Спорт

“Салават Юлаев” җиңү яулады

07 декабря

Гадәттә, кадәр плей-оффта чыгыш ясаячак командалар Яңа елга билгеле була. Лидерлар позицияләрен ныгыта. Сезонда уңышлы старт алмаган “Салават Юлаев” һәр матчта очко җыярга омтыла. Бу “Амур” (Хабаровск) командасы белән уенда да ачык күренде.

Олимпия уты эстафетасы Уфа аша үтәчәк

04 декабря

Киләсе елда Башкортстан башкаласы 2014 елда Сочида үтәчәк XXII кышкы Олимпиаданың Олимпия уты эстафетасын кабул итәчәк. Бу турыда “Сочи-2014”уеннарын оештыру комитеты президенты Дмитрий Чернышенко катнашлыгында Мәскүдә үткән эстафета маршрутын презентацияләү тантанасында билгеле булды. Аның сүзләренә караганда, Олимпия утының бөтен Русия буйлап сәяхәте төбәкләрне берләштерәчәк, бер-берсенә якынайтачак, илебезнең матурлыгын һәм үзенчәлеген ачу мөмкинлеге бирәчәк.

Хоккей буенча дөнья чемпионаты Уфада үтәчәк

29 ноября

26 декабрьдән 5 гыйнварга кадәр Уфада яшьләр командалары арасында шайбалы хоккей буенча дөнья чемпионаты үтәчәк. Ярышларны бездә үткәрергә 2010 елның 20-23 маенда Кельн шәһәрендә Халыкара хоккей федерациясе конгрессында карар ителгән иде.

Башкортстан тәҗрибәсен өйрәнергә һәм таратырга!

23 ноября

Кичә Конгресс-холлда Паралимпия спортының ил күләмендәге җыелышы булды

Танылган спортчылар, дәрәҗәле кунаклар катнашкан бу чара республикабызда очраклы гына оештырылмый. Мәгълүм булуынча, Лондон Паралимпиадасында Русия җыелма командасы икенче урын алды. Бу уңышка Башкортстан спортчылары да зур өлеш кертте. Җыелышта казанышлардан тыш, Паралимпия хәрәкәтенә алга барырга комачаулаган мәсьәләләр дә каралды. — Соңгы елларда Паралимпия хәрәкәтенә дәүләтнең игътибары артты, — диде Русиянең Паралимпия комитеты президенты, Русия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкил Владимир Лукин. — Лондонда һәм башка бәйгеләрдә нәтиҗәләр яхшыруы да шул хакта сөйли. Күнекмәләр үткәрергә тәгаенләнгән корылмаларны төзергә, төзекләндерергә ярдәм итүчеләр дә артты. Шулай да урында таптанмаска, алга барырга кирәк. Моның өчен спортчыларга бәйгеләргә әзерләнү өчен шартларны тагын да яхшырту таләп ителә. Бу юнәлештә Уфада төзелә башлаган Паралимпия спорты үзәгенә зур өметләр баглана. Үзәкнең мөмкин кадәр тизрәк сафка керүен телибез. Башкортстан паралимпиячеләре яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Яхшы шартлар тудырылмаса, мондый казанышларга ирешә алмаслар иде. Спортта ике юлдан барырга мөмкин. Башта акча, матди ярдәм таләп итеп, уңышка ирешергә вәгъдә бирергә була. Иң элек югары үрләр яулап, шул позицияне саклап калу өчен ярдәм сорау да урынлы. Без шушы юлдан барабыз. Нәтиҗәләр киләчәктә дә шушы рухта дәвам итәргә кирәклеген дәлилли. — Башкортстан тәҗрибәсен өйрәнергә, башкаларга тәкъдим итәргә килдек, — диде Русия Паралимпиадасының башкарма комитеты рәисе Павел Рожков. — Русиядә, дөньяда Паралимпия хәрәкәтенә сезнең республикадагы кадәр зур игътибар бүленгән, ярдәм күрсәтелгән бер генә төбәк тә юк. Биредә кышкы һәм җәйге спорт төрләре югары дәрәҗәдә үсеш алган. Якташларыгызның Ванкувер һәм Лондондагы хәйран калырлык уңыш­лары шул хакта сөйли. Башкортстан тәҗрибәсе башка төбәкләрдә дә нәтиҗә бирә аламы? Бу мөкатдәс эшне ничек оештырырга? Бүген шул хакта да фикер алышачакбыз.

