Спорт

Рәттән икенче отылу

07 февраля

“Салават Юлаев” чит бозда ике уен үткәрде. Агымдагы сезонда тотрыклы уен күрсәтүче “Трактор” (Чиләбе) командасына безнекеләр 1:2 исәбе белән отылды. Арытаба уфалылар Континенталь хоккей лигасының иң сүлпән уйнаучы командасы, турнир таблицасының ахырында сөйрәлүче “Автомобилист” (Екатеринбург) белән көч сынашты. Юлаевчылар өчен матч күңелсез хәлдән башланды: утыз алтынчы секундта ук “Автомобилист” уенчысы Бушуев исәпне 1:0 ясады. Безнекеләр исәпне тигезләргә омтылды, ләкин Сапрыкин белән Кондратьевка мәргәнлек җитмәде. Хуҗалар чор ахырында янә уңышка иреште — Стрельцов Давыдов капкасына икенче шайбаны кертте.

Район башлыгы хоккей уйный, терлекче футбол тибә

04 февраля

Ил данын яклаячак спортчылар авылда үсәbr<>
Руслан авылда тугызынчы сыйныфта укый. Сыйныфташлары аны “колга” дип йөртә. Буе — 195 сантиметр. Мәктәптә авыр атлетика түгәрәге генә эшли. Малай-шалай килеп, гер чөя. Какча гәүдәле Русланның волейбол уйныйсы килсә дә, яшьтәшләреннән үрнәк алырга мәҗбүр. Спорт залының түшәме түбән, туп чөеп булмый. Сер түгел, Башкортстан авылларында спорттан мәхрүм мондый үсмерләр күп. Гомумән, авылда спортны үстерергә нинди киртәләр комачаулый? Бу мәсьәләне уңай хәл итәргә мөмкинме? Авылда терлекчелек фермасы, сәнәгать предприятиесе ачылса җитмимени? Икътисади үсешкән Көнбатыш Европа илләрендә, АКШта, Канадада авыл спорты игътибар үзәгендә. Бәлки, бу илләрнең иминлеге дә шушы мәсьәләгә югары дәрәҗәдә игътибар бүлүгә кайтып каладыр? Спорт белән шөгыльләнүчеләр начар гадәтләр колына әверелми. Билгеле, сәламәт тәнле, сәламәт рухлы халык эшкә җаваплы карый. Бүген авыл җирендә бу күренешнең киресен күзәтергә мөмкин. Үзгәртеп корудан соң бөлгән колхозларны инвесторлар сатып алып, фермер хуҗалыклары оештырды. Ни гаҗәп, яңа хуҗаларның күпчелеге урындагы авыл уңганнарын эшкә алу урынына, читтән эшчеләр җәлеп итә. Зарланган халыкка алар: “Эшләрдәй бер айнык кеше юк”, дип җавап кайтара. Әгәр дә спорт үсешсә, мондый көнгә төшмәс идек.

Максим Чудов зур җиңүләргә янә күтәрелерме?

03 февраля

Танылган биатлончының беренче остазы, Русиянең атказанган тренеры Валерий Ковалевның бу мәсьәләгә карата үз фикере бар

Уфа районының Михайловка авылы егете, Русиянең атказанган спорт мастеры, өч тапкыр дөнья чемпионы, 2010 елда Ванкувер олимпиадасында бронза медаль яулаган Масим Чудов агымдагы сезонда илнең җыелма командасы өчен чыгыш ясамады. Җитезлеге, мәргәнлеге өчен спорт дөньясында “Рус ракетасы” кушаматы береккән Максимның чыгышларын бөтен Башкортстан күзәтә иде. Аның уңышлары да, җиңелүләре дә уртак иде. Сер түгел, 2010-2011 елгы сезон Максим Чудов өчен бик авыр булды. Якташыбыз Ханты-Мансида үткән дөнья чемпионатында призлы урын яулый алмады. Шуңа бәйле илнең җыелма командасы тренерлары аңа Австриядә үткән дөнья чемпионатында бәхетен сынарга да мөмкинлек бирмәде. Данлыклы якташыбыз 2011-2012 елгы сезонда да көчен сыный алмады. Максим Чудов янә югары нәтиҗәләр күрсәтә алырмы? Аны алда нинди сынаулар көтә? Валерий Ковалевтан шул хакта сораштым.

