Спорт

Беренче көн киеренке үтте

28 февраля

Кичә VI Халыкара балалар уеннарының тәүге көне үтте. Беренче булып “Уфа-Арена” бозына Латвиянең Даугавпилс һәм Белоруссиянең Новополоцк шәһәрләре хоккейчылары чыкты. Матчта Даугавпилс командасы 3:1 исәбе белән җиңү яулады.

Уфамы? Әллә Келоунамы?

27 февраля

Бүген таң белән “Уфа-Арена”да хоккей турниры старт ала. Көндез фигуралы шуучылар, тау чаңгычылары һәм чаңгычылар күнекмә үткәрәчәк. Кичен спорт сараенда VI Халыкара балалар уеннарына тантаналы рәвештә старт бирелә. Тантанада унтугыз илнең 59 командасы катнаша.

Бар яклап та әзербез

26 февраля

Бүген Уфада Халыкара балалар уеннары башлана

Бүген Уфада Халыкара балалар уеннары старт ала. Русиядә беренче тапкыр үтәчәк бәйгедә төрле илләрнең шәһәр җыелма командалары катнаша. Бәйге “балалар Олимпиадасы” дип тә йөртелә. География киңлеге, катнашучылар саны шулай дип фикер йөртергә мөмкинлек бирә. Яшь спортчылар хоккей, тау чаңгысы, чаңгы узышы, шорт-трек, фигуралы шуу, спортта ориентирлашу һәм сноубординг бәйгеләрендә көч сынашачак.

Олимпия резервындагы яңа мәктәп ачылды

26 февраля

Ватанны саклаучылар көнендә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов “Олимпик-Парк” тау чаңгысы комплексын карады. Уфада Халыкара балалар уеннары үтәчәк бу спорт комплексында республика җитәкчесе тау чаңгысы спорты буенча Олимпия резервының махсус балалар-үсмерләр мәктәбен ачуда катнашты.

Плей-офф җиңүдән башланды

23 февраля

Континенталь хоккей лигасында плей-офф старт алды. Гагарин кубогы өчен уналты команда көрәшә. Дүрт тапкыр җиңү яулаган команда уенны арытаба дәвам итә.

Җиңү – мәйдан хуҗаларында

21 февраля

Бишбүләк районының элекке хакимият башлыгы, Башкортстан Президенты Хакимиятенең элекке җитәкчесе Илдар Рәис улы Гыймаев исемендәге хоккей турнирында 16 яшькә кадәр үсмерләр чыгыш ясады.

Спорт объектлары әзер

20 февраля

18 февральдә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов 26 февральдән 3 мартка кадәр Уфада VI кышкы Халыкара балалар уеннары үтәчәк спорт объектларында булды. “Олимпик-парк” спорт комплексында республика җитәкчесе тау чаңгысы спорты буенча Олимпия резервының махсус балалар-үсмерләр мәктәбен карады. Яңа бинаны төзү өчен бер елдан да азрак вакыт таләп ителгән. Анда тренажерлар залы, спортчылар һәм тренерлар, киенү-чишенү бүлмәләре, душ, медицина пункты урнашкан.

Сау бул, Васильев! Рәхим ит, Вәликәев!

20 февраля

Кипрда күнекмәләр үткәрүче “Уфа” футбол клубы яңа уенчыларны җәлеп итте

Кышкы чорда Русиянең күпчелек территориясендә футбол уйнарга мөмкинлеге юк. Ә спортчыларга бәйгеләргә әзер­ләнергә кирәк. Шушы максат белән илнең футбол клублары кышны Испания, Төркия һәм башка җылы илләрдә үткәрә. Милли футбол лигасында чыгыш ясаучы “Уфа” клубы да егерме көн Төркиядә күнекмәләр үткәрде. Нәтиҗәләр канә­гать­ләнер­лекме? Командада нинди үзгәрешләр бар?

“Салават Юлаев”мы, “Металлург”мы?

19 февраля

Континенталь хоккей лигасында даими чемпионат тәмамланды. “Салават Юлаев” чемпионатның соңгы көнендә “Динамо” (Минск) белән көч сынашты. Хуҗаларга плей-оффка чыгу өчен җиңәргә кирәк иде.

Балтачта чаңгыны үз итәләр

14 февраля

Балтач районында соңгы елларда спортның күп төрләре үсеш алды. Район хакимияте бу мәсьәләгә зур игътибар бирә. Шуның бер чагылышы — сабантуй мәйданы, аның кирпечтән төзелгән бинасы кышкы айларда чаңгы базасына әверелә. Трассаны тиешле дәрәҗәдә тоту өчен “Буран” каргизәре алынды, спортның бу төрен үз итүчеләргә 40 пар чаңгы булдырылды. Балтачлылар мондый мөмкинлектән рәхәтләнеп файдалана, база бервакытта да бушап тормый, аеруча шимбә, якшәмбе көннәрендә актив ял итәргә теләүчеләр байтак, күпләр гаиләләре белән килә.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»