Спорт

Универсиада көндәлеге

22 марта

Бәйге иң югары ноктасына якынлаша. Кайбер спорт төрләренә йомгак ясала. “Биатлон” спорт комплексында чаңгы ярышында җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы үтте. Себер федераль университеты (Красноярск крае) чаңгычылары 632 очко җыеп, беренче урын алды. Аларга шәхси узышта, эстафетада, спринтта һәм тау чаңгысы бәйгесендә тиңнәр булмады. Төмән өлкәсе командасы икенче урын белән канәгатьләнде. Өченче урында — М. А. Шолохов исемендәге Мәскәү дәүләт гуманитар университеты командасы. Чамадан тыш кунакчыллык күрсәткән Стәрлетамак физик культура институты командасы җиденче урыннан югары күтәрелә алмады.

Олимпиячеләр Языковода әзерләнә

21 марта

Укучыларга өстәмә белем бирү максатында Языково балалар техник иҗат йортында ике дистәгә якын түгәрәк эшли. Аларда балаларны кул эшләренә, сурәт һәм фото төшерергә өйрәтәләр. Техникага күңеле ятканнар картингистлар түгәрәгендә шөгыльләнә. Гомумән, биредә техник түгәрәкләр эшчәнлектә өстенлекле юнәлеш булып тора. Үткән ел ахырында, мәсәлән, яшь велосипедчылар түгәрәге эшли башлады. — Безнең иҗат йорты республикада төрдәшләре арасында матди-техник яктан иң куәтлеләрдән санала, — ди директор Әнис Габдрахманов. — Балалар шөгыльләнгән залларның гомум мәйданы бер мең ярым квадрат метр тәшкил итә, түгәрәкләргә 600дән артыграк үсмер җәлеп ителгән. Әлеге үзенчәлеккә олимпиячеләр әзерләүче “Агыйдел” велосипед спорты үзәгендә дә игътибар иткәннәр. Велоүзәк директоры, республикабызда киң билгеле велосипедчы, Русиянең атказанган тренеры Ринат Латыйпов Языково иҗат йортында велосипедчылар әзерләү буенча филиал ачу тәкъдиме белән чыкты. Моны без, әлбәттә, кушкуллап дигәндәй күтәреп алдык. Район хакимияте башлыгы Юрий Коземаслов та безгә теләктәшлек күрсәтте.

Кышкы туризм - мавыктыргыч спорт төре

21 марта

Күптән түгел Кушнаренкода кышкы туризм буенча республика күләмендәге бәйге оештырылды. Ярышта Башкортстанның унөч районыннан һәм сигез шәһәреннән 166 спортчы катнашты. Өч көн дәвам иткән ярышта җиңүчеләр өч төркемдә ачыкланды. Шәһәр округлары төркемендә призлы урыннарны Уфаның Киров, Октябрьский һәм Орджоникидзе районнары бүлеште.

Универсиада көндәлеге

21 марта

“Биатлон” спорт комплексында чаңгы ярышы үтте. Әйтергә кирәк, якташларыбыз моңа кадәр спортның бу төрендә зур уңышларга ирешә алмаган иде. Бу юлы да өметләр акланмады. Егетләр арасында спринтер узышында призлы урыннарны Максим Феллер (Красноярск крае), Денис Катев (Киров өлкәсе) һәм Дмитрий Озерский (Мәскәү өлкәсе) бүлеште. Стәрлетамак физик культура институты студенты Антон Бабиков бишенче урын белән канәгатьләнде. Кызлар арасында Евгения Ощепковага (Төмән өлкәсе) тиңнәр булмады. Ксения Подопригора (Красноярск крае) белән Ирина Назарова (Мәскәү) пьедесталның икенче-өченче баскычына күтәрелде. Дүртенче-бишенче урыннарны да Мәскәү спортчылары яулады.

Универсиада көндәлеге

20 марта

Башкортстанда Бөтенрусия кышкы универсиадасы дәвам итә. Уфа, Салават шәһәрләре спорт корылмаларында үтүче хоккей бәйгесендә төркемнәрдә иң көчле командалар ачыкланды. “Биатлон” спорт комплексында чаңгы ярышы оештырылды. Әлеге вакытта Континенталь хоккей лигасында Гагарин кубогы өчен көрәш бара. Студентлар да тимераякта нык басып торуларын, кәшәкә белән оста эш итүләрен бозда дәлилләде. Ниһаять, төркем лидерлары ачыкланды. “А” төркемендә алдынгы урыннарны Омск, Смоленск һәм Чиләбе шәһәрләреннән килгән командалар бүлеште. “Б” төркемендә Башкортстанның физик культура институты командасына тиңнәр булмады. Икенче-өченче урыннарда — Барнаул һәм Тверь кунаклары. “В” төркемендә иң югары очколарны Төмән, Санкт-Петербург һәм Екатеринбург командалары җыйды. Тиздән хоккей турнирында плей-офф старт алачак.