“Легион”нан - чемпионга

03 февраля

Уфа районының Михайловка авылында хоккейга зур игътибар бирелә

Хоккей Русиядә иң киң таралган спорт төре санала. Башкортстанда да кыш җитү белән кәшәкә тотып, шайба сугучылар аз түгел. Соңгы елларда авылларда да хоккей командалары күпләп оеша башлады. Район командалары Башкортстан чемпионатында катнаша, үзара иптәшләрчә очрашулар оештыра. Әлбәттә, моңа шатланырга кирәк. Димәк, командалар никадәр күбрәк булса, сәламәт яшәү рәвешен сайлаучылар да шулкадәргә артачак. Анысы шулай, әмма команданы оештыру, спорт корылмасы белән тәэмин итү җиңел эш түгел. Бу максатка ничек ирешергә? Андыйлар өчен Башкортстанның һәвәскәр командалары арасында хоккей буенча чемпионат лидерларының берсе — “Легион” (Уфа районы, Михайловка авылы) хоккей командасы тәҗрибәсе фәһемле булыр.

Республикага Дөнья уеннары президенты киләчәк

31 января

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Азамат Илембәтов җитәкчелегендәге делегация Колумбиядә булып кайтты. 24-27 гыйнварда делегация Сантьяго де Кали шәһәрендә 2013 елгы Дөнья уеннарын әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты, дип хәбәр итә Башкортстан Хөкүмәтенең матбугат хезмәте. Бу ярышларда Олимпия уеннары программасына кертелмәгән спорт төрләре буенча дөньяның иң көчле спортчылары, дөнья чемпионнары катнаша. Ушу, каратэ, джиу джитсу, дельтапланеризм, акробатик гимнастика, спорт биюләре, софтбол, регби, сквош, боулинг, җәядән ату, пауэрлифтинг, бильярд, кыяга менү, дуатлон, ярышта юнәлеш алу кебек спорт төрләрен үз эченә ала уеннар.

“Салават Юлаев” - Чернышев дивизионы лидеры

31 января

“Салават Юлаев” плей-оффка чыгарлык очко җыйды. Ә менә Континенталь хоккей лигасының кайбер командалары бу максатка ирешү өчен зур көч сала. Агымдагы сезонда сүлпән чыгыш ясаучы “Спартак” (Мәскәү) Гагарин кубогы өчен көрәшергә тели. Ләкин мәскәүлеләргә уналты команда исемлегенә эләгү өчен һәр матчта очко яуларга кирәк. Казанда “Ак барс”ны откан “Спартак” Уфага да җиңүгә өмет итеп килде. Чор башлану белән кунаклар һөҗүмгә күчте. Уфалылар мондый югары темпка әзер түгел иде. Нәтиҗәдә, икенче минутта ук “Спартак” уенчысы Бердников исәпне 1:0 ясады. Шайба юлаевчыларны сискәндерде. Шәбәйгән уфалылар артыннан өлгерә алмаган кунаклар кагыйдә бозды. “Спартак” бозда икенче тапкыр дүртәү генә калгач, “Салават Юлаев” уенчысы Блатяк исәпне тигезләде. Исәп 1:1 булганда командалар тәнәфескә китте.

Спорт ярышларын яктырту мәсьәләсе тикшерелде

25 января

Кичә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов коммерцияле булмаган “Спорт тапшырулары” мөстәкыйль оешмасы генеральный директоры Василий Кикнадзе белән очрашты. Башкортстан Президенты телерадиотапшырулар компаниясе җитәкчесе белән республикада телетрансляцияне санлы форматка күчерү һәм бездә кабул ителүче эре халыкара ярышларны яктыртуны тәэмин итү мәсьәләләрен тикшерде. — 26 декабрьдә яшьләр командалары арасында хоккей буенча дөнья чемпионаты башланачак. Бу бик зур, җаваплы ярышларны дөньяның бик күп илләренә трансляцияләүне тәэмин итәргә кирәк. 2013 елның февраль ахырында Уфада Халыкара балалар уеннары үтәчәк. Шушы кече Олимпия уеннарын Олимпия комитеты оештыра. Күптән түгел Австриядә үсмерләрнең Кышкы уеннары тәмамланды. Ә бездәгесе — балалар уеннары, анда 14 яшькә кадәр балалар катнаша. Ярышлар хоккей, тау чаңгысы, чаңгыда спорт юнәлеше алу, шорт-трек, фигуралы шуу буенча үткәрелә.

