Спорт

Аксенлылар үрнәк күрсәтте

15 января

Республиканың махсус һөнәри белем бирүче авыл хуҗалыгы уку йортлары “Сәламәтлек-2013” дигән традицион кышкы спартакиада үткәрде

Бу чара “Үзебездә узачак универсиаданы лаеклы спорт күрсәткечләре белән каршылыйк!” девизы астында барды. Аксен, Бәләбәй, Дуван, Кушнаренко, Стәрлетамак тех­никумнары һәм ко­ледж­ларының җыелма командалары арасындагы чәмле бәйгеләр ике көн дәвам итте. Спартакиадачылар алты спорт төрендә көч сынашты: чаңгыда шуу, волейбол, ату, өстәл теннисы, шахмат һәм дартс. Җыелма командалар арасында абсолют җиңүне спартакиаданы кабул иткән Аксен авыл хуҗалыгы техникумы лаеклы рәвештә яулады. Бу факт беркемдә дә шик тудырмады, чөнки респуб­ликаның иң бай тарихлы уку йортларының берсе булган Аксен техникумы элек-электән спортта алдынгылар исә­бендә. Әйткәндәй, техни­кумны күп еллар республиканың танылган спортчысы Чулпан Саныев уңышлы җитәкләде һәм спорт традицияләрен ныгытуга күп көч салды. Данлы уку йортының бүгенге җитәкчелеге дә бу җәһәттән сынатмый.

Алтын һәм бронза - безнекеләрдә

15 января

Бозда мотоузышлар буенча 53нче шәхси Русия чемпионатында Габдрахман Кадыйров исемендәге Спортның техник төрләре үзәге спортчылары алтын һәм бронза медальләр яулады. Николай Красников бишенче тапкыр ил чемпионы булды. Бу җиңүнең СССР спидвеена һәм боздагы мотоузышларга нигез салучы Владимир Карнеев кубогы белән билгеләнүе символик мәгънәгә ия.

Уфа дөнья спорты үзәгенә әвереләчәк

15 января

26 февральдән 3 мартка кадәр Уфада VI Халыкара балалар уеннары үтәчәк. Аңа дөньяның 22 илендәге 62 шәһәрдән вәкилләр киләчәк.

“Салават Юлаев” тагын отылды

12 января

Континенталь хоккей лигасында даими чемпионат дәвам итә. Локаут тәмамлангач, күпчелек НХЛ “йолдызлары” океан артына очты. Русиядә чыгыш ясаган Александр Овечкин, Евгений Малкин һәм башка уенчылар КХЛ белән саубуллашты. Вакытлыча СКА (Санкт-Петербург) данын яклаучы Илья Ковальчук Америкага ашыкмый. “Уфа-Арена”да үткән матчта һөҗүмченең осталыгын меңнәрчә кеше күрде.

Русия командасы иң көчлеләр исәбендә!

09 января

Уфада яшьләр командалары арасында хоккей буенча 37нче дөнья чемпионаты тәмамланды. 5 гыйнварда өченче урын өчен матч һәм финал уены үтте. Турнир хуҗасы — Русия җыелма командасы бронза бүләккә лаек булды. Канада командасы белән очрашу чемпионатның бизәгенә әверелде. Матчның төп вакытында көндәшләр ун шайба кертте, әмма җиңүче ачыкланмады. Овертаймда Валерий Ничушкин русиялеләргә җиңү китерде.

Спортта – яңа үрләргә!

05 января

2012 ел Башкортстан спорты тарихына бихисап вакыйгалар белән кереп калды. “Уфа” футбол командасы Милли футбол лигасында чыгыш ясый башлады. Республикада беренче тапкыр яшьләр командалары арасында шайбалы хоккей буенча дөнья чемпионаты оештырылды. 2013 елда Башкортстанда яшьләр тормышында нинди истәлекле вакыйгалар көтелә, нинди спорт бәйгеләре оештырылачак?

Ташып торсын көчегез, Риода да җиңегез!

29 декабря

Кичә Хөкүмәт йортында бер төркем Башкортстан паралимпиячеләренә дәүләт бүләкләре тапшырылды

Мәгълүм булуынча, Лондон Паралимпиадасында Русия җыелма командасы турнир таблицасында икенче урынны яулады. Ватандашларыбыз 36 — алтын, 38 — көмеш һәм 28 бронза медаль алды. Ил спортчылары 14 дөнья рекорды куйды. Русия командасының мондый уңышка ирешүендә Башкортстан спортчыларының өлеше зур. Республика паралимпиячеләре бәйгедә 17 медаль яулады. Шуларның уникесе — алтын. Бу күрсәткеч буенча Башкортстан ил төбәкләре арасында беренче урынга чыкты. Паралимпия геройларының уңышлары җитәкчелек игътибарыннан читтә калмый. Кичә Хөкүмәт йортында бер төркем Башкортстан паралимпиячеләренә Русия һәм республика бүләкләре тапшырылды.

Уфада... шайбалар “яңгыры”

29 декабря

Уфада яшьләрнең хоккей командалары арасында дөнья чемпионаты кызганнан-кыза бара. Русиялеләр Словакия командасын отты. Безнекеләр кичә АКШ командасы белән очрашты. 27 декабрьдә үткән матчлар да мавыктыргыч булды.

Уфада дөнья чемпионаты ачылды

28 декабря

“Уфа-Арена”да яшьләр командалары арасында хоккей буенча дөнья чемпионаты ачылды. Лазер тамашасы вакытында чемпионатта катнашучы илләрнең исемнәре боз өстенә язылды, аннары аларның флаглары парады үтте. Глобаль форумда катнашучыларны чемпионатның талисманы — аю баласы Тимка сәламләде.

Олимпия уты эстафетасы төрле елларда

28 декабря

Киләсе елда Уфа 2014 елда Сочида үтәчәк XXII кышкы Олимпия уты эстафетасын кабул итәчәк. Эстафета Русиянең 83 төбәге аша үтеп, Уфада ике көн булачак. Олимпия уты эстафетасының уеннарны ачу тантанасы алдыннан оештырылуы традициягә керде. Олимпия хәрәкәтенең хәзерге чор тарихында ул беренче тапкыр 1936 елда үтә. Ут Грециянең Олимпия шәһәреннән ул елдагы Олимпиада башкаласы Берлинга кадәр юл үтә. Эстафета идеясен оештыру комитетының генеральный секретаре Карл Дим башлап әйтә. Ул Олимпия уты эстафетасының Олимпиаданың борынгы Греция тамырларыннан бүгенге көн белән элемтә урнаштыру символы булып торачак, дип исәпли. Олимпия факелы кешенең дөньяда тынычлык урнаштыруга омтылуы билгесе булып тора. Шул елдан башлап бер генә Олимпиада да эстафетасыз үтми.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»