Спорт

Чигү яратучы боксчы

07 июня

Башкортстан спортчысы Елена Савельева Лондон Олимпиадасында Русия данын яклаячак

Лондон Олимпиадасы программасына тарихта беренче тапкыр хатын-кызлар арасында бокс бәйгесе дә кертелгән. Русия данын Тулада дөньяга килгән, әлеге вакытта Стәрлетамакта яшәүче Елена Савельева яклаячак. Елена 2010 елда Барбадоста дөнья чемпионы булды. Күптән түгел Кытайның Цинхуандао шәһәреннән бронза медаль яулап кайтты. Күп тапкыр Русия, Европа чемпионы ул. Кырыс спорт “йолдызы” чигү чигәргә ярата икән. Алай гына түгел, чигү буенча дөнья күләмендә оештырылган бәйгеләрдә җиңү яулап өлгергән. Еленаның тренеры — тормыш иптәше Николай Подъяпольский. Үзенчәлекле гаилә белән очрашу Башкортстанның бокс федерациясендә оештырылды.

Милли көрәш үсешенә шартлар бармы?

07 июня

Сабантуйлар чоры җитте. Элек-электән иген игеп яшәгән татар, башкорт һәм башка төрки халыкларның бәйрәмендә бик күп спорт бәйгеләре оештырыла. Шуларның иң мавыктыргычы — милли көрәш. Билбирмәс батырларның алышын каравы күңелле. Көрәш-челәрне тәрбияләү генә җиңел түгел. Бу эшне югары дәрәҗәдә оештырырга нәрсә комачаулый? Хәл ителмәгән нинди мәсьәләләр милли көрәшне артка сөй-ри? Уфаның 14нче балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбендә шушы сорауларга да җавап эзләдек.

Дәүләкән дзюдочылары алтында коена

07 июня

Мәктәп укучыларының ил күләмендәге спартакиадасы дәвам итә. Күптән түгел Дәүләкән шәһәрендә дзюдо буенча зона ярышы оештырылды. Бәйгедә, хуҗалардан тыш, Иглин, Чишмә һәм Уфа районнарыннан спортчылар катнашты. Татамида көрәш кызу барды. — Яшь спортчыларның сәләтенә сокландым, — диде “Сугышчан бердәмлек” ветераннарның Бөтенрусия оешмасының Дәүләкән районы бүлекчәсе рәисе Юрий Балаба. — Мондый бәйгене спартакиада кысасында гына түгел, ешрак үткәрергә кирәк. Мөгаен, алышларны караучыларның һәммәсе шундый фикергә килгәндер. Сүз укучыларның осталыгы, зирәклеге турында гына бармый. Татамида сау-сәламәт, киләчәк турында бүгеннән уйланучы, өлкәннәрне хөрмәт итүче балаларны күреп сөендек. Билгеле, бәйгеләр ешрак оештырылса, мондый үсмерләр дә артачак.

Чыңгызхан Замораны җиңде!

02 июня

“Уфа-Арена”да бокс осталары көч сынашты. Кичәнең төп алышында русияле Денис Шәфыйков италияле Брунет Замора белән көч сынашты. Бәйге WBA континентара чемпионы дәрәҗәсе өчен барды.

“Торос” — чемпион!

26 мая

Нефтекама командасы Югары лиганың финалына чыкты һәм Братина кубогын яулады
Мәгълүм булуынча, 2012 елда “Торос” (Нефтекама) хоккей командасы Югары лиганың финалына чыкты һәм Братина кубогын яулады. Плей-оффта көрәш киеренке барды. Безнекеләр бишенче матчта “Рубин” (Төмән) командасын отып, чемпион булды. Якташларыбызның зур уңышы республика җитәк-челеге игътибарыннан читтә калмады. Кичә Республика йортында Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов “Торос”ның тренерларын, һәм бер төркем уенчыларын тәбрикләде. — Һәммәгезне дә ихлас котлыйм! — диде Рөстәм Зәки улы. — Республика халкы Братина кубогы өчен барган көрәшне кызыксынып карады. Сез сынмас рух, характер һәм ихтыяр көче күрсәттегез. Ярымфиналда һәм финалда “Донбасс”, “Рубин” командаларын җиңдегез. Финал уеннарының һәммәсен карап бардым. Матчлар сериясенең башында ук тотрыклы уен күрсәттегез. Братина кубогын нәкъ “Торос” яулаячагына алдан ук ышаныч зур иде. Югары уңышка ирешеп, Башкортстан хоккееның үсешкә юнәлеш алганын исбат иттегез. Күркәм традицияне дәвам итүегез куанычлы. 2012 ел Русия хоккее өчен дә уңышлы булды. Гомумән, “Торос” Нефтекама халкына гына түгел, тоташ Башкортстанга бәйрәм бүләк итте. Сезгә яңадан-яңа уңышлар юлдаш булсын!

