Спорт

Яшь спортчылар Уфада очрашачак

11 сентября

Уфа 2012-2013 елларда халыкара спорт чемпионаты һәм уеннары үзәге булачак. Тиздән җәйге биатлон буенча дөнья чемпионатына старт бирелсә, киләсе елда хоккей буенча үсмерләр командалары чемпионаты һәм VI кышкы балалар халыкара уеннары үтәчәк. Башкортстан дөнья күләмендәге мәртәбәле спорт бәйгеләренә ничек әзерләнә? Журналистлар белән очрашуда әлеге сорауга яшьләр сәясәте һәм спорт министры Андрей Иванюта, Уфа шәһәре хакимияте башлыгының беренче урынбасары Ринат Сәгыйтов һәм шәһәр хакимиятенең спорт комитеты рәисе Сергей Степанов җавап бирде.

Паралимпиадада - чираттагы рекордлар

07 сентября

Оксана Савченко белән Александр Неволин-Светов аркада 100 метр арага йөзүдә җиңү яулады. Савченко уеннарда дүртенче алтын медаль алды. Шулай итеп, Оксана Савченко җиде тапкыр Паралимпия уеннары чемпионы булды. Неволин-Световка да, ниһаять, бәхет елмайды. Ул америкалы Такер Дюприны узды. Украин Сергей Клипперт өченче килде. Башкортстан спортчыларының икесе дә бу дистанциядә яңа дөнья рекорды куйды.

Якташларыбыз алдынгылыкны бирми

06 сентября

Лондондагы Паралимпия уеннарында Русия җыелма командасы тагын ике алтын медаль яулады. Башкортстан физик культура институты студенты Елена Паутова 1500 метр арага йөгерүдә җиңүче булды (4 минут 37,68 секунд). М. Акмулла исемендәге БДПУның бишенче курс студенты Оксана Савченко тагын бер батырлык күрсәтте — 100 метр арага ирекле стиль белән йөзүдә дөнья рекорды куйды. Икенче һәм өченче урыннарда Әзербайҗаннан Наталья Пронина һәм русияле Дарья Стукалова.

Президент үзе сөйләште

05 сентября

3 сентябрьдә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Паралимпиадада Русия җыелма командасындагы республика вәкиле, җиңел атлет Алексей Лабзин белән телефоннан сөйләште. Башкортстан спортчысы 400 метрга йөгерүдә алтын медаль яулады, ярышларның бу төре буенча уеннарның рекордын куйды (48,59 секунд). Алексей Лабзин Русия җыелма командасында уникенче алтын медальне яулады.

Паралимпиада көндәлеге

04 сентября

Оксана Савченконың Лондондагы Паралимпиадада алтын медаль яулавы турында хәбәр иткән идек инде. Бу уңайдан Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Оксана белән телефоннан сөйләште.

Алтын медаль якташыбызда

01 сентября

Лондонда Паралимпиада башланды. Русия җыелма командасындагы Башкортстан вәкиле, күп тапкырлар дөнья рекордчысы һәм Паралимпия чемпионы, М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университеты студенткасы, йөзүче Оксана Савченко хатын-кызлар арасында 400 метр арага ирекле стиль белән йөзүдә беренче алтын медальне яулады.

Уфа чемпионатка әзерме?

30 августа

Хәбәр ителүенчә, агымдагы елның 26 декабреннән 2013 елның 5 гыйнварына кадәр Уфада яшьләр командалары арасында шайбалы хоккей буенча дөнья чемпионаты үтәчәк. Бу хакта карар Халыкара хоккей федерациясенең 2010 елның маенда Кёльнда үткән конгрессында кабул ителде.

Тормышта сынатмыйсыз, спортта да сынатмагыз!

29 августа

Бүген Лондонда җәйге Паралимпия уеннары старт ала. Анда безнең илдән 20 спорт төренең 12се буенча 180нән артык спортчы катнаша. Җиңел атлетика (56 спортчы), йөзү (36) пауэрлифтинг (14) буенча иң зур командалар тупланган. Башкортстаннан Олимпиадага 16 спортчы китте. Спортчыларның күпчелеге Мәскәү өлкәсеннән. — Башкортстаннан Паралимпия уеннарына үзебездә туып-үскән генә түгел, республикга күченеп килгән спортчылар да китте. Уфага Русиянең бик күп төбәкләреннән спортчылар килә. Шуларның берсе — Адлердан җиңел атлетчы Елена Паутова. Ул Уфадагы спорт интернатында яшәде. 2004 елда Паралимпиада чемпионы булды, Пекинда бронза медаль алды, — ди җиңел атлетика буенча Русиянең һәм Башкортстанның паралимпия җыелма командасының өлкән тренеры Петр Буйлов. — Тагын бер җиңел атлетчы Алексей Лабзин Уфага гаиләсе белән Иркутскидан күченеп килде. Ул — өч тапкыр дөнья чемпионы. Тумышы белән Чиләбедән булган Анна Сорокина бүгенге көндә Башкортстан физик культура институтында укый. Башкортстан Андрей Коптев өчен дә туган төбәккә әверелде. Үзебезнең осталарыбыз да бар. Ике тапкыр Паралимпиада чемпионы Илдар Помыкалов мондый бәйгеләрдә дүртенче тапкыр катнаша.

Алга, Русия, алга, Башкортстан!

24 августа

Лондонда физик мөмкинлекләре чикләнгән спортчыларның халыкара ярышлары — Паралимпия уеннары 29 августтан 9 сентябрьгә кадәр барачак. Гадәттә алар төп Олимпиада тәмамланып 12 көн узгач башлана. Әлегесе дә шулай. Анда 165 илдән дүрт меңнән артык спортчы катнашачак. Шушы көннәрдә Русия Президенты Владимир Путин Паралимпия командасы белән шәхсән очрашып сөйләште. “Паралимпия хәрәкәтенең югары темпта үсүенә шаһитбыз — анда катнашучылар арта, программа да катлаулана. Пекинда узган Паралимпия уеннарында дөнья рекордлары өч йөз тапкыр яңартылуын хәтергә төшерик. Шунысы куанычлы — анда һәр икенче Русия спортчысы призлы урын яулады”.

Яңа сезон уңыш китерсен

23 августа

“Урал” һәм “Уфимочка” волейбол командалары нәтиҗәле чыгыш күрсәтергә әзерме?

Кичә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Республика йортында “Урал” һәм “Уфимочка” волейбол командалары әгъзалары белән очрашты. Командаларның яңа сезонга әзерлеге турында аларның баш тренерлары Фригони Анджиолино һәм Андрей Подкопаев җиткерде.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»