Спорт

Максат - Гагарин кубогы

22 августа

Сентябрь башында Континенталь хоккей лигасы старт алачак

“Салават Юлаев”ның соңгы еллардагы уңышлары Александр Радулов исеме белән тыгыз бәйле булды. Ул һәр матчта диярлек зур осталык күрсәтте. Кызганычка каршы, былтыр ул янә океан артына очты. Кызу канлы егет Милли хоккей лигасында озак чыгыш ясый алмады. Агымдагы елда Радулов “ЦСКА” (Мәскәү) командасы данын яклаячак. Шул ук вакытта “Салават Юлаев” төп уенчыларын саклап калды. Болар — Олег Сапрыкин, Сергей Зиновьев, Антти Пильстрем, Игорь Григоренко, Александр Свитов, Виталий Прошкин, Мирослав Блатяк, Андрей Кутейкин.

Русия - дүртенче баскычта

14 августа

Лондон олимпиадасы тәмамланды. Русия җыелма командасы — дүртенче урында. Беренче карашка, бу күрсәткеч Пекин олимпиадасыннан начаррак. Анда без өченче идек. Шул ук вакытта, безнекеләр 2008 елда 23 алтын медаль яуласа, әле — 24. Ярышның соңгы көнендә ватандашларыбыз ихтыяр көче күрсәтте.

“Үзебезнең” бразилиялеләр һәм чит илләрдәге якташларыбыз

14 августа

“Уфа” футбол клубы Милли футбол лигасында чыгыш ясый. Лигада җиңгән ике команда турыдан-туры премьер-лигага чыгачак. Күренүенчә, Башкортстанда футбол үсеше өчен зур мөмкинлекләр ачылды. Бәлки, берничә елдан Уфага “Барселона”, “Челси”, “Интер”, “Бавария” һәм башка танылган футбол клублары да килер. Югары нәтиҗәләргә ирешү юлларын табу җиңел түгел. “Уфа” дөрес юлдан барамы? Командага бер-бер артлы Бразилия футболчыларын җәлеп итү үзен аклармы? Шул хакта фикер йөртеп карыйк.

Сентябрьдә Анапада кызу булачак

14 августа

9-19 сентябрьдә Анапа шәһәрендә үсмерләр арасында V Бөтенрусия сугышчан сәнгать уеннары үтәчәк. Анда Русиянең җитмешкә якын төбәгеннән һәм якын чит илләрдән 8 меңнән күбрәк спортчының катнашуы көтелә. Башкортстан данын исә әлеге мәртәбәле бәйгедә 200гә якын спортчыдан торган үсмерләр командасы яклаячак.

Якташыбыз бронза медаль яулады

11 августа

Безнең “урамга” да бәйрәм килде: ниһаять, Лондон олимпиадасында катнашучы Башкортстан спортчысы призлы урын яулады! Илья Первухин белән Алексей Каравшаков бер мең метрга каноэда йөзү бәйгесендә сынатмадылар. Алар, финишка якынлашканда омтылыш ясап, өченче нәтиҗә күрсәтте. Гомумән, тугызынчы августта бәйгедә телгә алырдай вакыйгалар күп булды. Шуларның мөһимнәренә тукталыйк.

Бишенче урын чик түгел

10 августа

Бәйгедә уңышлы старт алмаган Русия җыелма командасы бишенче урынга күтәрелде. Шул ук вакытта медальләр саны (52) буенча өченче урында барабыз. Соңгы көннәрдә Олимпиадада безнең өчен шатлыклы вакыйгалар ифрат күп булды. 7 августта суга сикерү бәйгесендә Русия спортчысы Илья Захаров алтын медаль яулады. 8 августта безнекеләр өч алтын медаль алды. Иван Ухов 2 метр 38 сантиметр биеклеккә сикерде. Бу нәтиҗәгә бер көндәше дә ирешә алмады.

“Уфа” “Ротор”ны отты

09 августа

Милли футбол лигасында чираттагы матчлар чикләрендә “Уфа” Волгоградта лига лидеры “Ротор” белән көч сынашты. Мөгаен, матчта безнекеләрнең уңышына Башкортстан спорт сөючеләреннән башка беркем дә ышанмагандыр.

Берьюлы өч алтын медаль

08 августа

Русия җыелма командасы мондый уңышка беренче тапкыр иреште

Лондон олимпиадасы тәмамланырга санаулы гына көннәр калды. Кытай белән АКШ командасы турнир таблицасындагы беренче урын өчен көрәшә. Унсигез алтын медаль яулаган Бөек Британия өченче урында ныклап урнашты. Шул ук вакытта, Русия җыелма командасы сигезенче урыннан да югары күтәрелә алмады. Ниһаять, ватандашларыбыз да ихтыяр көче күрсәтте. Безнекеләр бер көндә җиңү пьедесталының иң югары баскычына өч тапкыр менүгә иреште.

Елена Савельеваның уңышлы старты

07 августа

Олимпиадада, кызганычка каршы, Русия җыелма командасының хәле шәптән түгел. Ул медальләр саны буенча дүртенче урынга чыкса да, турнир таблицасында нибары тугызынчы урынны били. Үткән ялларда да безнекеләр бер генә алтын медаль яулый алды.

Нәтиҗәләр яхшырды. Сыйфат аксый

04 августа

2 август Русия җыелма командасы өчен уңышлы булды. Ватандашларыбыз төрле дәрәҗәдәге алты медаль яулады. Дзюдо буенча бәйгедә алтын медальгә лаек булган Таһир Хәйбулаевны Олимпиадага килгән Русия Президенты Владимир Путин котлады. Таһир Хәйбулаев хәлиткеч алышта Монголия пәһлеваны, Пекин олимпиадасы чемпионы Найдан Тувшинбаяр белән көч сынашты. Ватандашыбыз остарак булып чыкты һәм Русия җыелма командасына өченче алтын медальне китерде. Әйтергә кирәк, өч алтын медальне дә дзюдочылар алды.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»