагарин кубогын яулады. Үткән ялларда данлыклы команда 50 яшьлек күркәм юбилеен билгеләде. Бу уңайдан “Уфа-Арена” спорт комплексында бәйрәм чарасы оештырылды. Бәйрәм фойеда “Үз аякларым белән”, “Top Secret” төркемнәренең, яшь җырчы Карина Назарованың, виртуоз-баянчы Айнур Фатыйховның ялкынлы чыгышлары белән башланды. Шушында спорт сөючеләр арасында конкурслар оештырылды. Зирәкләр һәм сәләтлеләр истәлекле бүләкләргә лаек булды. Арытаба бәйрәм бозда дәвам итте. “Салават Юлаев” тренеры Владимир Юрзинов, уенчылар Виталий Прошкин, Мирослав Блатяк, Андрей Таратухин һәм Игорь Григоренко яшь хоккейчыларга күнекмә үткәрде. Ахырда балалар “Салават Юлаев” капкачысы Эрик Эрсберг артында “кызыл ут” кабызырга тырышты. Кайберәүләр максатына иреште.

Бил бирмәс батырларыбыз бар

15 декабря

“Динамо” спорт комплексында милли көрәш буенча үткән Русия чемпионатында Башкортстан спортчылары алты — алтын, сигез — көмеш һәм ике бронза медаль яулады

Бәйгедә ил төбәкләреннән 300гә якын спортчы катнашты. Башкортстан данын 17 көрәшче яклады. Якташларыбыз нинди нәтиҗәләргә иреште? Чемпионнар арасында Башкортстан егетләре бармы? Җиңүчеләр хәлиткеч алышларда ачыкланды. Әйтергә кирәк, югары бүләкләр язмышын, башлыча, Башкортстан белән Татарстан спортчылары хәл итте. Мәсәлән, якташыбыз Алик Якупов татар егете Илгиз Әхмәтгалиев белән көч сынашты. Көрәшчеләрнең көчләре тигез иде. Беркем дә бил бирергә теләмәде. Билгеле, мондый очракта, ихтыяр көченнән тыш, түземлек һәм чыдамлык таләп ителә. Алик мөмкинлеген кулдан ычкындырмады, көндәше чак кына ялгышу белән, осталыгын эшкә җигеп, Русия чемпионы булды. — Башкортстанда милли көрәш буенча ил чемпионаты беренче тапкыр оештырыла, — диде ул. — Шуңа күрә бәйгедә җиңә алганыма чиксез шатмын. Грек-рим көрәше белән шөгыльләндем. Ун ел элек бәхетемне милли көрәштә сынап карадым. Һәм бу спорт мине әсир итте. Ил, республика чемпионы булдым. Хәзер көчемне Европа чемпионатында сынаячакмын. Югары дәрәҗәдә үткән бәйгене оештыручыларга, ерак араларны якын итеп килгән кунакларга рәхмәт сүзләре җиткерәм! Якташларыбыз Рамил Галимов, Альберт Рәхмәтуллин, Рөстәм Исламов, Артур Нурмөхәммәтов һәм Артур Зөлкарнәев та җиңү пьедесталының беренче баскычына менүгә иреште. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Башкортстанның яшьләр сәясәте һәм спорт министры Александр Никерин, Русия Федерациясенең Милли көрәш федерациясе президенты Җәүдәт Миңнеәхмәтов, Татарстан Республикасының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов һәм башкалар катнашты. Спортчыларны дәртләндерергә Русиянең һәм Башкортстанның атказанган, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның да килүе аерым игътибарга лаек.

Милли көрәш батырлары - егетләрнең асыллары!

14 декабря

“Динамо” спорт комплексында билбирмәсләр спорты буенча Русия чемпионаты һәм беренчелеге старт алды

