Спорт
“Максатым – җиңү”
13 февраляУфада үтәчәк Халыкара балалар уеннарында Башкортстан данын яклаячак Милена Быкова шулай, ди
Мәгълүм булуынча, 26 февральдән 3 мартка кадәр Уфада кышкы Халыкара балалар уеннары үтәчәк. Башкалабызга Русиянең 30 шәһәреннән һәм дөньяның егерме иленнән 859 спортчының килүе көтелә. 12-15 яшьлек үсмерләр барлыгы җиде спорт төрендә көч сынашачак. Сноубординг буенча бәйгедә Уфа данын Милена Быкова яклаячак. Әлеге вакытта бәйгегә әзерләнүче якташыбызга берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
Таләпләр гадел булачак
13 февраляХалыкара балалар уеннары башлануга санаулы гына көннәр калды. Башкортстан мәртәбәле бәйгене югары дәрәҗәдә оештырырга әзерме? Балалар допинг куллануга тикшереләчәкме? Күптән түгел Уфа шәһәре хакимиятендә үткән матбугат конференциясендә шул хакта да сүз булды.
Сочи олимпиадасына бер ел калды. Әзербезме?
06 февраляНәкъ бер елдан соң ил тарихындагы беренче кышкы олимпиада старт алачак. Мәгълүм булуынча, бәйге Сочида үтәчәк. Шушы уңайдан бүген Русиядә нинди бәйрәм тантаналары оештырыла? Ис-тәлекле көн Башкортстанда ничек билгеләнәчәк?
Бозлы суда йөзәләсеңме?
02 февраляУфада үткән бәйгедә безнең “моржлар” иң яхшы нәтиҗәләргә иреште
Күптән түгел башкаланың Солдат күлендә “моржлар” арасында Уфаның ачык чемпионаты үтте. Уналтынчы тапкыр оештырылган бәйгедә Татарстаннан һәм Чиләбе өлкәсеннән дә йөзүчеләр катнашты. Чараны карарга халык күп җыелды. Ул көнне Якутов исемендәге парк гөрләп торды.
Федераль министр канәгать калган
01 февраляШушы көннәрдә Русиянең спорт министры Виталий Мутко Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Марат Мәһәдиев белән очрашты.
Красников һәм Колтаков - дөнья чемпионнары!
29 январяГабдрахман Кадыйров исемендәге техник спорт төрләре үзәгеннән Николай Красников белән Дмитрий Колтаков һәм Тольяттиның “Мега-Лада”сыннан Даниил Иванов ике көн дәвамында Польшаның Санок шәһәрендә үткән бозда мотоузышлар буенча командалар арасындагы 35нче дөнья чемпионатында алтын медальләргә лаек булды.
Смит әфәнде канәгать
22 январяМәгълүм булуынча, Уфага Халыкара балалар уеннары комитеты җитәкчелеге килде. 18 гыйнварда кунаклар ярышлар үтәчәк дүрт спорт объектын карады. Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, Халыкара балалар уеннары комитетының генеральный секретаре Ричард Смит спорт объектларының әзерлеге белән канәгать калган.
Хоккей мәйданына кыюлар чыга
18 январяТуймазы шәһәрендәге “Спартак” стадионының ишекләре спорт сөючеләр һәм сәламәт яшәү рәвешен сайлаган балалар һәм үсмерләр өчен һәрвакыт ачык. Монда аларга кышкы спорт төрләре белән шөгыльләнү өчен яхшы шартлар тудырылган. Бер түгел, өч боз мәйданчыгы эшли. Быелгы мизгелдә стадионда заманча җиһазландырылган яңа хоккей тартмасы ачылган. — Без районда шайбалы хоккейны үстерү буенча махсус программа кабул иттек, — ди яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты рәисе Ринат Зарипов. — Бу эшкә инвесторларны да җәлеп итәргә тырышабыз, чөнки спортның бу төре зур гына чыгымнар таләп итә. Яңарак 1нче гимназия заманча спорт корылмасына — хоккей мәйданчыгына ия булды.
Балалар уеннары уен эш түгел
18 января17 гыйнварда Уфага Халыкара балалар уеннары комитеты җитәкчеләре килде. Делегация составына Халыкара балалар уеннары комитеты президенты Торстен Раш, вице-президенты Игор Тополь, генеральный секретаре Ричард Смит һәм техник комиссия әгъзасы Златко Кауран керә. Уфада алар өч көн булачак.
Эстафета факеллары расланды
17 января“Сочи-2014” оештыру комитеты Олимпия уеннары партнерлары — Coca-Cola, Ингосстрах, Русия тимер юллары компанияләре белән берлектә 2014 елгы Уеннар эстафетасының төп атрибутларының берсе булган Олимпия һәм Паралимпия уты эстафетасы факелларын тәкъдим итте.
-
-
30.09.2014
Авыллар элеккедән дә матуррак булачак
-
-
30.09.2014
Картлар йортларын – бизнес карамагына
-
-
30.09.2014
Торналардай күккә аштылар
-
-
30.09.2014
“Бер кулымның юклыгын сизмим дә”