Спорт

Бер бронза, ике көмеш медаль

03 августа

Олимпиаданың бишенче көнендә Кытай белән АКШ командалары турнир таблицасының иң югары ноктасындагы урыннарын ныгытты. Аларны куып җитү турында уйлау да урынсыз. Өченче урын өчен көрәшергә кирәк. Русия спортчылары бу максатка ирешә алырмы? Шунысы гаҗәпләндерә, ватандашларыбыз ул көнне өч медаль яуласа да, янә түбән тәгәрәде. Иң элек күңелле хәбәрләргә тукталыйк. Фехтованиедә Ольга Великая көмеш медаль яулады. Финалда аны Ким Чжи Ен (Көньяк Корея) отты. Велосипедчы Ольга Забелинская тагын бер бронза медаль алды.

Ике адым артка

02 августа

Русия җыелма командасы турнир таблицасында янә түбән тәгәрәде

31 июльдә Лондон олимпиадасында истәлекле вакыйгалар күп булды. Русия спортчылары да медальләр өчен көрәште. Дзюдочылар янә шатландырса, кайбер ватандашларыбыз бөтен осталыгын күрсәтә алмады. Медальләр саны буенча турнир таблицасындагы үзгәрешләр дә безнең файдага түгел. Бәйгенең чираттагы көнендә татар чибәре, дөнья чемпионы Алия Мостафина чыгыш ясаган Русиянең спорт гимнастикасы командасы хаталарга юл куйды. Нәтиҗәдә, безнекеләр көмеш медаль белән канәгатьләнде. Беренче урында – АКШ командасы. Штангачы Светлана Царукаева исә җиңү пьедесталының икенче баскычына күтәрелде. Дзюдочы Иван Нифонтов Япония спортчысы Такахиро Накаины отып, бронза медальгә лаек булды.

Икенче алтын медаль

01 августа

30 июльдә Олимпиаданың спорт корылмаларында көрәш киеренке барды. Русия җыелма командасы нәрсәләргә иреште? Турнир таблицасында үзгәрешләр бармы? Бәйгедә гүзәл затлар өчен сөенеп бетеп булмый. Русия данын яклаучы чибәркәйләр сынатмый. Зур тенниста Вера Звонарева Италия спортчысы Франческа Скъявонены отты. Гандбол буенча хатын-кызлар җыелма командасы Бөек Британия вәкилләрен җиңде. Волейболчыларыбыз Доминикан Республикасы командасыннан остарак булып чыкты. Егетләр дә җавапсыз калмады. Дзюдо буенча Мансур Исаев японлы Рики Накаяны отып, алтын медаль яулады. Мансур 1986 елда Дагыстанның Кызылйорт авылында дөньяга килгән. Сигез яшендә дзюдо түгәрәгенә йөри башлаган. Моңа кадәр дөнья чемпионатында — өченче, Европа беренчелегендә беренче урын яулаган.ансур 1986 елда Дагыстанның Кызылйорт авылында дөньяга килгән. Сигез яшендә дзюдо түгәрәгенә йөри башлаган. Мансур 1986 елда Дагыстанның Кызылйорт авылында дөньяга килгән.

Җиңүне кулдан ычкындырдык

01 августа

Милли футбол лигасында уеннар дәвам итә. “Уфа” үз мәйданында “Салют” (Белгород) командасы белән очрашты. Кунаклар данын телгә алырдай футбол “йолдызлары” якламый. Шуңа карамастан, команда һәр уенда ихтыяр көче күрсәтә. “Динамо” стадионында үткән матч бу фикерне янә дәлилләде.

Бер адым да артка чигенмәскә!

31 июля

Лондонда дәвам итүче җәйге Олимпиадада Русия җыелма командасы әлегә бер алтын, өч бронза медаль белән чикләнеп, турнир таблицасында уникенче урынга тәгәрәде

27 июльдә Лондонда 80 мең кеше сыешлы “Могҗизалар утравы” стадионында ХХХ җәйге Олимпиада старт алды. Русия җыелма командасының байрагын танылган теннисчы Мария Шарапова тотып барды. Дүрт елга бер оештырылган мәртәбәле бәйгегә Бөек Британия королевасы Елизавета II старт бирде. Олимпиаданы тантаналы ачу чарасы дөньяга билгеле җырчы Пол Маккартни чыгышы белән тәмамланды. 12 августка кадәр дәвам иткән бәйгедә 204 илдән җыелган 10 957 спортчы көч сынаша. Олимпиадада Русия данын 436 спортчы яклый. Шулар исәбендә 9 якташыбыз да бар. Безнекеләр көчләрен 24 спорт төрендә сыный. Русия җыелма командасы өчен бәйге уңышлы башланды. 28 июльдә “ExCel” спорт комплексында Краснодар егете Арсен Галстян дзюдо бәйгесендә финалга чыкты. Арсен алтын медаль өчен японияле Хироаки Хироака белән көч сынашты һәм сынатмады. Арсен Галстянның җиңүе икеләтә куанычлы. Беренчедән, тир түгеп яуланган беренче алтын медаль башкаларга да ышаныч өсти. Икенчедән, Арсен дзюдо буенча олимпиада чемпионы булган беренче Русия спортчысы. 29 июль дә вакыйгаларга ифрат бай булды. Велосипедчы Ольга Забелинская бронза медаль яулады. Шул ук көнне Николай Ковалев фехтованиедә җиңү пьедесталының өченче баскычына күтәрелде. Безнекеләр йөзүдә дә сынатмады. Андрей Гречин, Никита Лобинцев, Владимир Морозов һәм Данила Изотовтан торган команда эстафетада өченче килде. Безнекеләр уен спорт төрләрендә дә сынатмый. Гандбол буенча хатын-кызлар җыелма командасы Ангола командасын тар-мар итте. Асыл затларыбыз волейбол һәм баскетбол бәйгесендә Бөек Британия һәм Канада командаларын отты. Егетләрнең волейбол һәм баскетбол командалары Германия һәм Бөек Британия командаларын җиңде. Мария Шарапова Израиль спортчысы Шахар Пеердан көчлерәк булып чыкты. Гимнастика буенча асыл затлар командасы финалга үтте.

