Спорт

Роллерлы чаңгының тизлеге зур, шуңа ул үсештә

24 октября

Киләсе елның февраль-мартында Башкортстанда үтәчәк Халыкара балалар уеннары республиканың спорт тормышында зур вакыйга булмакчы. Мәртәбәле чарага әзерлек тулы куәтенә бара – яңа спорт объектлары сафка баса, элек төзелгәннәре исә заманча таләпләргә тәңгәл китерелә. Халыкара ярышларга спортчылар да җитди әзерләнә, анда дөньяның төрле кыйтгаларыннан 50гә якын команда, җәмгысы 600-700 кеше катнашуы көтелә. Башкортстан спортчылары шактый көчле составта чыгыш ясаячак. Ә менә Октябрьский шәһәренең яшь спортчылары исә уеннарда аерым команда буларак катнашырга ниятли.

Уңышлар сиңа, Тимур!

20 октября

Әлшәй районы егете Тимур Имашев Анапа шәһәрендә кикбоксинг буенча үткән дөнья кубогында 54 килограммга кадәр авырлыктагы спортчылар арасында җиңүче булды. Дәрәҗәле ярышларга 23 илдән меңгә якын кикбоксчы килгән иде. Тимур мондый ярышларда икенче тапкыр катнаша. 2010 елда ул дөнья кубогында өченче урын яулаган иде. Ниһаять, җиңүгә иреште, чемпион булды, кубок һәм алтын медаль алды. Җиңү өчен аңа Русия Федерациясенең спорт мастерлыгына кандидат исеме бирелде.

Спорт калын кесәлеләр өчен генә булырга тиешме?

12 октября

Башкортстан Республикасының яшьләр сәясәте һәм спорт министры Андрей Иванюта белән әңгәмә

Павел Лобанов – дөнья чемпионы

11 октября

Совет чорында авыл спорты шактый үсеш алган иде. Аларны “Урожай” ирекле спорт җәмгыяте үз канаты астына алып, төрле чаралар оештырды. Гомумән, ул да, профсоюзлар да, авыл спортын үстерүгә беренчел игътибар бирде.

Күпертеп сөйләүдән дәрәҗә артамы?

05 октября

18-23 сентябрьдә Уфада үткән җәйге биатлон буенча дөнья чемпионатында безнең илдән тыш Австрия, Австралия, Беларусь, Босния һәм Герцеговина, Болгария, Чехия, Венгрия, Һиндстан, Казахстан, Латвия, Македония, Румыния, Словакия, Украина, Үзбәкстан, Финляндия һәм Эстония спортчылары катнашты. Гомум зачетта Русия җыелма командасы беренче урын яулады. Шулай да бәйге нәтиҗәсе алтын медальләр белән генә билгеләнми. “Дөнья чемпионаты” дип аталган ярышны оештыру өчен байтак акча түгелде. Чыгымнар акланачакмы? Бәйге республикада спортны пропагандалауга хезмәт иттеме?

“Уфа” зур исәп белән отылды

04 октября

Милли футбол лигасында чемпионат дәвам итә. “Уфа” футбол командасы Екатеринбургта урындагы “Урал” белән очрашты. Хуҗалар турнир таблицасында беренче урында. Премьер-лигага омтылучы лига лидеры безнекеләрне “икмәк-тоз” белән кабул итте.

Ихтыяр көче җиңү китерде

03 октября

“Салават Юлаев” командасы рәттән өч тапкыр отылып, турнир таб­лицасында унҗиденче урынга тәгәрәде. Уфалыларга чит бозда “Динамо” (Рига) командасын ничек тә отарга кирәк иде. Безнекеләр мәйданчыкка уңышка өметләнеп чыкты.

Олысы да, кечесе дә җитезлектә көч сынашты

02 октября

Узган шимбәдә Дүртөйле шәһәрендә “Кызыл таң” гәзите призына җиңел атлетика буенча XXIII традицион марафон үтте. Илнең, республиканың иң көчле спортчыларын ачыклау, халыкны сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү, наркомания, эчкечелек, тәмәке тартуны профилактикалау, җиңел атлетиканың абруен күтәрү максатында оештырылучы бәйге “Имин балачак һәм гаилә кыйммәтләрен ныгыту елы”на багышланды. Марафонда барлыгы 200дән артык кеше катнашты. Иң яшенә — 11, иң өлкәненә 78 яшь иде. Хакимият бинасы каршындагы старт биреләсе мәйданга иртән-иртүк төрле төбәкләрдән җиңел атлетика белән шөгыльләнүчеләр агыла башлады. Алар Ырынбур өлкәсеннән, Удмуртиянең — Ижевск, Чайковский, Ува, Пермь краеның — Пермь, Лысьва, Башкортстанның — Уфа, Нефтекама, Октябрьский, Ишембай, Бәләбәй, Дүртөйле шәһәрләреннән, Бакалы, Калтасы, Әлшәй, Дүртөйле районнарыннан килгәннәр иде.

Паралимпиячеләр Уфага кайтты

13 сентября

12 сентябрьгә каршы төндә “Уфа” халыкара аэропортына Паралимпия уеннарында катнашкан спортчылар утырган самолет кайтып төште. Аларны яшьләр сәясәте һәм спорт министры Андрей Иванюта, министрлык хезмәткәрләре, шәһәр хакимияте, Югары спорт осталыгы әзерләү үзәге, Бөтенрусия инвалидлар җәмгыятенең республика оешмасы вәкилләре, спортчыларның туганнары һәм дуслары, журналистлар каршылады.

17 медаль Башкортстанга кайтты

12 сентября

Паралимпиада йомгаклары буенча, Русия җыелма командасындагы һәр өченче алтын медальне безнең якташларыбыз яулады. Башкортстан җыелма командасы исәбендә — 17 медаль (12 алтын һәм 5 көмеш). Пекинда үткән Паралимпиадада Башкортстан спортчылары тугыз медаль (4 алтын һәм 5 бронза) алган иде. Якташыбыз Оксана Савченко — Русия җыелма командасында иң күп алтын медаль яулаган кеше. М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университеты студентына су юлларында тиңнәр булмады, пьедесталның иң югары баскычына ул биш тапкыр күтәрелде. Оксана дүрт дөнья рекорды куйды, сигез тапкыр Паралимпиада чемпионы булды. Паралимпиадада медальләр саны буенча Русия икенче урында. Бу уңышка якташ спортчыларыбыз түбәндәгечә өлеш кертте: җиңел атлетика — Алексей Лабзин (ике алтын, бер көмеш), Елена Паутова, Андрей Коптев, Анастасия Овсянникова (берәр алтын), Анна Сорокина (бер көмеш), йөзү — Александр Неволин-Светов (бер алтын һәм өч көмеш), Михаил Зимин (бер алтын). Бүген илебез өчен медальләр яулаган спортчыларны һәм аларның тренерларын лаеклы бүләкләү турында Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов имзасы белән документ әзерләнә. Бу максатка республика бюджетыннан 32 миллион сум акча бүлү күз уңында тотыла.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»