Универсиада көндәлеге

17 марта

“Салават Юлаев” плей-оффтан төшеп калса да, Башкортстан халкы язгы хоккей бәйрәменнән мәхрүм түгел, боз сарайларында теләгән һәркем мавыктыргыч уен карый ала. II Бөтенрусия кышкы универсиаданың финал уеннары кысаларында хоккей буенча ярыш башланды. Уфа һәм Салават шәһәрләрендә ил төбәкләреннән җыелган командалар көч сынаша. “Юлаевчы” спорт комплексында Новосибирск, Омск, Чиләбе, Смоленск, Барнаул, Тверь һәм Уфа командалары уйнады. Башкортстан дәүләт физик культура институты вәкилләре Барнаул юридик институты хоккейчыларын 12:1 исәбе белән отты. Себер дәүләт физик культура университеты уенчылары Новосибирск дәүләт аграр университеты командасын 7:4 исәбе белән җиңде. Көньяк Урал дәүләт университеты (Чиләбе) һәм Смоленск дәүләт физик культура академиясе командалары очрашуы 5:4 исәбе белән тәмамланды.

Финалга старт бирелде

15 марта

Республикада ил, Европа, дөнья күләмендәге бәйгеләр халыкара таләпләргә җавап бирүче спорт корылмаларында оештырыла. Башкортстан янә ил күләмендәге спорт үзәгенә әверелде. 20 мартка кадәр бездә II Бөтенрусия кышкы универсиаданың финал уеннары бара. “Яшьләр сарае”нда аларга 13 мартта старт бирелде. — Башкортстан мондый хөрмәткә очраклы гына лаек булмады, — диде, кунакларга Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов тәбрикләвен укып ишеттергәч, яшьләр сәясәте һәм спорт министры Андрей Иванюта. — Бездә кышкы спорт төрләрен үстерүгә җитди игътибар бирелә. Уфа районы егете Максим Чудов озак еллар дәвамында илнең биатлон буенча җыелма командасы лидеры булды. Әлеге вакытта якташыбыз Ольга Вилухина аның эзеннән бара. Канадада яшьләрнең хоккей буенча дөнья чемпионатында Уфа егете Андрей Василевский иң яхшы капкачыларның берсе булды. Күренүенчә, лаеклы алмаш үсә. Мондый күрсәткечләр төбәктә студент спортына да зур игътибар бүленүе турында сөйли.

Ринат кубогы Балтачта калды

14 марта

Күптән түгел Иске Балтачта Ринат Равил улы Хәмәтгәрәев истәлегенә хоккей буенча турнир оештырылды. Бәйгедә хуҗалардан тыш Благовещен, Илеш районнарыннан, Чернушка шәһәреннән (Пермь крае) командалар катнашты.

Башкортстан “морж”лары Әлмәт бәкесенә чумды

14 марта

Күптән түгел Әлмәт шәһәрендә бозлы суда йөзү буенча Татарстанның ачык чемпионаты оештырылды. Бәйгедә ил төбәкләреннән 15 команда, 110 спортчы катнашты. Башкортстан данын унбер “морж” яклады. Унике яшьлек якташыбыз Володя Акимовка 25 метрга йөзүдә тиңнәр булмады. Аның 16 яшьлек абыйсы Александр 50 метр араны икенче булып йөзеп килде.

Чудов данына тап төшермиләр

14 марта

Илеш районы Югары Яркәй авылында ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гайса улы Гәрәевның тууына 90 ел тулуга багышланган чаңгы ярышы оештырылды. Республиканың авыл районнары укучылары спартакиадасында хуҗалардан тыш Әлшәй, Дуван, Салават, Бөрҗән, Стәрлебаш, Миякә, Бишбүләк, Авыргазы, Уфа, Мишкә, Бакалы, Калтасы, Зианчура, Гафури, Ярмәкәй һәм Краснокама районнарыннан 129 спортчы катнашты.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»