“Уфа” лидерлар сафында

27 июля

Милли футбол лигасында уеннар дәвам итә. “Уфа” футбол командасы Әстерханда урындагы “Волгарь” белән очрашты. Матч авыр һава торышы шартларында үтте. Футболчыларга кызу кояш астында уйнарга туры килде. Беренче таймда командалар сак кына эш итте. Бер як та һөҗүм итәргә ашыкмады. Мөгаен, уенчыларның сүлпәнлегенә көн кызулыгы да тәэсир иткәндер. Уфалылар “Волгарь” капкачысын берничә тапкыр борчыды. Туп безнең капка янәшәсенә бик сирәк килеп җитте.

Иң оста көрәшчегә - автомобиль!

25 июля

“Динамо” стадионында район һәм шәһәр сабантуйларында җиңгән батырлар көч сынашты

Иң тәүдә ерак тарафлардан бер факт. Кувейтта февраль аенда дөяләрнең халыкара узышы оештырылган. 500 дөя җитезлектә көч сынашкан. 60 җиңүчегә “Тойота Ленд Крузер” (бер автомобиль өч миллион сум тора) тапшырылган. Билгеле, мондый призлар вәгъдә ителгәндә гарәпләрнең милли спортына игътибар зур булачак. Бүленгән игътибар, призлар дәрәҗәсе буенча милли көрәш дөя узышы белән ярыша алмый. Шулай да соңгы елларда татар һәм башкорт халыклары тарихын, мәдәниятен үз эченә алган спортка игътибар бермә-бер артты. Үткән елда Уфада Башкортстан Президенты кубогында җиңгән Рәдиф Акчуринга өр-яңа “Шанс” автомобиле тапшырылды. Быел Чиләбе өлкәсенең Дубровка авылындагы Бөтенрусия авыл сабантуенда иң оста көрәшче “Фиат Альбеа” хуҗасы булды. Күптән түгел Уфаның “Динамо” стадионында сабан туйларда тәкә алган батырлар арасында милли көрәш турниры оештырылды. Бу юлы да абсолют җиңүче автомобиль алды.

Җиңү белән кайттылар

20 июля

Көньяк Кореяда оештырылган Балаларның җәйге халыкара уеннарында яшь уфалылар дүрт медаль яулады. 12-17 июльдә Көньяк Кореяның Дэгу шәһәрендә Балаларның җәйге халыкара уеннары оештырылды. Мәртәбәле бәйгедә 50 илдән 2 меңнән артык спортчы катнашты. Балалар 7 спорт төре буенча көч сынашты. Ярышта унсигез спортчыдан, тренерлардан торган Уфа җыелма командасы да катнашты. Безнекеләр теннис, җиңел атлетика, йөзү һәм тхеквондо бәйгеләрендә бәхетен сынады. 15 июльдә тхеквондо бәйгесендә якташларыбызга тиңнәр булмады. Айдар Усманов белән Эльвина Хәкимова — беренче, Эвелина Мосабирова — икенче һәм Иван Кортунов өченче урын яулады. Уңышка ирешкән яшь спортчылар һәм аларның тренерлары белән Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов телефон аша бәйләнешкә керде. Рөстәм Зәки улы аларны җиңү белән котлады һәм уңышлар теләде. Кичә җиңүчеләрне “Уфа” халыкара аэропортында республиканың яшьләр сәясәте һәм спорт министры Андрей Иванюта, Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Ирек Ялалов, журналистлар каршы алды.

Илья Брызгалов белән өч көн

19 июля

Милли хоккей лигасында Русиянең бик күп хоккейчылары чыгыш ясый. Океан артында уйнаучы иң абруйлы ватандашларыбызның берсе — Русия җыелма командасы уенчысы Илья Брызгалов. Әлеге вакытта ул НХЛның (Милли хоккей лигасы) “Филадельфия Флайерз”(АКШ) командасы данын яклый. Үз осталыгын балаларга өйрәтү максаты белән 2011 елда “Брызгалов мәктәбе” оештырган. Былтыр Тольятти һәм Мәскәү балаларына осталык дәресләре биргән. Ниһаять, дөнья күләмендә танылу алган акция Уфага да килеп җитте. “МегаФон” компаниясенең Башкортстан бүлекчәсе ярдәме белән “Уфа-Арена”да “Брызгалов мәктәбе” оештырылды. Шушы уңайдан үткән матбугат конференциясендә Илья Брызгалов чараның әһәмияте, киләчәк планнары турында бәян итте.

Якташларыбызмы, легионерлармы?

19 июля

Милли футбол лигасында чыгыш ясау өчен командалар җитди әзерләнә. Спорт корылмалары тәртипкә китерелә, командага оста уенчылар туплана. “Уфа”га мондый бәхет тәтемәде. Шулай булса да, уңышлы старт алды. Команданы киләчәктә нинди үзгәрешләр көтә? Оста футболчыларны үзебездә тәрбияләү өчен нәрсәләр эшләнә? “Уфа” футбол клубының генеральный директоры Шамил Газизов белән клубның өлкән тренеры Виктор Лосев “Комсомольская правда”да оештырылган матбугат конференциясендә шул сорауларга да җавап бирде.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»