Спорт

Сау бул, Ллой Болл!

25 апреля

Башкортстанның “Урал” волейбол командасы 2011-2012 елларда үз алдына куйган максатларга ирешә алдымы? Команда лидеры, АКШ уенчысы Ллой Болл ни өчен зур спорттан китәргә карар иткән? Аны кем алыштыруы ихтимал? “Башинформ” агентлыгында оештырылган матбугат конференциясендә сүз шул хакта барды. — Үткән сезонда бишенче урын яуладык, — диде “Урал”ның баш тренеры Анджиолино Фригони. — Бу — зур уңыш. Мондый нәтиҗәгә ирешү җиңел булмады. Ел дәвамында таянырдай уенчыларыбыз җәрәхәтләнде, башка клубларга китте. Плей-оффта физик әзерлек аксады. Шулай булса да, егетләр ихтыяр көче күрсәтеп, югары нәтиҗәләргә иреште. Безне һәрвакыт дәртләндерүче спорт сөючеләргә дә чиксез рәхмәтлемен. Иң мөһиме — “Урал” Европа күләмендәге “Челлендж кубогы” бәйгесендә катнашу хокукын яулады. Уфага Италия, Польша, Төркия, Болгария һәм башка илләрнең көчле командалары килүе көтелә. Моңа кадәр бу кубокны Русиянең бер командасы да яулый алмады. “Урал” бу максатка беренче булып ирешсен өчен зур көч салачакбыз. Шул ук вакытта бүген команданың җаны, лидеры Ллой Болл белән хушлашабыз. Аңа хаклы ялда да уңышлар телим!

Халыкара уеннарга әзерлек бара

20 апреля

Милли олимпия комитетлары ассоциациясенең Генераль ассамблеясе Мәскәүдә үз эшен тәмамлады. Русия башкаласына дөньяның 200 иленнән олимпия хәрәкәтенең меңннән артык лидеры җыелды. Анда милли олимпия комитетлары җитәкчеләре, төрле илләрдән спорт министрлары, халыкара спорт федерацияләре президентлары һәм вәкилләре катнашты. Башкортстан бу форумда 2013 елда Уфада үтәчәк VI кышкы халыкара балалар уеннарына багышланган презентация стенды тәкъдим итте. Шулай ук, Сочида үтәчәк XXII Кышкы олимпия уеннары һәм “Азия балалары” V Халыкара спорт уеннары стендлары форумда катнашучылар игътибарыннан читтә калмады.

Милли көрәштә Илдарга тиңнәр юк

19 апреля

Башкортстан үзенең көрәшчеләре белән элек-электән дан тоткан. Сабантуйларда, милли бәйрәмнәрдә мәйданга бил бирмәс ир-егетләр чыккан. Соңгы елларда бу спорт төре күп кенә районнарда һәм шәһәрләрдә популярлашып китте. Илеш районы да шулар исәбендә. Биредә дә милли традицияләрне уңышлы дәвам итүчеләр бар. Рсай авылыннан милли көрәш буенча Башкортстан чемпионы, спорт мастерлыгына кандидат Илдар Ямалиев нәкъ шундыйлардан. Төрле елларның сабантуй батырлары булып танылган абыйларыннан үрнәк алып, Илдар да мәктәптә укыган чагында ук көрәш мәйданына чыга. Бүген милли көрәш буенча үткәрелгән бәйгеләрдә бил бирмәүче бертуган Илнур, Илдус, Илдар, Ирек һәм Алмаз Ямалиевларны районда белмәгән кеше юк. Гаилә традициясен дәвам итүче Илдар Югары Яркәйдәге 1нче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә 13 елга якын яшь көрәшчеләр тәрбияли.

Боз мәйданында... баскетбол бәйгесе

17 апреля

Якын киләчәктә Башкортстанда балалар командаларының кышкы уеннары, яшьләр командалары арасында хоккей буенча дөнья чемпионаты оештырылачак. Аңа кадәр Уфада мәктәп укучыларының “КЭС-Баскет” баскетбол лигасы чемпионатының суперфиналы булачак. 23-28 апрельдә Русиянең һәм Монголиянең 32 командасы көч сынашачак. Финал уеннары “Уфа-Арена”да үтәчәк. Башкортстан данын нинди командалар яклаячак? Бәйгенең үзенчәлеге нидән гыйбарәт? “Башинформ” агентлыгындагы матбугат конференциясендә сүз шул хакта барды.