Башкортстанның тарихын, мәдәниятен үз эченә алган милли спорт төрләре бар. Шуларның берсе — милли көрәш. Сабантуйларда, зур бәйрәмнәрдә билбирмәс батырлар алышын карарга бик күпләр җыела. Республика көрәшчеләре Юрий Сабанов, Рәдиф Акчурин — дөньяга танылган спортчылар. Аларга сәләтле яшьләр алмашка килә. Көрәш буенча Русия чемпионаты һәм беренчелеге дә нәкъ шуңа Башкортстанда оештырыладыр. Бәйгедә ничә спортчы катнаша? Республика данын кемнәр яклый? Уфада үткән ярышның үзенчәлеге нидән гыйбарәт? “Динамо” спорт комплексында үткән матбугат конференциясендә сүз шул хакта барды. Бәйгене ачу тантанасыннан соң келәмдә алышлар башланды. Шул ук вакытта матбугат конференциясе үтте. — Бәйгене оештыручыларга чиксез рәхмәт сүзләре җиткерәм, — диде Русия Федерациясенең милли көрәш федерациясе президенты Җәүдәт Миңнеәхмәтов. — Ярыш искиткеч гүзәл спорт комплексында оештырыла. Кунакларга яшәргә урын, ашханә тәкъдим ителгән. Кунакханәдән спорт комплексына бару өчен шәһәрнең бер башыннан икенчесенә бару таләп ителми. Сер түгел, илнең һәр төбәге дә ярышны үткәрүгә җаваплы карамый. Чараны оештыруның асылы җиңүчеләрне ачыклауга гына кайтып калмый. Бәйге саен камиллеккә ирешергә омтылабыз. Әйтик, японнарның милли спорт төре сумода җиңүче 20 секундта ачыклана. Шул ук вакытта, көрәштә җиңүчене билгеләү өчен байтак вакыт таләп ителергә мөмкин. Спорт сөюче игътибарын яулау өчен кайбер үзгәрешләр керттек. Әйтик, хәзер аркасына ятып “ял итәргә” яратучы спортчыларга кисәтү ясалачак. 15 секундта беркем дә һөҗүм итмәсә, ике спортчы да кисәтү алачак. Урында таптанмыйча, алга карап яшәсәк кенә көрәшне дөньяга танытачакбыз. Ләкин моның өчен географияне дә киңәйтү зарур. Милли көрәшне үстерүгә Татарстан, Башкортстан сыман җитди игътибар бүлгән төбәкләр артсын иде. Ул чакта көрәшнең олимпиада спорт төре дәрәҗәсенә үрлиячәге көн кебек ачык.

Казан бозында отылу

13 декабря

“Салават Юлаев” белән “Ак Барс” арасында үткән һәр матч хоккей елъязмасына алтын хәрефләр белән языла. Ике команда да Континенталь хоккей лигасының лидерлары санала. Гадәттә, һәр елда плей-оффта юлаевчылар белән казанлыларның юллары кисешә. Казанда үткән чираттагы матч та вакыйгаларга бай булды. Уен югары темпта башланды. Иң элек “Салават Юлаев” һөҗүмчесе Сергей Зиновьев “Ак Барс” капкачысы Веханенның осталыгын сынады, ләкин фин сынатмады. Хуҗаларның лидерлары Зарипов белән Морозов та кул кушырып утырмады. Әмма безнең капкачы Давыдов исәпне ачарга мөмкинлек бирмәде. Икенче чорда уен кызганнан-кызды. Командалар еш кагыйдә бозды. Штраф эскәмияләрендә һәрвакыт кемдер утырды. Шул ук вакытта, исәп үзгәрмәде. Утызынчы минутта хуҗалар кагыйдә бозгач, ниһаять, “Салават Юлаев” һөҗүмчесе Свитов исәпне 1:0 ясады. “Ак Барс” үз бозында җиңелергә теләмәде һәм һөҗүмгә күчте. Давыдов та, безнең сакчылар да җиде кат тир түкте. Чор ахырына якынлашты. Кызганычка каршы, уфалылар соңгы секундларда кагыйдә бозды. “Ак Барс” һөҗүмчесе Спиридонов исәпне 1:1 ясады.

Рөстәм Хәмитов - Попечительләр советы әгъзасы

06 декабря

Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Русиянең Милли һәм олимпия уеннарына кермәгән спорт төрләре комитетының Попечительләр советына керде. Аның кандидатурасы 1 декабрьдә Мәскәүдә үткән спорт оешмасы идарәсе утырышында расланды. Бу карарны идарә әгъзалары бертавыштан кабул итте. Шулай ук утырышта комитетның Попечительләр советы турындагы положениесе расланды һәм 2012 елга эш планы тикшерелде. Уфа 2021 елда Спортның милли һәм олимпия уеннарына кермәгән төрләре буенча Бөтендөнья уеннары үткәрү хокукына дәгъва итә. Рәистәше Геннадий Алешин җитәкчелегендәге комитет делегациясе Башкортстан башкаласының Бөтендөнья уеннары үткәрү хокукына конкурста катнашу мөмкинлекләрен тикшерү максатында 10 ноябрьдә Уфага килгән иде. Очрашу йомгаклары буенча тиешле документларны һәм презентация материалларын әзерләү белән шөгыльләнүче махсус комитет оештыру турында карар кабул ителде.

