Спорт

Плей-офф җиңүдән башланды!

03 марта

Континенталь хоккей лигасында плей-офф дәвам итә. “Салават Юлаев” Казан бозында “Ак Барс” белән очрашты. Плей-оффның беренче көнендә үткән матчларда хуҗалар җиңү яулады — “СКА”(Санкт-Петербург), “Динамо”(Мәскәү), “Торпедо”(Түбән Новгород) көндәшләрен отты. Спорт комментаторлары, аналитиклар уенда казанлыларның отачагын фаразлады. Ләкин матч башкача тәмамланды.

“Салават Юлаев” мы? Әллә “Ак Барс”мы?

28 февраля

Континенталь хоккей лигасының даими чемпионаты тәмамланды. “Салават Юлаев” соңгы матчта “Металлург“ (Магнитогорск) командасына 4:3 исәбе белән отылды. Уфалылар плей-офф башында ук рәттән ике тапкыр Гагарин кубогын яулаган “Ак Барс” белән очрашачак. Әйткәндәй, “Салават Юлаев” белән “Ак Барс”ның юллары һәр плей-оффта диярлек кисеште. Хәтерегездә булса, узган елда юлаевчылар казанлыларны отып, чемпион булды. Аңа кадәр безнекеләр күршеләргә юл биргән иде. Ул чакта Гагарин кубогын Зиннәтулла Биләлетдинов командасы алды. Быел уңыш кемгә елмаер?

Кышкы универсиаданың финал уеннары үтәчәк

24 февраля

Уфада Русия буенча II кышкы универсиада уеннарының финалы үтәчәк. Бу уеннарның бездә үткәрелүе очраклы түгел, чөнки узган ярышларда республикабыз икенче урын яулаган иде. “Башинформ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясе дә шуңа багышланды. Анда спорт һәм яшьләр сәясәте министры Андрей Иванюта, аның урынбасары Руслан Бикимбәтов, Физик культура институты директоры Павел Горулев кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.

Бөредә хоккей “бөреләнерме?”

18 февраля

Бөре шәһәрендә бассейнлы физкультура-савыктыру комплексы эшли башлады. Шул уңайдан үткән тантанадан соң Президент Рөстәм Хәмитов спортчылар, уку йортлары ректорлары, малтабарлар белән очрашты. Сүз, башлыча, Бөре шәһәрендә һәм районында спортны үстерү турында барды. — Бөре элек-электән биатлончылары, җәядән төз атучылары, гер күтәрүчеләр һәм җиңел атлетлары белән дан тота. Сүзне спортның шушы төрләрен үстерүгә комачаулаучы мәсьәләләрдән башлыйк, — диде Рөстәм Хәмитов. Берничә ел элек Бөредә табигать гарасаты шактый зур зыян салган иде. Бәла-каза биатлон трассасын да аямаган. Урындагы спортчылар яктыртылган роллерлы чаңгы трассасы юклыгын сызык өстенә алды. Җәяләр дә җитми икән.

Хомицевич җитез! Красников җитезрәк!

14 февраля

“Строитель” стадионында бозда мотоциклда узышу буенча дөнья чемпионаты якташыбызның җиңүе белән тәмамланды

Үткән ялларда Уфаның “Строитель” стадионында үткән дөнья чемпионаты финалында җиде илдән иң көчле мотоузышчылар катнашты. Австрия, Германия, Швеция, Финляндия, Польша, Чехия һәм башка ил данын яклаучы спортчылар җиңүгә өмет итте. Алар якташларыбыз Николай Красников, Дмитрий Колтаков, Эдуард Крысов, Владимир Чапало һәм Дмитрий Буланкин белән узышты. Тольятти спортчылары Даниил Иванов, Дмитрий Хомицевич һәм Сергей Карачинцев та бирешергә теләмәде. Башкортстанлыларны стадион тулы халык дәртләндерде. Бәйгенең беренче көне вакыйгаларга ифрат бай булды. Австрия, Финляндия, Чехия, Швеция, Германия, Польша һәм Нидерланды спортчылары катнашса да, призлы урыннар өчен безнең ил данын яклаучылар көрәште. Кунаклар җитез Красников, Иванов, Колтаков, Хомицевич һәм Крысов артыннан өлгерә алмады. Билгеле җырда “Куркак хоккей уйнамый!” дигән юл бар. Андыйларга спидвейда да урын юк. Меңнәрчә кешене тетрәндергән вакыйга бу фикерне янә дәлилләде. Җиңеп килүче Красников борылышта егылып, читкә чыгып очты. Якташыбыз вакытын югалту белән генә котылды һәм көрәшүен дәвам итте. Ә менә швед Стефан Свенссон күзсез кала язды. Скандинавия кунагы өчен ярыш тәмамланды. Көрәш кызганнан-кызды. Беренче ярымфиналда Красниковка тиңнәр булмады. Иванов белән Колтаков җитез Карачинцевны куып җитәргә тырышты. Алга омтылып, бер мизгелгә игътибарын йомшарткан Ивановның “корыч аты” юл читендәге корылмага эләгеп ауды. Очып килүче Колтаков аңа килеп бәрелде. Беренче медицина ярдәме күрсәтелгән Иванов бәйгене дәвам итә алмады. Нәтиҗәдә, узышның беренче көнендә Красниковка тиңнәр булмады. Икенче урынны Хомицевич яулады. Өченче-дүртенче урыннарны да якташларыбыз Крысов белән Колтаков бүлеште.

