Спорт

Гаилә белән - спорт комплексына!

20 марта

“Башнефть” компаниясе халык сәламәтлеген кайгырта

Дөньяда кеше гомере һәм аның сәламәтлеге — иң кадерлесе. “Башнефть” акционерлар нефть компаниясе республикабызда яшәүчеләрне сәламәтләндерүгә гаять зур өлеш кертә. Компаниянең соңгы вакыттагы эшчәнлегендә бу хәстәрлек аеруча ачык чагыла. 15 мартта Чишмә поселогында спорт-савыктыру комплексы ачылды. Әлеге объектны төзүгә “Башнефть” компаниясе “Система” хәйрия фонды аша 164,5 миллион сум акча күчерде.

Балтач Шварценеггеры

20 марта

Якташыбыз армрестлинг буенча Русия беренчелегендә бронза медаль яулады

Дәрәҗәле бәйгедә илнең барлык төбәкләреннән 500дән артык спортчы катнашкан. Башкортстан данын Иске Балтач авылы 2нче мәктәбенең унынчы сыйныф укучысы Алмаз Хәбибуллин яклаган. Яшь спортчының уңыш сере нидә? Спортчыдан шул хакта сораштык.

Карачурин якташларының үз спорт комплексы ачылды

19 марта

Чишмә поселогында спорт-савыктыру комплексы төзелеше ике ел элек башланган иде. Үткән ел ахырында биредә республика Президенты Рөстәм Хәмитов булып, объекттагы соңгы эшләр барышы белән танышты. Ниһаять, шушы көннәрдә “Чишмә” спорт-савыктыру комплексы тантаналы шартларда файдалануга тапшырылды.

Сау бул, Сочи! Саумы, Пхенчан!

18 марта

XI Паралимпия уеннарында Русия җыелма командасына тиңнәр булмады

Ватандашларыбыз 30 – алтын, 28 – көмеш һәм 22 бронза медаль яулап, Паралимпия уеннары рекордын яңартты. Безнекеләр бәйгенең һәр көнендә дә, сынмас рух, ихтыяр көче күрсәтеп, призлы урыннар өчен көрәште. Паралимпия уеннарының соңгы унынчы көнендә Русия спортчылары ун тапкыр җиңү пьедесталына күтәрелде. Ун медальнең тугызы – чаңгычылар казанышы. Александр Пронков, Елена Ремизова һәм Анна Миленина Паралимпия чемпионы булдылар. Станислав Чохлаев, Владимир Кононов, Михалина Лысова һәм Юлия Будалеева көмеш медальләр яуладылар. Григорий Мурыгин белән Владислав Лекомцев өченче нәтиҗә күрсәтте. Тау чаңгысында ватандашыбыз Александра Францева пьедесталның икенче баскычына күтәрелде. Башкортстан Русиянең паралимпиячеләр җыелма командасы җиңүенә зур өлеш кертте. Сочи Паралимпиадасында якташларыбыз төрле дәрәҗәдәге җиде медаль яулады. Азат Карачурин белән Кирилл Михайлов Паралимпия чемпионы булдылар. Ирек Зарипов пьедесталның икенче баскычына күтәрелде. Александр Давидович – ике бронза медаль иясе. Азат белән Кирилл дүртәр тапкыр финиш сызыгына өченче булып та килде. Сочи Паралимпиадасында Русия данын яклаучы якташларыбыз арасында бердәнбер асыл зат Надежда Андреева призлы урыннар өчен көрәшә алмады. Дәрәҗәле бәйгедә осталыгын чарлаган спортчыга киләчәктә уңыш елмайсын.

Бишенче көнне бишенче тапкыр

15 марта

Башкортстан спортчысы Кирилл Михайлов алтын медаль яулады

Сочи Паралимпиадасының бишенче һәм алтынчы көннәре вакыйгаларга ифрат бай булды. Русия җыелма командасы илленче призлы урын яулап, медальләр саны һәм сыйфаты буенча көндәшләрен шактый артта калдырды. Мондый уңышка ирешергә якташыбыз да үз өлешен кертте. Бәйгенең бишенче көнендә дә ватандашларыбыз ярышта кем хуҗа икәнен күрсәтте. Башкортстан спорт сөючеләренә шатланырга сәбәп булды. Якташыбыз, чаңгычы Кирилл Михайлов финиш сызыгына беренче килде. Кирилл Сочида беренче тапкыр гына җиңү пьедесталына күтәрелде. Шунысы истәлекле: ул бәйгенең бишенче көнендә бишенче тапкыр Паралимпия чемпионы булды. Мөгаен, тәҗрибәле спортчы осталыгын ярышның соңгы көннәрендә тагын күрсәтер.

Азат Карачурин – чемпион!

13 марта

Башкортстан спортчысы гомерендә беренче тапкыр мондый югары нәтиҗәгә иреште

Сочи Паралимпиадасының дүртенче көнендә биатлонда гына медальләр уйнатылды. Ватандашларыбызга бу спорт төрендә тиңнәр булмады. Русия спортчылары дүрт – алтын, дүрт – көмеш һәм ике бронза медаль яулады.

Безнең чаңгычыларга тиңнәр юк

12 марта

Паралимпиаданың өченче көне дә вакыйгаларга бай булды. Русия спортчылары барлыгы җиде алтын медаль яулады. Шуларның алтысы – чаңгыда узышучыларныкы.

Шайбалы хоккеймы? Әллә футболмы?

11 марта

Дөнья халыклары арасында киң таралган бу спорт төрләренең кайсысы Русиядә ныграк үсешкән?

Спорт – ярыш, бәйге, дигәнне аңлата. Баксаң, спортчылар гына түгел, спорт төрләре дә бертук­таусыз көрәшә, ярыша икән. Моның ачык мисалы – кышкы һәм җәйге Олимпиадалар. Мәгълүм бу­луынча, дүрт елга бер оештырылучы, спорт дөнья­сында иң дәрәҗәле чараның программасы үзгәреш­ләр кичереп тора. Ягъни, спорт сөючеләрне кызыксындыра алмаган, үсешмәгән спорт төрләренә алмашка башкалары килә.

Төз атыгыз! Җитез булыгыз!

06 марта

Сочи Паралимпиадасында Башкортстаннан биш спортчы катнашачак

7 мартта Сочида XI Паралимпия уеннары старт алачак. Бәйгедә дөньяның 45 иленнән җыелган 1650дән артык спортчы катнашачак. Тау чаңгысы, чаңгы узышы, биатлон, следж-хоккей һәм коляскаларда керлинг бәйгесендә көч сынаучылар 72 медаль өчен көрәшәчәк. Русия данын Башкортстаннан биш спортчы яклаячак. Алар чаңгы һәм биатлон ярышларында көчен сынаячак. Якташларыбыз белән якыннан танышыйк.

Булачак чемпионнар мәктәптә тәрбияләнә

06 марта

Әмма аларны күрүче бармы?

Бөтен ил белән телевизор алдына капланып, Олимпиаданы карадык. Җиңелүләр өчен күпме нервы бетте, экран каршында көч биреп, “Тизрәк!” дип әйдәли-әйдәли тавышлар карлыкты, медальләр китергән уңышлар өчен сөенеп, йокылар качты... Ниһаять, кышкы Уеннар тәмам. Ул илебез өчен горурлык тойгысы белән беррәттән, бик күп уйлануларга да этәрде. Шуларның берсе – һәр ата-ана өчен актуаль: ни өчен бездә спорт белән шөгыльләнү бик кыйммәткә төшә?


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»