Хоккей клубында яңа президент

12 апреля

“Салават Юлаев” хоккей командасы идарәсенең чираттагы утырышында клуб идарәсенең яңа рәисе итеп Башкортстан Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Юрий Пустовгаров сайлануы игълан ителде. Уфаның экс-мэры Павел Качкаев хоккей клубы президенты вәкаләтләрен туктатты. Виктор Палагин да идарә составыннан чыкты.

Безнекеләр булдыра!

05 апреля

Март уртасында Дондагы Ростов шәһәрендә контактлы каратэ буенча чемпионат һәм Русия беренчелегенә ярышлар узды. Аларда Башкортстаннан Көрәш сәнгате берлегенең 14 спортчысы катнашты. Делегацияне Камил Галиев җитәкләде.

Николай Красников - сигезенче тапкыр дөнья чемпионы!

03 апреля

Швециянең Упсала шәһәрендә бозда мотоциклда узышу буенча дөнья чемпионатының йомгаклау өлешендә Башкортстан данын Николай Красников, Дмитрий Колтаков һәм Эдуард Крысов яклады. Николай Красников төп көндәше Даниил Ивановны (Тольятти) узды. Җиңү пьедесталының өченче баскычына Дмитрий Хомицевич (Тольятти) күтәрелде. Дмитрий Колтаков — дүртенче, Эдуард Крысов — алтынчы урын белән канәгатьләнде.

Тамыры корыса, агач та үсми

31 марта

Ни өчен Башкортстанның кайбер төбәкләрендә спортка якты йөз күрсәтелми?

Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгының күптән түгел Профсоюзлар йортында үткән коллегиясендә тармакны борчыган байтак мәсьәләләр күтәрелде. Мәгълүм булуынча, ярышларның төп максаты мөмкин кадәр күбрәк кеше җәлеп итү. Былтыр Башкортстанда нинди бәйгеләрдә спортчылар саны аз булган? Кайсы районнар авыл спорты уеннарында сүлпән катнашкан? Туризм үсешен нинди сәбәпләр тоткарлый? Министр урынбасары Руслан Бикимбәтов шушы мәсьәләләргә аерым тукталды. — Үткән елда республика шәһәрләрендә һәм районнарында 1700дән артык спорт ярышы оештырылды, — диде Руслан Гыйният улы. — Октябрьский, Уфа, Стәрлетамак, Нефтекама шәһәрләрендә һәм Дүртөйле, Ишембай, Учалы, Стәрлетамак, Салават, Авыргазы, Нуриман, Күгәрчен районнарында үткән бәйгеләрдә күп кеше катнашкан. Ә менә Зилаер, Мәчетле, Зианчура, Куергазы, Әбҗәлил, Балакатай, Борай һәм Стәрлебаш районнарында “Урам лигасы чемпионнары” бәйгесендә катнашучылар саны аз булган. Киләчәктә мондый күренешкә юл куярга ярамый. Теләге, омтылышы булып та кемнеңдер битарафлыгы нәтиҗәсендә бәйгедә катнаша алмаган бер генә яшь кеше дә булырга тиеш түгел.

Дөнья чемпионатына әзерлек киң колач ала

28 марта

Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгында 2013 елда яшьләр командалары арасында шайбалы хоккей буенча дөнья чемпионатын оештыру комитетының эшче киңәшмәсе үтте. Чемпионат 2012 елның 26 декабреннән 2013 елның 5 гыйнварына кадәр Уфада үтәчәк. Киңәшмәдә Халыкара шайбалы хоккей федерациясенең маркетинг буенча директоры Кристиан Хофштеттер, Русия Хоккей федерациясенең башкарма директоры Валерий Фесюк, Русия Хоккей федерациясе, Башкортстанның Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы, Спорт чаралары идарәсе вәкилләре катнашты.

Универсиада көндәлеге

23 марта

Бәйге ахырына якынлаша. Соңгы ярышлар Уфа районының Йоматау поселогында оештырыла. 22-26 мартта “Локомотив” спорт-туристик савыктыру корылмасында юнәлеш билгеләү ярышында (спортивное ориентирование) иң көчлеләр ачыкланачак. Республика данын Башкортстан физик культура институты һәм Уфа дәүләт нефть техник университеты спортчылары яклаячак. Аларга зур өметләр баглана. Әлегә безнең команда ил төбәкләре арасында беренче урынны били.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»