Салават батырлары бил бирми

10 февраля

Салават районы үзәге Малаяз авылында Бөтендөнья башкортлары корылтае Башкарма комитеты гамәлгә ашырган акция кысаларында милли көрәш буенча зона ярышы үтте. Анда Салават, Балакатай, Дуван, Кыйгы, Мәчетле спортчылары катнашты. Киеренке бәйгедә хуҗалар җиңде. Район данын яклаучы көрәшчеләр Айнур Габбасов, Алмаз Баһаветдинов, Владислав Шакиров, Артур Нурмөхәммәтов, Алмаз Тәүләкәнов, Илдар Баһаветдинов, Раил Абдрахманов, Вадим Төлкебаев, Станислав Йосыпов һәм Александр Долголоев команда уңышына зур өлеш кертте. Икенче-өченче урыннарны Кыйгы һәм Мәчетле районнары бүлеште.

Бозлы суда - “кайнар бәйге”

10 февраля

Күптән түгел Уфаның Якутов исемендәге паркындагы Солдат күлендә Уфа моржларының ачык чемпионаты оештырылды. Бәйгедә якташларыбыздан тыш, республика төбәкләреннән, Әлмәт (Татарстан), Можга (Удмуртия) шәһәрләреннән килгән спортчылар да көчен сынады. Марафон дистанциясендә (300 метр) Ирек Мөслехов (Дәүләкән районы) җиңү яулады. Йөз метрга йөзүдә 16 яшьлек уфалы Евгений Скорняковка тиңнәр булмады. Евгений 50 метрга йөзүдә Башкортстан данын яклаучы Александр Акимовны узып, янә җиңде. Кунаклар Наталья Гыймадиева, Сергей Колесников (Можга), Екатерина Герасимова, Владимир Вересев (Әлмәт) һәм уфалылар Альмира Хәсәнова, Рафаэль Нуруллин да югары нәтиҗәләр күрсәтте.

Эмблема расланды

09 февраля

VI Кышкы халыкара балалар уеннарының эмблемасы һәм талисманына игълан ителгән конкурска йомгак ясалды. Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, комиссия 28 катнашучының эшләрен тикшергән. Барлыгы 94 заявка тапшырылган, шуларның 67се — эмблема һәм 27се талисман вариантлары. Стәрлетамак, Күмертау, Уфа, Мәчетле, Бөре, Күгәрчен һәм республиканың башка район-шәһәрләреннән тыш, эшләр хәтта Владивостоктан, Ханты-Манси автономияле округыннан да җибәрелгән иде. Бик кызу бәхәсләрдән соң, эмблема сыйфатында уртасында курай чәчкәсе булган йолдызны һәм талисман итеп елмаеп торучы аюны тәкъдим иткән Башкортстанның атказанган рәссамы Айрат Терегулов һәм “Симай” студиясе җитәкчесе Рим Забаров җиңүче дип табылдылар.

Президент Указга кул куйды

09 февраля

Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов “Бозда мотоузышлар буенча шәхси дөнья чемпионатының 2нче финалын Уфа шәһәрендә үткәрү турында” Указга кул куйды.

“Русия чаңгы юлы-2012” чакыра

08 февраля

12 февральдә илебезнең 68 төбәгендә “Русия чаңгы юлы-2012” XXX Бөтенрусия күмәк чаңгы ярышлары үтәчәк. Гадәттә алар барлык тарафларда диярлек үтә һәм анда бик күп кеше катнаша. Быел 600 меңнән артык кеше стартка чыгачак дип көтелә. “Русия чаңгы юлы”нда 12 яшьтән 70 яшькә кадәр спортчылар да, гади кешеләр дә катнаша. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, яшь буенча чикләүләр юк. Ярышларның максаты — өлкәннәрне һәм яшьләрне спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү, халык арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»