Спорт фестивале берләштерде

08 мая

Республиканың 15 спорт федерациясе Ленин исемендәге паркта үткән “Спорт! Яз! Җиңү!” спорт фестивалендә катнашты. Ул “Бердәм Русия” партиясенең һәм “Яшь гвардия” активистларының “Ихата тренеры” проекты кысаларында оештырылды. Фестивальдә 6-40 яшьтәге биш йөздән артык спортчы катнашты. Алар арасында көнчыгыш көрәшләре, велосипед спорты, баскетбол, өстәл хоккее, кул көрәше, авыр атлетика белән шөгыльләнүчеләр бар иде. Башкаланың төп мәйданына спорт ярышлары карарга йөзләгән уфалы һәм шәһәр кунаклары җыелды.

“Уфимочка” суперлигага чыкты

05 мая

Башкортстанда хатын-кызлар волейболы үсешендә тарихи вакыйга булды. Күптән түгел “Уфимочка-УДНТУ” клубы ил чемпионатының суперлигасына чыкты. Яңа сезонда Уфага илнең иң куәтле волейбол командалары килүе көтелә. “Уфимочка-УДНТУ” үз алдына нинди планнар куя? Республика районнарында, шәһәрләрендә яшәүчеләр команда данын яклый аламы? “Башинформ” агентлыгында үткән матбугат конференциясендә сүз шул хакта барды.

Җиңмәсәк тә, шатбыз

03 мая

28 апрельдә “Уфа-Арена” спорт комплексында Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов “КЭС-Баскет” баскетбол лигасы чемпионатының финал уеннарын карады, тәбрикләү сүзе белән чыгыш ясады, Олимпия чемпионнарына бүләкләр тапшырды һәм җиңүчеләрне котлады. — Шундый гаять зур, колачлы спорт чарасының республикада үтүе безнең өчен бик әһәмиятле. Бу чарада Русия Федерациясенең 50 төбәгеннән 16,5 мең команда катнашты. Мин җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйм.

“Связист” евролигага чыкты

03 мая

“Связист” спорт клубы теннисчылары Русия чемпионатының суперлигасында командалар арасында җиңү яулады. Русия клублары арасында чемпионатның 2011-2012 еллар сезоны ир-егетләр суперлигасының соңгы туры 27-29 апрельдә Башкортстан дәүләт аграр университетының яхшы җиһазландырылган спорт залында үтте. Русиянең иң яхшы 12 клубы өч көн дәвамында чарада катнашучыларны һәм тамашачыларны матур уены белән шатландырды.

Яшьләрнең патриотлыгына ышанабыз!

27 апреля

Кадерле дуслар! Бөтен республика исеменнән сезне зур җиңүегез белән ихлас котлыйм! Башкортстан клубы беренче тапкыр югары лига чемпионы булды! Мавыктыргыч, нәтиҗәле уеныгыз белән республиканың барлык хоккей сөючеләренә зур шатлык китердегез. “Салават Юлаев” командасының тәҗрибәле уенчылары безне шатландыра алмаган сезонда сезнең җиңүегез бик кыйммәт. Легионерлар түгел, күбесенчә Башкортстан хоккей мәктәбендә тәрбияләнүчеләр уйнаган состав белән чемпион исемен яулавыгыз аеруча мөһим. Яшьләргә, аларның туган республика намусы өчен ихлас көрәшү теләге булуына ышанычыбыз акланды дигән сүз. Киләчәк — Башкортстанның яшь буыны кулында, аларның көч-куәтенә, патриотлыгына ышанабыз.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»