Уфа хоккей бәйрәменә әзер

03 декабря

2013 елның февраль-мартында Уфада балаларның кышкы VI халыкара уеннары оештырылачак. 35 илдән 12-15 яшьлек бер мең спортчы, аларны дәртләндерүче 700 кеше киләчәк. Көнчыгыш һәм Көнбатыш Европа, Канада, Австралия, Кытай, Көньяк Корея һәм башка илләр вәкилләре шайбалы хоккей, фигуралы шуу, шорт-трек, спорт ориентлашуы, чаңгыда узышу, фристайл, сноуборд һәм слалом буенча көч сынашачак. Ярышлар Уфаның кайсы спорт корылмаларында үтәчәк? Бәйгене югары дәрәҗәдә үткәрергә әзербезме? Әйтик, башкалада шайбалы хоккей бәйгесен үткәрердәй боз сарайлары бармы? Уфа Русиядә хоккей югары дәрәҗәдә үсешкән төбәкләрнең берсе санала. Шартлар булмаса, бу максатка ирешә алмас идек. Башкортстанда беренче ясалма бозлы спорт корылмасы 1967 елда ишекләрен ачкан. 3949 кеше сыешлы Спорт сарае 2007 елга кадәр “Салават Юлаев” хоккей командасының аренасы саналды. Хәзер комплекс “Тулпар” һәм “Агыйдел” хоккей командаларының аренасы. Мондый корылмада халыкара бәйге оештырырга мөмкинме? Спорт сараенда элек-электән мәртәбәле бәйгеләр үткән. Биредә 1978 елда “Советский спорт” гәзите призына хоккей буенча халыкара турнир,1996 елда үсмерләрнең хоккей буенча Европа чемпионаты, төрле вакытта СССР һәм Русиянең хоккей буенча үсмерләр турнирлары финаллары югары дәрәҗәдә оештырылган. Димәк, бай тарихлы Спорт сараенда балаларның кышкы халыкара уеннары кысаларында хоккей бәйгесен үткәрү өчен шартлар да, тәҗрибә дә бар.

Рәттән өченче җиңү

01 декабря

“Салават Юлаев” үткән елда плей-оффның ярымфиналында “Металлург” (Магнитогорск) командасы белән җиде тапкыр уйнады. Безнекеләр Уфада үткән җиденче матчта гына 1:0 исәбе белән җиңүгә иреште. Башбирмәс “магнитка” белән чираттагы матч та киеренке көрәштә үтте. Беренче чорда ике як та үз капкаларын саклауга күбрәк игътибар бүлде. Иң беренче булып кунаклар “теш күрсәтте”. “Металлург” һөҗүмчеләре Казионов белән Мозякинга исәпне ачарга “Салават Юлаев” капкачысы Давыдовның осталыгы гына комачаулады. Озакламый Ролинек безнең капкачы белән бергә-бер чыкты. Никита бу юлы да сынатмады. Юлаевчылар да җавапсыз калмады. Унөченче минутта Прошкин бәргән шайба “Металлург” капкасының борысына эләкте. Икенче чор уртасында “магнитка” бозда дүртәү генә калды. Бу мөмкинлектән юлаевчы Александр Радулов оста файдалангач, исәп 1:0гә әйләнде. Нибары егерме секундтан соң Пильстрем “Металлург” капкачысы Ахонен артында “кызыл ут” кабызды. Бераздан уфалылар өченче шайбаны кертте. Кызганычка каршы, видеокабатлау шайбаның кагыйдә бозып кертелүен ачыклады. Исәп 2:0 булганда командалар тәнәфескә китте.

Тренер - яңа, максат - плей-оффка эләгү

29 ноября

“Салават Юлаев” үз бозында “Авангард” (Омск) хоккей командасын 4:2 исәбе белән отты. Уфалылар янә тотрыклы уен күрсәтә башлармы? Әллә бу очраклы уңыш кынамы? Бу сорауга “Югра” (Ханты-Манси) командасы белән очрашу җавап бирергә тиеш иде. Турнир таблицасында унбишенче урынга тәгәрәгән юлаевчыларга җиңү кирәк иде. Беренче чор башында юлаевчылар “Югра” капкачысы Масльскиска һич тынгы бирмәде. Нәтиҗәдә, сигезенче минутта “Салават Юлаев” уенчысы Счастливый исәпне 1:0 ясады. Икенче чорда юлаевчылар еш кагыйдә бозды. Уфалылар, бозда дүртәү генә калса да, еш һөҗүм итте. Икенче минутта ук Кутейкин исәпне 2:0 ясады. Бу гол хуҗаларны дәртләндерсә, кунакларга начар тәэсир итте. “Югра” үзенә хас уенны күрсәтә алмады. Чор ахырында уфалылар бозда өчәү генә калгач та кунаклар бу мөмкинлектән файдалана алмады.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»