Спорт

Безнекеләр беренче

19 июля

Дэгу шәһәрендә (Көньяк Корея) җәйге халыкара балалар уеннарында тхэквондо буенча яшь спортчылар ярышы үтте. Спортның бу төрендә уфалыларга тиңнәр булмады. Айдар Усманов (40 килограмм авырлыкта) һәм Эльвина Хәкимова чемпион титулына лаек булды. Икенче урынны Эвелина Мөсәбирова (50 килограмм) яулады, ә өченче урынны Иван Кортунов алды.

“Уфа” “Торпедо”ны отты

18 июля

Милли футбол лигасында бәйге дәвам итә. “Уфа” үз кырында “Торпедо” (Мәскәү) командасы белән көч сынашты. Спорт белгечләре, футбол ветераннары дәрәҗәле кунакларга өстенлек бирде. Алар фикеренчә, лигага очраклы гына килеп кергән команданы дәрәҗәле “Торпедо” җиңәргә тиеш иде. Матч нәтиҗәсе күпләр өчен көтелмәгән яңалык булды.

“Уфа” “Торпедо” белән очраша

14 июля

“Уфа” футбол клубының 1:0 исәбе белән “Спартак-Нальчик” футболчыларыннан җиңелүе турында хәбәр иткән идек инде. Безнекеләр лаеклы уйнап, вакыт-вакыт көндәшләре алдында өстенлекләрен күрсәтсәләр дә, икенче тайм башланганда каршы яктагы Гуджи Рахан максатына иреште. Хуҗалар икенче голны да кертмәкче булган иде дә, туп капка өстеннән очып үтте.

Башкортстан спортчылары Лондонда сынатмасмы?

13 июля

Лондон олимпиадасы старт алырга санаулы гына көннәр калды. Мәртәбәле бәйгедә Башкортстаннан ничә спортчы катнашачак? Кемнәр алар? Якташларыбыз ничә медаль яуларга өмет итә? “Комсомольская правда” гәзитенең матбугат үзәгендә оештырылган конференциядә сүз шул хакта барды.

“Спартак”, сиңа әйтәм, “Уфа”, син тыңла!

13 июля

Русиянең футбол сөючеләре тыныч холыклы, басынкы түгел. Күптән түгел Польшада һәм Украинада оештырылган футбол буенча Европа чемпионаты моның шулай икәнлеген тагын бер тапкыр күрсәтте. Ил командасын дәртләндерергә барганнар Варшавада урындагы көярмәннәр белән “көч сынашты”. “Спартак”(Нальчик) белән “Уфа” очрашкан вакытта трибунада күңелсез хәлләр теркәлгән.

Сезон отылудан башланды

11 июля

“Уфа” Милли футбол лигасында старт алды. Безнекеләр Нальчикта урындагы “Спартак” белән көч сынашты. Беренче таймда футбол кырында хуҗалар өстенлек итте. “Спартак”ның озак еллар премьер-лигада чыгыш ясаганын онытырга ярамый. Ике команданың осталык дәрәҗәсе ачык күренде. Безнекеләр башлыча үз капкаларын саклау белән шөгыльләнде. “Спартак” еш һөҗүм итте. Беренче тайм шундый рухта үтте. Капкачыбыз Кобозев сынатмады.

“Уфа” өчен Бразилия футболчысы уйнаячак

10 июля

Кичә Башкортстан спорты тарихында мөһим вакыйга булды. “Уфа” футбол клубы Милли футбол лигасында старт алды. Безнекеләр кунакта “Спартак” (Нальчик) командасы белән көч сынашты. Очрашу нәтиҗәсе турында гәзитнең киләсе санында укырсыз. Ә бүген республика данын яклаучы командадагы соңгы үзгәрешләргә игътибар итик.

Рима Баталова - спорт легендасы

07 июля

Русия Федерациясе Президенты каршындагы Башкортстан Республикасы Тулы вәкаләтле вәкиллегендә Сергей Кораблевның “Рима Баталова — спорт легендасы” дигән китабының исем туе үтте. Бу китап — Русия Паралимпия комитетының вице-президенты, атказанган спорт мастеры, республиканың Шаран районында туып үскән Рима Акбирде кызы Баталовага багышланган. Бүгенге көндә ул дөньяның иң күп титуллы спортчысы: 13 тапкыр паралимпия, 18 тапкыр дөнья, 43 тапкыр Европа чемпионкасы.

Риминидан медаль белән

07 июля

Якташыбыз Айвар Гафуров Италиядә оештырылган кикбоксинг буенча дөнья кубогында призлы урын яулады

Егерме илдән 800 спортчы җыелган бәйге Әдрән диңгез ярындагы Римини шәһәр-шифаханәсендә оештырылган иде. Мәртәбәле ярышта Русия җыелма командасы сафында якташыбыз Айвар Гафуров та көчен сынады. Ул кемнәр белән алышкан? Татар егетенә җиңү пьедесталына менү өчен нинди сынаулар үтәргә туры килгән? Чемоданнарын да бушатып өлгермәгән кикбоксинг буенча халыкара класслы спорт мастерыннан шул хакта сораштым.

“Уфа” футболчылары Милли лигада!

06 июля

“Уфа” футбол командасы 2010 ел ахырында оештырылган иде. Команданың баш тренеры итеп илнең иң билгеле футболчыларының берсе Андрей Канчельскис тәгаенләнде. Оста легионерлар җәлеп ителсә дә, “Уфа” ел нәтиҗәләре буенча Милли футбол лигасына чыга алмады. Турнир таблицасында икенче урынны яулады. Шулай да күптән түгел республиканың спорт сөючеләре өчен истәлекле вакыйга булды. Лигадагы өч команда матди мәсьәләгә бәйле, тиздән старт алачак сезонда катнаша алмаячагын хәбәр итте. Бушаган урыннарның берсендә “Уфа” чыгыш ясаячак. Команда яңа сезонда үз алдына нинди максатлар куя? Республика йортында Җәмәгать хәвефсезлеге ведомствоара советы секретаре, “Уфа” футбол клубының оештыручылар советы рәисе Марат Мәһәдиев журналистларның бер соравын да җавапсыз калдырмады.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»