Баранка уенны “борды”

23 ноября

Тәнәфестән соң Континенталь хоккей лигасында бәйге старт алды. “Салават Юлаев” Украинада “Донбасс” командасыннан 1:4 исәбе белән отылды. Күптән түгел юлаевчылар “Уфа-Арена”да “Спартак” (Мәскәү) белән көч сынашты. Сер түгел, сезон ике команда өчен дә уңышлы башланмады. Көндәшләрнең хәлләре бүген дә мактанырлык түгел. Командаларга һәр матчта очко яуларга кирәк. Матчның башыннан ахырына кадәр киеренке көрәштә үтүе дә шуңа бәйледер.

Универсиадада да җиңәрбез әле

14 ноября

Мәләвез районының Җиргән авылында дөнья чемпионнары үсә

Мәләвез җирен элек-электән спорт йолдызлары үстерүче төбәк дип атарга була. Әйтик, Җиргән авылында Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе 1977 елда ук ачылган. Анда чаңгы ярышлары, гер спорты, дзю-до, самбо һәм башка спорт төрләре үсеш алган. 2000 елдан учреждениене СССРның самбо көрәше буенча спорт мастеры, Русиянең милли көрәш буенча спорт мастеры Фәнүр Гайнетдинов җитәкли.

Дөнья кубогы - Башкортстан спортчысында!

10 ноября

Уфада оештырылган мәртәбәле бәйгедә республика көрәшчеләре уңышка иреште

22 илнең 120 спортчысын җыйган бәйге Уфаның “Динамо” стадионында үтте. Иркен һәм якты залга җәелгән келәмдә барган һәр алыш тамашачыларда зур кызыксыну уятты. Русия данын Мәскәү, Липецк шәһәрләре, Башкортстан, Татарстан, Чечен, Кабарда-Балкар, Мордовия, Карачай-Черкес республикалары, Чиләбе, Әстерхан, Ленинград өлкәләре спортчылары яклады.

Дөнья кубогын кемнәр яулар?

09 ноября

Уфада билбау көрәше буенча дөнья кубогы старт алды, 22 илдән 120 спортчы җыелды. “Динамо” спорт комплексындагы келәмдә үзебезнең спортчылардан тыш, Әзербайҗан, Әрмәнстан, Греция, Грузия, Монголия, Швеция, Төркия һәм башка ил көрәшчеләре көч сынаша. Башкортстан данын анда кемнәр яклый? Бәйгенең үзенчәлеге нидән гыйбарәт? “Динамо”дагы матбугат конференциясендә сүз шул хакта барды.

Уфа Олимпия утын каршыларга әзерләнә

25 октября

Олимпия уты — Олимпия уеннарының бер символы. 2014 елда Сочида оештырылачак XXII кышкы Олимпия уеннарының Олимпия уты эстафетасы 2013 елның 7 октябрендә Мәскәүдә старт алачак. Маршрут 2014 елның 7 февралендә Сочида тәмамланачак. Олимпия уты Уфага да киләчәк. Бу вакыйгага әзерлек ничек бара? “Башинформ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә сүз шул хакта барды.

НХЛ локауты КХЛга нокаут белән янамыймы?

24 октября

15 сентябрьдә Милли хоккей лигасы һәм уенчыларның профсоюзлары арасындагы килешүнең вакыты чыкты. Яңа килешүгә яңа шартлар буенча кул куелырга тиеш иде. Лига уенчыларның эш хакын киметергә һәм башка катгый таләпләр куйды. Профсоюзлар исә еллык эш хакын ел саен арттырырга тәкъдим итте. Билгеле, лиганың шартлары белән бер хоккейчы да килешмәде. Нәтиҗәдә, НХЛда 2012-2013 елгы сезон старт алмады. Бу күренеш “локаут” дип атала. Локаут нәтиҗәсендә бихисап хоккейчы вакытлыча эшсез калды. Александр Овечкин, Евгений Малкин, Илья Ковальчук, Павел Дацюк һәм башка спорт “йолдызлары” Континенталь хоккей лигасына кайтты. Бу күренеш юньлегәме? “Зубрлар” десанты яшь хоккейчыларны запас уенчылар эскәмиясенә утырырга мәҗбүр итмәдеме?


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»