Уфа бәйгегә әзерме?

24 января

Мәгълүм булуынча, 2013 елда Уфада укучы балаларның VI халыкара кышкы уеннары оештырылачак. Башкортстан башкаласына илнең, дөньяның төрле шәһәрләреннән меңгә якын спортчы, турист килүе көтелә. Башкортстанда бәйгегә әзерлек ничек бара? Ярышлар үтәчәк спорт корылмалары тиешле таләпләргә җавап бирәме? Республиканың бәйгегә әзерләнү дәрәҗәсен бәһаләү өчен Уфага әлеге уеннар комитетының генеральный секретаре Ричард Смит килде. Ул спорт корылмаларында, республиканың истәлекле урыннарында булды. Германия кунагы белән очрашу “Башинформ” мәгълүмат агентлыгында үтте. — Уфага икенче тапкыр килдем, — дип башлады сүзен Ричард Смит. — Уеннарның югары дәрәҗәдә үтәчәгенә шигем юк.Башкортстан бәйгене оештыруга җаваплы караган. Спорт корылмаларында бүгеннән көч сынашырга мөмкин. “Олимпик парк”, “Биатлон” спорт комплекслары аерым игътибарга лаек. Шулай да хәл итәсе ике мөһим мәсьәлә бар. Беренчедән, мин урыс телен белмим. Спортчылар, урындагы халык, җитәкчеләр белән аралашу җиңел түгел. Икенчедән, Русия Федерациясенә виза алу да бик күп мәшәкать тудырырга мөмкин. Бу мәсьәләнең тизрәк һәм гадирәк юл белән хәл ителәчәгенә өмет итәм. Ике елга якын вакыт бар. Ярыш балалар хәтерендә якты хатирәләр булып истә калсын өчен һәркем көч салырга тиеш. Бәйгедә төрле илләрнең җыелма командалары катнашачак. Уеннарның төп максаты иң көчлеләрне ачыклауга гына кайтып калмый. Бәйгеләр барышында балалар дуслашып, киләчәктә дә аралашып яшәсен иде. Шул рәвешле Җир шарында дуслык ныгыячак.

“Легион” җиңүгә бара

17 января

Уфа районы Михайловка бистәсендә авыл спортын үстерүгә, яшь буынны физик культурага җәлеп итүгә җитди игътибар бирәләр. Гомумән, бу төбәкнең спорт өлкәсендә казанышлары шактый. Район һәм әлеге бистә җитәкчелеге спорт сөючеләргә шартлар тудыру җәһәтеннән кулдан килгәннең барысын да эшли. Узган ел, мәсәлән, “Уфамебель” җәмгыяте ярдәме белән Михайловкада шайбалы хоккей мәйданчыгы ачылган иде. Ул заманча итеп җиһазланган: трибуна да, командалар өчен җылытылган һәм уңайлы вагоннар да бар. — Мәйданчык сафка кер-гәннән соң тирә-як гөрләп тора, — ди хакимият башлыгы Дамир Арсланов. — Үзебезнең хоккей командасының да күрсәткечләре яхшырды. Узган сезонда матур нәтиҗәләр күрсәтте алар. Хәзер безнең “Легион” командасы шайбалы хоккей буенча Башкортстан чемпионатының 1нче төркемендә чыгыш ясый.

Дөнья “алтыны” — Башкортстанда

12 января

Минск шәһәрендә мини-кадетлар арасында халыкара шашкалар буенча дөнья беренчелеге үтте. Бу чарада Ишембай шәһәренең Әхмәт-Зәки Вәлиди исемендәге 2нче башкорт гимназиясенең 7нче сыйныф укучысы Руфина Әюпова беренче урын яулады. Ул, уенда катнашучы тагын өч көндәше белән бертигез очко җыйса да, өстәмә күрсәткечләр буенча иң яхшысы дип танылды. Икенче урында Латвиядән Елена Чеснокова, ә өченчене русияле Сардана Чупрова яулады.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»