Спорт

Федоровка төбәге - чемпионнар төяге!

05 апреля

Чөнки районда физкультура һәм спорт үсеше өчен барлык уңай шартлар тудырылган

Федоровка районы спортчыларының даны бөтен илгә билгеле дисәк тә, арттыру булмастыр. Спортның кайсы гына төрен алсак та, районны республика, ил, хәтта дөнья күләмендә таныткан данлыклы ул һәм кызлары бар. Хәер, бу очраклы түгел. Район җитәкчелеге тарафыннан физкультура һәм спортны үстерүгә гаять зур игътибар бирелә.

Үсмерләр хоккее: Бүген. Иртәгә

29 марта

Күптән түгел Салават шәһәрендә Башкортстанның Үсмерләр хоккей лигасының финал уеннары тәмамланды. Призлы урыннар өчен Салават, Учалы шәһәрләре, Дуван, Балтач, Кырмыскалы районнары һәм Чишмә поселогы командалары көрәште.

Сәламәт яшәү үрнәген җитәкчеләр күрсәтә!

15 марта

Иглин районында бу юнәлештә эш аеруча нәтиҗәле оештырылган

Иглин районында спорт сөюче халык яши. Биредә ел дәвамында оештырылучы спорт чараларында яше дә, карты да актив катнаша. Спортның кышкы төрләре аеруча ныклы үсешкән. Чаңгы, хоккей ярышлары еш үтә. Районда спорт белән шөгыльләнү өчен уңайлы шартлар тудырылган: һәр мәктәптә диярлек хоккей тартмасы төзелгән, чаңгы юлы салынган, чаңгы белән тимераякны вакытлыча файдалануга алып тору мөмкинлеге бар. Иглин авылындагы паркта да хоккей тартмасы, спорт мәйданчыгы, футбол кыры һәркем өчен ачык. Биредә һәрвакыт кеше күп була. Спорт белән тоташ гаиләләрнең шөгыльләнүе шатлыклы. Иглин халкына район җитәкчелеге сәламәт тормыш алып бару үрнәге күрсәтә. Хакимият башлыгы Рәфыйк Мусин үзенең урынбасарлары, авыл биләмәләре башлыклары, предприятие һәм оешма җитәкчеләре белән спорт чараларын оештырып кына калмый, үзләре дә аларда актив катнаша. Алар катнашлыгындагы хоккей, чаңгы, волейбол, футбол, пейнтбол ярышларын карарга һәрвакыт бик күп тамашачы җыела. Узган елда “Дельфин” бассейнын ачу район тормышында зур әһәмияткә ия вакыйга булды. Иглин халкы кунакларны да һәрвакыт ачык йөз белән каршы ала. Ел башыннан районда биатлон буенча күп тапкыр дөнья чемпионы Максим Чудов, Дәүләт думасы депутаты Зөһрә Рәхмәтуллина һәм башкалар булып китте. Иглинлеләр Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Айдар Галимовка аеруча рәхмәтле. Айдар Гани улы халык белән беррәттән чаңгыга да баса, футбол мәйданында да осталык һәм җитезлек күрсәтә. Сайлаучыларны борчыган мәсьәләләр хакында да Айдар Галимов яхшы хәбәрдар. Һәр чара ахырында аның җыр башкаруы исә иглинлеләр өчен иң зур бүләк.

“Салкыннар безнең файдага!”

06 марта

Чакмагышның яшь хоккейчылары суык көннәргә шат

Чакмагыш районы Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбенең хоккей секциясендә 100дән артык бала шөгыльләнә. Алар район, зона, республика күләмендә уздырылган ярышларда елның-елында призлы урын ала.

Сау бул, Уфа! Саумы, Виндзора!

05 марта

Башкалабызда VI Халыкара балалар уеннары тәмамланды

Бәйге атнага якын дәвам итте. “Уфа-Арена”, “Биатлон”, “Олимпик-Парк” һәм Спорт сарае яшь спорт­чыларның көч сынашу, дуслашу урынына әверелде. Ярыш вакытында көрәш киеренке барды. Бәйге тәмам­лангач исә дөньяның төрле илләреннән җыелган үсмер­ләр күптәнге дусларча ихлас аралашты. Ярышта Башкортстан данын Уфа, Учалы, Октябрьский, Күмертау, Стәрлетамак һәм Белорет шәһәрләре командалары яклады. Аеруча уеннар­ның соңгы көннәрендә һәр призлы урын өчен көрәш киеренке барды. Әйтик, “Биатлон” спорт комплексында үткән ориентирлашуда Илдар Хафизов (Октябрьский) көмеш медаль белән канәгатьләнде. Шушында ук оештырылган ориентирлашу буенча эстафета ярышында якташларыбыз исә, гомумән, җиңү пьедесталына күтәрелә алмады. Призлы урыннарны Петрозаводск, Төмән һәм Омск командалары бүлеште. Аның каравы, Спорт сара­енда үткән шорт-трек ярышында безнекеләргә тиңнәр булмады. 1500 метрга узышта Алина Айтуганова (Уфа) икенче булып килде. Егетләр ара­сында үткән бәйгедә икенче-өченче урыннарны Илнур Камалов белән Нил Кәбиров (икесе дә Уфадан) яулады. Тимераякта узышу буенча эстафетада Уфа командасы беренче булды. Икенче-өченче урыннарны Пенза һәм Кустанай (Казахстан) командалары бү­леште. Сноуборд Башкортстанда тернәкләнеп кенә килә. Шуңа күрә Уфа кызы Милена Бы­кованың алтын медале аеруча истәлекле. Икенче-өченче урыннарны дәрәҗәле спортчылар Дарья Матвеева (Но­восибирск) һәм Жасмин Эрта (Турин) бүлеште. Егет­лә­ребез медаль өчен көрәшә алмады.

Җиденче матч Магнитогорскида үтәчәк

05 марта

Континенталь хоккей лигасында плей-офф дәвам итә. Көнбатыш конференциядә чирекфиналга чыккан командалар билгеле. СКА (Санкт-Петербург), “Северсталь” (Череповец), “Динамо” һәм ЦСКА (икесе дә Мәскәүдән) командалары Гагарин кубогы өчен көрәшне дәвам итәчәк. Ә менә Көнчыгыш конференциядә “Ак Барс” (Казан) командасы гына чирекфиналга чыкты. “Салават Юлаев” белән “Металлург” командалары алтынчы тапкыр Уфа бозында очрашты.

Бер көндә – сигез медаль!

02 марта

Халыкара балалар уеннарында якташларыбыз уңышлы чыгыш ясый

Башкалабызның спорт корылмаларында бәйге кызганнан-кыза бара. Тау чаңгысы, чаңгы узышы, ориентирлашу һәм шорт-трек бәйгеләрендә призлы урыннар билгеләнде. Хоккей турниры дәвам итә. Республика данын яклаучы спортчылар югары нәтиҗәләргә ирешә.

Рәхим ит, Интеллиада-2014!

02 марта

Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Бөтендөнья шашка федерациясе президенты Гарри Оттен белән очрашты. 2012 елның декабрендә Пекинда үткән Бөтендөнья интеллектуаль уеннарында Президент Рөстәм Хәмитов кушуы буенча Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Марат Мәһәдиев Халыкара интеллектуаль спорт ассоциациясе җитәкчелеге белән очрашты. Анда 2014 елда Интеллиаданы Уфада үткәрү турында карар кабул ителгән иде. Рөстәм Хәмитов белән Гарри Оттен әлеге очрашуда шул турыда сөйләштеләр.

Ярышларда дуслык җиңсен!

01 марта

Спорт сараенда VI Халыкара кышкы балалар уеннарына рәсми старт бирелде. Тантаналы чарада Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов, Халыкара балалар уеннары комитеты президенты Торстен Раш, уеннарның генеральный секретаре Ричард Смит, Дәүләт Думасының Физик культура, спорт һәм яшьләр эшләре буенча комитеты рәисе Игорь Ананских, Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Ирек Ялалов һәм башка рәсми кешеләр катнашты.

Русия командасы – футзал буенча дөнья чемпионы!

28 февраля

Бу максатка ирешүдә Башкортстан егетләре Эдуард Бакиев белән Сергей Омаров та зур өлеш керткән

Күптән түгел Япониянең Сендай шәһәрендә начар күрүчеләр арасында футзал (спорт корылмасы эчендә үткән мини-футбол бәйгесе) буенча дөнья чемпионаты тәмамланды. Бәйгедә Русиянең җыелма командасы составында ике якташыбыз — капкачы Эдуард Бакиев белән һөҗүмче Сергей Омаров та катнашты. Ил командасының баш тренеры Юрий Әхмәровның да Башкортстаннан булуы игътибарга лаек. Русия, финалда Украина командасын отып, дөнья чемпионы булды. Ярымфиналда һәм финалда команда капкасында Эдуард Бакиев торды. Яхшы капкачы осталыгына ирешү өчен ул нинди әзерлек үткән? Башкортстанда начар күрүчеләргә футзал белән шөгыльләнергә бөтен шартлар да бармы? “Башинформ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә сүз шул хакта барды. — Ил данын, якташ­ларыбыз­дан тыш, Тула, Новосибирск, Санкт-Петербург шәһәрләре, Ставрополь крае һәм башка төбәкләрдән уенчылар яклады, — диде Баш­кортстанның начар күрү­челәр футбол федерациясе рәисе Геннадий Дементьев. — Алар белән тыгыз бәйләнештә торабыз. Бу төбәкләрдә уенчылар туган якларына кайту белән урындагы җитәкчелек аларны 100-150 мең сум күләмендә акча белән бүләкләгән, 25-30 мең сумлык премияләр билгеләгән. Башкортстан Хөкүмәте дә безнең егетләрне игътибардан читтә калдырмас, дигән ышанычтабыз. Футзал белән шөгыль­ләнергә те­ләүчеләр күп. Кызганычка каршы, әлеге база теләгән һәркемнең дә ихтыяҗын канәгатьләндерү мөмкинлеге бирми. Шулай да төшенкелеккә бирелмибез. Уфа үзәгендә спорт-тернәкләндерү үзәге төзелә. Анда халыкара таләпләргә җавап бирүче уен, көрәш заллары, ашханә һәм тулай торак булачак. Шулай да, гомум алганда, инвалидлар спортына игътибар җитеп бетми. Бер генә мисал. Япониягә бару өчен Русиянең футзал командасына бер миллион сум акча таләп ителде. Сукырлар җәмгыяте, Уфа шәһәре хакимияте, спонсорлар ярдәме белән бу акчаны җыйдык. Шул ук вакытта, Бөек Британия үз командасына — биш миллион фунт стерлинг, Испания — биш миллион доллар бүлгән...


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»